Яшь әнигә бирелә торган иң начар киңәшләр!

Билгеле ки, бәби тугач, яшь ана бер мәлгә югалып кала: баланы ничек карарга, ничек тәрбияләргә? Башта мең дә бер сорау!  Нәкъ менә шушы чорда аны берсеннән-берсе “акыллырак” киңәшчеләр биләп ала да инде…

Фото: pixabay.com

Кемгә ышанырга: үз әниеңәме, күрше хатынгамы, китапкамы, әллә инде психологларгамы? Мин сезгә бу темага багышланган махсус  “шпаргалка” тәкъдим итәм. Бу — яшь әниләргә бирелә торган иң начар һәм зарарлы киңәшләр тупланмасы. Аны мин социаль челтәрләрнең берсендә күрдем дә, сезнең белән дә уртаклашырга булдым. Инде шактый акыллы әни буларак, кайбер киңәшләрне үземнән дә өстәдем.

Алдан ук әйтеп куям: биредә әби-бабай, апа-абый кебек гади кешеләр генә түгел, ә үзләрен белгеч буларак тәкъдим итүче психологларның киңәшләре дә бар. Ышану-ышанмау исә сезнең эш.

Яңа туган сабыйны атнага бер тапкыр үлчәп торырга кирәк. Беренче карашка, бу киңәш бик сәер кебек тоела. Аңа ышанучылар юктыр кебек. Ә бактың исә, ни өчендер күп кенә түләүле клиникаларда эшләүче педиатрлар әниләргә шундый киңәш бирә икән. Танышларым арасында шул киңәшкә колак салып, махсус бала үлчи торган җайланма сатып алучылар юк түгел. Кайсыбер урыннарда исә аны прокатка да алып торырга мөмкин. Тик белгечләрнең күбесе  баланы айга бер тапкыр үлчәү дә җитә ди.

Яхшы әни баласын, ким дигәндә, 1 яшькә кадәр имезергә тиеш. Ооо, бу минем үзәккә үткән проблема. Хәтерлисез микән, әлеге темага тулы бер язма багышлаган идем. Балам дүрт айлык вакытта “сөтем бетте”, — дип елап утыруларым һаман хәтердә. Эх… хәзерге акылым булсамы…

Баланы имезлеккә өйрәтергә ярамый, ул аның тешләрен боза. Бу шулай ук начар киңәш. Беренче айларда баланың имү инстинкты көчле була. Имезлек исә аны тынычландыра. Ике яшькә кадәр имезлек суырып та, тешләренә зыян  килмәгән балалар бихисап. Шуңа күрә “балага имезлек бирмим”, — дип үзегезне җәфаламагыз.

Бала көйсез һәм әти-әнисенә артык бәйле булып үсмәсен өчен аңа еларга вакыт бирергә кирәк. Кайбер ата-аналар шушы кагыйдәгә нигезләнеп, теге яки бу сәбәп  өчен елый башлаган балалары янына бармыйлар, аны тынычландырмыйлар. “Аргач, туктар әле”, янәсе. Чынлыкта исә бу дөрес түгел. Һәр бала уникаль. Кемгәдер тынычлану өчен әнисенең тавышын ишетү дә җитә. Ә кемнедер озак итеп кулда күтәреп йөрергә, тынычландырырга кирәк. Болай итеп баланың психикасын бозу дөрес түгел, ди белгечләр.

Яңа туган сабыйны саф һавага һәркөнне алып чыгарга кирәк. Миңа берьюлы берничә кеше шундый киңәш биргәч, чын күңелемнән ышанып, яңгырда да прогулкага йөри башлаган идем. Ярый әле вакытында башым эшләп, бу гамәлемнән туктадым. Балага нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлеген сез яхшырак беләсез. Үз күңелегезне тыңлагыз.

Сабый тизрәк йөрергә өйрәнсен өчен аны “ходунки”да йөртегез. Бу раслауның дөрес түгеллеген бик күпләрегез белә торгандыр инде. Андый киңәшне өлкән буын вәкилләре генә бирә ала. Чөнки белгечләр инде күптән әлеге җайланмаларның баланың умыртка сөяге өчен зарарлы булуын ачыклады.

Яңа туган сабыйны 3 айлык вакытта ашата башларга кирәк. Ооо, бу киңәш белән бәйле проблема мине шулай ук читләтеп үтмәде. Кызыма өч ай тулуга, әнием шуны гына көткәндәй, аңа яшелчә каптырырга кыстый башлады. Баланың ашказаны күнегергә тиеш, янәсе. Тик чынлыкта исә белгечләр балага беренче ризыкны бары тик 5-6 айда гына бирә башларга киңәш итә.

Сабыйларга кибеттә кечкенә банкаларда сатыла торган ризыкларны ашату зарарлы, өйдә әзерләгез. Шулай ук ялгыш фикер. Чынлыкта, әлеге кибет ризыгы үзең пешергәнгә карый да файдалырак булырга мөмкин. Мәсәлән, кибет яшелчә-җилек-җимешләре файдаланылган очракта. Шуңа күрә заманча педиатрларның күбесе нәкъ менә кибет ризыгына өстенлек бирергә киңәш итә.

Баланы горшокка никадәр иртәрәк өйрәтсәң, шулкадәр яхшырак. Бу – ялган! Әгәр подгузникка акчагыз жәл түгел икән, нервы бетереп  өйрәтеп тә маташмагыз. Вакыты җиткәч, бала үзе өйрәнә. Ышаныгыз: үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

Яшь әни язмалары

Яшь әниләр һәм спорт – өйдә ябыгабыз!

Минем язмаларны күптәннән укып баручылар яхшы белә: артык авырлык, ябыгу – мине иң борчыган темаларның берсе. Өстәвенә, миңа ябык булу гына җитми – русчалатып әйткәндәге “спортивная фигура” турында хыялланам…

Фото: pixabay.com

Билгеле инде, андый фигурага ия булу өчен спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк. Шөгыльләнер идем дә, баламны карап торучы юк! Шуңа күрә башка бик күп яшь әниләр кебек үк бала ыштаннары юып, ашарга пешереп көннәр буе өйдә утырырга туры килә. Көз көне хәлләр тагын да мөшкелләнә. Өйдә озаграк утырган саен үз-үзеңнән ризасызлык арта бара: монда тазарганмын да, бу җиремә май үскән… Ә депрессиягә бирелгән ана нишли??? Әлбәттә, ашый!!! Берәр тәмле конфет яки шоколад белән чәй эчү күңелләрне күтәреп җибәрә, яшисе килә башлый…

Я, мондый хәл кайсыгызга таныш? Әйтмәсәгез дә беләм инде – бала карарга ярдәм итүчесе булмаган әниләрнең күбесе, һичшиксез, “миңа” дип җавап бирәчәк.

Хәтерләсәгез, бала тапканнан соң тиз ябыгу турындагы язмаларымның берсендә әлеге максатка ирешүнең иң яхшы ысулы – дөрес туклану һәм өйдә спорт белән шөгыльләнү дип киңәш биргән идем. Юк, юк… сүзләремне кире алмыйм. Бу чыннан да шулай. Тик көне буе өйдә утырып дөрес туклану, физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен шул дәрәҗәдә зур ихтыяр көче кирәк ки, син чын мәгънәсендә спортка гашыйк кеше булырга тиеш. Хәтта минем түземлегем дә бары тик бер генә атнага җитте.

Тик көннәрдән бер көнне урамда күптәнге танышымны очраттым да “аһ” иттем. Ике бала анасы димәссең дә. Үзе ябык булса да, мускуллары күзгә күренеп, уйнап тора. “Синең бала караучыларың бар, ахрысы. Атнасына ничә мәртәбә залга йөрисең?” – дип кызыксынам. “Беркая да йөрмим, өйдә шөгыльләнәм”, — ди малай. Бактың исә, ул интернет челтәрендә хәзер аеруча актуаль булган спорт марафоннарында катнаша икән. Әлеге марафоннарда катнашып, өч айда 7 килограммга ябыккан.

Дөресен генә әйткәндә, әлеге марафоннар турында ишеткәнем бар иде инде. Тик ни өчендер аларны урап узарга тырыштым. Бу бары тик үзен таза дип уйлаучы мескен хатыннардан акча җыю ысулы кебек тоела иде. Тик аларның нәтиҗәсен үз күзләрем белән күргәч исә уйга калдым. Хәер, уйга калдым дип әйтү дөрес булмас. Өйгә йөгереп кайттым да, шундый марафоннарның берсенә язылып та куйдым. Һәм беләсезме… миңа ошады! Барлык күнегүләрне, дөрес туклану буенча киңәшләрне җиренә җиткереп башкару нәтиҗәсендә мин өч атнада ике килограмм авырлыгымны югалттым.

Спорт марафонының нәрсәдән гыйбарәт булуын тәфсилләп сөйләп тормыйм, алар белән интернет тулган. Социаль челтәрләрнең берәрсен ачасыз да, аны уздыручыларны тиз генә эзләп табасыз. Шуңа күрә бары тик бу марафоннарның яшь әниләр өчен уңайлы якларын гына китерәм. Минем тәҗрибәм сезгә дә файдалы булсын.

Спор күнегүләренең барысы да өйдә башкарыла. Аларны үтәү өчен ковриктан тыш, башка спорт кирәк-яраклары кирәк түгел. Өйдә нәрсә бар, шуннан файдаланасыз.

Сезгә әлеге марафонда катнашучы башка кешеләр (аларның барысы да диярлек яшь әниләр) белән аралашу мөмкинлеге тудырыла. Шәхсән миңа бу дөрес туклану мәсьәләсендә аеруча зур ярдәм булды. Шоколад ашыйсың килә, тиз генә шундагы кызларга язып җибәрәсең. Алар сиңа ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Шул рәвешле, синдә “мин үзем генә түгел” дигән фикер туа. Бу исә психологик яктан бик мөһим, миңа калса.

Кайчакта күнегүләрне эшлисе килми башлый, ирендерә. Тик шул чагында башка кызлар бер-бер артлы “мин үтәдем”, “ай шәп булды”, — дигәнрәк рухтагы смслар җибәрә башлый. Бу сиңа стимул бирә. “Алар булдырганны, мин дә булдырам”, — дип сикереп торасың.

Матур фигура турында әйтеп тә тормыйм инде…

Саный китсәң, бу марафонның уңай яклары чыннан да күп. Һәм иң мөһиме, ул нәкъ менә өйдән чыга алмый ятучы яшь әниләр өчен. Шулай булгач, сез дә миңа кушылыгыз. Өйдә бала карап, теләсә-нәрсә ашап, депрессиягә бирелеп ятарга ярамый.

Яшь әни язмалары…

Витаминнар – кайсы табибны тыңларга?

Хәтерләсәгез, балаларга витамин ашату турында бик тәфсилләп бер тапкыр язган идем инде. Тик бу тема эчендә шактый гына “йөзгәннән” соң аңарга тагын бер кат әйләнеп кайтырга булдым. Алдан ук әйтеп куям: язмамда табиблар бакчасына “таш атачакмын”.

Фото: pixabay.com

Узган язмамада балама Д витаминыннан тыш башка бер генә “файдалы төймә” дә каптырырга җыенмыйм дип әйткән идем. Тик күптән түгел бу вәгъдәмнән кире кайтырга туры килде. Остеопатка баргач, ул миңа озак кына итеп бала организмына балык маеның ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында сөйләде. Әлеге витаминны кызыма даими эчертергә киңәш итте. “Үзегез дә, балагыз да эчсен. Ул баланың акыл үсешенә аеруча зур йогынты ясый”, — дип кат-кат әйтте табиб.

Миңа шул җитә калды. “Әлеге билгеле остеопатка эләгү өчен мин өч ай чиратта тордым, аннары бер дә жәлләми генә кесәмнән 3000 сум акчамны да чыгарып салдым. Яхшы белгеч белми әйтмәс”, — дип, балалар өчен махсус балык мае витаминнарын эзләргә тотындым.

Тик шулай да, әлеге витаминны бирә башлаганчы участок педиатры белән киңәшләшүне кирәк дип таптым. Ул исә яхшы, төпле киңәш бирәсе урынга: “Белмим, үзегезгә карагыз. Бирәсегез килсә, бирегез. Зыяны юктыр”, — дип җавап бирде. Ничек инде “зыяны юкТЫР”??? Димәк, ул бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмый, дигән сүз. Барысын да медицина белеме булмаган ата-ана хәл итәргә тиеш булып чыга? Ярар, мин әйтәм, башымда акылым бар. Интернет челтәренә кердем дә, бу теманы тәфсилләп өйрәндем. Хәзер балык мае темасын су урынына эчәм.

Бу бер мисал. Хәзер икенче мисалга күчәм. Монысы инде һаман да шул бер үк Д витаминына кагыла. Моңарчы мин педиатр язганнарны төгәл үтәп, аны балага көнгә бер тамчы һәм бары тик көзен-кышын гына бирә килдем. Тик минем: “балама җәй көне Д витамины бирмим, кояштан ала бит”, — дигән җавабымны ишеткәч, хирург абыең сикереп үк торды. Аның сүзләренә караганда, балага Д витаминын ел әйләнәсе бирергә кирәк икән. Әле алай гына түгел, педиатр мине доза белән дә бутаган. Ул көзге-кышкы чорда көненә ике тамчы булса, җәй көне бер тамчы бирелергә тиеш икән. “Шул педиатрларыгызны тыңлыйсыз да, аннары рахиттан интегәсез”, — дип тә өстәде әле. Алла сакласын!

Менә сиңа мә! Я, әйтегез, бу очракта мин табибларның кайсысына ышанырга тиеш? Аларның “бала көненә ничә тамчы витамин эчәргә тиеш?”, — дигән сорауларына да төгәл җаваплары юк бит!

Әле тагын бер очрак турында сөйли алам. Сөйлимме? Бер танышымның баласы шактый еш авырый. Шуңа күрә педиатр аларга бер төрле витамин комплексы язган. Иң сәере, ул даруханәләрдә сатылмый. Аны бары тик чит ил сайтларыннан гына табарга мөмкин икән.

Әлбәттә, танышым уйга калган, күңеленә шик төшкән. Шуннан соң ул аптырап миңа мөрәҗәгать итте. Син үзегезнең педиатрдан сорап кара әле, янәсе… Мин сорадым! Һәм беләсезме, нинди җавап ишеттем? Бактың исә, бу сайтта чиста витаминнар юк, анда бары тик “подделка” белән генә сату итәләр. “Якын да бармаска”, — дип киңәш итте табиб апабыз.

Фото: pixabay.com

Менә шулай, җәмәгать. Табибларга карата ышанычым көннән-көн сүрелә бара. Кайсын тыңларга, кайсысының сүзенә колак салырга белмәссең! Ә алар башка көчлерәк дарулар мәсьәләсендә дә шундый башсыз булсалар??? Уйларга да куркыныч!

Интернет челтәрендә күптән инде “бездәге медицина белән яшь әниләр бик тиз педиатрларга әверелә”, — дигән мәзәк йөри. Нәкъ шулай икән! Бу очракта башка чара юк — һәрвакыттагыча барлык җаваплылыкны ана кеше үз өстенә ала.

Яшь әни язмалары

ТАГЫН УКЫРГА: 

Витаминны белеп “ашагыз”!

Табигатьтә витаминнарга балдан да бай продукт юк. Балның файдасы турында

Бала өчен витамин комплекслары: файдамы, зыянмы?

Гөмбә һәм балалар – ашатыргамы, юкмы?

Гөмбә чоры җитә, җәмәгать. Ә мин үтереп гөмбә яратам. Бөтен ризыкны гөмбә кушып әзерли алам. Шулай да, гөмбәдән аш-пюрены аеруча үз итәбез. Чөнки кызыбыз ярата…

Фото: pixabay.com

Әйе, кызыбыз гөмбә ашына мөкиббән. Ул аның иң ошаткан ризыкларының берсе. Тик шушы көннәрдә ул бу ризык белән үзе дә сизмәстән бик озакка саубуллашты. Чөнки мин балаларга гөмбәне ни өчен ашатырга ярамаганлыгын белдем!

Дөресен генә әйткәндә, гөмбәнең шактый шикле ризык булуын чамалый идем инде. Тик бу бары тик әлеге продуктның агулы-агусыз төрләре булуга гына бәйледер дип уйладым. Әмма алай булып чыкмады бит әле . Шушы көннәрдә бер фәнни мәкаләгә тап булдым һәм үзем өчен чын мәгънәсендә “Америка ачтым!”.

Әлбәттә, мәкалә гөмбәнең файдалы якларын санаудан башлана. Аңарда бик күп файдалы матдәләр бар икән. Аксым, фосфор, калий, В төркеме, А, С, РР витаминнары шактый ди. Тик менә начар тәэсире дә юк түгел. Мәсәлән, гөмбәдәге хитин матдәсе ашказанында эшкәртелми икән. Бу исә гөмбәнең файдалы матдәләренең тәэсирен тулысынча юкка чыгарырга сәләтле. Димәк, гөмбә тулысынча файдасыз булып чыга???

Фото: pixabay.com

Әле алай гына да түгел, белгечләр кибет гөмбәләреннән дә тулысынча баш тартырга киңәш итә. Бактың исә, алар туфрактан барлык токсиннарны үзләренә сеңедерә ди. Ә без исә аларның кайда һәм нинди шартларда үстерелгәнлеген теләсәк тә белә алмыйбыз…

Менә шулай, җәмәгать! Имәндә икән чикләвек. Моңа кадәр мин,киресенчә, ашка бары тик кибет гөмбәсе генә салырга тырыша идем. Арасында агулы гөмбә булмаячак, күңелгә шулай тынычрак, янәсе. Ә монда, киресенчә, иң яхшысы – үзең җыйган гөмбә диләр. Кайсына ышанырга да белмәссең…

Шуңа күрә белгечләр балага 5 яшькә (!) кадәр гөмбә ашатуны тулысынча диярлек тыя. Бары тик 7 яшьтә генә баланы гөмбә белән яхшылап таныштыра башларга киңәш итәләр.

Менә нишләргә инде хәзер? Ничек кенә кызганыч булмасын, кызымның яраткан ашын пешерүдән баш тартырга туры киләчәк, ахрысы…

Сүз уңаеннан: тиздән гөмбә чоры башлана, җәмәгать. Белгечләр гөмбәгә нәни балаларсыз йөрергә киңәш итә. Бары тик шул вакытта гына баланың куркынычсызлыгын, иминлеген тәэмин итеп булачак, янәсе. Әгәр дә бергә барырга уйлагансыз икән инде, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз.

Сабыйларга агулы гөмбәне тоттырып та карарга ярамый! Бу очракта агулану куркынычы бермә-бер арта.

Фото: pixabay.com

Баланы беркайчан да үзен генә калдырмагыз. Һәр адымын күзәтеп тору кирәк.
Гөмбәдән кайткач, баланың үз-үзен тотышына аеруча игътибарлы булыгыз. Аллаһы Тәгалә “Сакланганны саклармын”, — дигәнме әле?!

Яшь әни язмалары

Балалар белән ерак юлга: акылдан шашмас өчен 8 лайфхак

Тормыш туктаусыз хәрәкәттән тора: машиналарыбызга төяләбез дә, каядыр юл тотабыз. Барыр юлларның кыскасы да, озыны да җитәрлек. Ә менә шул ерак юлга балалар белән чыгарга туры килсәме?.. “Мәшәкать!” дияргә ашыкмагыз. Яхшылап әзерләнсәк, озын юлны да “кыскартырга” була.

1. Планлаштыру. Юлга чыгар алдыннан яхшылап уйлаган саен, күңелсез хәлләр дә азрак булачак. Иң беренче – юлның күпме вакыт алачагын исәпләп куегыз. Монда балаларның көйсезлеге белән бәйле рәвештә юлда килеп чыгарга мөмкин булган тоткарлыклар исәпкә алынырга тиеш. Әйтик, сезгә кунакханәләрне алдан белешеп кую кирәк икән, димәк бераз соңа калу ихтималын да җиткерегез.

2. Юлдагы тукталышлар. Юл озынлыгы – билгеле, маршрутны өйрәндегез. Әмма бу гына аз – зур тукталыш ясарлык урыннар хакында мәгълүмат тупламый торып, юлга чыгарга ярамый. Бүген зур трассаларда андый урыннар җитәрлек. Кайсына өстенлек бирергә, дисезме? Интернетка кереп, башка юлчыларның фикерләрен өйрәнү комачау итмәс. Иң мөһим шартлар – туклану урыны һәм балаларга уйнап алырга мәйданчык булсын. Зур тукталышлар – 3-4, ә кыска вакытка туктап алулар 2 сәгать саен ясалса яхшы. Тагын бер киңәш: төнге сәгатьләрдә юлда азрак булырга тырышыгыз.

3. Аптечка тутырабыз. Юл өчен иң кирәкле “төенчек” – аптечка. Әмма анда өйдәге бар булган даруларны тутырырга кирәкми. Бүген торак пунктларда даруханә табу артык мәшәкать тудырмый, ләбаса. Шулай булгач, әлеге “төенчек”тә яраны бәйләү өчен кирәк-ярак, антисептиклар, пешкән урынга май, күңел болгануга, аллергиягә каршы, ашкайнату системасын көйләп җибәрүче һәм тән температурасын төшерүче препаратлар булса бик җиткән.

4. Туклану. Монысы – иң мөһиме. Игътибар балаларга булырга тиеш. Ботка яисә махсус балалар ризыгы белән тукланучы сабый белән юлга чыгарга туры килсә, ял дәвамына җитәрлек запас сатып алырга кирәк булачак. Чөнки барган урында сез теләгән төре булмаска мөмкин.

Үзегез белән җитәрлек дәрәҗәдә эчәргә яраклы су запасы алырга онытмагыз.

Өлкәнрәк балалар өчен, һичшиксез, капкалап алырга ризык кирәк булачак. Моның өчен озак саклана торган яшелчә яки алма һәм банан кебек җиләк җимеш, коры печенье, чикләвек бик яхшы булачак. Иң мөһиме – юлга сок, баллы газлы су, шоколад, чипсы ише ризык ала күрмәгез!

Тиз бозыла торган ризыклар өчен термос-сумкалар, автомобильдә йөртү өчен чыгарылган кечкенә суыткычлар кулланырга була.

5. Юлдагы уңайлылык. Балага машинада бару уңайлы булсын өчен киемгә игътибар итәргә кирәк. Табигый, “сулый торган” материалдан тегелгән кием – иң яхшы вариант. Кул астында алмаш кием дә булса, юлда тагын бер мәшәкать кимер.

Баланың күзенә кояш төшеп азапламасын дисәгез, тәрәзәне каралту гына аз. Моның өчен арткы тәрәзәләргә пәрдәләр кору кирәк булачак.

Балага уңайлы йокы өчен муенга махсус мендәрчек, үтәли җил яисә кондиционер салкыныннан сакланырга плед та алырга онытмагыз.

Салондагы уңайлылык өчен чисталык булдырырга тырышыгыз. Димәк, чүп өчен пакет, сөлге һәм дымлы тастымаллар кул астында булырга тиеш.

6. Балага шөгыль табыгыз. Бик кечкенә балаларның юлда кәефен күтәрү өчен яңа уенчыклар кирәк булачак. Һәм аларны, бала уйнап туймас өчен, аерым-аерым гына бирү дөрес булыр.

Олырак балалар белән бергәләп телдән әйтелә торган төрле уеннар озын юлны кыскартырга ярдәм итәчәк. Юлда күңелсез була башласа аудио әкият китаплары, балалар өчен җырлар файдаланырга була.

Балалар креслосына куела торган кечкенә өстәлләр барлыгын да исегездән чыгармагыз. Димәк, юлга күп тапкыр буяп була торган рәсемле китаплар да алсагыз була. Шуны исегездән чыгармагыз: планшет һәм телефондагы уеннар, китап укып бару юлда күңел болгануга сәбәпче булырга мөмкин!

7. Куркынычсызлык кагыйдәләре. Баланы автокреслога утыртырга кече яшьтән күнектерергә, аның мөһим булуын аңлатырга кирәк. Юлда вакытта ишек һәм тәрәзәләр бала ача алмаслык булсын. Тукталышлар өчен юл чите киң булган урыннар, иң яхшысы махсус мәйданчыклар сайлагыз.

8. Стресска урын юк! Юлның олы кешегә дә стресс булуын истән чыгармагыз. Димәк, бала өчен ул зур сынау. Юлга иртәрәк күнеккән балалар ерак сәфәрне дә җиңелрәк кичерә. Иң беренче утыруда ук озын юлга гына чыгып китмәгез. Алай эшләү бала өчен стресс булачак.

Балагыз киреләнә, креслода утырырга теләмиме? Хәрәкәт вакытында каешны ычкындырып, баланы кулга алырга ярамый! Кирелекне җиңә алмаган очракта туктап ял итеп алудан да яхшы чара юк.

Хәерле юллар сезгә!

“Бебиситтер”лар яки … Баланы калдырып, “гүләнҗегә”!

Хәзер яшь әниләрнең тормышын җиңеләйтүнең нинди генә ысуллары юк. Күптән түгел генә алар өчен тагын бер кызыклы хезмәт турында ишеттем һәм сезнең белән уртаклашырга булдым. Шулай итеп, бу язмада сүз “бебиситтерлар” турында барачак.

Фото: pixabay.com

Шушы көннәрдә ишегалдында өч ай элек кенә әни булган бер туташ белән сөйләшеп торырга туры килде. Баласына дүрт ай да юк, ә ул инде эшкә чыгарга ниятли икән. Сүз гадәти 8 сәгатьлек эш вакыты турында бармый, әлбәттә. Ә көненә нибары өч-дүрт сәгатькә чыгып керергә тели. “Няня яллыйсың әллә?” – дигән сорауга исә, ул: “Юк, бебиситтерларга мөрәҗәгать итәчәкмен”, — дип җавап бирде.

Әйтегез әле, кайсыгызның “бебиситтер” дигән сүзне ишеткәне бар? Инглиз телен бераз гына чамалаучылар белә инде: русча/татарчага ул нәкъ менә “няня” дип тәрҗемә ителә. Тик яшь әниләр лексиконында “бебиситтер” һәм “няня” сүзләренең мәгънәсе аерыла… Няня бала янына көн саен диярлек килүче, күпмедер дәрәҗәдә сабыйны тәрбияләүче , аның белән озак вакыт уздыручы буларак кабул ителсә, бебиситтерлар исә — сәгатьләп эшләүчеләр. Ягъни, синең ашыгыч рәвештә берәр җиргә барасың булса, шушы хезмәтнең номерын җыясың һәм алар сиңа тиз арада бебиситтер җибәрә. Шулай итеп, син эшләр белән мәшгуль булган арада әлеге нянялар синең балаң белән утырып тора.

Бактың исә, хәзер яшь аналар арасында әлеге төр хезмәт шактый популярлашкан икән. Хәер, бу аңлашыла да. Дөнья бетереп, бала калдырырга кеше эзләгәнче, бебиситтер чакыртасың да, бетте-китте… син ирекле! Әгәр дә әлеге бала караучыны үзен генә сабый белән өйдә калдырырга курыксаң, үзең белән алып барырга мөмкин. Бебиситтер рәхәтләнеп синең арттан йөриячәк.

Шулай итеп, яшь әни бебиситтер белән кая тели, шунда бара ала. Мәсәлән, син сәгатьләр буе рәхәтләнеп кибеттә йөри аласың. Я булмаса маникюр-педикюр ясатасың. Телисең икән, дусларың белән кафеда утыр, күңел ач. Ә бу вакытта тәрәзә артында бебиситтер синең балаңның кәефен күтәрә, уйнатачак.

Миңа калса, бу сервисның ни өчен шулай популяр булуы аңлашыла. Уйлап кына карагыз: балаң һәрвакыт синең янда, синең күз уңыңда. Тик шул ук вакытта сиңа комачауламый, һәрвакыт караулы. Димәк, күңел тыныч дигән сүз: рәхәтләнеп үз эшләрең белән шөгыльләнергә яки ял итәргә мөмкин.

Әлбәттә инде, барыгызны да бу хезмәтнең бәясе кызыксындыра торгандыр. Мин әлеге танышым эзләп тапкан компаниягә шалтыратып, юри генә бәяләрен сорашып белдем әле. Һәм дөресен әйтәм: бик тә риза калдым. Бер баланы бер сәгатькә калдыру нибары 250 сум. Ә инде берьюлы ике бала калдырсаң, 350 сум түләргә туры киләчәк. Ух, мин әйтәм, бер генә баласы булган дустым белән күрешеп, чәй эчеп алу, сөйләшеп утыру өчен бу бер дигән мөмкинлек бит! Һәр кешедән нибары 150 сум дигән сүз. Мөрәҗәгать итми булмас, мөгаен. Кызыктыра…

Фото: pixabay.com

P.S. Әйтергә онытканмын икән, бебиситтерларның медицина белешмәләре, башка документлары барысы да бар. Бу яктан тыныч булыгыз, дип ышандыралар.

Яшь әни язмалары…