Салават: “Сез дә шундый бәхетле көннәр кичерегез!”

Көз дәвам итә, ә аның үз матурлыгы һәм мәшәкате. Алтын төскә төренгән табигать, бакча уңышын җыю, мәктәпкә бару мәшәкатьләре… Көзен “йолдызлар” ни белән мәшгуль икән? Җавап эзләп социаль челтәрдәге аккаунтларында “кунак булдык”.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина көзге мәшәкатьләрдән качып, кызы Сәфинә белән урманга барырга вакыт тапкан. “Көзге урманда шундый рәхәт, артык сүзләр дә кирәкми кебек. Сәфинә белән бер-беребезне фотога төшереп кенә җитештек, телефон сүнде дә”, – дип язган Дилә урманда төшкән фото астына. Җырчы белән кызына булышыйк әле: фотоларга нинди рәсем асты язар идегез?

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Листайте ➡️Мин берәр фото куйсам ,гел сезгә нәрсәдер сөйлисе килә. Ә менә бу юлы бөтенләй бернәрсә язасы килми. Көзге урманда шундый рәхәт, артык сүзләр дә кирәкми кебек. Сәфинә белән бер беребезне фотога төшереп кенә җитештек, телефон сүнде дә. 🙈Ә сез бу фотоларга нинди рәсемасты язып куяр идегез? 🤔 #көз #көзгеурман #рәхәт #табигать #осень #осеннийлес #природа #красота #дилянигматуллина #сафинамухина

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)


Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров гаиләсенең табадан гына төшкән фотолары белән танышырга теләсәгез, җырчының инстаграмдагы шәхси битен ешрак күзәтеп барыгыз. “Гаилә белән фотосессия ясадык. Тиздән тагын күп фотолар булачак”, – дигән Филүс һәм берничә фотосын элеп тә куйган. Күбрәк фото көтеп, әлегә уллары Айдар белән Рөстәмгә карап сокланыйк.


Рамазан быел 1нче сыйныфка укырга барды. Казандагы 149нчы лицейда белем алачак ул. “Беренче тапкыр – 1нче класска! Аллага тапшырдык!” – дип язган әти кеше, җырчы Раяз Фасыйхов.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Первый раз в первый класс! Аллаһка тапшырып..

Публикация от Rayaz (@rayazfasikhov)

Сүз уңаеннан, җырчының улы белән быел 3нче сыйныфта белем алучы кызы Венера да җырга сәләтле. Быел җәй 35 яшен тутырган Раязның туган көнендә алар әтиләренә музыкаль бүләк ясаган иде.


Салаватның да улы үсеп җитте – 18 сентябрьдә Рөстәм Фәтхетдинов 16 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Әти-әнисенең горурлыгы һәм бәхете ул. “Сез дә шундый бәхетле көннәр кичерегез”, – ди Салават үзе.


Алып баручы Булат Бәйрәмов һәм җырчы Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге аккаунтлары белән кызыксынып баручылар гаиләдәге өченче кыз – биш ае тулып килүче Зәйнәпнең йөзен әле һаман да күрә алмый. Дөресрәге, Зәйнәп үзе “күзлеген салмый”. “Абыйлар, апалар сәлам! Зуууур үстем инде, бүген миңа 4 ай”, – дип фото элгән иде Булат сентябрь урталарында. Төп герой гына, гадәттәгечә, күзлектән иде.


Җырчы Лилия Гыйматдинова быел 4нче сыйныфта укучы улы Ренатның ачылып килә торган таланты турында сөенеп хәбәр итә. “Рәсем ясау студиясе курсларына язылдык. Ренат мактап туя алмый! Мин дә шат. Һәр дәрес саен рәсем ясауның яңа техникасын өйрәнәләр”, – дип язган әни кеше.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Записались на курсы рисования в студию @ihsanrt ! Ренат в восторге! И я рада!😍 Каждое занятие изучают новую технику рисования. Это интересно и очень познавательно!🎨🎨🎨 Кстати, набор продолжается! Принимают детей 10-14 лет. Обучение с нуля! Занятия проходят ВС 14:00-17:00. Рекомендую!👍😊 @ihsanrt @ihsanrt @ihsanrt P.S. Учебно-тренинговый центр #Ихсан — это мастерклассы по шитью, рисованию, лепке, вязанию, курсы иностранных языков и прочее для детей и взрослых! Добро пожаловать!🤗🤗🤗 . . #ihsanrt #студиятворчестваказань #казань #школарисованияказань #школаискусствказань #ренатгиматдинов #мастерклассказань

Публикация от Лилия Гиматдинова (@liliyagimatdinova)


Португалия футбол йолдызы, 33 яшьлек Криштиану Роналдуның улы футболда әтисен дә уздырыр, мөгаен. 8 яшьлек кечкенә-Роналду бүген Италиядә “Ювентус”ның 9 яшькә кадәрге балалар командасы өчен чыгыш ясый. Һәм әтисен дә уздырды: беренче уенда ук 4 гол кертте. Криштиану Роналдуның үзенә яңа командада беренче голын кертү өчен дүрт уен кирәк булды.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Thanks @EASPORTSFIFA for the World’s First copy of #FIFA19 🔥 Come and join me in the Game

Публикация от Cristiano Ronaldo (@cristiano)

Инстамизгел: “Каршы алыгыз – Элина Нургалиева!”

Көзгә кердек, дуслар! Димәк, инстаграмдагы яшеллекне көзнең алтынсу сары төсе алмаштырачак. Аннары карлы кышка да күп калмый. Тукта әле!.. Вакытны ашыктырмыйк. Бүген без быелгы җәйнең соңгы мизгелләрен “йолдызлар” арасыннан эзләргә булдык.

“Ямьле” төркеме солисты, җырчы Вероника Кузнецова исеме белән танылу алган җырчы гаиләсендә Мурат исемле малай үсә. Нинди генә матур сүзләр белән атамый инде Вероника улын: “Муратик”, “кукурузинка”, “мурмар”… Быел 27 декабрьдә 2 яшен тутыра Мурат Марсельевич. “Минем үскән улымчик! Мәхәббәтле мәхәббәтем!” – дип язган Вероника җәйнең соңгы аенда улы белән төшкән фотосына. Җырчы белән меңләгән инстадусты да килешкән.


“Хәерле кич, дуслар! Каршы алыгыз – Элина Нургалиева!” Еллар узу белән эстрада сәхнәсендә Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның кызы пәйда булса аптырарлык түгел. Элинаның таланты инде бүгеннән үк күренә. “Кызым сезнең өчен яраткан җырчысы – Иркәнең репертуарыннан җыр башкара. Микрофон бүләк иттем, үзенең кызларский гына микрофоны да бар хәзер!” – дип яза Әнвәр аккаунтында һәм кызы җырлаган видеосын урнаштырган. Сүз уңаеннан, җыр Төркиядә җәйге ял вакытында башкарылган.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Элина (@elina.anvarovna_13)


“Татар радиосы” ди-джее, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованың инстаграмда улы белән төшкән фотоларының сирәк булуына аптырый идегезме? Сере бик гади – Айдан фотога төшәргә яратмый икән. “Айдан белән фото ясап булмый инде. Эссе-е-ее дип зарланып төште”, – дип язган Гөлназ әлеге фото астына. Җәйге кызу көннәрнең берсендә “Печән базары” фестиваленә барып, татарча сөйләшеп, рәхәтләнеп ял итеп кайткан алар.


“Тиздән җәй үтә. Ял итеп, матур киенеп, зәңгәр күкне һәм җылы кояшны күреп калыгыз!” – дип киңәш бирә җырчы Алсу Әбелханова. Һәм үзе дә матур үрнәк күрсәтә – кече улы Солтан белән төшкән фотосы җәйге кояш нурлары кебек күзләрне иркәли. “Гаиләгездә бер-берегезне яратыгыз, рәхәттә яшәгез”, – дип тә өсти җырчы. Монысына инде ел фасыллары алмашу да киртә түгел.


Мәшһүр җырчыбыз Айдар Фәйзрахманов “бәхет кошы тоткан” бит әле! Шаяртабыз, билгеле – шат елмаеп оныгы белән төшкән фотосы аша социаль челтәрдәге дусларына сәлам юллый ул. “Галәм күзлегеннән!” – дип язган бәхетле дәү әти. Инстаграм дуслары оныгын җырчының үзенә охшата. Ә сез килешәсезме?..

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Айдар Файзрахманов (@aidar.faizrakhmanov)


Юмор остасы, пародист Әбри Хәбриевның балалары – Дамир Даниярович белән Камилла Данияровна да быелгы җәйне сагынып искә алырлар әле. “Җимешләрем!” – дип дәшә әтиләре аларга. Менә шул җимешләргә җәйнең бер көне Казан урамына сәяхәт һәм онытылмаслык мизгелләр һәм… әтиләренә меңләгән “лайк” бүләк иткән. Хәер, барысы да моңа лаек!

Айваз Садыйров: “Беренче мәхәббәтем – шигърият иде”

Сизгәнсездер дуслар, без сезне төрле өлкәдә актив кайнаучы, уңган-булган абый-апалар белән таныштырып, аларның балачак иленә сәяхәткә алып чыгабыз. Максатыбыз изге: алар турында укып, сезнең дә күңел түрендә йөрткән хыялларыгызга якынаюыгызны телибез.

Ә инде сәхифәбезнең бүгенге кунагы – “Татар радиосы” ди-джее, алып баручы Айваз Садыйров булыр.

Кыскача белешмә:

Туган көне: 1989 елның 18 ноябре;

Туган җире: Арча шәһәре.

►Мәктәптә гел “бишле”гә генә укыдым. Бөтен мәдәни чараларда катнашам, концерт алып барырга мине куялар иде.

►Һәрбер сыйныфтан берничә ошаткан кызым бар иде. Бу турыда үзләре генә белмәде бугай. Мәхәббәт аңлату дигәне хат ярдәмендә башкарылды. Үзем дә андый хатларны еш ала идем.

►Беренче мәхәббәтем – шигърият. 3-5 сыйныфта шигырьләр яза башладым. Өй шартларында чыгарылган беренче җыентыгым әле дә исән.

►Авылдагы беренче “бизнесым”ны хәтерлим. Уен “приставка”сы бар иде минем. Ул вакытта әле ул сирәк күренеш. Үзебезнең капка төбендә кечкенә генә шалаш кордым. Әти аклы-каралы телевизорны көйләп бирде. Бер сәгать уенны – 5 сум. Билгеле, бала-чагада акча юк. Ә мин әле алма, җиләк тә кабул итәм. Урамда алюмин чыбык та бетмәгән. Малайлар җыеп алып килә, мин кирәкле урынга тапшырып торам. Әти-әни бакча эшләре дә кушкалый иде. Аларын бик уйныйсы килгән балаларга йөклим. Бүре дә тук, кәҗә дә исән.

►Иң зур хыялым алып баручы, сәхнә кешесе булу иде. Хыялым тормышка ашты, Аллага шөкер! 3-5 сыйныфларда укыганда радио белән җенләнә башладым. Әти өйдә “радио үзәк” ясап бирде. Бүлмәмдә кассеталы магнитофоннан җырлар куям, микрофоннан сөйләп мәш киләм инде. Ә тавышым залда яңгырап тора. Өйдәгеләргә сәламнәр дә “юлларга” онытмый идем.

►Эфир вакытында нинди генә кызыклы хәлләр булмый. Туры эфирга чыгып кергәннән соң, микрофон сүнми калган очракларны әйткән дә юк. Бигрәк тә иртәнге вакытта коллегам Әбри Хәбриев белән андый “гөнаһ”ны еш кылабыз. Ник дигәндә, үзебез дә йокыдан уянып бетмәгән булабыз бит әле.

►Синдә дә радио ди-джей, алып баручы теләге уяндымы? Шулай икән, тиз генә үз алдыңа максат куя! Кызыксын! Кемнәр белән аралашырга, кайда белем алырга, һ.б.

…9 сыйныфта укыган чагым. “Арча радиосы” бусагасын еш таптый башладым. Баштарак радио уздырган конкурсларда җиңеп, бүләк алырга килеп йөрдем. Анысы бер хәйлә генә. Алып баручылар белән танышу, радио “кухня”сын күзәтү өчен бәйгеләрдә махсус катнаша идем. Нәтиҗәдә, ярты ел дигәндә барысы белән дә дуслашып беттем. Арча педагогия көллиятендә укыганда алып баручы буларак эфирга да чыга башладым. Укуны тәмамлагач, рәсми рәвештә шунда эшкә дә урнаштым.

Сәхифәне Нәзилә ХУҖИНА әзерләде

«Минем гаиләм – зур байлыгым!»

Җәйнең соңгы ае – август хакимлек итсә дә, июльгә кайтып килергә булдык әле. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бүләк иткән ай бит ул. Шул уңайдан танылган шәхесләрнең 8 июльдә балалары белән төшкән фотоларын тупладык.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!” – дип язып куйган “Татар радиосы” алып баручысы, бала ялында утыручы Ләйсән Таишева да. Фотода ул ире Александр һәм 7 айлык уллары Ролан белән бәхет күгенең җиденче катында оча.

Тормыш иптәше Эльмира белән ике ир бала – Айдар һәм Рөстәм исемле малайлар үстерүче Филүс Каһиров өчен дә гаиләсе беренче урында. Һәрхәлдә, социаль челтәрдә аның гаиләсе белән төшкән фотолары даими пәйда булып тора. “Бүген гаилә көне, дуслар! Якыннарыбызның кадерен белеп, яратып, сау-сәламәт булып яшәргә язсын һәммәбезгә дә”, – дип сәламләде ул бу көнне инста-дусларын.

Гаилә көне җырчы гаилә Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ гаиләсен “биш катлы” иткән. Гүзәлнең социаль челтәрдәге әлеге бәйрәм фотосы астына язучыларның берсе: “Биш этажлы булгансыз”, – дип язып калдырган. “Гаилә көне белән, дуслар!” – дип сәламли өч егет – Камил, Рамил һәм Марсельгә гомер биргән әни кеше Гүзәл Идрисова.


Байлык өчен күп кирәкме? Җырчы Ризат Рамазанов өчен байлык – якыннары. Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне иртәсендә җырчы: “Минем гаиләм – зур байлыгым. Рәхмәт сезгә!” – дип язып элде. Белмәүчеләрнең исенә төшерәбез – җырчы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановлар Айгизә исемле кыз бала үстерә.


Концерт-тамашалар алып баручы, юмор остасы, җырчы Рифат Зарипов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен оныткан бугай – гаиләсе белән төшкән фотосы күренмәде. Шулай да Рифатның гаилә җанлы кеше икәнен беләбез – июль аенда диңгез буеннан “сәлам хатлары” җибәреп кенә торды ул. Сез дә карагыз – Диләрә, Ислам һәм Рифат Зариповлар диңгез буенда.

Кыскалыкта – осталык, диләрме әле?! “ТатМузТВ” телеканалы баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов бу көн иртәсендә: “Минем гаиләм!” – дип язып элде. Хисләрне белдерү өчен сүзләр артык – кызлы гаилә бәхете фотодан да күренә.

Минем гаиләм❤️

Публикация от АЛМАЗ ГИЛЬМУТДИНОВ (@almazlacoste)

«Йолдызлы» балачак дөньясыннан соңгы яңалыклар

Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразоваларның уртанчы кызлары
– нәни Камиләнең туган көне

Бүген гүзәл кызчык туган көнен билгеләп үтә. Аңа быел 6 яшь тулган. Тиздән мәктәпкә дә икән инде…

— Без аны яратып “Мәмилүшкә” дип йөртәбез. Мәмилүшкәбез иркә бала: ул һәрчак куеныңа кереп, иркәләнеп утырырга әзер. Һәрвакыт елмая, ә вак-төяккә шундук кәефе төшә. Кызлар шулай буладыр инде. Безне, апасын хөрмәт итә, ә энесенә апа була белә… Балакаем! Күз нурыбыз! Бәхетле була күр! — дип котлаган Гүзәл Уразова үзе.

Бүген безнең нәни кошчыгыбыз Кәмиләбезнең туган көне. Без аны яратып «Мәмилүшкә» дип йөртәбез. Мәмилүшкәбез иркә бала: ул һәрчак куеныңа кереп, иркәләнеп утырырга әзер. Һәрвакыт елмая, ә вак-төяккә шундук кәефе төшә. Кызлар шулай буладыр инде. Безне, апасын хөрмәт итә, ә энесенә апа белә була… Балакаем! Күз нурыбыз! Бәхетле була күр! Бу тормыш синең өчен бары тик матур һәм күңелле мизгелләрдән генә торсын. Ак бэхетле мул тормышта яшэвенне телибез.Кояштай озын гомер телибез сина балакаем.Сау-сәламәт бул, әтиең белән безне һәрчак сөендер! #гузельуразова #камиллахакимова #уразовадети #уразовакидс

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Данир Сабировның кызы Мәрьям кабаттан уңышлары белән сөендерә

Кичә татарның иң сыгылмалы нәни кызчыгы “Кремль яр буе мини-миссы” исемен яулаган. Әтисе үзенең инстаграм сәхифәсендә тамашачыларыннан кызына ярдәм итәргә сораган иде шул: ул куйган сылтама аша үтеп, Мәрьям фотосына лайк басарга кирәк иде. Анысы да бушка булмаган – Мәрьям ике номинациядә җиңүче. “Тамашачы мәхәббәте” һәм “Кремль яр буе мини-миссы” исеме – аныкы.

— Шатлыгыбыз белән уртаклашасыбыз килә: безнең чираттагы җиңүебез! Балкайларыбыз исән-сау булсын! — ди Данир үзе.

Ильмира Нәгыймованың кызы әнисе язган моңсу җырларны күз яшьләре белән тыңлый

Ясминә дә артист баласы. Аның да күңеле тулы моң, күрәсең. Юкка гына әнисе иҗат иткән моңсу җырларны күз яшьләре аша тыңламыйдыр, сабый… Бу юлы көен Ильмира язган, Эльмира Сөләйманова башкаруындагы җырга күз яше түгеп утыра.

— Минем җырларны аңлый, ахры.. Башка мин язмаган моңсу җырларга еламый бит. Шаккатыргыч хәл! Еламагаыз! — ди Ильмира Нәгыймова.

Айсылу Леронныкылар саләмәт тормыш рәвеше алып бара

Айсылу үзенең нәниләрен бассейнга йөртә икән. Балалары йөзәргә бик ярата, Нурихан көз көне дә йөзү дәресләренә йөриячәк.

—  Үзебез белән пилмәшкене дә алдык беркөнне. Мәш килеп чишендерәм, киендерәм боларны раздевалкада. Тик тормыйлар инде, “Әни, минем тапочки кайда?”, “Күзлекне киерт әле!”, “Ә мине?” дип кош балалары шикелле чәрелдәшәләр? Өлгер генә. Күрәм, безне бер малайның әбисе күзәтә. Карап-карап торды да түзмәде: “Бөтенесе дә синекеме???” ди. “Өчесе генә!” дип җавап бирдем дә, әй, мәйтәм, барысы да минеке диясе калган. Раздевалкадагы әниләрнең күзләре маңгаена менер иде тущны. Миңа дүртә тә нипачум, — дип көлә Айсылу.

Бүген үзебез белән бассейнга пилмәшкәне дә алдык👫👭 Мәш килеп чишендерәм, киендерәм боларны раздевалкада. Тик тормыйлар инде, «Әни, минем тапочки кайда?», «Күзлекне киерт әле!», «Ә мине?» дип кош балалары шикелле чәрелдәшәләр😁 #өлгергенә . Күрәм, безне бер малайның әбисе күзәтә. Карап-карап торды да түзмәде: «Бөтенесе дә синекеме???» ди. «Өчесе генә!» дип җавап бирдем дә, әй, мәйтәм, барысы да минеке диясе калган. Раздевалкадагы әниләрнең күзләре маңгаена менер иде тущны😅 . #МатьГероинь😂#миңа4тәНипачум #безбезбезидек #безнеңәкиятияллар

Публикация от АЙСЫЛУ ЛЕРОН (@iceluleron)

Илназ Сафиуллин: «Әтисе аркасында чыга” дигән сүзләрдән курыктым…”

Мәгълүм булганча, Илназ Сафиуллин — танылган җырчы, күпсанлы премияләр лауреаты, татар эстрадасының иң романтик җырчысы гына түгел, ә композитор Зиннур Сафиуллинның улы да. Илназга танылырга, татар сәхнәсендә үз урынын табарга әтисе ярдәм иткәнме, әллә барысы да аның үз тырышлыгымы?

– Минем сәхнә тормышын сайлавымда әтинең роле артык зур димәс идем. Беренче җырларым 16 яшемдә үк иҗат ителде. Барыгызга да таныш «Мин яратам сине» җыры — шул беренче дигән җырым инде ул. Әтидән артык мактау сүзләре өмет итеп булмый, әмма бу җырымны ул берөзлексез берничә сәгать тыңлады. Үзем белән бик горурланган идем шул вакытта. «Әтисе аркасында чыга” дигән сүзләрдән курыктым, композитор Зиннур Сафиуллин улы икәнемне белгертмәдем. Шуңа беренче елларны фамилияне дә әйтмәдем, бары Илназ буларак кына чыгыш ясый идем.

Мин холкым буенча да бик тыйнак кеше. Әти-әнием тарафыннан да дөрес тәрбия бирелде, аларга бик рәхмәтлемен. Шуңа танылу килгәч борын чөереп йөрүчеләрне, йолдыз чире белән авыручыларны аңламыйм. Тормышта, иҗатта төрле чаклар була: кайчан илһам килми интектерә, кайвакыт юк кына дип санаган җырыңны да халык үлеп китеп тыңлый. Шуңа уңыш, популярлык сүзләренә бик сак карарга кирәк.

Фотолар: социаль челтәрдән (vk.com)