Бала тәрбияләү һәм өйдәге тәртип – психологлар нәрсә ди?

Бу темага юкка гына алынмадым, җәмәгать. Өйдәге тәртипсезлек, теләсә-кайда аунап ятучы уенчыклар, китаплар чын-чынлап ачуымны чыгара. Шәхсән минем өчен өйдәге һәр предметның үз урыны бар. Алар урыннарыннан күчтеме – нервылана башлыйм.

Бала үскән саен өйдәге тәртип юкка чыга бара икән. Кызым уйный башласа, бомба төшә, диярсең – бөтен нәрсә теләсә-кайда аунап ята. Уенчыклар белән генә мәш килсә бер хәл,  алардан туйгач, ул шкаф тартмаларына ябыша. Бар нәрсәне өй буйлап таратып йөри.

Уенчыкларга тешемне кысып булса да түзәм. Тик менә өйдәге предметлар теләсә-кая оча башласа, монысына инде тыныч кына карап тора алмыйм. Эчемнән генә сукрана-сукрана , кызым артыннан тәртип урнаштыра башлыйм. Кайчакларда көнем шулай узып китә: ул туздыра, мин аның артыннан җыештырам…

Алга таба да шулай дәвам итәр иде, мөгаен. Тик көннәрдән бер көнне балам мине шактый уңайсыз хәлгә куйды, әлеге очрак исә тәртип темасына шактый уйланырга мәҗбүр итте. Иртәнге якта кызым залдагы идән уртасында тырыша-тырыша  пластилиннан арка кебек фигуралар ясап мәш килгән иде. Машиналар шуның астыннан йөрергә тиеш, янәсе. Мин исә кызымны йоклатып җибәрдем дә, өй җыештырырга керештем. Әлбәттә инде, идән уртасында ачуымны чыгарып торган бу пластилиннарны җыеп, урнаштырып куйдым. Тиздән кызым уянды һәм беренче эш итеп залга йөгереп чыкты. Пластилинны урынында күрмәгәч исә үксеп елап җибәрде. “Нигә тидең?”, — дип тә өстәргә онытмады.

Мин исә гомеремдә беренче мәртәбә үземне балам каршында гаепле итеп тойдым. Бары тик шул чагында гына минем башка: “балам артыннан җыештырып йөрү аның ачуын китерә торгандыр инде, бу ярый торган хәл микән соң…” дигәнрәк рухтагы уй килде. Һәм мин бу теманы тәфсилләп өйрәнергә булдым.

Бактың исә, чыннан да, нәни балалар өчен уен һәм анда кулланыла торган предметлар зур роль уйный икән.  Уен вакытында алар үзләре өчен яңа дөнья ача, хыяллана, шул рәвешле рухи яктан үсә һәм камилләшә. Уен вакытында ул үзен көчле, барысын да  булдыра ала торган шәхес итеп тоя. Андый бала киләчәктә үз-үзенә ышанган, кыю кеше булып үсә, авырлыклардан курыйкмый дип ассызыклый психологлар.

“Әгәр дә уеннан соң бүлмәгә әни кеше кереп, барлык предметларны үз урыннарына урнаштыра башлас, бала нәрсә кичерә? Әлбәттә, ул  бу уеннарның өлкәннәр өчен бер мәгънәсе дә булмауны аңлый башлый. Аңарда үз идеяләре, тырышлыгы беркемгә дә кызык түгел дигән фикер формалаша. Бала кәефсезләнә, күңеле төшә…” – дип аңлата белгечләр.

Шуңа күрә әгәр дә өйдәге тәртипсезлекнең бала өчен мөһим икәнлеген күрәсез икән, әлеге предметларга кагылмагыз. Тәртип урнаштыру эшен исә уенның бала өчен кызыксызга әверелгәнлеген аңлагач кына башларга ярый.

Шул ук вакытта психологлар сабыйларны тәртипкә өйрәтә башлау өчен иң кулай вакыт – ике яшь дип белдерә. Мәсәлән, бала уйнап туйган предметларны сез урыннарына бергәләп урнаштыра аласыз. Моны даими рәвештә башкарсагыз, бу  сабый өчен гадәти хәлгә әвереләчәк, дип ышандыра белгечләр. Иң мөһиме, бар нәрсәне бергәләшеп, ашыкмый гына эшләргә, моңардан тәм табарга кирәк…

Менә шундый яңалыклар, җәмәгать.  Миңа баланы ачуланасы урынга, үз-үземне өр-яңадан тәрбияли башларга кирәк икән бит! Бу юнәлештә эшли башладым инде. Дөресен әйтәм, авыр!  Кул, үзе дә сизмәстән, идәндә аунап ятучы уенчыкларга әверелә. Тик мин бирешмим,  тырышам! Өйдәге тәртипкә исе дә китмәгән аналардан көнләшеп утырам менә.

Яшь әни язмалары