Газмановның кызы интернетны шаулатты

Совет һәм Россия эстрада җырчысы, 66 яшьлек Олег Газмановның 14 яшьлек кызы Марианнаның социаль челтәрдә кулланучыларны оялтырлык фотосы пәйда булды.
Марина һәм Олег Газмановларның кызы Instagram йолдызы була башлаганына ике еллап вакыт узган инде. Аның аккаунтына 8 меңнән артык кеше язылган. Фотоларын сирәк, әмма сайлап кына урнаштыра. Соңгы куйган фотоларының берсенә игътибар аеруча зур булды. Комментарийларның да төрлесе бар.

 

Исегезгә төшерәбез, Марина – Олег Газмановның икенче хатыны. Алар 2003 елда туй итте. Марианна – аларның бердәнбер уртак баласы. Ир белән хатынның беренче никахларыннан уллары бар: Олегның – 36 яшьлек Родион Газманов, Маринаның – 20 яшьлек Филипп (шулай ук Олегның фамилиясен йөртә).

https://www.instagram.com/p/BjcuA2fBDBv/?taken-by=mariannagazmanova