Чана һәм тюбинглар — таудан дөрес итеп шуарга өйрәнәбез

Балалар өчен кышның яме яңа ел, чыршы һәм кыш бабайда гына түгел, ә берсеннән-берсе биегрәк тауларда да. Шуңа күрә ата-аналар тауга үсә төшкән сабыйларын гына түгел, ә бер-ике яшьлек нәниләрне дә өстерәп килә…

Фото: pixabay.com

Ә сабыйларның исә төрлесе бар. Кайберәүләр куркуның нәрсә икәнен дә белми. Башкалар исә, киресенчә, биеккә күтәрелүгә акырып елый башлый. Иң сәере, ата-аналарны бу туктатмый. “Нигә елыйсың? Син бит ир кеше! Тукта тиз бул!”, — дип улларын ачуланган әтиләрне күрү минем өчен чын мәгънәсендә сәер. Теләми икән, нигә баланы мәҗбүр итәргә??? Өстәвенә, тауларның күбесе баланың гына түгел, өлкәннәрнең сәламәтлеген дә куркыныч астына куя.

Акыл саткан булам булуын да, тик без шулай ук чыгарма түгел, билгеле. Җылы, матур көндә баланы чана шуарга алып бармасак, “ата-ана миссиясе” үтәлмәгән кебек тоела. Чана, тюбингны алабыз да тауга ашыгабыз.

Тик башка әниләрдән аермалы буларак, мин тау шуу мәсьәләсенә бик җитди карыйм. Юк, куркак әни булганга түгел. Чөнки кечкенә чакта үзем тау корбаны булган кеше. Әле дә хәтерлим, 8-9 нчы сыйныфта укыганда сыйныфташлар белән тау шуарга мендек. Пакет калдыгы табып, шуңа утырдык та, иң биек ноктадан аска “тәгәрәдек”. Иии, шуның рәхәтлеге…  Һаман исемдә. Тик бу сөенеч озакка бармады. Тау астына төшеп утыру булды, кайсысыныңдыр шыкраеп каткан аяк киеме  минем нәк сул күземә китереп бәрде. Башымнан очкыннар чыкты. Нәтиҗәдә, битем, күзләрем кап-кара янып, гөбе булып шеште. Мәктәпкә бармыйча, ике атна өйдә ятарга туры килде, хәтта.

Ышанасызмы-юкмы, шуннан бирле минем бер генә мәртәбә дә таудан шуып караганым юк. Куркам чөнки. Балам өчен дә шүрлим. Якын-тирәдә тау күренүгә йөрәгем дөп-дөп тибә башлый. Тик шул вакытта аңлыйм: баланы таудан мәхрүм итү шулай ук дөрес адым булмаячак. Шуңа күрә таудан шуу кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә булдым да инде. Ә алар шактый.

Беренче һәм төп кагыйдә: таудан төшү юлында гына түгел, хәтта якын-тирәдә дә бернинди каршылыклар  булмаска тиеш!  Әгәр дә күз уңында агачлар, бозлар, коймалар, ташлар, такталар яисә башка корылмалар бар икән, ул урында тау шуу катгый тыела!

Белгечләр боздан шуарга шулай ук киңәш итми. Чана, тюбинглар төшә торган урын тулысынча кар белән капланган булырга тиеш. Таудан төшү урынында чокырлар булмаса яхшы.

Әгәр дә башка шуучылар юлдан чыгып китәргә өлгермәгән икән, беркайчан да кузгалмагыз, дип кисәтә белгечләр. Бу фаҗига өчен иң уңайлы ысул дип белдерә алар. Шуңа күрә кеше күп урыннардан читтә булуың мең өлеш артык. 5 яшькә кадәр булган нәниләр исә, гомумән, башка балалардан аерым шусалар яхшы.

Һәм тагын бер мөһим киңәш: бактың исә, әгәр дә бала тюбингта  өлкәннәр белән бергә шуа икән, бу икеләтә куркыныч ди. Бу тизлекнең артуына китерә, нәтиҗәдә төрле җәрәхәтләр алу куркынычы бермә-бер арта. Ә мин киресенчә дип уйлый идем менә…

Тюбинг дигәннән, белгечләр 6 яшькә кадәрге балаларны әлеге “ватрушка”га утыртуны гомумән тыя. Ул иң куркыныч күңел ачу чарасы булып тора. Беренчедән, аның белән идарә итеп булмый. Икенчедән, тизлеге шулкадәр зур, ә тормозлары юк.

Менә шулай, җәмәгать. Тау шуу процессына бик җитди карарга кирә. Алайса интернет челтәре әлеге темага әллә нинди куркыныч видеолар белән тулган. Аллаһы Тәгалә : ”Сакланганны саклармын”, — дигәнме әле…

Яшь әни язмалары

Яңа елга тәмле бүләкләр – баланы ничек сакларга?

Уф, җәмәгать, быелгы яңа ел чорыннан һаман искә килә алмый йөрим әле. Кыш бабайның тәмле бүләкләре балага сөенеч, ә миңа чын мәгънәсендә көенеч китерде… 

Фото: pixabay.com

Бактың исә, бала үскән саен яңа елны бәйрәм итү күпкә катлаулана икән. Үз фикерен җиткерергә өйрәнмәгән, җиңел генә алдата торган бер-ике яшьлек  балалар белән бер проблема да юк, югыйсә. Тик синең күзеңә генә карап торучы нәни сабый аз гына үстеме – башлана икән хәлләр.  Кыш бабай алып килгән тәмле конфет-печеньеларны тиз һәм җиңел генә яшереп куям димә. Әллә ниләр кылана, тик барыбер үзенекен эшләтә, малай.

Ә яңа ел чорында кунакка йөрүчеләр исә махсус рәвештә кулларына шул мин күралмас дәрәҗәгә җиткән тартманы тотып килә. Балалары булмаган туганнар, дуслар әле бер хәл. “Ярар, балалары юк, ата-ананың хәлен аңлмыйлар”, — дип үз-үзеңне юатасың. Ә менә әби-бабайларның да шул тартмаларга мөкиббән китүе үтерә дә сала инде, билләһи.
Бала шулай ук кимен куймый. Өйгә кергән һәр кеше янына йөгереп килеп кочаклый да, “бүләк бир”  — дип кычкыра. Мескен кунаклар нишләсен, икенче юлы теләсә-теләмәсәләр дә шоколад тотып килергә мәҗбүр булалар. Кызым минем хәлне бик яхшы аңлаган сеңлемнең кулында кәнфит-шоколад тутырылган пакет урынына уенчык күреп алгач ярты сәгатьлек истерика куптарды.  Мин исә аны юатасы урынга, чын мәгънәсендә чыгырымнан чыктым. Шоколад, кәнфитле пакетларны җыйдым да, барысын да чүплеккә болгадым. Тик ике көн дә узмады, шкафтагы әлеге буш урыннар яңа тартма-пакетлар белән  тулды.

“Нишләп әле син ул бүләкләргә шулкадәр каршы? Яңа елның бөтен кызыгы да шунда бит…” – дияр кайберәүләр.  Әлбәттә, шулай, килешәм! Бәлки мин дә аларга карата шулкадәр катгый булмас идем. Тик яңа елга бер-ике көн кала,  кызымның ирен яннары, бите  чабырып чыкты.  Алар минем өчен дөньядагы иң чибәр йөзне ямьсезләп кенә калмады, ә кызымны  кычытып та интектерде. Ни өчендер аллергиягә каршы дарулар да булышырга ашыкмады, хәтта…

Башта мин моңарга әллә ни игътибар итмәдем. Чөнки 2,5 ел эчендә балама бернәрсәнең дә, бер генә тапкыр да аллергия биргәне булмады. Шуңа күрә бу минем өчен чын мәгънәсендә көтелмәгән хәл булды.

Нәтиҗәдә исә, әлбәттә, барысына да шул кәнфит-шоколад гаепле булып чыкты. Балам аларны шулкадәр күп ашаган, күрәсең, организмы чыдамаган. Иң аянычы: хәзер кызым бер кечкенә генә кисәк конфет ашаса да, ирен яннары шундук чабыра.

Менә шул, җәмәгать. 2019 елның беренче язмасын зарланудан башладым.  Ә гомумән алганда, педиатрлар бәйрәм чорында баланы  баллы ризыклардан чикләргә киңәш итми. Бер генә чор бит, ашасыннар, янәсе. Ә менә миңа исә быел каршылар рәтенә күчәргә туры килде. Киләсе яңа елга тиешенчә әзерләнеп керергә җыенам, Алла боерса…

Яшь әни язмалары

Иммунитетны ныгыту өчен 10 төп кагыйдә

Һәр бала туганда ук нормаль иммунитет белән туа. Шуңа күрә иммунитетны «күтәрү», «ныгыту» дигәндә ата-аналар моны күздә тотып эш итәргә тиеш. Иммунитетны барытик нинди дә булса авыруга карата чыныктырырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер конкрет авыруларга каршы вакцина ясатып. 

Фото: pixabay.com

Иммунитетын күтәрәм диеп балаларына кирәксез, файдасыз, ә кайвакытта, хәтта, зарар китерә торган чаралар кулланудан баш тартыгыз. Баланың иммун системасы дөрес эшләсен өчен бары тик шушы 10 гап-гади кагыйдәне үтәү дә җитә:

1 — Чисталыкка — «ӘЙЕ», ә стерильлеккә — катгый «ЮК»!

2 — Артыгын ашауга, чамасыз күп ризыкка, аппетитсыз ашауга, көчләп ашатуга — катгый «ЮК»!

3 — Өйдәге һаваның артык җылы булуына һәм тузанга — «ЮК»! Өйдәге чисталыкка һәм температурага игътибарлы булу — еш җилләтү, һава алмаштыру, тузан сөртү — мәҗбүри!

4 — Физик активлыкка — «ӘЙЕ»!

5 — Саф һавага — «ӘЙЕ», ә өйдә телевизор-компьютер алдында утыруга — катгый «ЮК»!

6 — Баллы ризыкларга, күп шикәргә — «ЮК»!

7 — Салкын эчемлекләргә — «ӘЙЕ»! Балагызга курыкмыйча салкын су һәм сөт ише эчемлекләрне бирә аласыз, бу — чыныктыра.

8 — Балагызның регуляр рәвештә «тышкы чыгу»ына игътибарлы булыгыз.

9 — Баланы дару белән дәвалау — бары тик табиб кушуы белән генә һәм дарудан башка авыруны җиңеп чыга алмауга инанганнан соң гына башкарылырга тиеш. Һәм кулланган даруларның эффективлыгы исбатланган булырга тиеш.

10 — Әти һәм әни белән күбрәк вакыт уздыруга — «ӘЙЕ», ә смартфоннарга — «ЮК»!

@doctor_komarovskiy

Бала белән кибеткә: хокукларыңны төгәл бел!

Кибетләр, сәүдә үзәкләре  – минем яраткан темам, җәмәгать. Заманында бала тудыргач була торган депрессияне кибетләр ярдәмендә җиңгән кеше мин!  Шуңа күрә бу өлкәдә бик яхшы “йөзәм”. Тик күп әниләр әлеге урыннарга бик сирәк йөри. Яңа ел алдыннан, мәсәлән… Шул уңайдан сезгә ярдәм итү йөзеннән, бала белән кибеттә йөрү кагыйдәләре турында сөйләп бирергә булдым да инде.

Без кызым белән сәүдә үзәкләренә ул туып, бер ай узгач ук йөри башладык. Шуңа күрә авыз тутырып: “күрмәгән калмады” дип әйтә алам.  Хәзер исә ике яшьлек сабыем да  әлеге кибетләрне бик тә үз итә. Сәүдә үзәгенә охшаган берәр бина күрсә: “урра, кибет”, — дип кычкырып җибәрә.

Бала кечкенә чагында кибеттә йөрүнең әллә ни авырлыгы юк, әлбәттә. Ятып кына торган бала нинди проблема тудырырга мөмкин ди инде, име? Ә менә үсә төшкәч исә хәлләр мөшкелләнә. Нәни куллары белән тегесен дә, монысын да эләктерергә генә торган балага консультантлар кырын карый башлый, кайсыберләре шелтә дә белдереп алырга тартынмый.  Әгәр дә шук-шаян сабыең берәр уенчык, сок, савытны төшереп ватса, дөнья бетә. Нәкъ менә шуңа күрә дә күп кенә әниләр бала белән сәүдә үзәкләрендә күңел ачуга караганда, өйдә моңаеп утыруны кулайрак күрә. “Нервыларым янга калыр, ичмасам”, — янәсе.

Тик мин андый түгел, җәмәгать. Миңа, руслар әйтмешли, “движуха” кирәк. Шуңа күрә балага бәйле рәвештә килеп чыгарга мөмкин булган авырлыкларны “эһ” дигәнче җиңәргә өйрәндем. Сезне дә өйрәтәм хәзер. Язып алыгыз да, балагызны җитәкләп,  яңа ел бүләкләре җыярга сәүдә үзәгенә ашыгыгыз.

Беренче мисал. Коляскада тыныч кына мультфильм карап утырган баламны этә-этә балалар кибетенә килеп кердем. Як-якта күзне камаштырган төрле төстәге кием-салымны күреп, балам “аһ” итте. Мин стеллажлар аша барам, ә балам як-яктагы кием-салымны тоткалый. Ачу китереп артымнан йөргән консультант моны күреп авыр сулый, тик әлегә дәшми. Шулвакыт коляскам стеллажлар арасындагы кысан арага сыя алмыйча киштәләрнең берсенә китереп бәрә. Теге консультант түзми: “акрынрак кыланыгыз инде, кибетне җимерәсез бит”, — дип миңа мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта кызым кулына ялгыш эләккән майканы тартып алырга да өлгерә әле.

Әгәр дә кибетләргә яңа гына йөри башлаган “чәйнек” булсам, башымны иеп, гафу үтенеп чыгып китәр идем, мөгаен. Тик мин бит хәзер акыллы. “Хөрмәтле туташ, сез миңа шелтә белдергәнче, башта күзегезне ачып, кибетегезне күздән кичерегез. Кечкенә генә мәйданга күпме кием тутыргансыз. Ә закон буенча стеллажлар арасында  ким дигәндә 1,4 метр ара булырга тиеш. Ә сезнең күпме? 50 сантиметрмы? Өстәвенә, сез балалар кибете. Сабыйлар әлеге затлы майкаларыгызны тоткаламасын дисәгез, дөрес итеп элегез”, — дип җиффәрәм. Алай гына да түгел, шикаятьләр китабын сорап алам да, әлеге кибетләр челтәренең Россия буенча бердәм номерына шалтыратып зарланырга җыенуым турында әйтәм. Консультантны алыштырып куялар мени? Гафу үтенүдән башка чарасы калмый.

Икенче мисал шулай ук стеллажлар һәм киштә аралары белән бәйле. Мәсәлән, кибетләрнең берсендә балагыз ялгыш кына берәр предмет яки ризык төшереп ватты ди. Әлбәттә инде сездән бу товар өчен өстәмә түләү таләп итәчәкләр. Тик сез бирешмәгез. Әгәр дә бу хәл чыннан да ялгыш булган, ә стеллаж яки киштә арасындагы ара озынлыгы законга туры килми икән, әлеге гадәттән тыш хәлдә кибетнең үзен гаепләгез.  Акчаны судтан соң гына түләячәкмен, диегез. Әгәр дә инде чыннан да балагыз гаепле икән, ул чагында бәхәсләшмәскә киңәш итәм. Хәер, бәхәсләшә дә аласыз, билгеле. 100-200 сум өчен кибетнең сезнең белән судлашасы килмәс, мөгаен. Тик әхлак һәм кешелеклелек дигән нәрсә дә бар бит әле. Иң мөһиме, гаебегез юк икән, мәмкәләнеп тормагыз.

Чираттагы мисал исә кием-салым белән бәйле булачак. Инде әйткәнемчә, үсә төшкән баланың коляскада тик кенә утырасы килми. Ул әле бу әйберне, әлеге тегесен тоткалый башлый. Кайчакта үзең дә коляска өстенә берәр кием-салым яки алка ише кечкенә әйбер ташлыйсың да, онытасың. Ә кибеттән чыгып барганда, синең карак икәнлегеңне белгертеп ишектәге теге нәмәрсә чиный…

Ярый ла, сакчылар синең бала белән булуыңны аңлап, берсүзсез җибәрсә. Кайчакта әллә нинди хәлләр була бит. Мәсәлән, бер тапкыр безне кызым белән чүттән генә полиция участогына алып китми калдылар. Нәрсә өчен дисезме? Кызым кибеттә эләктергән көзге аяк киеменең бер сыңары өчен!!! Миңа ул бер сыңар аяк киеме нигә кирәк микән инде??? Әле минем размер булса ярар иде. Берәрсенә бүләккә дип алып чыгуым булгандыр инде…

Көлсәң көл, еласаң ела. Шуңа күрә, җәмәгать, беркайчан да кибеттә ашык-пошык йөрмәгез. Кибеттән чыгар алдыннан туктап, коляскагызны,балагыз кулындагы предметларны яхшылап тикшерегез. Артык проблемалардан азат булырсыз.

Яшь әни язмалары

Бала белән рәсем ясыйбыз: “нәрсә ясыйсың?” дип сорама!

Соңгы вакытта кызымның иң яраткан шөгыле – рәсем ясау. Кая барса да, кайда гына тукталсак та миннән кәгазь, ручка, карандаш, буяу сорап аптырата. Ә иң мөһиме, ул рәсем ясаганда мин аның янында утырып торырга, аны күзәтергә тиеш…

Менә ул кулына карандаш алып, ап-ак кәгазь битенә нәрсәдер сызгалап куя. Әлбәттә инде анда нинди дә булса сурәтнең “с” хәрефе дә юк. Мин исә барыбер аны мактаган булам. “Кызым, бу нәрсә соң? Бигрәк матур чыккан”, — дип сорыйм. Балам исә еш кына уйга кала, нәрсә дип җавап бирергә белми…

Шулай бервакыт медицина үзәкләренең берсендә чират көтеп утырганда безнең әлеге әңгәмәне шушы үзәктә эшли торган  психолог ишетеп алган. Ул безнең янга килеп утырды да, миңа бу яшьтә баладан “нәрсә ясадың”, — дип сорарга ярамаганлыгын аңлатты. Әлеге сүзләр минем өчен чын мәгънәсендә яңалык булды. Аның турында сезгә дә сөйләргә карар кылдым.

Бактың исә, нәни балалар кәгазьгә конкрет предметлар, сурәтләр ясаудан тыш, үзләренең эмоцияләрен, хис-кичерешләрен дә төшерәләр икән. Нинди төс кул астына эләккән – шунысын кулланалар. Куллары кайсы якка теләгән, карандаш шул якка таба сызган. Шул рәвешле алар гади сурәт төшереп кенә калмый, ә бу процесс белән яшиләр, үзләренең эчке халәтләрен күрсәтәләр икән.

“Әгәр дә баладан адым саен “нәрсә ясадың?” – дип сорасаң, ул уйга калачак. “Әһә, мин конкрет пердметлар гына ясарга тиеш икән бит”, — дигән фикер формалашырга мөмкин. Һәм ул үзе дә сизмәстән, үзенең уйлап чыгару сәләтен камилләштерәсе урынга, әти-әни, башка өлкәннәр күнеккән әйберләр ясый башлый: конкрет чәчәк, йорт, чыршы, кояш һәм башкалар”, — дип сөйләде психолог.

Әлеге сөйләшүдән соң мин чын мәгънәсендә уйга калдым. Чыннан да, мин баламнан һәрвакыт “нәрсә ясыйсың?” дип сорыйм. Әгәр дә ул берәр предмет исемен атаса, мин аның “хатасын” дөресләргә дә маташам әле: “бу кояш мени, кызым… Кояшның нурлары кая соң?”…  Димәк, үзем дә сизмәстән, баламны шул үзем күнеккән предметлар ясарга өйрәтәм булып чыга. Ә бит ул кайчакта миннән дә рәсем ясавымны сорый. Мин рәссам түгел һәм рәсем ясарга яратмыйм. Һәм әлбәттә инде, һаман шул бер үк йорт, чәчәк, агач, чыршы һәм кояш ясыйм.

Ә психологлар исә “нәрсә ясыйсың?” дип сораудан тыш, 8 яшькә кадәр баланы рәсем ясарга өйрәтүне дә катгый тыя икән. Бала нәрсә тели шуны ясарга, ничек тели, шулай буярга хаклы ди. Бала ясаган рәсемне беркайчан да төзәтергә, ясап бетерергә ярамый дип белдерә алар. Әгәр дә бала шундый позициягә күнексә, үскәч тә аның хаталарын төзәтергә туры килмәгәе…

Нәрсә дә булса ясауны тыю шулай ук ярамый торган хәл икән. “Тирә-якка карата агрессив булган бер бала  сугыш элементларын, автоматлар ясарга яраткан. Тик әнисе аңа бу рәсемнәрне ясауны катгый тыйган. Нәтиҗәдә, бала әлеге эмоцияләрен кәгазьдә калдырасы урынга, җәмгыяткә алып чыккан”, — дип сөйләде миңа психолог.

Уф, җәмәгать, яңа көн тудымы – яңалык! Балама әле өч яшь тә юк, башым инде баланы дөрес итеп тәрбияләү, камилләштерү турындагы фикерләр белән шыплап тулды. Ә сез бу рәсем ясау турындагы фикерләр белән килешәсезме?

Яшь әни язмалары

ДЖЕМЛЫ ПЕЧЕНЬЕ — рецепт

80-90-нчы еллар балаларына бу рецепт яхшы таныш: җәй әзерләп куелган кайнатмадан, майлы камырдан әзерләнә ул, һәм гаять тәмле була Үзегез дә пешереп карап шуңа инаныгыз әле.

ИНГРЕДИЕНТЛАР:

— 500 г он
— 200 г сыер мае
— 250 г шикәр комы
— 2 аш к. каймак
— 1 бал к. чәй содасы
— 300-500 мл куе кайнатма

ӘЗЕРЛӘҮ ПРОЦЕССЫ:

1. Сыер маен эретәбез. Ул эрегәч өстенә йомырка, шикәр комы, каймак, сода һәм он салып болгатабыз. Куе камыр килеп чыгарга тиеш.

2. Әзер камырны 3:1 хисабы белән ике өлешкә бүлеп, 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

3. Майланган табага камырның зур өлешен җәябез. Камыр өстенә джем агызабыз. Камырның кечкенә өлешен угычтан яки иттарткычтан чыгарып, джем өстенә җәябез.

4. Печеньене 200 градускача җылытылган духовкада, 20 минут тирәсе пешерәбез. Пирог формасында да, печенье кебек тә кисәргә була.

ЧӘЙЛӘРЕГЕЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!