ГҮЗӘЛ УРАЗОВАның авырлы чакта ни ашыйсы килгән? 

— Эллари белән авырлы булганда, гыйнвар аеның кышкы салкыннары иде. Берзаман, кич җиткәч, бөтен җирдән карбыз исе килә башлады. Шул карбызны ашыйсы гына килә бит! Теләгем турында Илдарга әйттем. Ул: «Кит инде, бу вакытта нинди карбыз!» — диде.

Шуны уйлап йокларга яттым, ә иртән торуга Илдар каяндыр эзләп табып алып кайткан! Шундый зур иде ул, ямь-яшел, карбыз димәссең инде аны. Ачтым да, исен иснәдем дә, ашамадым, ләкин шуның белән канәгать булган идем.

Гомумән, Эллари белән авырлы чакта булган мәзәк хәлләр ныграк хәтердә калган. Беренче бала булгангамы икән, аннары, гастрольдә дә йөрмәдек, буш вакыт күп булды. Шундый бер кызык күренешне хәтерлим: кайда гына булсак та, өйгә кайтышлый үземә кроссворд алып кайта идем. Калмагандыр чишмәгән башваткыч, «Тещин язык» сканвордлары… Кайбер кеше туктый алмый көнбагыш ашаган кебек, мин дә 9 ай буена шул башваткычлы гәзит-журналларны алып кайтып чишә идем.

Камилла белән йөргәндә мин күбрәк гастрольдә булдым. Шуны хәтерлим: гел ит яки камыр ризыгы ашыйсы килә иде. Шуңа да малай булыр дип көттем, ничә тапкыр узига бардым, ышанмыйча кайта идем. Туганчыга кадәр малай булыр дип уйладым.

Ә Самир белән авырлы булганда бик күп җиләк ашаганым хәтердә. Самир да хәзер җиләкне нык ярата, алдыннан алмасаң берәр чиләк ашарга мөмкин.