Истамизгел: “тфү-тфү” дип кенә карагыз!

Биш яшьлек Миралия исемле әлеге кызга “тфү-тфү” дип кенә карагыз! Әнисе – җырчы Альбина Апанаева, шулай куша. Талантлы кызга күз тидерүегез бар. “Кечкенәдән музыкаль белем, җырлау турында хыялландым. Үз теләгем белән музыка мәктәбенә бардым. Әтинең пианино сатып алганын түземсезлек белән көттем. Инде хәзер баламның музыкага тартылуын күреп күңел сөенә”, – ди Альбина.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Ттт дип карагыз! Я с детства мечтала учиться музыке, мечтала петь ! И в музыкальную школу пошла тоже по своему желанию! Я просто сказала папе «Купи мне пианино!» И с нетерпением ждала его появления в доме! Да,,это было не в Набережных Челнах, и даже не в России, (об этом попозже) , но вот музыка живет со мной по жизни! И тут ,невольно , испытываешь счастье ,,когда твоя деточка, тоже тянется к музыке! Думаю, вы со мной согласны😉 #миралия #миралияиграет #альбина_апанаева

Публикация от Альбина Апанаева (@albina_apanaeva)


Танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям инстаграмда көннән-кын ныграк таныла бара. Аның инде 20 меңләп үз язылучысы бар. Димәк, шуның кадәр кеше нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче кызның уңышлары хакында да белеп тора. Бер ял эләкми бугай Мәрьямгә: көзгә кергәч кенә дә бер-бер артлы “Королева Осень”, Россия шәһәрләренең “Башкала” турнирларында һәм тагын әллә ничә ярышта җиңү яулады ул. “Кәшифә ярыштан каршы ала”, – дип язып куйган Мәрьям песие белән төшкән бер фото астына.


Әлеге яшь бабайны таныйсызмы? Тарихчы-филолог, спорт чаралары комментаторы, бәйрәм чаралары алып баручы Фәнил Вакказовның әтисе Әюп абый ул. “Бабай оныклары белән! Камерага бабай гына карый, чөнки калганнар мультик карый”, – дип сурәтләгән Фәнил үзе әлеге фотоны. Бабалары алдында без Фәнилнең сабыйлары – Нурбәк белән Алимәне һәм бертуган сеңлесенең кызы – Алсуны күрәбез.


Тямай бандасы!.. Җырчы Фирдүс Тямаев уллары – Раян һәм нәни Кәрим белән төшкән фотосына шундый исем биргән. Тямаевларның Гарәп Әмирлекләрендә ял иткән вакыты бу. Озын-озак концерт гастрольләренә кадәр менә шундый “банда” белән ял итеп алды җырчы.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Тямай бандасы 😊#тямаев #фирдустямаев #безнентямай

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)


К.Тинчурин театры актеры, “Болгар радио”сында иртәнге тапшырулар алып баручы Рөстәм Гайзуллин уллары белән горурлануын яшерми. Инстаграм алдамас: спорт белән дус аның уллары – соңгы постларында әти кеше кече улы Нурсолтанның тхэквондо буенча  Бөтенроссия уеннарында көмеш һәм бронза медаль яулап кайтуын, олысы Рамазанның футболдагы уңышларын җиткерде. Футбол йолдызы Криштиану Роналду чалымнары бар Рамазанда! Ышанмасагыз, видеога күз салыгыз.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Рамазан Гайзуллин @ramazan_gayzulla башкаруында пенальти һәм штрафной. Молодец, улым!💪🏻 #Гайзуллиннар

Публикация от Рустем Гайзуллин (@rustemgayzullin)


Пародияче Алсу Фаракшинаның кызы Раяна 7 октябрьдә бер яшен тутырды һәм тәпи дә басты. Һәрхәлдә, беренче гомер бәйрәмен билгеләп узган көннәрдә инстаграмда шундый фото пәйда булды. “Тәпи китте. Йөгерәбез”, – дип җавап бирде Алсу үз язылучыларына.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Наша ❤️ #дети#малыши#таккласснобытьмамой#яжмать#раянаальбертовна#девочкамоя#

Публикация от ALSU FARAKSHINA (@alsufarakshina)


Фәрит Салихов әзерләде

Илназның беренче мәхәббәте кем булган?

Җырчы Илназ Сафиуллин белән мәктәптәге мәхәббәт тарихын искә төшердек.

– Өченче сыйныфта укыганда Венера исемле  кызга күзем төште. Ул да миңа битараф булмады булса кирәк. Һәрхәлдә, сыйныфташлар безне “парлар” буларак кабул итте.

Кызларның чәченнән тарту гадәте юк иде минем, ә менә ду килеп качышлы, куышлы уйный идек. Бер кызык вакыйга истә калган: бишенче сыйныфта укыганда ниндидер бәйрәмнән соң дискотека оештырдылар. Талгын биюдә егетләр кызларны чакырырга тиеш бит инде, ә миндә кыюлык юк. Шулчак дус малайлар мине артымнан этеп чыгарды. Мин күзләремне йомган булып, Венера янына атладым, имеш, ялгыш кына сайладым. Ә чынлыкта күзләрем ачык иде.

Ул биюне гомердә дә онытасым юк: арабызда ярты метр ара. “Сөйгәнем” яшәгән йорт янына барып, сәгатьләр буе тәрәзәләренә карап торганым да истә. Әмма Венера белән дуслар гына булып калдык. 10 елдан соң классташлар белән очрашканда Венера бер серне дә чиште әле: баксаң, кайчандыр безнең өй телефонына шалтыратып, “Ветер с моря дул” кебек җырларны тыңлатып ятучы кыз Венера булган икән! J

«Җимешләрнең» иҗат җимешләре:

Көзнең соңгы аен вакларга керештек, дуслар! Тормыш үз агымына тәгәри дә, тәгәри. Болай булса, карлы кышка да күп калмас. Уфтанырга гына кирәкми. Кайсы гына ел фасылы хакимлек итсә дә, аннан рәхәтлек таба белик – игътибарыбызны балаларга, якыннарыбызга бирик, алар белән бергәләп сөеник. Нәкъ менә “йолдызлы” гаиләләр кебек.

Хәтерлисездер, октябрь башында дөньяны Россия спортчысы Хәбиб Нурмогомедов шаулаткан иде. Ул Американың Лас-Вегас шәһәрендә Ирландия сугышчысы Конор Макгрегорны җиңә алды. Әлеге вакыйганы инстаграм йолдызы Арслан Сибгатуллин да игътибарсыз калдырмаган: “Хәбиб, туган – котлыйм!” – дип язып куйган танылган артист Гүзәл Сибгатуллинаның улы папахалы фотосы астына.


“Казан егетләре” төркеме җырчысы Илнат Фәрхуллинның мәктәп елларында көрәш белән мавыкканын белә идегезме? Ә без беләбез! Көрәшеп, яшьтәшләре арасында Теләче районы чемпионы да булганы бар җырчының. Илнатның кызы Диана спортта зуррак уңышларга ирешер, мөгаен. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче 6 яшьлек кыз чираттагы ярышларында уңышка ирешкән. “Ураааа! 1нче урын. 3нче үсмерләр разряды”, – дип куанычы белән уртаклаша җырчы.

Диананың чыгышы безне дә сокландырды һәм сезгә дә видеосын карарга киңәш итәбез.


Балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү – мактала торган гамәл. Җырчы Эльвира Хамматова да 5 яшьлек улы Солтанны зур спорт дөньясы белән таныштырырга булган – тәүге тапкыр хоккей матчына алып барган. “Солтанның зур хоккей белән беренче танышуы. Бер дә уйламаганда, көтмәгәндә җыендык та, чыгып киттек. Һәм 5:1 җиңдек”, – дип язган Эльвира. Шәп бит инде: Солтанның тәүге тапкыр килүе хөрмәтенә “Ак Барс” сезондагы иң зур исәп белән беренче җиңүен яулады – “Сочи”ны тар-мар итте.


Сабыйларыгыз белән кая барырга белмисезме? Циркка бару начар булмас! Җырчы Ильмира Нәгыймова да шундый киңәш бирә. Улы Камил белән кызы Ясминәне Чаллыда циркка алып барган ул. Һәм: “Менә дигән циркта булдык”, – дип уртаклашкан. Барыннан да бигрәк Камил сөенгәндер – алдагы көнне генә 5 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткәннәр бит аның. Икеләтә бәйрәм шундый була ул!

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Кичә менә дигән 👍👍👍циркта булдык Чаллыларга советую сходить !👏#ильмиранагимова

Публикация от Ilmira Nagimova🎤(Певица) (@nagimovaa)


Танылган юморист Әбри Хәбриев инстаграм дусларына улы Дамирның беренче иҗат җимешен тәкъдим итә. “Дамир Даниярович барыгызга да уңышлы яллар тели һәм үзенең беренче иҗат җимеше белән уртаклаша”, – дип яза Әбри. Килешәсездер – биш яшьлек бала өчен начар “җимеш” түгел.


Ниндидер уртаклашырлык уңышларыгыз юкмы? Барыбер фотога төшегез – истәлек булыр. Җырчы Азат Фазлыев нәкъ шулай эшләгән. “Җимешебез безнең! Просто яратам!!! Истәлеккә монда калсын әле”, – дип язып элгән Азат улы Аязның фотосы астына.

«Сәяр» – тел сагында! (ФОТО)

«Элек олылар «Үскәч кем буласың?» – дип сорасалар, без «Космонавт», – дип җавап бирә идек. Хәзер балалар «Артист», – дип җавап бирә». Республикакүләм «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләр театры фестиваленең бүләкләү тантанасы шундый сүзләр белән башланды.

Республикабызда 2014-2020 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы эшләп килә. «Сәяр» фестивале шул программа кысаларында тормышка ашырыла да инде. Ә фестивальне уздыру һәм меңләгән балаларны бәхетле итү эшен исә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары үз өсләренә алганнар. Оештыручыларның төп максаты балаларда кече яшьтән үк татар халкының милли хәзинәсенә карата игътибар, ихтирам уяту һәм рухи кыйммәтләр тәрбияләү икән. Нәкъ менә шуңа күрә дә фестивальдә 3 яшьлек балаларга да катнашырга рөхсәт ителгән. Бәйге кысаларында үз көчен сынап карарга теләгән театр коллективларын 4 төркемгә бүлеп бәяләгәннәр:

— 3-6 яшьлек балалар коллективы;

— 7-11 яшьлекләр;

— 12-14 яшьлекләр;

— 15-17 яшьлекләр.

Ел дәвамында уздырыла торган «Сәяр» фестивале спектакльләр карап-бәяләү белән генә чикләнми. Май аенда старт алган әлеге ярыш берничә этапта узган. 7нче октябрьгә кадәр 500дән артык гариза һәм спектакль төшерелгән видеороликлар кабул ителгән. Мәртәбәле казыйлар шурасы 53 мәктәп һәм 71 мәктәпкәчә балалар театр коллективының эшен сайлап алып киләсе этапка уздырган. 4нче ноябрьгә кадәр җиңүчеләрне карау һәм бәяләү эше оештырылган. Нәтиҗәдә 20 номинация буенча җиңүчеләр һәм гран-при ияләре билгеләнгән.

Быелгы фестивальгә үзенчәлек өсти торган тагын бер күренеш бар икән. Оештыручылар «Мәктәп сәхнәсе» дип исемләнгән сценарийлар бәйгесе дә уздырганнар. Нәтиҗәләр куандырырлык. 650 гариза, димәк, 650 конкурс эше кабул ителгән. Казыйлар шурасы, бер дә шикләнмичә, «Чын сценаристлар һәм драматурглар мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында эшли икән», – ди. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев тә фестиваль катнашучылары, җиңүчеләре белән ихлас соклануын белдерде. «Заманында татар халкын ислам һәм мәгърифәт саклап калды дигән сүзләр бар иде. Соңрак Илһам Шакиров ул сүзләрне «Татар халкын ислам, мәгърифәт һәм татар җыры саклый», – дип үзгәртте. Бүген исә татар халкын ислам, мәгърифәт, татар җыры һәм татар театры саклый дип әйтә алабыз. Һәм бу, дөрестән дә, шулай. Телне саклау гаиләдән тора, телне саклап калу өчен әти-әни белән сөйләшү дә җитә, диләр. Юк, гаиләдә генә башкарыла торган эш түгел бу. Татар театры, балаларга татар теленә карата кызыксыну уята торган бәйгеләр булырга тиеш», – диде Разил Вәлиев.

Республикакүләм «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләр театры фестивалендә барлыгы 7 милләт вәкиле булган 5000нән артык бала катнашкан, театр фестиваленә –500дән артык, «Мәктәп сәхнәсе» конкурсына 650 эш кабул ителгән. Саннар әлеге фестивальнең әһәмияте турында сөйләсә, фотолар бүләкләү тантанасының һәм катнашучыларның хис-кичерешләре турында сөйләр.

Илназ Мөхәрләмов фотолары

«Мин — Ходай баласы бит!» Җырчыларның гыйбрәт алырлык хәлләре…

ИЛСУР САФИН:

– Мин — Ходай баласы бит. Мине өстән гел Аллаһы Тәгалә саклап-яклап тора. Ник дисезме? 24 көнлек чагымда, биләүдә ятканда янгыннан исән калганмын мин.

Әнкәй бала акчасы алырга канцеляриягә китә. Мин үзләре дә бала абыем һәм апам белән өйдә калганмын. Ул заманда бар дөньяда кандала булыр иде, шуны үтермәкче булып мич кырыендагы кисәү таягы белән кизәнә башлаганнар. Мин яткан бишекнең чыбылдыгына ут кабып китеп янгын башланган. Күрше Кәшәфетдин абый кереп коткармаса, бу тарих ни белән тәмамланган булыр иде — белмим. Аңа гомерем белән бурычлымын! Уң күземне ярты елдан соң гына ача алганмын, “Сукыр калды бала”, – дип фаразлап куйган булганнар инде. Мин моны кызгансыннар өчен сөйләмим, миңа ул кирәк түгел. Гыйбрәт алсыннар өчен сөйлим!

Сабый чакта мин бик шук-шаян идем. Берзаман 6-7 малай  механизаторлар йортында карта сугарга җыелдык. 7нче класста укыган чаклардыр бу. Вакыт соң инде, кичке 11ләрдән соң. И уйныйбыз, малай, и сугабыз! (Көлә.) Уенның иң кызган чагында парторг килеп кермәсенме?! Барыбызны да ду китерде шул чакта. Икенче көнне җидебезне дә авыл советына чакырдылар, каты шелтә белдерделәр. Әле ул гына да түгел… (көлә) …барыбызның да чәчләрен пеләшкә алдырып җибәрделәр. Икенче көнне мәктәпкә җиде “кояш” булып бардык инде. Әйбәт сабак булган иде ул. Менә бу тәрбия, ичмасам! Хәзер генә балаларга бер авыр сүз әйтергә ярамый, ничек тәрбиялисең аларны?


ИЛСАФ:

– Күрше малаенда гармун бар. Мин дә әтидән сорый башладым. “Башта уйнарга өйрәнсен әле, аннары күз күрер”, – ди бу. Аны гармунсыз ничек уйнарга өйрәнәсең ди инде?! (Көлә.) Шул күрше малайныкында өйрәнергә тиеш булганмын, күрәсең. Бер караганда дөрес тә инде: алдырыр да уйнамас дигәннәрдер. Рациональ караш бит. Ә гармун ул вакытта шактый акча тора. Шуннан ялына торгач, озак та үтмәде, 40 сумга “Кубань” дигән гармун алып кайттылар. Уйнау теләге бик зур булганга, бер-ике атнада бию көйләре өйрәнеп тә җибәрдем.

Язын, җәен кич утырулар була иде. Анда яшьләр гармун тотып, җыр-биюле уенга чыгалар. Май аенда мин дә чыга башладым гармун күтәреп. Гармунчыга игътибар зур, кызлар әкренләп күз сала башлады. Минем дә күңел кытыклана. Аннары авылыбызда, район үзәгендә үткәрелүче үзешчән концертларда катнаша башладым.

Ә гомеремнең агышына иң зур йогынты ясаган мизгел – радиода ясаган чыгышым булды. Ул вакытта бердәнбер “Татарстан” радиосы эшли, мин 10нчы сыйныфта укыйм. Шул радиода “Үзешчән җырчылар чыгышы” дигән рубрика бар иде, безне шунда чакырдылар. Киттек Казанга. Вафирә Гыйззәтуллина репертуарындагы, Фасил Әхмәтов көенә язылган “Кошларым” дигән җырны өйрәнеп яздырган идем. Шушы чыгыш минем тормышта җырчы булырга теләгәнемә ачыклык кертте. Зур хич-кичерешләр белән, илһамланып кайттым мин каладан. Аңардан соң бик күп хатлар алдым, аларның күбесе кызлардан танышу хатлары иде. Берничәсе белән шактый озак вакыт хат аша аралаштык та әле без.


ЗӨФӘР ХӘЙРЕТДИНОВ:

– Консерваториягә укырга кергәндә 24 яшемдә идем инде. Шул беренче курска кергән елны өйләндем. Үлеп гашыйк булып, бик шашып яратып өйләнмәдем мин. Мин – иҗат кешесе, бик тиз гашыйк булам, тиз онытам да. Бу үлеп гашыйк булып йөрүләр моңарчы да бик күп булган иде. Яшь барган саен мәхәббәт белән генә ерак китеп булмасын аңладым. Өйләнү мәсьәләсенә килгәндә бу яратышып йөрүләрне икенче планга куйдым. Үземнең гаиләмне булдырмый торып, ныклап төпле карьера турында уйлый алмый идем. Ә гаилә, ни дисәндә, тыл, артыңда терәк. Миңа нәкъ менә шушы хис җитми иде.

Якын туган-тумачаларымны да эшкә җиктем. “Әйдәгез, миңа төпле, акыллы бер кыз табыгыз”, – дип сорадым. Алар берничә кыз тәкъдим иттеләр, шулар арасыннан үземә иң ошаганын сайлап алдым. Шулай өйләндем. Ялгышмаганмын: 35 ел бергә гомер итәбез, улым, кызым, 3 оныгыбыз бар.

Өйләнү, гаилә кору мәсьәләсендә үзеңә генә ышанырга ярамый. Гашыйк булып кына өйләнү – ул зур ялгышлык дияр идем. Элек безнең татарлар ничек өйләнешкән? Кемнең кем баласы икәнен белеп, ата-аналарын сораштырып, нинди нәсел икәнен ачыклап кына… Аннары гына ярәштергәннәр. Һәм бу, миңа калса, бик дөрес нәрсә. Гашыйк булу нәрсә ул? Син бүген гашыйк, иртәгә юк…


РИММА ИБРАҺИМОВА:

– Мәскәүгә укырга бару минем язмышым өчен күп яклап хәлиткеч булды: чөнки биредә иҗади яктан формалашып кына калмыйча, булачак тормыш иптәшем белән дә таныштым. Минем ирем – Равил Таишев – Пенза мишәре. Әмма әти-әнисе Донбасс шахталарында акча эшләү максаты белән Украинага барып урнаша. Сугышка кадәр әле бу. Равил шунда Киев цирк училищесын тәмамлаган, әзрәк циркта эшләп алган, аннары эше буенча Омск шәһәренә киткән. Биредә Мәскәүдә яшь талантлар укучы студия барлыгын ишетеп, безнең янга килә. Беренче тапкыр килүендә танышырга өлгермәдек, икенчесендә танышып, дуслашып киттек. Мондагы русларны бергәләшеп татар теленә өйрәтеп йөрдек әле. (Көлә.) Шуннан Казанга бергә кайтып киттек тә инде. Биредә бер-ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек.

Яшь барганны балалар үсүеннән күрәм. Инде бүген үзләре бала тәрбияли бит. Әни кешенең төп эше – өйрәтү инде ул. Мин дә Фәритне өйрәтә башлыйм да, ул тиз генә “Әни, беләсеңме миңа ничә яшь?” – дип авызымны ябып куя. Кабул итәләрме, юкмы – аларның эше, миннән аңлату булсын дим. Инде үсеп-буйга җитсәләр дә, үз балаң һаман нәни кебек бит ул, тормышны аңлап бетерми сыман, ялгышлардан саклыйсы килә. Алай булмый шул ул, һәр кешенең үз язмышы булган сыман, үз ялгышы була, үзе шуны төзәтә, яңадан атлый, алга бара. Шунсыз булмый – бүтәнчә икән, тормыш бик күңелсез булыр иде.