ТАВЫШ БИРҮ: Кемнең бакча җимеше иң хикмәтлесе?

«Сабантуй» журналы укучыларыннан «Хикмәтле бакча җимеше» бәйгесенә килгән эшләр:

«Мин, Шәмсиев Искәндәр Рамил улы, Азнакай шәһәре гимназиясенең 1 сыйныфында белем алам. Ә бу бәрәңгене без әниемнең хезмәттәше бакчасында бәрәңге алганда төшереп алдык.

Янып–пешеп бакчада
Уңыш җыя бар халык.
Сюрпризлы яшелчәләр
Казып алабыз табып.
Көзнең асыл байлыгыннан
Хәтта күзләр камаша.
Йөрәк булып үскән менә
Бу бәрәңге – тамаша!

Шәмсиев Искәндәр, 8 яшь. Азнакай–Уразай.»


Алинә Сәмитова

Бакчабызда үсте безнең
Йодрык-йодрык бәрәңге.
Шул бәрәңге арасында
Үскән «гөмбә-бибиләр».

Бер орлыктан 4 кишерне
Кайда үскән дисәгез…
Сер итеп кенә әйтәм,
Дәү әни бакчасында.


Шайхуллин Кәрим

Бакчамдагы борычым
Бик шәп булып өлгергән.
Гаҗәп формага килеп,
Аккош кебек бөгелгән.
(Актаныш районы Киров авылы)


Фирдәүс Мифтахов Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында тора, 1нче сыйныфта укый. «Бу чәчәккә охшаган помидор безнең бакчабызда үсте», — дип, бакча җимешенең фотосын җибәргән безгә.


«Мин Гайфуллин Наил, 6нчы класста укыйм. Безнең бакчадагы көзге уңыш бик яхшы чыкты. Уңыш жыйганда шулай ук мин кызыклы яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне күрдем. Шуларның берсен сезгә җибәрергә булдым. Бу бәрәңге уйланып торган кешегә охшаган. Мин аны бакчада бәрәңге чүпләгәндә күреп алдым. Минем бәрәңгем җиңә калса, мин аны пешереп ашарга сүз бирәм!»


@kazanalsu үз бакчасында үскән куян-бәрәңге фотосын инстаграм аша җибәргән. «Шундый уенчык бәрәңгене туган авылым Чүпрәле районы Зур Чынлыда яшәп ятучы әти-әнием казып алган. Быел безнең якларда яңгыр бөтенләй яумады. Шуңа карамастан, Аллага шөкер, бәрәңге уңган», — дип язган ул.


Ранил Могинов, Арча районы Сикертән авылы мәктәбе, 7нче сыйныф


Балык Бистәсеннән @guzhusnullina да безгә фотларын инстаграм аша юллаган. Бакчаларында менә шушындый куян тапканнар алар. «Безнең көнбагышлар да быел БИК зур булып үскәннәр, дип хәбәр итә ул.

Татар халык ашлары: Чәк-чәк /рецепт/

Чәк-чәк татар халкының иң кадерле кунак килгәндә әзерли торган милли ризыгы.

Чәк-чәк югары сортлы оннан әзерләнә. Савытка йомырка сытып, сөт, тоз, шикәр комы өстәп, әйбәтләп болгаталар да, он салып, йомшак кына камыр басалар. Камырга бераз чүпрә дә салсаң, чәкчәк йомшаграк була.

Камырны 100 г чамасында кисәкләргә бүлеп, 1 см калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр дә эрбет чикләвеге кадәр зурлыкта кисәләр һәм, болгата-болгата, саргылт төскә кергәнче кызган майда пешерәләр.

Балга шикәр комы салып, аерым савытта кайнатып алалар. Аның әзер булу-булмавын белү өчен, шырпы белән бер тамчы бал алалар, шырпыдан агып төшкән бал сынса, ул инде әзер була. Кайнап торган балның әзерлеген балкашык белән алып, салкын суга тамызып карап та беләләр, бал шар булып катып китсә, җәелмәсә, ул әзер була. Балны озак кайнатырга ярамый, аның, көеп, каралып китеп, чәкчәкнең тәмен дә, төсен дә бозуы ихтимал.
Әзер төшне зур савытка бушаталар, өстенә бал сибеп, әйбәтләп болгаталар, аннары чәчәкне поднос яги тәлинкәгә салалар, кулны салкын суга тыгып алып, чәкчәккә теләгән форманы (әһрам, конус, йолдыз һ.б.) бирәләр. Чәкчәкне монпасье яки төрле борчак конфет белән бизәргә мөмкин.

1 кг бодай онына: 10 йомырка, 20-30 г шикәр комы, тоз; кыздырырга 500-550 г май; 0,9-1 кг бал, 150-200 г шикәр; бизәргә 100-150 г монпасье.

Чәкчәк камыры

Савытка сөт яки су салып, йомырка,сыталар, тоз, шикәр комы, чәй содасы яисә аз гына чүпрәле камыр кушалар. Барысын бергә әйбәтләп изәләр, аннары иләнгән он белән йомшаграк камыр басалар. 10-15 минут буе каплап тоткач, чәк-чәкне кисәләр.

1 кг бодай онына: 75-100 г сөт, 10 йомырка, 40 г шикәр комы, бераз чәй содасы яки чүпрәле камыр, тоз.

Файдалы кәнфитләр

Кәнфит әзерләүнең иң гади, файдалы һәм тәмле рецептларның берседер бу. Файдалы кәнфитләр белән чәй дә тәмле була, ифтарга килүче кунакларга күчтәнәч.

Үзебезгә ошаган җиләк-җимеш һәм чикләвекләрне сайлыйбыз: хөрмә, кара җимеш, өрек, миндаль, әстерхан чикләвеге һ.б. булырга мөмкин. Барысын да блендерда ваклыйбыз, болгатабыз. Шушы массадан кәнфитләр (шарчыклар) әвәлибез, һәрберсенең эченә фундук/миндаль/әст.чикләвеге тыгып калдырабыз. Кәнфитләрне эретелгән горький шоколад, кокос, көнжеттә әвәләргә мөмкин, шул килеш калдырырга да була. Матуррак булсыннар өчен, шоколадка мангач, өсләренә көнжет/кокос сибәргә, миндаль куеп чыгарга мөмкин. Әзер конфетларны суыткычка куеп торабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Баланы тирбәтеп йоклату файдамы, зыянмы?

“Балаң үсеп җитте бит инде. Нигә бу теманы хәзер күтәрәсең?”, — дисезме. Дөресен генә әйткәндә, шәхсән мин баланы тирбәтеп йоклатуда бернинди начарлык та күрмим. Кызымны 1,5 яшькә кадәр һәркөнне кочагымда тирбәтеп йоклатып җибәрдем. Һәм бары тик хәзер генә бу гадәт белән хушлашырга вакыт җиткән дип уйлыйм.

Әйтергә кирәк, тирбәтү-тирбәтмәү мәсьәләсе шактый четрекле тема һәм аның турында сүз куертканда, яшь аналар сугышып та китәргә мөмкин, хәтта. Берәүләр баланы тирбәтү аның сәламәтлегенә зур зыян китерә, баш мие басымы күтәрелә, хәтта баш миенең кечкенә кан тамырлары да шартларга мөмкин дип саный, ә икенчеләр исә, киресенчә, бу процесс баланың психикасына уңай тәэсир итә, ул әнисе кочагында изрәп, тынычлап йоклап китә дип уйлый.

Миңа калса, бу очракта ике як та бераз дөрес һәм бераз ялгыша. Шуңа күрә алтын урталыкны саклый белергә кирәк. Ничек дисезме? Ничек икәнлеген сезгә сөйләп тормыйм, чөнки мин табиб та, бу өлкәдә әллә ни зур белгеч тә түгел. Шуңа күрә акыл сатып утырырга хокукым юк. Шуңа күрә бары тик үземнең тәҗрибәм белән генә уртаклашырга карар кылдым. Бәлки берәрегезгә файдасы тияр.

Авырлы вакытта минем планнар шактый зур иде. Бала, янәсе, үз караватында гына йоклаячак, ә тирбәтеп йоклату турында исә сүз дә булырга мөмкин түгел. Бала кулга ияләшмәскә тиеш, янәсе. Тик кызым туып, аны беренче тапкыр кулга алуга бу планнардан җилләр исте. Юк, мин әйтәм, ничек инде аны караватка яткырып йоклатып җибәрмәк кирәк, минем кочакта йокласын рәхәтләнеп!

Беренче өч-дүрт ай дәвамында шулай булды да. Кулларымда тирбәтеп йоклатып җибәрәм дә, караватына салам. Уянса, яңадан кулга алып йоклатам. Нәкъ менә шул чагында мин интернет челтәрендә бер белгечнең язмасына тап булдым. Аның фикеренчә, баланы тирбәтеп йоклату 3-4 айга кадәр генә дәвам итәргә тиеш. Аннары ул үзлегеннән йоклап китә белергә өйрәнсә яхшы. Өстәвенә, һәр анага яхшы таныш педиатр Комаровский да тирбәтү яклы түгел. “Хм… әллә чыннан да кулдан төшерергә инде”, — дип уйладым мин. Белгечләр белми әйтмәс, янәсе..

Тик барып чыкмады. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа үзем әзер түгел идем, ахрысы. Шуңа күрә кулда йоклатуны дәвам иттем. Мин бит аны салмак кына, бишек җыры көйли-көйли генә тирбәтәм, ничек аның зыяны була алсын соң инде дип юаттым үземне.

Тик күптән түгел бу темага мин яңадан әйләнеп кайттым. Мине башка проблема борчый башлады: тирбәтүен-тирбәтәм дә, бала бит хәзер барысын да аңлый, ул бу процесска күнеккән. Караватка яткырып йоклатып җибәреп булыр микән, гадәтләрдән арындыру катлаулы бит? Шуңа күрә кызымны тирбәтеп йоклатудан аерырга кирәк дигән карарга килдем.

Дөресен әйтим, мин бу процесс күпкә катлаулырак булыр дип уйлаган идем. Тик ул мин уйлаганнан җиңелрәк булып чыкты. Иң мөһим киңәш, беләсезме, нинди? Йокларга ятар алдыннан бала өчен махсус ритуал, йола булдырырга кирәк. Чөнки аның өчен тирбәтү инде йокларга яту, йоклап китү дигәнне аңлата. Ә хәзер аны башка нәрсә белән алыштырырга вакыт җитте.

Шәхсән мин башта әкрен генә баланы әзерлим, йокы киемен кигерәм, чәчләрен тарыйм, аңа йокларга вакыт җитүе турында аңлатам. Аннары исә без бергәләп әкият укыйбыз (миңа калса, бу иң уңайлы, традицион ысул). Шуннан соң утны сүндерәм дә, караватка яткырып, бишек җыры җырлый башлыйм. Аллага шөкер, алга китеш бар.

P.S. Белгечләр исә тагын бер киңәш бирә: балага йоклап китү уңайлырак булсын өчен, махсус уенчык булдырырга кирәк икән. Шуны кочаклап йоклап китсен, янәсе. Ләкин безнең очракта бу әлегә барып чыкмады әле.

Яшь әни язмалары

Иске Кулатка җирлегендә Нәниләр Сабантуе гөрли!

Әле Татарстанда Сабантуйларны бәйрәм итәргә тагын атна-ун көн вакыт бар. Ә Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка авылында бүген балалар Сабантуе уза.

«Гөлчәчәк» балалар бакчасында мондый бәйрәм бишенче тапкыр оештырыла икән. Милли киемнәр кигән сабыйлар рәхәтләнеп күңел ача, халык уеннарында катнаша. Кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, шигырь-җырлар башкару һәм әлбәттә — көрәш! Милли уеннарның барысы да бар. Нәниләр өчен әти-әниләр җан атып утыра:
— Булат, тизрәк!
— Илнар, Илнар, улым, йөгер!

Уеннарда катнашкан һәр бала бүләккә ия, аларның йөзләре шатлыктан балкый. Бүләккә таратылган «Сабантуй» журналын сабыйлар бик ошатты.

Казахстанда балалар Сабан туе узды

5 июнь көнне Казахстанның Семей шәһәрендә балалар Сабан туе узды. Республикадагы беренче балалар Сабантуен шәһәрнең Үзәк мәдәният һәм ял паркында оештырганнар.

“Дуслар! Казахстанда без беренче тапкыр Балалар Сабан туен оештырдык. Алга таба да бу күркәм традиция саклансын иде дип ышанып калабыз!” – дип язып элгән социаль челтәрдәге шәхси битенә Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Семей шәһәре мәгариф бүлегенең “Татар сәнгать мәктәбе” белгече Диләнур Ахунҗанова.

Сабан туенда 20дән артык иҗади мәйданчык тәкъдим ителгән – парк сәхнәсендә татар сәнгать мәктәбендә белем алучылар чыгыш ясаган, бәйрәм кунаклары төрле чараларда катнашкан, балалар төрле уен һәм осталык классларында осталыкларын сынаган.

Төбәктәге балаларның беренче Сабан туе Халыкара яклау көненә һәм Казахстан республикасы башкаласының Астана исемен йөртә башлавына 20 ел тулуга да багышланган.
Оештыручылар бәйрәмне ел саен уздырырга ниятләре булуын да җиткергән.