БАЛАЛАР КЕМНЕ ЯРАТА: Илсөя Бәдретдинова /ВИДЕО/

Балалар кемне ярата? Әти белән әнисен! Әби белән бабасын, дәү әнисе белән дәү әтисен ярата! Усал булмасалар, абый-апасын, елак булмасалар, энесен-сеңлесен ярата! Кунакка кайтсалар, алма апасын һәм җизнәсен ярата. Күчтәнәч алып килсәләр, дәү абыйсын һәм чәчәк апасын ярата! Татар баласы һәр туганын ихлас ярата! Туганы кебек якын күреп, җырчы абый-апаларын ярата! Менә күрегез, Икшермә балалары Сабантуена кунак булып кайткан чибәр җырчы апаларын — Илсөя Бәдретдинованы ничек ярата! Карагыз, ничек сырып алганнар! Илсөя апалары да ярата үзләрен!

Кичэ ,куп жырларымнын авторы Айдар дус @aidardus Тимербаевнын туган авылы Татар Икшермэсендэ горлэтеп « Авыл коне » узды! Бу Сабалылар жир жимертеп эшлилэр дэ… яндырып бэйрэм дэ итэлэр… Шундый эчкерсез,рэхэт бэйрэм булды! Халыкнын чират торып уеннарда катнашуын,ботен мэйдан белэн кушылып жырлауларын куреп тан калдык! Фотода шулай ук Айдар Тимербаевнын энисе! Бик гадел,акыллы,тыйнак ЧЫН ТАТАР ЭБИСЕ! Барыбызга да матур телэклэр телэп озатып калды. Тагын очрашырга язсын Икшермэ!

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)