Икенче бала: иң яхшы яшь аермасы нинди?

Гаиләдә бер баладан күбрәк сабый күрергә теләгән гаиләләр арасында бу турыда уйланмаган ата-ана сирәктер. Бу аңлашыла да. Аларның балаларына бертөрле игътибар, мәхәббәт күрсәтеп, үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырып, йөрәк парәләрен гармониядә үстерәсе килә. 

Бу мәсьәлә мине шулай ук борчый. Әле дә хәтерлим, декретка киткәндә эштәге хезмәттәшләремә: “мин эшкә тиз генә чыкмыйм әле, өч баланы берьюлы алып кайтасым бар”, — дип киткән идем. Бигрәк беркатлы булганмын инде. Бала тәрбияләүнең ни дәрәҗәдә зур җаваплылык булуын ана булгач кына аңлыйсың икән шул.

Әйе, мин гомерем буе яшь аермасы нибары бер яшь булган балалар үстерергә хыялландым. Тиз генә ике бала алып кайтып куясың да, эш бетә, янәсе. Балалар да бер-берсенә күнегеп, игезәк кебек үсәләр.  Тик  кызыма бер яшь тулгач, бу уемнан кире кайттым. Ул шулкадәр шук һәм тиктормас иде ки, икенче баламның да холкы шундый булса, нервыларым чыдамас дип курыктым.

Аннары балалар арасында яшь аермасы турында шактый гына китаплар, мәкаләләр укырга өлгергән идем инде. Дөресен әйтим, «иң яхшы яшь аермасы”, дигән темага бәхәсләр һаман да тынмый әле. Галимнәр, табиблар, белгечләр бу өлкәдә һаман уртак фикергә  килә алмыйлар.

Шулай да, беркадәр файдалы мәгълүмат туплау бәхетенә ирештем. Сезнең белән дә уртаклашам. Күп кенә психологлар гаиләдә дустанә мөнәсәбәт урнаштыру өчен балалар арасында иң яхшы яшь аермасы – бер яшь дип белдерә. Бер яшьлек балада  үзенең аерым шәхес булуы турында төгәл күзаллау әле тулысынча формалашмаган була икән. Шулай булгач, ул гаиләдә сеңел яки энесе барлыкка килүне бик җиңел кабул итәргә сәләтле дип ассызыклый белгечләр. Алар чын мәгънәсендә игезәкләр кебек үсәчәкләр: уртак уеннар, кызыксынулар сабыйларны бер-берсенә бәйләячәк. Әнинең карьерасы турында да онытырга ярамый. Ана, мин хыялланганча, тиз генә ике баласын алып кайта да рәхәтләнеп эшкә чыга.

Бер-бер артлы бала алып кайтуның начар ягы да юк түгел. Беренче чиратта, моны гинекологлар тыя. Әни кешенең организмын торгызу өчен күбрәк вакыт кирәк, янәсе.

2-4 еллык яшь аермасы исә балалар өчен шактый катлаулы булачак дип кисәтә белгечләр. Өлкән баланың кечкенә сеңел яки энесенннән көнләшүе шулкадәр көчле булачак ки, бу гаиләдәге сәламәт мөнәсәбәтләргә беркадәр вакытка чик куярга мөмкин. Әти-әнигә яңа туган сабыйга һәм көнләшү нәтиҗәсендә еш көйсезләнүче, тәртипсезләнүче өлкән балага бертөрле игътибар күрсәтү шулай ук авырга туры киләчәк.

Психологларга ышансак, яшь аермасы 4-6 ел икән, бу иң яхшы вариант. Өлкән бала әти-әни игътибарының рәхәтлеген тулысынча татырга өлгергән, аның үз кызыксынулары барлыкка килгән һәм һәрвакыт әни янында булу аңа нәни чактагы кебек үк мөһим түгел. Өстәвенә, бу яшьтә сабыйлар үзләре үк сеңел яки эне сорый башлыйлар ди. Рәхәтләнеп декретка кит!

Тик минуслар шулай ук юк түгел. Ул да булса, яшь аермасы. Яшь арасы зур булу уеннар, кызыксынулар арасында шулай ук зур аерма булачак дигән сүз.

Менә шулай, җәмәгать. Әлбәттә, мин язган әйберләр  гомуми сүзләр генә. Һәр гаилә уникаль дигән җөмләне онытмагыз. Балалар да бер-берсеннән шактый аерыла. Шуңа күрә сабыйлар арасында иң яхшы яшь аермасы нинди дигән сорауга бары тик ата-ана үзе генә дөрес җавап бирә аладыр.

Яшь әни язмалары

Үзем дә сизмәстән баламны алдыйм…

Иң рәхәт вакыт бала сөйләшергә, әңгәмәдә катнашырга өйрәнгәч башлана икән ул: көннәр буе гапләшергә дус, иптәш бар. Шуңа сөенеп кенә йөрисе бит, югыйсә. Тик әлеге шатлыклы халәтемне күптән түгел зур көенеч алыштырды. Бактың исә, сөйләшкән вакытта мин баламны бик еш ялганлыйм икән бит…

Әйе-әйе, сез дөрес ишетәсез. Нәкъ менә ялганлыйм. Үзем дә сизмәстән, аңа дөрес булмаган мәгълүмат җиткерәм һәм  шул рәвешле аны тыңлатмакчы булам. Ничекме? Хәзер сөйлим. Миңа калса, бу язмада бик күп ата-ана үз-үзен танаячак.

Фото: pixabay.com

Менә уйлап карагыз, поликлиникага кан бирергә барабыз. Табиб апаны күрүгә балам елап җибәрә: “кермим, бармыйм, авыртачак…” Мин нәрсә дип җавап бирәм? Әлбәттә инде, “кызым, авыртмый, авыртмый…” – дим. Ә бит чынлыкта авырта!!! Укол кадасыннар да, ничек авыртмасын ди… Миңа калса, бу бик начар ялган: балада табибларга, әнигә ышаныч гомумән юкка чыгарга мөмкин бит. Нәни бала дигәч тә, ул бит юләр түгел.

Тагын бер мисал. Сез гаилә белән ашыга-ашыга урамга чыгарга яки каядыр барырга җыенасыз. Ә балагыз “юк, өйдә калам”, — дип елый. Үзең дә сизмәстән телдән шундый җөмлә атылып чыга: “кал алайса, без синнән башка китәбез…”  Ялганмы? Ялган! Ә бит бала ышана, әти-әни мине калдырып китәләр дип уйлый. Ышанмаса шундук йөгереп килеп җитмәс иде…

““Пачти” килеп җиттек”. Кайсы гына ата-ананың баласын шулай дип юатканы юк икән. Ерак юлга чыксаң яки “бөке”дә утырып калсаң бу җөмлә бик нык ярдәм итә. Сабый көйсезләнгәндә: “түз инде тагын бераз, “пачти” килеп җиттек” – дисең. Нишләмәк кирәк, “ела, кызым, ела, тагын 2 сәгать барасы бар әле”, — дип булмый бит.

Минем тагын бер яраткан ялганым исә  — “мин белмим” дигән җавап. Соңгы вакытта кызым шулкадәр күп сорау яудыра ки, җавап биреп кенә җитеш, билләһи. Кайчакта җавап бирергә сүзләр дә табылмый, хәтта. Яисә кәеф булмый… Андый чакта мин һәрвакыт “кызым, белмим, бар әтиеңнән сора” ,  — дип җавап бирәм. Ялганлыйм…

Тагын бер мисал китеримме? Бала карусельгә, кибеткә, паркка барасы килә дип елый. Син исә аны тынычландырырга теләп: “карусель бикләнгән, кибет ябылган”, — дисең. Тагын алдыйсың… Ә балаң шулвакыт  эшли торган карусельне күрә дә, бар сөенеченнән кычкырып җибәрә: “әни-и, эшли-и-и”. Оятмы? Оят!

“Синең яшеңдә мин беркайчан да алай эшләмәдем, тәртипле булдым”. Бу шулай ук ата-аналарның иң яраткан җөмләләренең берсе. Беренче карашка син баланы тәртипкә өйрәтәсең кебек. Үзеңнең дә шук-шаян булганлыгыңны яшерәсең.  Тик чынлыкта алай түгел икән шул. Психологлар баланы бу рәвешле тәрбияләргә ярамый дип белдерә. Аның үз-үзенә ышанычы кимергә мөмкин икән. “Дөресен сөйләгез”, — дип кисәтә алар.

Я булмаса, кызың синнән ниндидер конкрет уенчык таптыра.  Бөтен дөньяны актарып чыгасың, тик таба алмыйсың. Бала көйсезләнә, елый. Бу очракта әни өчен иң уңайлы җавап:  “син аны югалткансың” яки “ул синнән качкан”.

Я, кайсыгыз үз-үзен таныды. Шәхсән миңа боларның барысы да туры килә. Тик күбесе өчен балам каршында оят. Әлбәттә, гел ялганламыйча да булмый. Шулай да, чамасын белергә, нәни баланың да шәхес икәнлеген онытмаска кирәктер, мөгаен. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Яшь әни язмалары

Идеаль әни нинди була?

Әниләр көне уңаеннан шушы шактый фәлсәфи теманы күтәрергә булдым әле. Яшь әниләр барыбыз да идеаль ана булырга, баланы дөрес итеп тәрбияләргә омтыла. Сабыйның кечкенә генә уңышсызлыгында да беренче чиратта үзебезне гаепле дип саныйбыз, тиргибез.  Тик менә “дөрес ана нинди була?” дигән сорауга гына  барыбер җавап табылмый…

Дөресен генә әйткәндә, бу — бик күпләрнең яраткан темасы. Әни-әбидән башлап, үз гомерендә бер мәртәбә дә бала күтәреп карамаган кешеләр дә сине дөрес әни булырга өйрәтә. Балаң самолетта, поездда, башка кеше күп булган урыннарда акырып елый икән, син гаепле. Балаңа “подход” таба белмисең. “Кем инде мондый урынга бала белән килә. Өйләрендә утырсалар булмый микән?” — кебегрәк пышылдашуларны мин инде шактый ишеттем. Балага дөрес ризык ашатмау, горшокка вакытында өйрәтмәү, балалар бакчасына иртә бирүдә кайсы гына ананы гаепләмәделәр икән! Андыйлар юктыр, мөгаен. Теләсәң-теләмәсәң дә  әлеге яңа шартларга күнегергә, үз-үзеңне якларга өйрәнергә туры килә.

Көн үзәгендә булган тагын бер актуаль сорау: заманча, дөрес әни ничек яшәргә тиеш? Беренче урында балалар булсынмы, әллә инде карьера турында да уйларга ярыймы? Психологларның күбесе хатын-кызлар балалар дип кенә яшәргә тиеш түгел дип белдерә. Гомере буе баласы турында гына уйлап, алар өчен үзен корбанга китереп яшәгән ана беркайчан да бәхетле була алмаячак, янәсе. Чөнки балалар үсеп, үз тормышлары белән яши башлый. Ә ана кешенең башка максаты юк. Алга таба нишләргә? “Депрессия”, —  дип куркыта психологлар.

Аның каравы, соңгы вакытта җәмгыятьтә яңа тенденция барлыкка килде кебек. Танылган кешеләр, социаль челтәрдә блогерлар бер-бер артлы бала таба башлады. Алар бала тәрбияләүне, аларны төрле түгәрәкләргә йөртүне, камилләштерү тормышларындагы иң мөһим, кайчакта хәтта бердәнбер максат итеп күрсәтә.  Заманча ана баласы турында гына уйларга, аны һәрьяклап үстерергә, аңардан көндәшлеккә сәләтле шәхес ясарга  тырышырга тиеш.  Акча эшләү исә ир-ат эше.

Күптән түгел генә бер мәкаләгә тап булдым һәм чәчләрем үрә торды. Анда бер хатын балалар бакчаларының сабыйлар өчен ни дәрәҗәдә зур стресс булуы турында сөйли, баласын 1,5 яшьтә садикка биргән аналарны гомумән бетереп ата. “Бу рәвешле алар үз өсләрендәге җаваплылыкны белем бирү учреждениеләренә йөкли. Бала кирәк булмагач, ни өчен аны табарга?” дип өстәргә дә онытмый…

Шунысы куркыныч: яшь кызларның  күбесе әлеге популяр позицияне бердәнбер дөрес юл дип кабул итә. Күптән түгел генә бер яшь әни белән сөйләшеп тордык. Ул баласына 1,5 яшь вакытта эшкә чыгарга мәҗбүр булган, чөнки гаиләләрендә акча җитми. “Мин эшемне бик яратам. Тик балама вакытым гел калмый. Мин аны бер яхшы түгәрәккә дә йөртә алмыйм, аннан юньле кеше чыкмас инде…” – дип зарланды ул.

Ничек үз балаң турында “аннан юньле кеше чыкмас…” — дип әйтеп була? Аның нинди кеше булып үсәчәге  кечкенә чакта ничә түгәрәккә йөрүенә бәйле була алмыйдыр бит инде. Шәхсән минем фикер: баланы миллион түгәрәккә йөрткәнче, бер яхшы түгәрәккә йөртүең мең өлеш артыграк.

Гомумән, һәр бала – шәхес. Алар бер-берсеннән бик тә аерыла. Һәм һәр әни үз баласын башкаларга караганда күпкә яхшырак белә. Шулай булгач, “идеаль ана нинди була?” дигән сорауга җавап эзләү дә урынсыздыр, мөгаен.  бары тик шуны онытмыйк: кем нәрсә тели, шуны сөйләсен.

БЕЗ БАРЫБЕР ҮЗ БАЛАЛАРЫБЫЗ ӨЧЕН ИДЕАЛЬ ӘНИ…

Әниләр көне белән!!!

Яшь әни язмалары

Шоколад, туңдырма, бал – сабыйны шикәрдән ничек араларга?

Соңгы вакытта бу минем өчен чын мәгънәсендә актуаль мәсьәләгә әверелде. Бактың исә, танышларым арасында 3 яше тулмаган сабыйларга шикәр бирүне чикләүче аналар бихисап икән. Ә минекенең исә ашап карамаган тәмлешкәсе калмады бугай инде…

Дөресен әйтим, мин үзем дә баллы ризыкка мөкиббән китәм. Берәр тәмлешкә ашамасам, көнем көн түгел. Шулай да, беренче вакытта кызымны баллы ризыктан еракта тотарга тырыштым. Тик ихтыяр көчем озакка җитмәде. Үзем чәй эчкәндә “кызыгып кала бит инде”, — дип, кулымдагы шоколад кисәген нәүмизләнеп карап торган балама да тоттыра башладым. Янымда шыңшып йөрсә, холкын күрсәтә башласа да һәрвакыт кәнфит ярдәмгә килде. “Ашыңны ашап бетерсәң, кәнфит бирәм”, — кебек җөмләләр дә көннән-көн ешрак яңгырый башлады кебек. Әби-бабай кунакка килү турында исә әйтеп тә тормыйм. Бер кочак кәнфит күтәреп алып киләләр. Кызым исә “урра”, — дип шулар арасына чума. Баланың сөенгәнен күреп, әби-бабай тагын да җилкенә. Икенче юлы конфетлар саны тагын да арта.

Күпме шулай дәвам иткән булыр иде, көннәрдән бер көнне поликлиникага барып, анализ биреп кайттык. Педиатр нәтиҗәләрне карады да, мине ачуланып атты. “Балагыз баллы ризык күп ашыймы әллә? Анализында тозлар күп”, — ди. Аның сүзләренә караганда, 1-3 яшьлек сабыйларга шикәрне көненә  6 грамм гына бирергә ярый икән. Шоколад, туңырма, бал ашату исә гомумән тыела. Аларны  как, зефир яки мармелад белән алыштырсаң яхшы икән.

Бу сөйләшүдән соң мин баламны баллы шоколадтан араларга карар кылдым. Тик бу бер дә җиңел булып чыкмады. Бу процесс вакытында мин, беләсезме, нәрсә аңладым? Оят булса да әйтим: кайбер очракларда балага баллы ризыкны ул сорамаган чакта да бирәм икән бит! Кызым миннән игътибар таләп итә, ә мин аңа шоколад сузам. “Вакытым юк, бар, шоколад ашый тор”, янәсе. Сабый исә сөенә-сөенә башка бүлмәгә чыгып йөгерә…

Шуны аңлаган көннән башлап, мин өйдә баллы ризыкка чик куярга карар кылдым. Баланы тулысынча дөрес туклануга күчерү өчен аның берүзен генә чикләү җитми, гаилә белән дөрес туклана башларга кирәк! Шундый карарга килдем дә, эшкә керештем. Шоколад, мармеладлар чүп чиләгенә очты. Иремне базарга җибәреп, күп итеп киптерелгән җимешләр алып кайттырдым. Шуларны ит тарттыргыч аша чыгардым да, бал белән бутап шоколад төсле кечкенә-кечкенә батончиклар ясадым. Балам шоколад сораган саен шуларны чыгарып бирәм.

Бердәнбер проблема: балам кибеткә кергән саен сюрприз сорап интектерә. Алмыйча чыгып китеп булмый гына бит! Аларның шоколадын алып ату ысулы да табылды. Кагыйдә буларак, кызым беренче чиратта әлеге сюрприз эчендәге уенчыкка кызыга. Ул уенчык ачып мәш килгән арада мин теге шоколадларны яшереп куям. Берничә минуттан исенә төшә-төшүен. Тик бераз елап ала да, тагын оныта.

Әлбәттә, мин кызымны баллы ризыклардан тулысынча араларга җыенмыйм. Мәсәлән, танылган педиатр Комаровский шоколадны артык куркыныч ризык дип санамый. Иң мөһиме, ул төп ризыкны алыштырмасын дип кисәтә. Мин дә шул позицияне хуплыйм. Тик шулай да, чаманы белми ярамас. Кызым да сәламәт булып үсәр, мин дә ябыгырмын.

Яшь әни язмалары

Баланың иммунитетын күтәрәбез: бияләйсез кул, туңган аяк салкын тигерми?

Беркөнне урамда артык озак уйнадык, ахрысы. Өйгә кайткач, кызымның аяк-кулларының боз булып туңганлыгын аңладым. Әлбәттә инде күңелгә шик-шөбһә төште: авырып китмәсә генә ярар иде… Тик шул ук кичтә интернетта шундый язмага тап булдым: бактың исә, баланың аяк-куллары туңу, муенына җил өрү кебек тышкы тәэсирләр генә сабыйның авырый башлавына йогынты ясый алмый икән…

Ышанасызмы-юкмы, ул көнне мин чыннан да үзем өчен Америка ачтым. Без бит кечкенәдән күнеккән: “урамда баш киемсез йөрү ярамый – менингит башланачак”, “салкынга шарф уранмый чыкма – тамагың яки колагыңа салкын тия”, “салкын идәндә яланаяк йөрмә – эчең авыртыр”… Я, әйтегез, бу җөмләләр кайсыгызга гына таныш түгел..?

Соңгысы исә, гомумән, минем күңелгә үткән тема. Әле дә хәтерлим, кечкенә чакта өйдә оекбаш киеп йөрүне җенем сөйми иде. Әни әле генә кигереп куя – шундук салып атам. Ул күреп ала да, сукрана-сукрана тагын кигерә. Ә биш минуттан теге оекбаш тагын юк! Әни белән күпме тарткалашканбыздыр, хәтерләмим. Тик ул мине барыбер җиңә алмады бугай. Үземне белә-белгәннән бирле өйдә яланаяк йөгереп йөрдем.  Хәзер исә кызым белән дә шул ук хәл. Колготки, оекбаш кигерә алмый хәлдән таям.

Интернеттагы әлеге язма исә минем җилкәләрдән авыр йөк төшергәндәй булды. “Уф, — мин әйтәм, — өйдә оекбаш, урамда бияләй кимәсәң дә була икән бит!” Авырмас өчен дөрес итеп иммунитетны гына күтәрергә кирәк.  “Дөрес итеп” дигәне ничек була, дисезме? Хәзер өйрәтәм.

Алдан ук әйтеп куям: әлеге киңәшләрнең берсен дә башымнан уйлап чыгарып язмадым. Сезнең белән уртаклашканчы, башта  иммунолог белән сөйләшергә карар кылдым (ул безнең күрше подъездда гына яшәүче, минем төсле декретта утыручы ана).

Беренче төп киңәш – баланы атнага берничә тапкыр физик күнегүләр белән тәэмин итәргә кирәк икән. Өйдә гади гимнастика, биюләр булсынмы, төрле түгәрәкләргә йөрү булсынмы – болар барысы да баланың иммунитетын ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек. Тик менә физик йөкләнеш белән артык мавыгырга шулай ук ярамый ди. Югыйсә, киресенчә, күтәреләсе иммунитет какшарга мөмкин.

Танышым сабыйның гемоглобинын күзәтеп торырга да киңәш итә. Анемия вакытында иммунитет  бик тиз түбәнәергә сәләтле икән.

Чыныктыру турында исә әйтеп тә торасы юк. Салкын тимәсен өчен чыныгырга кирәк икәнлеген барыбыз да яхшы белә, югыйсә. Тик бактың исә, күп ата-аналар нәкъ менә әлеге пунктка тиешле игътибар бирми икән.

Әле дә хәтерлим, кечкенә чакта ангина белән ай-һай нык интектем. Елга берничә мәртәбә 39-40 температура белән ятарга туры килә иде. Тик көннәрдән бер көнне ангинаны дәвалау эшенә әти үзе кушылырга карар кылды. Тулысынча терелгәнне көтте дә, тамакны “чыныктыра” башлады. Миннән әллә ни күп соралмый: иртән йокыдан торгач, гади су белән тамакны чайкыйсы. Теге җылы су гына көннән-көн салкыная бара. Тешләрне өшетә торган бозлы су белән тамак чайкаган көннәр һаман да исемдә әле. Ә иң мөһиме, беләсезме, нәрсә? Әтинең бу ысулы булышты бит! 15 ел эчендә бер генә тапкыр да көчле ангина белән чирләп ятмадым, җәмәгать.

Шулай итеп, баланы дөрес итеп чыныктыру буенча бердәнбер киңәш: аны кыска вакытлы салкын белән тәэмин итү (контрастлы душ, кардан соң мунчага керү һ.б.). Өйдә яланаяк йөрүнең файдасын исә белгечләр дә исбатлаган, хәтта. Бу — организмда А саклагыч иммуноглобулины эшләнүгә китерә ди.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Баланың иммунитеты нык булса, шарф-бияләйләрнең гомумән кирәге чыкмаска мөмкин. Минем очракта бу аеруча мөһим, чөнки кызым оекбашка гына түгел, ә шарф бәйли башласам да акыра башлый. Бияләй турында исә әйтеп тә тормыйм…

Яшь ана язмалары

«Кызымны артык чисталыкта үстерүдә гаеплиләр…»

“Уф, тынычлыкта калдыр инде ул балаңны! Пычрак кулы белән конфет тоткан икән, дөнья беткән..!”

Сез инде беләсез, минем дүрт бала (!) анасы булган бер бик яхшы танышым бар. Беркөнне ул мине кызымны артык чисталыкта үстерүдә гаепләде. Янәсе, бу рәвешле мин аның иммунитетын какшатам икән.

Әйе, килешәм, мин артык куркак һәм быткыч ана! Өстәвенә, соңгы вакытта ОРВИ, грипп, кызамык турында шулкадәр күп сөйлиләр ки, үзем дә сизмәстән депрессиягә биреләм, борчыла башлыйм. Шуңа күрә ярты сәгать саен кул юу, баланың борынына вируслар керүне тоткарлый торган  дарулар салу хәзер көндәлек процедураларга әверелеп бара. Кая барасың, баланы ничек тә булса вируслардан сакларга кирәк бит инде…

Ә менә танышым минем белән килешми. Аның фикеренчә, нәниләр вируслар арасында үсәргә тиеш. Баланы микроблардан саклау, киресенчә, организмны какшата гына дип саный ул. “Баланың кулын минут саен юмыйлар инде. Бигрәк тә сабын белән. Ул бит начар микроблар гына түгел, ә файдалыларын да юып төшерә”, – дип шелтәләде ул мине. “Аннары ник чирли икән балам дип миңа шалтыратасың”, – ди.

Бу сөйләшүдән соң мин уйга калдым. Чыннан да, аның сүзләрендә дөреслек юк түгел, ахрысы. Икенче бер танышым (бала тудыру йортында бергә яткан идек) яңа туган баласын озак кына кеше күп йөри торган урыннарга алып чыгудан куркып яшәде. Анда микроблар, вируслар оясы, янәсе. “Иммунитеты ныгыгач йөри башларбыз әле”, – дип  әйтә иде ул. Тик иммунитет ныгымады, ахрысы. “Балам бик еш авырый”, – дип зарлана…

Тагын бер мисал китерәм. Безнең күрше подъездда чегән гаиләсе яши. Шактый җитеш, заманча гаилә. Тик балаларына карап бер дә алай димәссең. Кайчан карама, алар гел урамда. Җәй көне чәчләре тузгыган, үзләре яланаяк, балалар мәйданчыгында мәш киләләр. Әниләре аларга төшке ашны да кайчак урамга алып чыгып ашата. Башта мин бу гаиләгә бик сәерсенеп карый идем, тик соңрак әниләре белән танышкач, фикерем үзгәрде. Ул шактый сөйкемле хатын булып чыкты. Сөйләшеп киттек. Һәм беләсезме, ул миңа нәрсә диде:  аларның балалары ОРВИ белән бик сирәк авырый икән.

“Борын тыгылу, маңка агу, 37-38 температура кебек вак-төяк авырулар вакытында беркайчан да дару бирмибез. Нишләп әле баланың организмын теләсә нәрсә белән тутырырга ди. Иммунитет үзе көрәшә, үзе җиңә – шулай булырга тиеш. Зурысын бирмәсен…” – дип шаккаттырган иде ул мине.

Ә мин баланың борыныннан маңка күрендеме, тизрәк даруханәгә йөгерәм. Юууук, мин мондый позиция белән беркайчан да килешә алмаячакмын, мөгаен. Бала пөхтә  итеп  киенгән һәм  аяк-кулы чиста вакытта гына мин үземне тыныч хис итәм. Сүз дә юк, артык чисталыкның зарарлы икәнлеген дә беләм. Тик үземне берни дә эшләтә алмыйм.  Нишләргә икән?

Яшь әни язмаларыннан…