Баладан “Нәрсә ясыйсың?” дип сорама!

Соңгы вакытта кызымның иң яраткан шөгыле – рәсем ясау. Кая барса да, кайда гына тукталсак та миннән кәгазь, ручка, карандаш, буяу сорап аптырата. Ә иң мөһиме: ул рәсем ясаганда мин аның янында утырып торырга, аны күзәтергә тиеш…

Менә ул кулына карандаш алып, ап-ак кәгазь битенә нәрсәдер сызгалап куя. Әлбәттә инде анда нинди дә булса сурәтнең “с” хәрефе дә юк. Мин исә барыбер аны мактаган булам. “Кызым, бу нәрсә соң? Бигрәк матур чыккан”, – дип сорыйм. Балам исә еш кына уйга кала, нәрсә дип җавап бирергә белми…

Шулай бервакыт медицина үзәкләренең берсендә чират көтеп утырганда безнең әлеге әңгәмәне шушы үзәктә эшли торган  психолог ишетеп алган. Ул безнең янга килеп утырды да, миңа бу яшьтә баладан “Нәрсә ясадың?” – дип сорарга ярамаганлыгын аңлатты. Әлеге сүзләр минем өчен чын мәгънәсендә яңалык булды. Аның турында сезгә дә сөйләргә карар кылдым.

Бактың исә, нәни балалар кәгазьгә конкрет предметлар, сурәтләр ясаудан тыш, үзләренең эмоцияләрен, хис-кичерешләрен дә төшерәләр икән. Нинди төс кул астына эләккән – шунысын кулланалар. Куллары кайсы якка теләгән, карандаш шул якка таба сызган. Шул рәвешле алар гади сурәт төшереп кенә калмый, ә бу процесс белән яшиләр, үзләренең эчке халәтләрен күрсәтәләр икән.

– Әгәр дә баладан адым саен “Нәрсә ясадың?” – дип сорасаң, ул уйга калачак. “Әһә, мин конкрет предметлар гына ясарга тиеш икән бит”, – дигән фикер формалашырга мөмкин. Һәм ул үзе дә сизмәстән, үзенең уйлап чыгару сәләтен камилләштерәсе урынга, әти-әни, башка өлкәннәр күнеккән әйберләр ясый башлый: конкрет чәчәк, йорт, чыршы, кояш һәм башкалар, – дип сөйләде психолог.

Әлеге сөйләшүдән соң мин чын мәгънәсендә уйга калдым. Чыннан да, мин баламнан һәрвакыт “Нәрсә ясыйсың?” дип сорыйм. Әгәр дә ул берәр предмет исемен атаса, мин аның “хатасын” дөресләргә дә маташам әле: “Бу кояшмени, кызым… Кояшның нурлары кая соң?”…  Димәк, үзем дә сизмәстән, баламны шул үзем күнеккән предметлар ясарга өйрәтәм булып чыга. Ә бит ул кайчакта миннән дә рәсем ясавымны сорый. Мин рәссам түгел һәм рәсем ясарга яратмыйм. Һәм әлбәттә инде, һаман шул бер үк йорт, чәчәк, агач, чыршы һәм кояш ясыйм.

Ә психологлар исә “Нәрсә ясыйсың?” дип сораудан тыш, 8 яшькә кадәр баланы рәсем ясарга өйрәтүне дә катгый тыя икән. Бала нәрсә тели шуны ясарга, ничек тели, шулай буярга хаклы ди. Бала ясаган рәсемне беркайчан да төзәтергә, ясап бетерергә ярамый дип белдерә алар. Әгәр дә бала шундый позициягә күнексә, үскәч тә аның хаталарын төзәтергә туры килмәгәе…

Нәрсә дә булса ясауны тыю шулай ук ярамый торган хәл икән. “Тирә-якка карата агрессив булган бер бала  сугыш элементларын, автоматлар ясарга яраткан. Тик әнисе аңа бу рәсемнәрне ясауны катгый тыйган. Нәтиҗәдә, бала әлеге эмоцияләрен кәгазьдә калдырасы урынга, җәмгыяткә алып чыккан”, – дип сөйләде миңа психолог.

Уф, җәмәгать, яңа көн тудымы – яңалык! Балама әле өч яшь тә юк, башым инде баланы дөрес итеп тәрбияләү, камилләштерү турындагы фикерләр белән шыплап тулды. Ә сез бу рәсем ясау турындагы фикерләр белән килешәсезме?

Яшь әни язмалары…