Баланы дөрес ашатасызмы?

Әниләр, дөресен әйтегез әле, сезнең балагыз өчен көнлек меню төзегәнегез бармы? Әллә инде сез аларны минем төсле тулысынча үзегезнең ашау режимына көйләдегезме? Күптән түгел бу турыда бер танышым белән сөйләшеп тордык. Һәм мин уйга калдым…

Фото: pixabay.com

Мин аңа: “балам көне буе шоколад сорап аптырата”, — дип зарландым. Ул исә миннән: “Балаңны көненә ничә тапкыр ашатасың?”, — дип сорады. Минем “өч тапкыр күп һәм нык итеп ашый: иртәнге, төшке һәм кичке аш”, дигән җавабыма ул шаккатты.  Бактың исә, нәни бала көненә биш тапкыр ашарга тиеш икән.

Әлеге танышымның 2 яшьтән өлкәнрәк балаларны ашату турында белмәгән нәрсәсе юк. Ул малаена һәр көнгә аерым меню төзи. Иртәнге ашка – җиләк-җимеш, ботка, ит яки сыр, йогурт ише продуктлар тәкъдим ителә. Икенче иртәнге ашка бала, мәсәлән, алма/груша, икмәк һәм сыр ашый. Төшке ашка аш, ит яки балык белән гарнир, яшелчә әзерләнә. Төшке һәм кичке аш арасында сабый шулай ук йогурт һәм җиләк-җимеш ашап ала. Аннары инде кичке аш. Менюда баллы ризык юк диярлек.  Һәм, иң мөһиме,  биредә бала әти-әни өчен пешерелгән ризыкны түгел, ә киресенчә, әти-әни бала өчен әзерләнгән ризыкны ашый.

“Без иртәнге ашка барыбыз бергә  ботка ашыйбыз. Аннары улыма йогурт бирәм. Икенче иртәнге ашка алма, ипи-май һәм сыр әзерлим. Төшке ашка һәрвакытта да ике ризык: аш һәм ит белән гарнир. Һәм ул һәрвакытта да диярлек балага ярый һәм ул ярата торган ризык булачак. Мәсәлән, токмачлы аш һәм карабодай белән ит. Төшке ашта бала аш һәм ит ашый. Кичкә исә менюда карабодай белән ит булачак дигән сүз. Көнлек менюны исә телефонга язып куям. Ашау вакыты килеп җиткәч, телефон миңа бу турыда хәбәр итә. Барысы да бик җиңел, беренче карашка гына авыр кебек”, — дип сөйләде танышым.

Башта бу миңа бик сәер булып тоелды. Аллергиясе булмаган, төрле сәбәпләр аркасында диетада утырмаган сабыйның туклануын ни өчен шулай контрольдә тотарга кирәк булуын аңламадым. Тик бераз соңрак мин аның  БИК ДӨРЕС эшләвенә төшендем. Уйлап карасак, көнлек меню бездә дә шундый ук диярлек. Тик мин күп очракта русчалатып әйткәндәге “перекуслар” турында гомумән онытып җибәргәнмен икән бит. Бу турыда балам: “мәм-мәм бир”, —  дип сорагач кына искә төшә. Кайбер очракларда өйдә җиләк-җимеш, эремчек-йогурт беткән булырга да мөмкин әле…

Хәзер аңлыйм: балам нәкъ менә әлеге “перекус” вакытларында  миннән шоколад сорап аптырата икән бит! Аның ашыйсы килсә, ул “ашыйсым килә”, — дими. Ә “шоколад бир”, — ди. Мин, игътибарсыз ана, шоколад та бирмим, алма, груша да тәкъдим итмим. Оят!

Әлеге сөйләшүдән соң мин баламның туклануына чын мәгънәсендә зур игътибар бирә башладым. Танышым төсле үк көнлек меню язам, җиләк-җимеш, яшелчәләрне, эремчек-йогуртларны кичтән әзерләп куям. Һәм ышанасызмы, беренче нәтиҗәләр инде сөендерә. Балам чыннан да шоколад, баллы ризык сорап аптыратудан туктады. Аны тулысынча диярлек чикләдем.

Тагын бер яхшы киңәш: бала әз-әзләп ашарга тиеш икән. Бары тик шул вакытта гына баланың туклану белән бәйле гадәтләре дөрес формалашачак. Мәҗбүри ашату исә ярамый торган хәл. Сабыйда ризыкка карата начар фикер туарга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Яшь әни язмалары