Үзем дә сизмәстән баламны алдыйм…

Иң рәхәт вакыт бала сөйләшергә, әңгәмәдә катнашырга өйрәнгәч башлана икән ул: көннәр буе гапләшергә дус, иптәш бар. Шуңа сөенеп кенә йөрисе бит, югыйсә. Тик әлеге шатлыклы халәтемне күптән түгел зур көенеч алыштырды. Бактың исә, сөйләшкән вакытта мин баламны бик еш ялганлыйм икән бит…

Әйе-әйе, сез дөрес ишетәсез. Нәкъ менә ялганлыйм. Үзем дә сизмәстән, аңа дөрес булмаган мәгълүмат җиткерәм һәм  шул рәвешле аны тыңлатмакчы булам. Ничекме? Хәзер сөйлим. Миңа калса, бу язмада бик күп ата-ана үз-үзен танаячак.

Фото: pixabay.com

Менә уйлап карагыз, поликлиникага кан бирергә барабыз. Табиб апаны күрүгә балам елап җибәрә: “кермим, бармыйм, авыртачак…” Мин нәрсә дип җавап бирәм? Әлбәттә инде, “кызым, авыртмый, авыртмый…” – дим. Ә бит чынлыкта авырта!!! Укол кадасыннар да, ничек авыртмасын ди… Миңа калса, бу бик начар ялган: балада табибларга, әнигә ышаныч гомумән юкка чыгарга мөмкин бит. Нәни бала дигәч тә, ул бит юләр түгел.

Тагын бер мисал. Сез гаилә белән ашыга-ашыга урамга чыгарга яки каядыр барырга җыенасыз. Ә балагыз “юк, өйдә калам”, — дип елый. Үзең дә сизмәстән телдән шундый җөмлә атылып чыга: “кал алайса, без синнән башка китәбез…”  Ялганмы? Ялган! Ә бит бала ышана, әти-әни мине калдырып китәләр дип уйлый. Ышанмаса шундук йөгереп килеп җитмәс иде…

““Пачти” килеп җиттек”. Кайсы гына ата-ананың баласын шулай дип юатканы юк икән. Ерак юлга чыксаң яки “бөке”дә утырып калсаң бу җөмлә бик нык ярдәм итә. Сабый көйсезләнгәндә: “түз инде тагын бераз, “пачти” килеп җиттек” – дисең. Нишләмәк кирәк, “ела, кызым, ела, тагын 2 сәгать барасы бар әле”, — дип булмый бит.

Минем тагын бер яраткан ялганым исә  — “мин белмим” дигән җавап. Соңгы вакытта кызым шулкадәр күп сорау яудыра ки, җавап биреп кенә җитеш, билләһи. Кайчакта җавап бирергә сүзләр дә табылмый, хәтта. Яисә кәеф булмый… Андый чакта мин һәрвакыт “кызым, белмим, бар әтиеңнән сора” ,  — дип җавап бирәм. Ялганлыйм…

Тагын бер мисал китеримме? Бала карусельгә, кибеткә, паркка барасы килә дип елый. Син исә аны тынычландырырга теләп: “карусель бикләнгән, кибет ябылган”, — дисең. Тагын алдыйсың… Ә балаң шулвакыт  эшли торган карусельне күрә дә, бар сөенеченнән кычкырып җибәрә: “әни-и, эшли-и-и”. Оятмы? Оят!

“Синең яшеңдә мин беркайчан да алай эшләмәдем, тәртипле булдым”. Бу шулай ук ата-аналарның иң яраткан җөмләләренең берсе. Беренче карашка син баланы тәртипкә өйрәтәсең кебек. Үзеңнең дә шук-шаян булганлыгыңны яшерәсең.  Тик чынлыкта алай түгел икән шул. Психологлар баланы бу рәвешле тәрбияләргә ярамый дип белдерә. Аның үз-үзенә ышанычы кимергә мөмкин икән. “Дөресен сөйләгез”, — дип кисәтә алар.

Я булмаса, кызың синнән ниндидер конкрет уенчык таптыра.  Бөтен дөньяны актарып чыгасың, тик таба алмыйсың. Бала көйсезләнә, елый. Бу очракта әни өчен иң уңайлы җавап:  “син аны югалткансың” яки “ул синнән качкан”.

Я, кайсыгыз үз-үзен таныды. Шәхсән миңа боларның барысы да туры килә. Тик күбесе өчен балам каршында оят. Әлбәттә, гел ялганламыйча да булмый. Шулай да, чамасын белергә, нәни баланың да шәхес икәнлеген онытмаска кирәктер, мөгаен. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Яшь әни язмалары