Иртәнге чәйгә — круассан /рецепт/

Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз! Бик тәмле һәм бик җайлы.

Круассанны олылар гына түгел, бөтен балалар да бик яратып ашый. Кибеттән сатып алганчы, үзең пешерсәң, берние юк икән. Сез дә пешереп карагыз әле.

Фото: pixabay.com

Ә рецепты мондый:

1 пачка маргарин

0,5стакан сөт

1 аш кашыгы коры чүпрә

0,5 стакан шикәр комы

бер чеметем тоз

1 пачка ванилин кирәк.

Әзерләү:

Җылы сөткә барысын салып, камыр басабыз (гадәттә, 3 стаканга якын он керә).

Кулдан төшкәнче басасы.

Суыткычка ярты сәгатькә куясы.

Камырны сигез кисәккә бүлеп, җәябез, өчпочмак формасында кисәбез.

Эчлек итеп повидло, сгущенка, сыр, джем — күңелегез ни тели — шуны салырга була.

Майлы табага тезәбез.

Өстенә сөт кушылган йомырка сөртәбез.

Мәк сипсәгез дә була.

Кызу булмаган мичтә пешерәбез.

Фото: pixabay.com

Тәмле булсын!