Арборда – бәйрәм! Афәрин, Зөлфия ханым! /фоторепортаж/

Сабантуй, төрле фестиваль-җыеннар, истәлекле көннәр – Татарстанда нинди генә бәйрәмнәр уздырылмый! Үзенә күрә уникаль бәйрәмнәр дә бар. Балтач районының Арбор авылындагы Тукай урамы бәйрәме шундыйлардан.

Урам бәйрәмнәре Республикада күпләп уздырыла. Бәйрәмнең оештыручысы, идеясе авторы Зөлфия ханым Хәлиуллина да беренче фестиваль уздыру уе башкаларга карап туганын яшерми. Алай булгач, нәрсәдә соң уникальлеге дисеңме, дустым?

Арбордагы бәйрәмне китап, уку, белем фестивале дип атарга була. Гадәттә бәйрәмдә авыл балалары, килгән кунаклар, укытучылар, китапханәчеләр шигырь укый, китап укырга өнди, мастер-классларда яңа белемнәр эсти.

Менә быелгысында да (ә бәйрәмнең быел үзенә күрә нәни юбилее – 5 ел) арборлыларны шагыйрь, тәрҗемәче Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, актриса, шагыйрә Резидә Зәйниева, укытучылар, китапханәчеләр, балалар шигырь укып, танылган рәссам Рөстәм Хуҗин ачык һавада картина иҗат итеп, “Ядкәр” ансамбле җырлап шатландырды. Монда тагын милли болын уеннарын, эбру сәнгате буенча мастер-класс һ.б.ларны да санасаң, Тукай урамы бәйрәмен чыннан да бик уңышлы узды дип әйтергә була. Афәрин, Зөлфия ханым!

Искәндәр Хәбибуллин язмасы һәм фотолары

Татарлык – горурлык! Читтә яшәп, ничек татарлыгыңны югалтмаска?

Милли һәм заманча итеп күңел ачарга мөмкинме? Ашык боерык фигыль булмаган очракта ни ул? Чит илдә, чит төбәктә яшәп, ничек татарлыгыңны югалтмаска? – боларның барысына да җаваплар түбәндә.

Шимбә. Казан кремле. Очраклы гына килеп эләктем мин монда бүген. Гадәттә шактый буш булган тыкрык-борылышларда да – халык диңгезе. “Нәрсә булыр бу?” – дип аптырап торган арада күзем зур рәсемгә төште. Укып карыйк. Әһә, “Түгәрәк уен” фестивале. Менә бит ничек уңышлы һәм вакытлы килдем.

Киттек минем белән мәйданчыклар буйлап!

Милли киемнәр киеп алган апа-абыйлар, малайлар-кызлар биеп тә карый, ичмасам. Аларның җитезлегенә күз күнегеп кенә бетә, инде икенчеләре чыгып такмак әйтә башлый. Башны селки-селки аларга кушылырга да өлгермисең, халык җырларына моңландырган, көлдергән, биеткән егет-кызлар игътибарны яулап ала. Ничек барысын карап өлгерергә соң боларның?

Карап кына түгел, катнашырга да яратучы-теләүчеләр рәхәтләнде фестивальдә. Ышанмыйсыңмы? Сана: шәл ясатырга өйрәттеләр – бер! Чүлмәкләргә бизәк төшерделәр – ике! Борынгы туку станогында келәм ясап күрсәттеләр – өч! Әле тагын күн эшләнмәләр, мозаика ясау, пыялага милли бизәкләр төшерү, чигүнең берничә төрен үзләшетерү – “Түгәрәк уен”дагы остаханәләрнең саны бихисап иде.

О, ә монысы нәрсә соң? Марий Эл кунаклары уйнаган мондый музыка уен коралын минем “Ну, погоди!” мультфильмында гына күргәнем бар. Гөслә дип атала икән ул. Кызык, мавыктыргыч. Төрле-төрле уен коралларының көенә бар халык бии, шатлана; туристлар да фестивальдә катнашучылардан артта калмый, алар белән бергә бию хәрәкәтләре ясарга тырыша.

Инде фестиваль мәйданчыкларында мине гаҗәпләндерерлек әйберләр башка очрамас диеп, ялгышканмын икән. Кол Шәриф мәчете артындагы мәйданчыкка төшүем булды – анда ике төркем балалар нидер уйныйлар. Якынрак килеп карыйм, булмаса. Әһә, егетләр ниндидер зур сөякләр аталар, кызлары келәмгә утырып бәләкәй сөякчекләр белән уйныйлар. Малайларныкы – сака (сага, сока), кызлар уйнаганы – сикертмәч дип атала икән.

Монда да шул ук дуслык, татулык хөкем сөрә. Бу мәйданчыкның тагын бер кызыгы – ашык ату буенча ярыш. Әлеге ярышта Россиянең, Татарстанның төрле якларыннан килгән 16 малай катнашты. Ярышның кагыйдәсе бик гади – һәрбер катнашучы 5 тапкыр ашык ата, максатлары – өстәл уртасында тезелгән 5 ашыкны сызык артына бәреп чыгару. Башланганда шактый сүлпән старт алган ярыш ахырга кызып китте, малайлар бирелеп, бар осталыкларын эшкә җигеп ата башладылар ашыкларны. Кискен көрәш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын – Прокопьев Александр (Тукай районы, “Питрау” коллективы);

2 урын – Мөхәммәтгалиев Азат (Саба районы, “Наза” коллективы);

3 урын – Кузнецов Юрий (Тукай районы, “Питрау” коллективы).

Димәк, Татарстанның һәм Россиянең иң оста, иң булган, иң төз ашык ата торган егетләре Тукай районында яши. Район исеменә егетләрнең җисеме туры килгән инде, димәк! (башка район малайлары миңа үпкәли күрмәсен, яхшылап күнекмәләр ясап, аларның Тукай районы егетләрен җиңәргә мөмкинлекләре киләчәктә әле күп булачак).

Фестиваль программасы бөтен коллективлар, тамашачылар катнашында (барлыгы – 1000 (!) кешегә якын) узган “Түгәрәк уен” белән тәмамланды.

Казан кремлендә төркем-төркем җыелышып йөрүче туристларга инде күнегеп беттек. Ләкин фестиваль хәтта күпне күргән абыегызны да шаккаттыра алды. Нәрсәсе белән дисеңме, дустым? Монда бар да татарча сөйләшә, татар тарихы, йолалары, халык биюләре, уеннары белән кызыксына. Татарлар Казан кремлен шаулатты, яктыртты, бизәде.

Фестивальгә килеп эләккәнче аптырый идем – дөнья буйлап сибелгән, төрле телле, мәдәниятле, динле тирәлек-вәзгыятьтә яшәгән татарлар ничек үз телләрен, татарлыгын онытмый икән. “Түгәрәк уен” күзләремне ачты: нәкъ менә шушы җыр-биюләрне җырлау-бию, йолаларны тоту-үтәү, уеннарны уйнау бөтен дөнья татарларына бер-берсен аңларга, бергә булырга, дуслашырга ярдәм итә икән бит.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Татар дөньясына рәхим итегез! Шимбә көннең иң текә вакыйгасы нәрсә?

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Республиканың традицион мәдниятны үстерү үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 5 август көнне бар халыкны Казан Кремлена чакыра. Нәкъ менә бу көнне башкалабызда «Түгәрәк уен» Халыкара татар фольклоры фестиваленең төп чаралары тамашачылар игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль программасында РФнең 20 дән артык субъектыннан килгән коллективлар катнашачак. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашстан, Пермь, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердлов, Төмән, Оренбург, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре коллективлары, чит илләрдән килгән кунаклар осталыкларын күрсәтәчәк. Катнашучыларның гомуми саны 800 дән артык булачак.

Фестиваль программасы һәм мәйданнары:

16:00-19:00 – интерактив мәйданчыкларның эш вакыты, алар арасында:

1) «бию мәйданчыгы»;

2) «инструменталь мәйданчык»;

3) «такмак әйтеш»;

4) «вокал»;

5) «йолалар мәйданчыгы»;

6) «Кичке уен»;

7) «уен мәйданчыгы» (ашык һәм сака ату уеннары).

Моннан тыш бар теләүчеләр чигү, бисер, алтын белән чигү, керамикага, күнгә бизәкләр төшерү, күн мозаика, түбәтәй ясау, камчы үрү буенчяа мастер-классларда катнашырга мөмкин, милли сәнгать үрнәкләрен сату да оештырылачак.

Татар дөньясына рәхим итегез!

Дөньядагы иң зур Сабантуй — Мәскәүдә узды!

22 июльдә Мәскәүдә дә бик зур Сабантуй узды. 200 меңнән артык мәскәүлене, шәһәр кунакларын, чит ил вәкилләрен, дәүләт идарәсе хезмәткәрләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштергән бәйрәм яңадан дөньядагы иң зур Сабантуйның матур үрнәге булды.

«Коломенское» музей-тыюлыгында үткән чара программасы быел тагын да киңәйтелгән: традициягә кергән уеннар белән беррәттән, флайборд су тамашасы, көймә ярышы, музей территориясе буенча квест халык күңеленә бик хуш килгән. Концерт мәйданчыкларында Мәскәү, Татарстан, Башкортостан һәм башка төбәкләрнең танылган артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Милләтара бәйрәмне татар, башкорт авылларының җыр-биюләре, уеннары, милли ашлары бизәгән. Ә мәйданда ил батырлары төп бүләк – машина оту өчен бил алышкан. Мәскәү көрәше җиңүчесе булып Нижгар өлкәсеннән Илшат Нуриманов билгеләнгән.

Сабантуйга килгән һәркем әлеге бәйрәмнең милли гореф-гадәтләребезне саклауда, халыкның мәдәни һәм спорт ягыннан осталыкларын күрсәтүдә, дуслык күперен ныгытуда зур һәм мөһим чара булуын билгели.

Чыннан да, Мәскәү Сабан туе ел саен татарларның һәм килгән кунакларның очрашу, рәхәтләнеп күңел ачу, ял итү урыны булып тора.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да: «Сабантуй яшәгәндә, күпмилләтле Россия дә яшәячәк, тынычлык һәм татулык елдан-ел ныгый барачак, без моңа ышанабыз», – дип билгеләп үтә үзенең Мәскәү бәйрәмендәге чыгышында. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен дә җиткерә ул.

РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда шәһәр турындагы мәшһүр җырны яңгырата. Чөнки дөньядагы иң зур Сабантуй нәкъ менә Россиянең күпмилләтле башкаласында уза бит!

Мөселман балалары өчен Сабантуе — Балтачта /ФОТОлар/

Сабантуйлар тәмамланды, дип уйласагыз, ялгышасыз. Татарстанның кайбер районнарында узган ялларда Сабантуе гөрләде. Биектау районында Сабантуе 22 июль көнне узды. Ә балаларның үзләренең аерым Сабантуе узды. Балтач районының Борбаш авылы балалар Сабантуе мәйданчыгына әверелде. Биредә республика балаларының мөселман Сабантуе узды.

Унынчы тапкыр уздырыла торган бәйрәмдә быел 5000 бала һәм аларның әти-әниләре катнашкан. Хәер, республика Сабантуе, дип аталса да, бәйрәмгә Татарстан районнарыннан гына түгел, Идел буе төбәкләреннән дә катнашучылар килгән иде.

Мисал өчен, татар милли көрәшендә һәм ат чабышларында катнашырга, дип Оренбург, Самара, Киров, Ульян өлкәләреннән, Башкорстстан, Удмуртия, Мари Иле республикаларыннан яшь спортчылар килгән иде. Катнашучыларның географиясе Россия төбәкләре белән генә чикләнмәде. Чөнки Сабантуйда Кытай вәкилләре дә бар иде.

Бәйрәмне Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ачып җибәрде. Ул Аллаһы Тәгаләдән балаларның сау-сәламәт, бәхетле булуларын, гаилә иминлеген, уңышларның мул булуын сорады. Сабантуена Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та килгән иде.

– Әлеге Сабантуй киң таралган күңел ачулар белән генә чикләнми. Ул күп кешеләргә үзенең идеясе белән кадерле. Татарстанның төрле почмакларыннан булган балалар бер ел дәвамында бу бәйрәмгә әзерләнә. Алар изге Коръән китабын уку сәләтен, театраль постановкаларны күрсәтергә килә, татар халык җырларын-биюләрен әзерли. Әлеге бәйрәм безгә татар гаиләләрендә балаларны ничек тәрбияләргә кирәклеген күрсәтә. Анда төп нигез булып милли йолалар, мәдәният һәм дин тора, – диде ул.

Сабантуйда төрле яшьтәге балалар өчен күптөрле викториналар һәм конкурслар уздырылды. Аларда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм тәм-томнар бүләк ителде. Көрәштә егетләр 5 үлчәү категориясендә ярышты. Батыр тәкә һәм скутер алды.

Күк патшалары /ФОТО, ВИДЕО/

Мин бер сергә төшендем! Берәр чара оештырасың булса, һичшиксез һава торышы прогнозын карарга һәм… яңгыр вәгъдә ителгән көнне сайларга.

“Сабантуй” журналы сайтын даими күзәтеп баручы дуслар Базарлы Матакта “Әйлән-бәйлән” фестиваленә яңгыр ахыр чиктә нинди уңай йогынты ясаганын инде белә. 22-23 июль көннәрендә узган Red Bull Air Race-2017 аэробатика буенча дөнья Чемпионатының Казан этабы да яңгырсыз үтмәде. Явым-төшем этапның иң тәмле, иң татлы, иң көтелгән өлеше башлануын көтеп торган булып чыкты. Хәер, барысына да үз вакыты.

Cristian Bolton of Chile performs during race day at the fifth round of the Red Bull Air Race World Championship in Kazan, Russia on July 23, 2017.

Тарихы

Авиаярышлар уздыру идеясе 2002 елда Ред Булл компаниясенең дөньяны яулау спорт бүлегендә туа. Ну яхшы идеяләр тәмле исле сабын түгел, аларны Ред Буллда сандыкка яшермиләр. 2003 елда инде Red Bull Air Race дөнья сериясенең беренче ярышлары үткәрелә. Сенсация була бу, җәмәгать! Мавыктыргыч, эффектлы ярышларны тамашачылар да, пилотлар үзләре бик җылы кабул итә. Серия тудыручыларының берсе – венгрлы Петер Бешенеи аның беренче чемпионы да була. Чын Дон!

2005 елдан башлап дөнья сериясе дөнья чемпионаты статусына ия була. Шулай итеп, Казанга кунакка килгән дөнья чемпионаты бу статуста инде унынчысы.

Тәртибе, кагыйдәләр

Һәрбер этапта ким дигәндә 8 пилот катнаша. Ярыш максаты – кабартылган пилоннар белән билгеләнгән һава трассасын мөмкин кадәр тизрәк узарга. Бу максатка ирешү пилоттан максималь концентрация һәм яхшы физик әзерлек (очкан вакытта кеше организмына коточкыч басым йогынтысы тәэсир итә).

Трассаның конфигурациясе һава ярдәмендә кабартылган пилоннар ярдәмендә билгеләнә. Пилоннарның биеклеге – 25 метр. Пилоннарны “кисеп” төшерү – ярышлар вакытында еш күренеш. Пилонны тәртипкә китерү өчен Ред Булл төркеме егетләренә 2-3 минут вакыт җитә.

Matthias Dolderer of Germany performs during race day at the fifth round of the Red Bull Air Race World Championship in Kazan, Russia on July 23, 2017.

Пилонны бер урыннан икенче урынга күчерү буенча дөнья рекорды – 22 секунд. 

Пилоннар ярдәмендә трассада капкалар ясала. Алар берничә төрле була. Зәңгәр капкаларны горизонталь, кызылларын вертикаль хәлдә (“пычак өслеге”) узарга кирәк. Һәрбер чыгышта пилот трассаны бер юнәлештә ике тапкыр уза; трассаның гомуми озынлыгы – 5 км тирәсе. Күнекмә ясау һәм квалификацион очулар нәтиҗәләре буенча старт тәртибе билгеләнә. Алар парлап 14ле-раундта катнашалар, сигезенче урынны яулаган очучы һәм һәрбер пар җиңүчеләре 8ле-раундка үтә. 4 иң тиз һәм оста очучы “4ле финалга” уза. Финалда иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчегә бар дан һәм печенькалар Кубок эләгә.

Этапта җиңгән очучы үз исеменә 12 очко язып куя. Икенче урынга – 9, өченчегә – 7. 9-14 урыннар балл яуламый.

Team members of Martin Sonka the Czech Republic watch the race at the fifth round of the Red Bull Air Race World Championship in Kazan, Russia on July 23, 2017.

Үзен чемпион исеменә лаек күргән пилот хаталар ясамаска тиеш.

Хаталар дигәндә, алар түбәндәге булырга мөмкин:

1) Зәңгәр капкаларны узган вакытта горизонтальдән 10°тан күбрәк авышу;

2) Кызыл капкаларны узган вакытта вертикальдән 20°тан күбрәк авышу;

3) Капкаларны аларның биеклегеннән өстәрәк узу;

4) Аэробатик маневрны дөрес ясамау – болар өчен вакытка 2 секунд өстәлә;

5) Пилонга тигән өчен вакытка 6 секунд өстиләр;

6) Трассадан читкә тайпылу һәм

7) Артык зур йөкләнеш биреп очу – дисквалификация.

Francois Le Vot of France performs during race day at the fifth round of the Red Bull Air Race World Championship in Kazan, Russia on July 23, 2017.

“Минем очасым килә, мине дә алырлармы?”

Ярышлар дөнья чемпионаты белән генә чикләнми. Дөнья чемпионатында катнашырга теләк белдерүче очучылар арасында Challenger классы сериясе уздырыла. Казан этабында бу серия ярышларында 6 очучы катнашты. Әлеге сериядә сезон нәтиҗәләре буенча иң яхшы очучылар дөнья чемпионатында катнашырга мөмкинлек бирә торган суперлицензиягә лаек була.

Kirby Chambliss of the United States hugs Michael Goulian of the United States after the race at the fifth round of the Red Bull Air Race World Championship in Kazan, Russia on July 23, 2017.

Җиңүчеләр

Challenger Cup:

1 урын – Кенни Чан (Кытай)

2 урын – Батист Винье (Франция)

3 урын – Кевин Коулмен (АКШ)

Red Bull Air Race:

1 урын – Кирби Чемблисс (АКШ)

2 урын – Пит Маклауд (Канада)

3 урын – Майкл Гулиан (АКШ)

Kirby Chambliss of the United States prepares to take off during race day at the fifth round of the Red Bull Air Race World Championship in Kazan, Russia on July 23, 2017.

Саннар гына

1) Ярышлар тарихында иң уңышлы пилот – Пол Боном (19 җиңү, 3 тапкыр дөнья чемпионы);

2) Пилонны “ямау” буенча рекорд – 90 секунд (2010 елда куела);

3) Капкага максималь керү тизлеге – 370 км/сәг. Тагын бер тапкыр: КАПКАГА МАКСИМАЛЬ КЕРҮ ТИЗЛЕГЕ – өч йөз (йа хода!!!) җитмеш (ничава себе!!!) КМ/СӘГ;

4) Бәреп төшерелгән пилоннар саны-2016: 147 (пилонның өсте бик нык ләкин йомшак материалдан ясала, самолетлар өчен бернинди дә куркыныч юк);

5) Җиңү һәм җиңелү арасында минималь аерма – 1/10 000 секунд (“күз ачып йомганчы” дигән гыйбарәнең асылына төшендем бугай мин).

Нәтиҗә

Очучылар өчен:

Кирби Чемблисс өчен Казан күге талисманга әйләнергә тиеш, иманым камил. Рәттән икенче этапта җиңеп, ул гомуми классификациянең беренче урынына менеп утырды. Дөресен әйтим, минем симпатияләрем дә бу уникаль абзый ягында иде. 13 яшьтән оча башлаган кеше җиңми кем җиңсен тагын ярышта!

Тамашачылар өчен:

Алар Казан этабында 90 000 (!!!) иделәр. Позитив диңгезе! Юк, алай гына түгел, позитив океаны ишелде безгә күктән, хөрмәтле казанлылар. Мондый ярышларны караганда ниндидер вак җитешсезлекләр, уңайсызлыклар турында уйлыйсы да килми. Казандагы этап дөнья чемпионатының даими этабына әйләнер, дип ышанасы килә. Кыскасы, WOW, дустым, бу чыннан да данлыклы ау булды!

Juan Velarde of Spain performs during race day at the fifth round of the Red Bull Air Race World Championship in Kazan, Russia on July 23, 2017.