Аденоидлар – операция ясатыргамы, юкмы?

Һаман бер сүзне кабатлыйм инде: әни булгач, әллә ниләр белергә, әллә нинди яңа төшенчәләр үзләштерергә туры килә икән. Башыма тагын бер кайгы төште бит әле, җәмәгать. Балам еш авырый, дөресрәге бик еш томау төшә башлады. Кайчакларда әлеге маңка айларга кадәр сузыла иде…

Фото: pixabay.com

Беркадәр вакыт узгач, бетмәс-төкәнмәс томау мине чын-чынлап чыгырымнан чыгара башлады. Ничек кенә дәвалап карамадым – ул беразга гына бетә дә, яңадан килеп чыга. “Кабат интернетка мәгълүмат артыннан мәңге кермим”, – дип ничә тапкыр үз-үземә сүз бирдем инде, югыйсә. Тик проблема белән очрашуга, беренче эш итеп һаман әлеге челтәргә юнәләм. Бу юлы да шулай булды. Әмма ун минут узуга бирегә ник кергәнемә тагын үкендем. Чөнки ул мине “аденоид” төшенчәсе белән таныштырды. Әлеге авыру миңа шулкадәр куркыныч кебек тоелды ки, шундук тизрәк ЛОРга язылу ягын карый башладым.

Аденоид төшенчәсе турында тәфсилләп язып тормыйм инде. Аның тамактагы билгеле бер миндалиналарның зураеп, борын белән сулауга комачаулавы, дип әйтү белән генә чикләнәм. Әгәр дә бала еш авырый, томавы гел бетми, йоклаганда гырлаштыра икән – бу аденоидлар булырга мөмкин, дип кисәтә интернет. Кагыйдә буларак, ул 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балаларны борчый. Ә аденоидлар барлыкка килүгә алшартлар исә ике яшьлек вакытта ук туарга мөмкин.

Мине нәкъ менә шушы пункт куркытты да инде. Чөнки күп аналар ни сәбәпледер аденоидларны бары тик операция ярдәмендә генә җиңеп була дип саныйлар. Тикшеренә торгач, танышларым арасында да андыйлар бихисап булып чыкты: күпләр аны нәкъ менә операция белән алдырган.

Алдан ук әйтеп куям: Аллага шөкер, табиблар безгә аденоидлар килеп чыгу куркынычы әлегә юк диделәр. Шуңа күрә бу язмам аны дәвалау турында бармаячак. (Бу блогта андый язма алга таба да булмас дип ышанам). Аның каравы, минем башка мәсьәләне күтәрәсем килә. Ул да булса операция ясату-ясатмау темасы.

Бактың исә, күпләр әлеге операцияне түләүле клиникаларда ясата икән. Казанда ЛОР белгечлеге буенча махсуслашкан андый клиникалар берничә. Операция исә аларда ким дигәндә 50 мең сум (!) тора. Баласына аденоидлар булу-булмауда шикләнгән яки инде бушлай клиникада шундый диагноз куелган һәр ата-ана исә баласын, кагыйдә буларак, шуларның берсенә алып китә. Табиб аларны карый һәм операция көнен билгели. Һәм иң сәере беләсезме нәрсә? Әлеге клиникаларда аденоидлар проблемасы белән килгәннәрнең барысына да диярлек операция билгелиләр, ди.

Фото: pixabay.com

Күптән түгел генә бер танышым сөйләп торды. Алар әлеге клиникаларның берсенә еш томау төшү проблемасы белән барганнар. Аларны операциягә җибәргәннәр. Операциядән соң беркадәр вакыт узгач, алар башка сәбәп белән ДРКБдагы ЛОРга эләккән. Ул әлеге операция турындагы мәгълүматны күргән дә, аптыраган. “Сездә бит аденоидларның иң җиңел формасы. Дарулар белән дәвалап булган булыр иде”, – дигән…

Менә шулай, җәмәгать. Бу проблема белән түләүле клиникага йөгергәнче, башта бушлай поликлиникага барып кайтуың яхшырактыр, мөгаен. Анда операцияне алай җиңел генә ясамаячаклар, билгеле. Башта бер кочак анализ бирергә, әгәр дә анализлар бик начар булган очракта ДРКБ га чиратка басарга туры киләчәк. Ул чагында 50 меңлек операцияне бушлай ясату мөмкинлеге туачак.

Әгәр дә озак көтәргә теләмәсәгез, аденоидларны алу буенча түләүле операцияне ДРКБда да ясыйлар. Анда ул бераз арзангарак та чыгачак әле. Шулай да, операция ясатырга ашыкканчы, минем кебек аденоидлар турында яхшылап укысагыз, өйрәнсәгез әйбәт инде. Бәлки сездә дә аның җиңел формасы гынадыр?

Әлбәттә, мин бу темада белгеч түгел. Нәтиҗәләремне дә танышларым тәҗрибәсеннән чыгып кына ясадым. Бәлки сездә башка мисаллар бардыр? Бүлешегез…

Яшь әни язмалары