Антибиотиклар вируслар белән көрәшми!

Авырый башласак, шунда ук антибиотикларга ябырылабыз. Янәсе, 1-2 көндә алар аякка бастыра, һәм без иртәгә-берсекөнгә «свежий» лимон кебек булачакбыз. Тик антибиотикларны белер-белми кулланырга ярыймы соң? Һәм, гомумән, аларны нинди авыру вакытында эчәргә кирәк?

Рушан Мамлеев, медицина фәннәре кандидаты, КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Балалар республика хастаханәсенең клиник фармокологы:

Вируслы инфекцияләр вакытында, гадәттә, әти-әниләр антибиотиклар куллана. Аксиома буларак, шуны әйтәм: антибиотиклар вирусларга тәэсир ясамый. Сулыш юлларының вирус инфекцияләрен (ОРВИ) китереп чыгара торган вируслар 300гә якын. Бу – «Минем балам ни өчен шулай еш авырый?» дигән сорауга җавап. Бала берничә дистә вирус белән көрәшмичә, аның иммунитеты формалашмый. Иң мөһиме – ОРВИ вирусларын антибиотикларсыз гына җиңеп чыгу. Чөнки антибиотик вирус инфекциясен җиңми.

Кайвакыт вирус инфекцияләре эзсез югалмый, ә бу очракта антибиотик куллану кирәкме соң? ОРЗ белән авырган 100 баланың бары тик 1-2се генә пневмония белән авырта. Ә өске сулыш юлларының башка бактериаль авырулары белән тагын 3-5 бала чирли. Нәтиҗәдә, сабыйларның 7 проценты гына бактериаль инфекциядән җәфа чигеп, чыннан да, антибиотикларга мохтаҗ була. 93 процентына антибиотиклар куллану бөтенләй кирәкми.

 

Кызык, ә үзеңнең шушы 7 процентка керү-кермәвеңне ничек белергә соң? Бу – үзенә күрә бик проблема, чөнки бездә вирус һәм бактерияләрне аера торган экспресс-анализ юк. Ләкин шуңа да карамастан, антибактериаль проператларны табиблар кешедә антибактериаль учак булса гына яза. Ә бактериаль инфекцияне ачыклар өчен, бармактан кан алу – менә дигән тикшерү. Әгәр лейкоцитлар берничә дистә меңнән артып китсә, канда тоз күп һәм башка нечкәлекләр булса – болар барысы да бактериаль инфекция турында сөйли ала. Бу очракта табиб антибиотик эчәргә куша.

Гадәттә, антибиотикны кешегә авыруның 4нче көненә билгелиләр. Бишенче көнгә температура нормальләшә, аппетит кире кайта. Табиблар антибиотикларның шулай тиз эшләмәвен белә. Ә кайбер әниләр антибиотиклардан соң температура төшкәнне көтә. Тик антибиотик ул жарны төшерә торган дару түгел, аның тәэсире булсын өчен вакыт кирәк.

Россиядә сораштырылган әниләрнең 50-70 проценты антибиотиклар вирусларга каршы көрәшә, дип саный. Докторлар аларның күзләрен ачкач, сабыйларына антибиотик кирәк булмаганлыгын аңлый. Табиб белән пациент арасында аңлашу бик мөһим. Бу терапевтик альянс, дип атала. Ягъни бу очракта сез дә антибиотик кирәкмәвен аңлыйсыз, табиб та. Табибка кергәндә, аңа рецептта антибиотик язарга сорамагыз. Ул нәрсә кирәклеген яхшырак белә.

 Рушан Мамлеев:

Әниләр «Ни өчен табиблар дүртенче көнгә генә антибиотик билгели?» дип шакката. Чөнки алар фикеренчә, бала антибиотикны беренче ике көндә эчсә, шунда ук терелер иде бит. Киләсе юлы авырганда, үзләре, табиб белән киңәшләшмичә, тоталар да даруханәдән барып, антибиотик алалар. Ә без аларга антибиотиклар вируслар белән көрәшми, дип аңлатып карыйбыз. Әмма әниләр үзләре чыгарган, дөрес булмаган нәтиҗәне икенче юлы да куллана. Аннары инде безнең янга, кирәкмәгән вакытта антибиотикларны куллангач, проблема белән килә.


Кайсы вакытларда антибиотик куллану бөтенләй кирәкми?

  • борыннан агу;
  • тамак авырту;
  • күзләр кызару;
  • бронхит;
  • катараль синусит (борын яны куышлыкларының лайлалы тышчасы ялкынсынуы);
  • йөткерү;
  • көзән җыеру;
  • баш авырту;
  • герпес;
  • гыжлау;
  • обструктив бронхит;
  • грипп;
  • салкын тию;
  • бронхит;
  • тамак кызару.

Антибиотик кирәк (монда кайбер авырулар гына күрсәтелгән):

  • коклюш;
  • ангина.

Антибиотикларның чишмә башы 19 гасырга ук барып тоташа. Шул вакытлардан мондый инфекцияләрне җиңәр өчен дарулар уйлап табуга керешәләр. Моңа кадәр инфекцияне теләсә нәрсә – кургаш, терекөмеш, көмеш белән белән дәвалый торган булалар. Пенициллин – табигый антибиотик. Хәзер антибиотикларның 100дән артык модификациясе бар. Аларның күбесе табигый ысул белән ясала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА