Бала киемнәрен юабыз: тапларны ничек бетерергә?

Бер тапкыр сезгә зарланган идем инде: мине еш кына баланы артык чисталыкта үстерүдә гаеплиләр. Иң начары — бу таплы киемнәргә дә кагыла. Теләсә-нишләтегез, тик кызыма таплы кием кигереп йөртә алмыйм инде менә. Хәтта өйдә дә! Кайчакларда тап юылмаса, киемнәрне болгап чыгарып атарга да риза мин, билләһи!

Тәҗрибәле аналар миңа черек помидорлар белән атачак инде. Тик әйтмичә булдыра алмыйм: таплы кием киеп йөргән балаларны мин гомерем буе кызгандым. Әни булу бәхетен татып карамаган чорда  ук әлеге сабыйларны күреп, башымда: “боларның аналары кая карый микән инде, футболка юу озак мени”, — дигән фикер туа иде (нигә кирәк булган инде миңа кеше баласы). Уйлавын уйлаганмын, тик менә әлеге тапларның юылмаска да мөмкин булуы башыма кереп чыкмаган.

Хәзер исә үзем ике елдан артык таплы киемнәр белән көрәшәм. Беренче тапкыр бу проблема белән кызым ризыкны үзе ашый башлагач очраштым. Балама дип махсус алъяпкычлар да сатып алган идем югыйсә. Берне генә дә түгел, ә бишне! Янәсе, берсен яратмаса, икенчесен үз итәр. Тик юк, кызымның алъяпкыч белән борчаклары беренче көннән үк пешмәде. Муенга ябыштырып куела торган бу нәрсәне ала да ата, ала да ата. Аптырагач, бәйләп куя торганын сатып алдым. Анысын алып ата алмый, тик ашаудан баш тарта. Шул рәвешле, холкын күрсәткән була.

Ярар, мин әйтәм, булмый икән бу. Ничек итсәм итәргә, киемдәге таплар белән дуслашырга кирәк. Тырышам-тырмашам, тик дуслашып кына булмый! Кызыма караган саен күзем аның матур битләренә, ап-ак тешләренә түгел, ә футболкасындагы табына төшә. Ачу килә… Үзем дә сизмәстән теге футболканы салыдырп атам да, яңасын кигереп куям. Бераздан  бу хәл тагын кабатлана.

Шулай итеп, мин хәзер сезгә мәңге юылмый торган таплар калдыра торган продуктлар турында сәгатьләр буе лекция сөйли алам. Иң мәкерлеләре беләсезме, нәрсәләр?  Банан һәм карбыз! Әлеге тапларны мәңге чыгара алмаячаксыз. Алма, грушаны юып төшерү шулай ук катлаулы. Фломастерлар, маркер, краскалар шулай ук юылмый. Гомумән, кайчакларда миңа бала нәрсәгә генә кагылмасын, берсе дә юылмый кебек тоела башлый. Кер сабыны, кибеттәге берсеннән-берсе кыйммәтлерәк махсус сыекчалар да ярдәм итми, хәтта. Шул рәвешле яхшыга гына кия торган киемнәр башта өйдә киелә торганнарга әверелә, аннары исә чүп чиләгенә оча.

Хәер, һәрбер проблемадан чыгу юлы бар.  “Тырышкан табар” дигәндәй, күптән түгел генә бер бик яхшы рецептка тап булдым. Минем өчен чын мәгънәсендә зур табыш булды ул. Баланың кием-салымын бозмыйча гына тапны бетерү өчен, беләсезме, нәрсә кирәк икән? Кибетләрдә сатыла торган агарта торган сыекча, сыек май һәм кайнар су. Таз аласың, кием-салымны шунда саласың, башта тап бетерә торган махсус порошок, аннары берничә аш кашыгы сыек май өстисең.  Шуннан соң тазка кайнап торган су салырга кирәк. 15-20 минуттан соң исә әлеге кием-салымны машинага салып гадәттәгечә юарга кирәк. Дөресен әйтәм, булыша! Сез дә маташып  карагыз.

P.S. Кызымның киемнәрен юган чагында  малайлы әниләргә кызыгам. Улым туса, Алла бирса, бер генә ак кием дә алмаячакмын дип үз-үземә ант иттем инде. Таплар белән көрәшеп гарык булдым, җәмәгать.

Яшь әни язмалары