Иске Кулатка җирлегендә Нәниләр Сабантуе гөрли!

Әле Татарстанда Сабантуйларны бәйрәм итәргә тагын атна-ун көн вакыт бар. Ә Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка авылында бүген балалар Сабантуе уза.

«Гөлчәчәк» балалар бакчасында мондый бәйрәм бишенче тапкыр оештырыла икән. Милли киемнәр кигән сабыйлар рәхәтләнеп күңел ача, халык уеннарында катнаша. Кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, шигырь-җырлар башкару һәм әлбәттә — көрәш! Милли уеннарның барысы да бар. Нәниләр өчен әти-әниләр җан атып утыра:
— Булат, тизрәк!
— Илнар, Илнар, улым, йөгер!

Уеннарда катнашкан һәр бала бүләккә ия, аларның йөзләре шатлыктан балкый. Бүләккә таратылган «Сабантуй» журналын сабыйлар бик ошатты.

Казахстанда балалар Сабан туе узды

5 июнь көнне Казахстанның Семей шәһәрендә балалар Сабан туе узды. Республикадагы беренче балалар Сабантуен шәһәрнең Үзәк мәдәният һәм ял паркында оештырганнар.

“Дуслар! Казахстанда без беренче тапкыр Балалар Сабан туен оештырдык. Алга таба да бу күркәм традиция саклансын иде дип ышанып калабыз!” – дип язып элгән социаль челтәрдәге шәхси битенә Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Семей шәһәре мәгариф бүлегенең “Татар сәнгать мәктәбе” белгече Диләнур Ахунҗанова.

Сабан туенда 20дән артык иҗади мәйданчык тәкъдим ителгән – парк сәхнәсендә татар сәнгать мәктәбендә белем алучылар чыгыш ясаган, бәйрәм кунаклары төрле чараларда катнашкан, балалар төрле уен һәм осталык классларында осталыкларын сынаган.

Төбәктәге балаларның беренче Сабан туе Халыкара яклау көненә һәм Казахстан республикасы башкаласының Астана исемен йөртә башлавына 20 ел тулуга да багышланган.
Оештыручылар бәйрәмне ел саен уздырырга ниятләре булуын да җиткергән.

Универсаль гуляш рецепты

Гуляш ясауның әлеге варианты бик отышлы: куе килеп чыга, бернинди он да, крахмал да кирәкми! Шуңа да әлеге рецепт универсаль исемен йөртә.

Әзерләү процессы:

-400-500 гр тирәсе уртача майлылыктагы ит (көнбагыш маен (аны күп белгечләр зарарлы дип белдерә) кулланмас өчен, итнең маен калдырсак та була). Аны эре кисәкләргә кискәлибез.
-2-3 баш уртача зурлыктагы суган — ваклап турыйбыз.
-2-3 тырнак сарымсак — махсус җайланма аша сытабыз.
-1 уртача зурлыктагы кишер — угычтан уабыз.
-су, чама белән.

Әзрәктән 4-5 аш кашыгы томат пастасы, 1-2 аш кашыгы кетчуп (ул гуляшка бераз баллы тәм кертер өчен кирәк), тәменчә тоз, борыч өстибез. Ит өчен тәмләткечләр дә кушсагыз була.

Ит кайнап чыккач, күбеген җыеп алу белән, барлык ингредиентларны салып сүлпән утта 1-1,5 сәгать пешерергә кирәк.

Бик тәмле!

«Алка! Алка!» – футболда да алка буламы?!

Җанатарларның «Алка! Алка!» дип кычкырганнарын хоккейда гына түгел, футболда да ишетергә мөмкин. Иң кызыгы, болай дип әйтү беренче тапкыр 1961 елның 19 июнендә узган футбол матчында яңгырый.

Сугыштан соңгы елларда спортчының җәй көне футбол клубы өчен, ә кыш көне хоккей ярышларында катнашуы гадәти хәл була. Мәсәлән, хоккейчы-футболчы Всеволод Бобров 1952 елда җәйге Олимпиадада СССРның футбол буенча җыелма командасы капитаны була, ә дүрт елдан хоккей командасы составында олимпия чемпионы булуга ирешә.

Танылган совет хоккейчысы Борис Майоров та футбол турында онытмый. Хоккей буенча дөнья беренчелеге призеры 1961 елда «Спартак» футбол камандасы составында уйный. 19 июнь көнне барган уенда, җанатарларның берсе, танылган хоккейчыны күреп: «Борис! Алка! Алка!», – дип кычкырып җибәрә. Бу уенны карарга язучы Лев Абрамович Кассиль дә килгән була. Матчтан соң, ул «Алка! Алка!» дигән өндәүне футболчыларны һәм хоккейчыларны куәтләү өчен кулланырга тәкъдим итә.

Күп еллар бу сүзләр совет һәм чит ил стадионнарында яңгырый. Хәзер сирәгрәк кулланылса да, аны ара-тирә ишетергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, профессиональ хоккей алкаларын бүген 5 илдә: Россия, Канада, Кытай, Чехия һәм Словакиядә эшлиләр.

Уен алдыннан алканы суыткычта тоталар. Болай иткәндә, ул тагын да ныгый.

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт башланды

В Татарстане по данным на 22 марта начат капитальный ремонт 14 муниципальных школ из запланированных 16 и девяти коррекционных из запланированных 12. Кроме того, работы ведутся в 68 детсадах из предполагаемых 85.

Об этом на традиционном совещании в Доме Правительства республики, которое провел Премьер-министр РТ Алексей Песошин, рассказал первый заместитель министра строительства, архитектуры и ЖКХ региона Алексей Фролов. Совещание прошло в формате видеоконференции, сообщает пресс-служба главы республики.

Кроме того, отметил докладчик, ведется капитальный ремонт 13 детских оздоровительных лагерей из 14 запланированных. Всего на них предполагается потратить 112 млн рублей. Кроме того, за 40,5 млн рублей предполагается построить еще шесть детских лагерей, а еще один за 40 млн реконструировать.

Из 11 ресурсных центров (колледжей), где запланирован капремонт, работы начались уже на девяти объектах. Финансирование программы составит 681,38 млн рублей, добавил первый замминистра.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты

Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашты. “Халык бу эшкә республикада һәм Россиядәге вакыйгаларга, илебезгә читтән ясалган йогынтылар белән бәйләп, карыйдыр. Битараф калучылар булмас, дип ышанам. Бирегә килгәндә, барлык 2817 сайлау участогында тавыш бирүчеләр булуын хәбәр иттеләр. Сайлаучылар барысы 2,9 млн кеше”, — диде Парламент Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлауга килүчеләр саны югары булачак. “Закон буенча, иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары да эшен башлады. Халык бу эшкә җаваплы карый, сайлаучылар күрсәткече югары булыр”, — дип әйтте ул.

“Татар-информ” хәбәрчесенә 43 нче номерлы сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлсирень Мөхәммәтҗанова әйткәнчә, бу участокка 2313 кеше беркетелгән. Әлеге вакытта биредә сигезгә якын җәмәгать күзәтүчесе эшли.