Баланың иммунитетын күтәрәбез: бияләйсез кул, туңган аяк салкын тигерми?

Беркөнне урамда артык озак уйнадык, ахрысы. Өйгә кайткач, кызымның аяк-кулларының боз булып туңганлыгын аңладым. Әлбәттә инде күңелгә шик-шөбһә төште: авырып китмәсә генә ярар иде… Тик шул ук кичтә интернетта шундый язмага тап булдым: бактың исә, баланың аяк-куллары туңу, муенына җил өрү кебек тышкы тәэсирләр генә сабыйның авырый башлавына йогынты ясый алмый икән…

Ышанасызмы-юкмы, ул көнне мин чыннан да үзем өчен Америка ачтым. Без бит кечкенәдән күнеккән: “урамда баш киемсез йөрү ярамый – менингит башланачак”, “салкынга шарф уранмый чыкма – тамагың яки колагыңа салкын тия”, “салкын идәндә яланаяк йөрмә – эчең авыртыр”… Я, әйтегез, бу җөмләләр кайсыгызга гына таныш түгел..?

Соңгысы исә, гомумән, минем күңелгә үткән тема. Әле дә хәтерлим, кечкенә чакта өйдә оекбаш киеп йөрүне җенем сөйми иде. Әни әле генә кигереп куя – шундук салып атам. Ул күреп ала да, сукрана-сукрана тагын кигерә. Ә биш минуттан теге оекбаш тагын юк! Әни белән күпме тарткалашканбыздыр, хәтерләмим. Тик ул мине барыбер җиңә алмады бугай. Үземне белә-белгәннән бирле өйдә яланаяк йөгереп йөрдем.  Хәзер исә кызым белән дә шул ук хәл. Колготки, оекбаш кигерә алмый хәлдән таям.

Интернеттагы әлеге язма исә минем җилкәләрдән авыр йөк төшергәндәй булды. “Уф, — мин әйтәм, — өйдә оекбаш, урамда бияләй кимәсәң дә була икән бит!” Авырмас өчен дөрес итеп иммунитетны гына күтәрергә кирәк.  “Дөрес итеп” дигәне ничек була, дисезме? Хәзер өйрәтәм.

Алдан ук әйтеп куям: әлеге киңәшләрнең берсен дә башымнан уйлап чыгарып язмадым. Сезнең белән уртаклашканчы, башта  иммунолог белән сөйләшергә карар кылдым (ул безнең күрше подъездда гына яшәүче, минем төсле декретта утыручы ана).

Беренче төп киңәш – баланы атнага берничә тапкыр физик күнегүләр белән тәэмин итәргә кирәк икән. Өйдә гади гимнастика, биюләр булсынмы, төрле түгәрәкләргә йөрү булсынмы – болар барысы да баланың иммунитетын ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек. Тик менә физик йөкләнеш белән артык мавыгырга шулай ук ярамый ди. Югыйсә, киресенчә, күтәреләсе иммунитет какшарга мөмкин.

Танышым сабыйның гемоглобинын күзәтеп торырга да киңәш итә. Анемия вакытында иммунитет  бик тиз түбәнәергә сәләтле икән.

Чыныктыру турында исә әйтеп тә торасы юк. Салкын тимәсен өчен чыныгырга кирәк икәнлеген барыбыз да яхшы белә, югыйсә. Тик бактың исә, күп ата-аналар нәкъ менә әлеге пунктка тиешле игътибар бирми икән.

Әле дә хәтерлим, кечкенә чакта ангина белән ай-һай нык интектем. Елга берничә мәртәбә 39-40 температура белән ятарга туры килә иде. Тик көннәрдән бер көнне ангинаны дәвалау эшенә әти үзе кушылырга карар кылды. Тулысынча терелгәнне көтте дә, тамакны “чыныктыра” башлады. Миннән әллә ни күп соралмый: иртән йокыдан торгач, гади су белән тамакны чайкыйсы. Теге җылы су гына көннән-көн салкыная бара. Тешләрне өшетә торган бозлы су белән тамак чайкаган көннәр һаман да исемдә әле. Ә иң мөһиме, беләсезме, нәрсә? Әтинең бу ысулы булышты бит! 15 ел эчендә бер генә тапкыр да көчле ангина белән чирләп ятмадым, җәмәгать.

Шулай итеп, баланы дөрес итеп чыныктыру буенча бердәнбер киңәш: аны кыска вакытлы салкын белән тәэмин итү (контрастлы душ, кардан соң мунчага керү һ.б.). Өйдә яланаяк йөрүнең файдасын исә белгечләр дә исбатлаган, хәтта. Бу — организмда А саклагыч иммуноглобулины эшләнүгә китерә ди.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Баланың иммунитеты нык булса, шарф-бияләйләрнең гомумән кирәге чыкмаска мөмкин. Минем очракта бу аеруча мөһим, чөнки кызым оекбашка гына түгел, ә шарф бәйли башласам да акыра башлый. Бияләй турында исә әйтеп тә тормыйм…

Яшь ана язмалары