Уенчыкларсыз тормыш…

“Балалар өчен уенчыкларсыз тормыш — тормыш түгел!” Беләм инде, әлеге сүзләрне күреп күбегез нәкъ шулай, дип уйлап куйдыгыз. Ә чынлыкта исә, “тормыш” икән шул… 

Фото: pixabay.com

Күптән түгел телевизор каналларын күчереп утырганда бер шактый кызык тапшыруга тап булдым. Ул миңа шулкадәр зур тәэсир ясады ки, сезнең белән дә уртаклашырга карар кылдым. Бактың исә, психологлар шундый кызыклы фактны ачыклаган икән: бер уенчыгы да булмаган балалар “уенчык патшалары”на караганда күпкә тизрәк камилләшә, ди.

Әлеге беренче карашка шактый шикле экспертиментны Европа балалар бакчаларында уздырганнар. Тәрбиячеләр садиклардагы уенчыкларны билгеле бер вакытка тулысынча яшереп куя башлаган. Балаларның уенчыкларсыз тормышы, нинди садик булуга карап, уртача 1-3 ай дәвам иткән. Әлбәттә инде, әти-әниләрнең күбесе бу идея белән башта килешмәгән. Тик аның нәтиҗәләре чын мәгънәсендә шаккаттырган. Балалар уенчыклар юкка чыкты дип, бер дә югалып калмаганнар: үзләре үк уен өчен яңа идеяләр уйлап чыгара башлаган. Өстәл, урындык, мендәр һәм башка кул астындагы предметлар алар өчен иң кыйммәтле предметларга әверелгән. Ә иң мөһиме – сабыйлар бер-берләре белән ешрак аралашкан.

Әлеге бакчаларда эшләгән тәрбиячеләргә ышансак, балаларда бер-берсенә карата хөрмәт, бәйлелек барлыкка килгән, алар коллективта үз-үзләрен ышанычлырак хис итәргә күнеккәннәр. Экспертимент тәмамлангач исә, балалардан аларга нинди уенчыклар җитмәве турында сораштырганнар. Сабыйлар курчак, конструктор, кубиклар кебек предметларны атаган.

Ата-аналарны исә башкасы шаккаттырган. Уенчыклардан башка балаларның теле тизрәк ачыла икән бит! “Барысына да балаларның бер-берләре белән уйнавы, аралашуы сәбәпче”, —  дип аңлаткан галимнәр.

Миңа калса, бу эксперимент юктан гына тумаган. Шәхсән минем кызыма уенчыклар бары тик 1-1,5 яшьтән соң гына кызык була башлады. Аңарчы исә ул уенчыкларга караганда өйдәге предметларны өстенрәк күрә иде. Аннары исә безнең әни-әбиләр кечкенә чагында уенчыклар гомумән булмаган бит. Нәрсә кулга эләксә, шуның белән уйнаганнар. Хәзер генә ул кибет тулы уенчык, ниндие генә юк.  Акчаң гына чыдасын…

Нигә бу тема сине шулкадәр кызыксындырды, дисезме? Сез беләсез, минем уенчыкларга карата мөнәсәбәтем бик үк яхшы түгел. Аяк астында буталып яткан бер кочак уенчык минем чын мәгънәсендә ачуымны чыгара. Бары тик балам хакына гына түзәм, үз-үземне кулда тотам, тәрбиялим (хәтерләсәгез, бу турыда аерым язма язган идем).

Минем өчен уенчыкларсыз тормыш чын мәгънәсендә ял булыр иде, мөгаен. Тик кызганыч, әлегә кызыма өйдә уйнарга иптәш юк. Шуңа күрә бу идеяне киләчәккә калдырып торырга туры килә. Ә менә ике, өч балалы гаиләләр өчен ике-өч айга уенчыклардан арынып тору бик яхшы идея, миңа калса.  Сабыйлар да иске  уенчыкларын сагыныр иде. Бу исә яңа уенчыкларга сарыф ителәсе акча да кесәдә калачак дигән сүз.

Менә шул, җәмәгать. Ә сез бу эксперимент турында нәрсә уйлыйсыз? Кулланып карар идегезме?

Фото: pixabay.com

Яшь әни язмалары