Шоколад, туңдырма, бал – сабыйны шикәрдән ничек араларга?

Соңгы вакытта бу минем өчен чын мәгънәсендә актуаль мәсьәләгә әверелде. Бактың исә, танышларым арасында 3 яше тулмаган сабыйларга шикәр бирүне чикләүче аналар бихисап икән. Ә минекенең исә ашап карамаган тәмлешкәсе калмады бугай инде…

Дөресен әйтим, мин үзем дә баллы ризыкка мөкиббән китәм. Берәр тәмлешкә ашамасам, көнем көн түгел. Шулай да, беренче вакытта кызымны баллы ризыктан еракта тотарга тырыштым. Тик ихтыяр көчем озакка җитмәде. Үзем чәй эчкәндә “кызыгып кала бит инде”, — дип, кулымдагы шоколад кисәген нәүмизләнеп карап торган балама да тоттыра башладым. Янымда шыңшып йөрсә, холкын күрсәтә башласа да һәрвакыт кәнфит ярдәмгә килде. “Ашыңны ашап бетерсәң, кәнфит бирәм”, — кебек җөмләләр дә көннән-көн ешрак яңгырый башлады кебек. Әби-бабай кунакка килү турында исә әйтеп тә тормыйм. Бер кочак кәнфит күтәреп алып киләләр. Кызым исә “урра”, — дип шулар арасына чума. Баланың сөенгәнен күреп, әби-бабай тагын да җилкенә. Икенче юлы конфетлар саны тагын да арта.

Күпме шулай дәвам иткән булыр иде, көннәрдән бер көнне поликлиникага барып, анализ биреп кайттык. Педиатр нәтиҗәләрне карады да, мине ачуланып атты. “Балагыз баллы ризык күп ашыймы әллә? Анализында тозлар күп”, — ди. Аның сүзләренә караганда, 1-3 яшьлек сабыйларга шикәрне көненә  6 грамм гына бирергә ярый икән. Шоколад, туңырма, бал ашату исә гомумән тыела. Аларны  как, зефир яки мармелад белән алыштырсаң яхшы икән.

Бу сөйләшүдән соң мин баламны баллы шоколадтан араларга карар кылдым. Тик бу бер дә җиңел булып чыкмады. Бу процесс вакытында мин, беләсезме, нәрсә аңладым? Оят булса да әйтим: кайбер очракларда балага баллы ризыкны ул сорамаган чакта да бирәм икән бит! Кызым миннән игътибар таләп итә, ә мин аңа шоколад сузам. “Вакытым юк, бар, шоколад ашый тор”, янәсе. Сабый исә сөенә-сөенә башка бүлмәгә чыгып йөгерә…

Шуны аңлаган көннән башлап, мин өйдә баллы ризыкка чик куярга карар кылдым. Баланы тулысынча дөрес туклануга күчерү өчен аның берүзен генә чикләү җитми, гаилә белән дөрес туклана башларга кирәк! Шундый карарга килдем дә, эшкә керештем. Шоколад, мармеладлар чүп чиләгенә очты. Иремне базарга җибәреп, күп итеп киптерелгән җимешләр алып кайттырдым. Шуларны ит тарттыргыч аша чыгардым да, бал белән бутап шоколад төсле кечкенә-кечкенә батончиклар ясадым. Балам шоколад сораган саен шуларны чыгарып бирәм.

Бердәнбер проблема: балам кибеткә кергән саен сюрприз сорап интектерә. Алмыйча чыгып китеп булмый гына бит! Аларның шоколадын алып ату ысулы да табылды. Кагыйдә буларак, кызым беренче чиратта әлеге сюрприз эчендәге уенчыкка кызыга. Ул уенчык ачып мәш килгән арада мин теге шоколадларны яшереп куям. Берничә минуттан исенә төшә-төшүен. Тик бераз елап ала да, тагын оныта.

Әлбәттә, мин кызымны баллы ризыклардан тулысынча араларга җыенмыйм. Мәсәлән, танылган педиатр Комаровский шоколадны артык куркыныч ризык дип санамый. Иң мөһиме, ул төп ризыкны алыштырмасын дип кисәтә. Мин дә шул позицияне хуплыйм. Тик шулай да, чаманы белми ярамас. Кызым да сәламәт булып үсәр, мин дә ябыгырмын.

Яшь әни язмалары