Җиңү

− Безнең 7нче  “а” классында уку шундый кызык!  Үзебез турында  сиңа да сөйлисем килә, − дидем мин түземсезлек белән.

− Әйдә, алдагы  дәресләрне “тозлыйбыз”? – мәктәбебезгә  яңа күчеп килгән Алсу хәйләкәр елмаеп  шулай тәкъдим итте.

− Көлдермә инде!

− Мин чынлап әйтәм. Әйдә инде? Барыбер рәттән ике музыка дәресе булачак,  анда утырганчы дим?  Болай, ичмасам, яңа классташларым турында күбрәк белермен.

− Нәрсә әйтергә дә белмим. Дәрескә кермәгәнне күрсәләр?

− Мәктәптә караңгы почмак юкмыни?

− Барын бар да…

Алсу кулымнан алды. Без, җитәкләшеп, икенче каттагы баскыч астына киттек. Белем көнендә үк серләребез туры  килгән иде яңа классташым белән, беренче уку көнендә дә  бер-беребездән аерыла алмадык.

− Нәрсәдән башлыйм икән? Әйдә, малайлар турында сөйлим.  Алар шундый тиктормаслар, тыңлаусызлар! Укытучы  бер минутка гына класстан чыгып торса да, ахырзаман башлана… Нинди генә этлекләр кылмады алар − котың очар!

− О-о, мин куркыныч вакыйгалар турында тыңларга  яратам, сөйләче, зинһар?

− Кайсын сөйлим икән? Әһә! Бервакыт әдәбият укытучысы Алинә Камилевна  тактага биремне язып калдырды да, дәреснең яртысында класстан чыкты. Кызларның берничәсе, гадәттәгечә, тыныч кына биремне башкарды, малайлар, һәрвакыттагыча, берни дә эшләмәде. Икеле капчыгы Вова өстәл астыннан тубын чыгарды да һәм…футбол уйный башладылар…

− Дәрес вакытындамы? Класста уйнадылармы? – Алсу, ышанмыйча, кат-кат сорады.

− Әйе инде! Анысына түзәрсең әле! Марат исемлесе тупка катырак типкән иде, ул бишлегә генә укый торган Алисәнең башына килеп эләкмәсенме?! Шуннан мәхшәр купты: Алисә Марат артыннан йөгерә, калган малайлар котырып футбол уйный, Гөлнара белән Лена коридорга чыгып китте, Лиза бар тавышына акыртып телефоныннан музыка кабызды. Шулчак Алинә Камилевна килеп кермәсенме! И сүкте, и сүкте безне, кем биремне башкармаган, шуларга тузыныпмы-тузынды. Малайларның барысы да диярлек икеле алды. Гөлнараны, Ленаны, Лизаны елатмады гына инде. Маратка директорга ук барырга кушты…

− Шуннан? Марат бардымы?

− Юк. Алинә Камилевна әйбәт ул, җәлләде…

− Кызык…

− Бездә укучыларның дәрестә йоклап утыруларын сизмәгән укытучылар да бар әле…

− Гаҗәп…

− Берсендә шулай Азалия исемле кызның география дәресендә башы авырта башлады.  География укытучысы аңа өенә кайтып китәргә рөхсәт бирмәде, ун минуттан авырту бетәчәк, түз, диде. Азалия аның белән бәхәсләшеп тормады, иң арткы  партага күчте дә, башын кулына салып ятты. Нина Алексеевна аның йоклап киткәнен сизмәде дә. Азалия кыңгырау шалтыраганнан куркып, кычкырып  уянды…

− Хи-хи-хи… − Алсу көлүдән көчкә тыелды. − Аның йоклаганын күрмәде дәме?

− Юк шул менә. Укытучы дәресенә тәмам кереп киткән иде, − мин дә аңа кушылып көлдем.

Тагын нәрсә сөйлим икән, дип уйладым. Әһә, чәй эчүне оныттым бит!

− Бездә укытучылар ел саен алмашынып тора. Шул безнең 7нче  “а” классына түзә алмыйча китә инде алар мәктәптән.  Бервакытны инглиз теленнән яңа укытучы – Наталья Ивановна килде.  Ул бик тә ягымлы, хәтта безне дә  яратты. Аның белән күңелле иде, тик, кызганыч, ул да бер елдан китеп барды… Төрле уеннар уйнатты, ярышларда катнаштырды. Китәсе билгеле булгач,   инглиз теленнән соңгы дәрестә чәй эчеп алырга уйладык. Бөтенебез дә өйдән тәмле әйберләр алып килде. Кемдер – печенье, кайберебез – кәнфит,  кемдер хәтта тортка кадәр  алган.  Шундый кызык булды! Узган ел аның урынына яңа укытучы килгәч, без аңа Наталья Ивановна турында сөйләдек, чәй эчүне тагын оештырыйк әле, дип сорадык.  Ул безгә шундый усал итеп карады! “Әгәр сезнең чәй эчеп уздырган шул көннәрне искә төшерәсегез килә икән, рәхим итегез – менә сезгә өй эше: инглиз телендә чәй эчү турында инша языгыз! Хәзер үк башласагыз да ярый,” − диде. Без беренче дәрестә үк инша яздык.

− Кы-зык!  − Алсуның бит очларына кадәр кызарып чыкты. Әйтерсең лә бу вакыйгаларда ул үзе дә катнашкан иде. – Ә сезнең класс белән кая да була барганыгыз бармы соң?

− Бер тапкыр булды, тик анысы да яхшы тәмамланмады…

Мин, авыр сулап, яңа классташыма  театрга баруыбызны сөйләргә керештем:

− Яңа ел алдыннан  класс җитәкчесе Айгөл Маратовна безгә бүләк ясап, театрга билетлар алган. Малайларның берсе дә анда барырга теләмәде, тик Айгөл Маратовна каты торгач, әниләренә әйткәч, ризалаштылар. Айгөл Маратовна автобуста барабыз, дигәч, бөтенебез дә борын  җыердык: безгә акрын бара торган транспорт чарасы ошамый иде. Шулай да автобуска утырдык, Айгөл Маратовна билетлар сатып алды. Малайлар ишектән керүгә үк, буш урын эзләп йөгереште. Берзаман автобус як-якка чайкала башлады, малайларның йөгерешүе аркасында  йөртүче берничә тапкыр башын түбәгә бәрде. Бераздан ул автобусны туктатты – кондуктор безне куып чыгарды.  Аңа автобустагы башка кешеләр дә ярдәм итте.  Хәтта билетларны да кире кайтармадылар.  Калган акча кире юлга гына җиткәнлектән, театрга кадәр җәяү тәпиләргә туры килде. Театрга соңга калдык − спектакль инде башланган иде, шундук урыннарга таралыштык.  Беренче пәрдә тыныч узды, аннары  күңелсез тоела башлады.  Денис белән Миша лазерларын кесәдән чыгарып, кызыл нурларны актерларның күзенә  яктыртты. Рената бар тавышына кычкырып дусты белән телефоннан сөйләште. Чәчен тарткан өчен, Лена зал буйлап Марат артыннан куды. Шуннан Айгөл Ринатовнага кара кәчтүм-чалбар кигән абый нидер иелеп әйтте. Театрдан чыгып китүебезне сораган икән.  Мәктәпкә  кайтып җиткәнче юл буе Айгөл Маратовна безне сүкте. Уку елы тәмамлангач, хушлашмый да мәктәптән китеп барды… Менә шуңа да быел безгә тагын яңа сыйныф җитәкчесе килде. Ел саен сыйныф җитәкчесе алышынуга без инде күнектек.  Монысы да шул бер ел эшли алырмы-юкмы?

Дзин-дзин. Кыңгырау шалтырады. Без Алсу белән тарих кабинетына кердек.

− Минем янга утырсаң әйбәт булыр иде, − дидем мин, елмаеп. – Тик Ринат нәрсә әйтер?..

Мин аны кисәтергә өлгерми калдым – класска Ринат килеп керде. Минем янда Алсуның утыруын күрде дә:

− Кит минем урыннан! − дип кычкырды.

Алсу телефон экранына текәлгән иде, мөгаен, ул  кемгәдер хат язгандыр, Ринатның кычкыруына игътибар итмәде. Ачуы чыккан Ринат  аның чәченнән тартты да бар тавышына акырды:

− Ычкын моннан!

Шулчак Алсу сикереп тә торды, нәрсә эшләгәнен күрми  калдым – Ринат шапылдап идәнгә барып төште дә тәгәрәп китте. Тораташ катып калдым. Ничек инде, кыз кеше малайны шулай селтәп атсын? Куркуыннан дер-дер калтыранган Ринат көч-хәл белән аягына басты да  класстан чыгып йөгерде. Ул көнне мин аны  мәктәптә  башка күрмәдем. Кыңгырау шалтыраганчы башымда бертөрле уйлар кайнады: Алсу ничек шулай ега алды аны? Ринат кая югалды икән?

Дәрестән соң ашханәгә бергә барганда Алсудан шул хәл турында сорадым. Ул  − каратистка икән бит! Яшел поясы да бар, ди! Медальләре, грамоталары санап бетергесез…

Икенче көнне Ринатны күрүгә үк:

− Синең телең генә батыр, мактанчык куркак! Кызларны түгел, үзеңне дә яклый алмыйсың, − дидем.

Тарих кабинетында булган хәл телдән-телгә күчеп таралды, ахыр чиктә,   малайларның барысы да каратэ түгәрәгенә  язылды. Кемдер ике-өч дәрестән соң ташласа, Ринат бер генә күнегүне дә калдырмады. Шул көннән соң ул беркайчан да кызларга кычкырмады, чәчтән тартмады. Дәресләрдә исә гел Алсу ягына карап утыра иде ул. Тәнәфескә чыккач та аны күзләде…

Кыш җитте. Безнең яңа сыйныф җитәкчесе Гөлшат Мансуровна “Агитбригада” конкурсында катнашырга кирәклеген әйтте. Малайлар, гадәттәгечә,  катнашмыйбыз, дип кычкырдылар. Бер Ринат кына торып басты да:

− Борчылмагыз, Гөлшат Мансуровна, катнашабыз, − диде. Бөтенебез дә  дә аңа сәерсенеп карадык.

Тәнәфестә мин Ринатның малайларның һәммәсен дә аерым-аерым икенче каттагы баскыч астына алып барып килгәнен күреп калдым.

Икенче көнне Гөлшат Мансуровна класска килеп керүгә, малайлар беравыздан:

− Катнашабыз! – диделәр.

Гөлшат Мансуровна безгә сүзләр өләште, репетицияләр башланды. Нәрсәдер аңламасак, Гөлшат Мансуровна иренмичә барысын да яңадан төшендерде. Кайсыдыр малай киреләнсә, Ринат аның ягына шелтәле караш ташлап ала – тегесе шундук  тынычлана.

Конкурс көне килеп җитте.  Никадәр тырышып өйрәнсәк тә, барыбыз да борчылдык. Аннан да бигрәк, Гөлшат Мансуровна каршында хурлыкка каласыбыз, аны мәктәп алдында  оялтасыбыз килмәде. Без  аны ярата да башладык бугай…

Ул көнне мәктәпкә иртәдән килеп репетиция ясадык, һәр тәнәфестә кат-кат кабатладык. Дүртенче дәрестән соң Актлар залына җыелдык. Башта бишенче “а”, аннан бишенче “б”, алга таба алтынчы “а” һәм башкалар чыгыш ясады. Ниһаять, безгә дә чират җитте.  7 “а” турында әйтүгә, Актлар залында көлешү башланды, моңарчы без гел иң соңгы урынны ала идек. Сәхнәгә чыгар алдыннан Гөлшат Мансуровна барыбызны да түгәрәккә җыйды.  Кулларыбыз белән тотыныштык.

− Иң мөһиме: дулкынланмагыз. Сүзегезне онытсагыз да туктап калмагыз, алга таба дәвам итегез. Мин сезгә ышанам! Уңышлар!

Әлеге сүзләрдән соң  ничектер рәхәт булып китте.  Безнең чыгыш шулкадәр шәп булды!  Әмма көндәшләр дә көчле шул.  Конкурс ахырында жюри  урыннарны игълан итте: өченче урынга – алтынчы “б”, икенче урынга – бишенче “а”, беренче урынга  7нче  “а” лаек дип табылган!  Үз колагыбызга үзебез ышанмадык.  7нче  “а” беренче ди!  Без бит инде бу!  Аңлап алгач,  сикерергә, кочаклашырга, “ура” кычкырырга тотындык.  Гөлшат Мансуровна бездән дә ныграк сөенде бугай, кулларын туктаусыз чәбәкләде.

Әмма иң нык шатланган кеше яңа классташыбыз Алсу булып чыкты. Каратистлар җитезлеге белән ул Гөлшат Мансуровнага ташланды:

− Ки-яя! Әни, әни!  Без  − чемпионнар! – дип кычкырды ул.

Без, елмайган иреннәребезне җыярга онытып, телсез калдык…

Әдилә Зиннәтуллина

Балалар өчен табигать турында шигырьләр

Бу — кайвакыт ? Әйт, балам!

Ләбиб Лерон

Күз төпләрен угалап,
Кояш уянып килә…
«Кик-ри-күк! Торыгыз!» — дип,
Әтәч куанып көлә.
Кеше эшкә кузгала —
Бу — кайвакыт? Әйт, балам!

(Иртә)

Ак болытлар, кызарып,
Еракларга юл ала.
Биек таулар артына
Кояш кереп югала…
Көн сүрелә кай ара —
Бу — кайвакыт? Әйт, балам!

(Кич)

Сайрар кошлар «чут» та «чут»
Гөрләшә дә серләшә.
Агачларның яфраклары
Лепер-лепер сөйләшә…
Күктә кояш чайкала —
Бу — кайвакыт? Әйт, балам!

(Көндез)

Тәрәзәдән ай карый,
Йолдызлар җем-җем яна.
Акрын гына, талгын гына
Тынлык иңә дөньяга…
Кеше йокыга тала —
Бу — кайвакыт? Әйт, балам!

(Төн)

Фото: pixabay.com


Ташбака

Мәрзия Фәйзуллина

Ташбака кая барса да,
Төнлә, көндез, кич, иртә,
Үзенең таза таш йортын
Сыртына салып йөртә.

Берәр хәвеф-хәтәр күрсә,
Шул йорт эченә кача.
Тик куркыныч беткәч кенә
Ул таш ишеген ача.


Кояшлы уен

Эльмира Шәрифуллина

Яуды яңгыр, яуды яңгыр,
Күлләвекләр җыелды.
Чулт-чулт итеп агачлардан
Шук тамчылар коелды.

Шатлыгыннан кош сайрады,
Кояш чыкты ялтырап.
Ап-ак томан җиргә ятты
Иртә таңнан, ял сорап.

Әнә салават күпере —
Ал, кызыл басмалары,
Гүя ул нәни кызларның
Чәчүргеч тасмалары.

Уянды бөтен табигать,
Гөлләр нурга коенды.
Яңгыр үзе башлап китте
Бу кояшлы уенны.

Фото: pixabay.com


Август

Дамир Гарифуллин

Җиләкләр беткән чаклар,
Шомыртлар кипкән чаклар.
Бәрәңге үскән чаклар,
Алмалар пешкән чаклар.

Миләшләргә бүрек-бүрек
Кызыл ут капкан чаклар.
Арыш башакларын уып,
Куаныч тапкан чаклар.

Төрле-төрле эшләпәле
Гөмбәләр үскән чаклар.
Бөтен авыл белән бергә
Уракка төшкән чаклар.

Өем-өем помидорлар
Кызарып яткан чаклар.
Җир җимертеп болыннарда
Колыннар чапкан чаклар.

Белдеңме инде син, дус,
Менә нинди ул август!

Фото: pixabay.com


shigriyat.ru сайтыннан тупланды

Татар халык авыз иҗаты: тизәйткечләр

***

Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.
Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.

***

Әрәмәдәге әрем әче.

***

Җылы җәйнең көннәрендә
Җәймә тау итәгендә
Җизни кызы Җәүһәрия
Җиләк җыя чиләгенә.

***

Җиләк, җиләк, җиләкләр,
Бик тиз тулмый чиләкләр.
Тулыр иде чиләге,
Юк бит аның җиләге.

Җидегәндә җиде кыз,
Җиргә якын ул йолдыз.
Җиргә якын җидегәндә
Җиде йолдыз, җиде кыз.

***

Капкага капка каршы,
Капкага капка капма-каршы.

***
Кулда тукмак,
Алыйк кер тукмап:
Тукта, тукта, тукмама,
Тукма, тукма, туктама!
Туктап тукмап булмый ул,
Тукмап тукмак тынмый ул.

***
Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай.

***
Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.

***
Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы. Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.

***
Талга кунар бер тартар,
Ул тартарны тал тартыр,
Тартар басып талны тартыр,
Тал тартыр, тартар калкыр,
Тартар калкыр, тал тартыр.

***

Тәкәрлек, тәкәрлек,
Тәңкәң булса миңа бир.

***
Синең мускул мускулмыни, мускул түгел ул-мыскыл.
Менә Мостафа мускулы мускул дисәң дә мускул.

***

Торма тора тырмада,
Торна төште тырмага.
Торма, торна, тырмада.
Торна, торма тырнама.
Тукта, тотыйм тырманы,
Торна туктап тормады.
Тотып торам тырманы,
Торна тишкән торманы.
Тук, так, тук, так.
Тукмап, тукмап талса тукмак,
Тора туктап, гайрәт туплап.
Туктап, туктап туйса тукмак,
Тагын тукмат тук, так, тук, так.

***

Сезнең кызлар безнең кызларга киндер тукмаклашмакчылар иде. Тукмаклашырлар микән, тукмаклашмаслар микән?

***
Тукмаклашсалар, тукмакларын алып килсеннәр, тукмаклашмасалар, тукмакларын биреп торсыннар.

***
Дару белән өч шешә,
Шешә бавын теш чишә, шешә чишсәң теш шешә.

***

Җилбер-җилбер җилбәзәк,
Җилпәзәле илгәзәк.
Җәяүле дә, атлы да,
Җилфердек канатлы да.
Сыерчык, сыерчык,
Нинди матур сызгырчык!

***

Быж-быж килә бер быжан,
Шөпшә түгел ул – быжан.
Кигәвен дә түгел ул,
Ә аларга охшаган.
Быжан – быжан, быж – быжык,
Син мине чага күрмә.
Тавышың ай – яй яман,
Өебезгә дә кермә.

***

Ат та йөри
Карда,
Карт та йөри
Карда.
Атның
Картасы бар,
Картның
Картасы бар.
Карта карап
Карт та
Арып калган
Артта.
Күрәсеңме,
Таҗи абзый
Бакчасында
Түтәл казый.
Кәҗә – фәлән
Кермәсен дип,
Газапланып,
Казык кадый.
Казык тормас
Кадап кына.
Тотар аны
Кадак кына.
Таҗи абзый
Уйлап торды
Озак кына:
Әллә бакча
Уртасына
Куйсын микән
Тозак кына?

***

Шәл кәҗә
Без дә таптык шәт кәҗә.
Әби әйтә: шәп кәҗә!
Сөтлесен сөтле түгел,
Ләкин бит ул шәл кәҗә,
Югалтырга жәл кәҗә.

«Премия» /Рөстәм ГАЛИУЛЛИН хикәясе/

Ниһаять, ул көн килеп җитте: соңгы кыңгырау бәйрәме тәмамланды, укучылар өйләренә таралышты. Айдарның кәефе май кояшыныкы кебек якты, күтәренке иде. Шулай булмыйни: өч ай мәктәпкә бармаячак, әти-әнисе эштә чакта берүзе өйдә торачак бит ул! Көне буе туйганчы планшетта уйнаячак, аскы каттагы Марат белән интернеттан футболда көч сынашачак, бер-берсенең шәһәренә яу белән киләчәкләр, боксчылар булып сугышачаклар! Эх, алда нинди күңелле көннәр көтә аны!

− Улым, көн-төн шул планшетыңда уйнап сукыр каласың бит инде! – дип әнисе дә бәйләнмәячәк. Әтисеннән дә:

− Ун яшеңдә үк бөкреләрең чыкты инде, без синең шикелле вакытта урамнан кайтып керми идек, − ише сүзләрне ишетмәячәк.

Айдар үз ишегалларында шау чәчәккә батып утырган сирень куаклары тараткан хуш исне дә сизмәде, подъезд төбендәге утыргычта тезелешкән күрше әбиләрен дә күрмәде: аяклары аны өйгә, планшетына таба әйдәде. Лифтта менгәндә дә ул үзен планшетындагы уен каһарманы кебек хис итте: ул да бит миссияне үтәп бетергәч, яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Ә Айдарларның фатиры җиденче катта, димәк, ул җиде уенда җиңгән батыр булып чыга!

Фатир ачкычын эзләп, портфелендә актарынганда ишек кинәт ачылып китте. Әнисен күреп, Айдар аптыраудан телсез калды.

− Кайттыңмы, улым, әйдә, сине генә көтәбез, әтиең дә өйдә, − диде әнисе, аны аркасыннан сөеп.

Айдар аларны өйдә күреп бер дә сөенмәде, болай булгач, корган планы җимерелә бит әле аның.

− Без әниең белән уйладык-уйладык та, сине җәй буена авылга кайтарырга булдык әле, − әтисе шулай дигәч, Айдар еларга җитеште.

− Борчылма, улым, − әнисе аның тулышуын үзенчә аңлады, − без кайтып йөрербез, сагынырга да өлгермәссең.

− Казаннан авылга дүрт сәгатьлек юл, һәр атнаны булмаса да, айга бер-ике тапкыр яныңа кайтырбыз, − әтисе дә аны үзенчә тынычландырырга кереште.

− Бабаең, ниһаять, пенсиягә чыкты, аңа да иптәш кирәк. Аннан, ял да итеп килерсең бу планшетларыңнан…

Шулай диюгә, Айдарны корт чактымыни, ул сискәнеп куйды:

− Юк, авылга кайтасым килми, монда калам! – диде.

− Улым, без әниең белән көне буе эштә, күңелсезләнерсең. Авылда бабаң белән балыкка барырсың, урамда малайлар белән уйнарсың, бик рәхәт булыр!

− Үзеңә тәмле әйберләрне күп итеп кайтарырбыз, яңа уенчыклар алырбыз…

Айдар бирешергә теләмәде, тик әтисе белән әнисе яңадан-яңа уенчыклар вәгъдә иткәч, ахыр чиктә, авылдан килүгә айфон алып бирәбез дигәч, сынды:

− Ярар, кайтам, тик планшетны да алып кайтам! Интернетыма дигән акчаны күп итеп салыгыз!

Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашты, әмма башка чара юк иде, ризалаштылар. Шул көнне үк алар авылга кузгалды. Айдарның кәефе күзгә күренеп яхшырды: дүрт сәгать буе машинада планшет уйнаган өчен дә сүкмәделәр аны, өстәвенә тиздән, бик тиздән айфонлы да булачак бит ул!

Айдарны бабай белән әбигә тапшыру бик җитди төсмер алды. Әнисе бер капчык даруларны әбисенә кат-кат аңлатып, һәммәсен күрсәтә-күрсәтә бирде:

− Айдарның башы еш авырта, менә монысы шуның өчен. Ашказаны белән интегә, бу даруны ашаганга кадәр ярты сәгать кала эчертерсең, әнә тегесен ашаганнан соң каптырырсың. Хәле китә торган гадәте бар, бу витаминнарны язылган тәртиптә кабул итәргә кирәк…

Бу кадәр даруларны гомерендә дә күрмәгән бабай белән әби тәмам буталышып бетте, ахыр чиктә, бер дәфтәр тутырып һәммәсенең тәртибен язып чыгарга туры килде.

− Кхм, − бабасы тамагын кырды, − бу бала дарудан башка тагын нәрсә дә булса ашыймы соң?

Шул сүзне генә көткәндәй, әнисе тәмам җанланып китте:

− Һай, әйтергә дә онытканмын бит: иртән какао эчә, аннан аз гына йогурт кабып куя. Менә болары шоколадлар – ул шундыйларны гына ашый. Ит яратмый инде ул безнең, ашка да исе китми, балыктан укшый, бәрәңгене күралмый, шул кибеткә еш йөрергә туры килер инде…

Бабай бер планшетын кочаклап утырган оныгына, бер аның әнисенә – үзенең кызына карады, әмма берни дә аңламады. Аңа бакчадагы чүпләрне утарга, печән кертешергә, көтүгә чыгарга иптәш, яңа койма тотарга ярдәмче кирәк иде, ә монда…

Икенче көнне әниләре Казанга кузгалды. Китәр алдыннан Айдарның әле бер битеннән, әле икенчесеннән үбеп, бик озаклап кочаклаган әнисенең күзеннән яшьләр бәреп чыкты:

− Беренче тапкыр үзен генә калдырабыз, еласа, шалтыратыгыз, шундук кайтып җитәрбез, − диде ул, әтисе белән әнисенә карап.

− Бала елаган саен кайта башласаң тагын! Атлаган саен кайтып йөрмәгез. − Бабай кияве белән кул биреште дә кызы утырган якның ишеген шапылдатып япты.

Машина урам тузаннарын тузгытып, күздән югалды. Айдар сөенеченнән өйгә йөгереп керде дә тизрәк планшетын кулына алды. Көне буе уйнады малай, урамга чыгып та карамады. Хәер, бер тапкыр ишгеалдына чыгып кергән икән: анда да кикриген шәбәртеп йөргән әтәчне фотога төшереп, инстаграмга шул фотоны элде. Шулай итеп йөзләгән лайк җыйды.

Бабасы белән әбисе яныннан әллә ничә тапкыр үтеп китте, аларга игътибар да бирмәде. Әнисе аңа бер капчык тәм-том калдырган иде, уйнаган җиреннән генә шуларны капкалады. Аңа дип салынган аш суынды, яңа сауган сөт мәчене куандырды. Ул көнне Айдар планшетын күкрәгенә кочкан килеш йоклап та китте.

Икенче көнне Айдар кояш инде тәмам күтәрелеп, баш очыннан карый башлаганда гына күзен ачты. Аның ачы тавышыннан бабасы белән әбисе котлары очып, аздан гына йөрәксез калмады.

− Кайда минем планшетым?! Кайсыгыз алды?!

Бабасы белән әбисе Айдарның караваты янында әвәрә килде. Бабасы, тезләрен шартлатып чүгәләде дә карават астында кармаланды. Әбисе урын-җирләрне кат-кат селекте. Әмма планшет беркайда да юк иде.

− Әти белән әнигә шалтыратыгыз! – дип еламсырады малай. – Яңаны алсыннар!

− Туктале, дөнья бетмәгән бит, улым, табылыр, − әбисе аның аркасыннан сөя-сөя тынычландырырга тырышты.

− Табыгыз! Алайса… Казанга китәм!

Шулчак аның елак тавышы бабасының калын тавышы эчендә күмелеп калды:

− Булды! Җитте! Син – егет кеше, елаудан тукта. Планшетың табылмаса, әбиең белән икәү яңаны алып бирербез.

Бабасыннан куркып калган малай, сулкылдап, борынын тартты:

− Бүген үк!

− Юк, бүген үк түгел. Яңа планшет өчен сиңа тырышырга туры киләчәк! Һәр яхшы эшең өчен сиңа миннән премия булачак! Көне буена бер тапкыр да еламадыңмы – премия! Әбиең пешергән һәр ризыкны ашап бетердеңме – премия! Бабаң кушкан һәр эшне үтәдеңме – премия! Менә шулай!

Айдар бабасының кырыслыгыннан куркып калды хәтта. Аның килешми чарасы юк иде.

− Яхшы эшләрне күбрәк эшләп, күбрәк премия аласың икән, димәк, тизрәк яңа планшетлы да булырсың!

Шул көннән Айдар өчен өр-яңа тормыш башланды. Бабасы аны иртән-иртүк уята. Сикереп торган һәм шундук битен-кулын юган, әбисе табада пешергән йомырканы ял иттереп куйган өчен, аннары яңа сауган бер стакан сөтне эчеп бетергән өчен Айдарга премия эләгә. Аннан ул бабасына ияреп урамга чыгып китә, бергәләшеп яңа койма тоталар. Көндезге ашны тагын бер тәлинкә өстәп салдырган өчен Айдар икеләтә байый. Кич сыерны көтүдән каршылаган, аңа печән салган, урамда малайлар белән уйнаган Айдарның кесәсе күзгә күренеп калыная башлады. Кич белән ул акчаларны кат-кат саный, әмма яңа планшет алганчы шактый тырышасы бар шул әле.

Бабасы көннән-көн премиянең яңа төрен уйлап чыгара: бакча артындагы күлдән балык тотып кайткан, шул күлдә йөзәргә өйрәнгән, бакчадагы чүпне утаган, почта тартмасыннан гәҗит алып кайткан, көтүгә чыккан, җиләк җыйган, хәтта бабасының иске тальянында көй чыгарган өчен – барчасы өчен дә Айдарга премия эләгә. Бабасы әле турник та ясап куйды. Баштагы мәлдә аз гына да асылынып тора алмаган Айдар, ниһаять, атна-ун көн изалана торгач, ике-өч мәртәбә тартыла башлады. Күбрәк тартылган саен планшетка ара якыная бара.

Беренче вакытларда Айдар бик нык арый, аяк-куллары авыртып интектерә иде, хәзер исә көче артканын үзе дә сизә. Күрше малайлары белән йөгерешкәндә дә артта калмый, велосипедта куышканда узып та китә әле. Түр бүлмәдә эленеп торган көзге яныннан узып киткәндә дә мускулларының кабарынып китүе, җилкәләренең тураюы күзенә чагылып кала.

Җәйнең узганы сизелмәде дә. Айга бер-ике урап китәбез дигән әтисе белән әнисе август ахырында гына кайтып керде.

− Үләм, улым каралып беткән, зуп-зур булган! – әнисе машина туктар-туктамас сикереп төште дә Айдарны кочаклап алды. – Танып та булмый.

−О-һо! – диде әтисе аның кулын кат-кат кысып. – Нинди көчлегә әйләнгән!

−Турникта тартылып күрсәт әле әтиеңә, − бабасы Айдарга яратып күз кысты.

Бакчага керделәр. Турникка җитез генә сикереп асылынды да, малай күтәрелә дә башлады.

− Бер, ике, өч… ун! – әтисе белән әнисе шаккатып санадылар.

Аларның гаҗәпләнүдән авызлары ачык иде. Өйгә керү белән, бабасы аларга бер капчык даруны тоттырды:

− Кызым, боларны ташлыйсың гынамы соң? Без боларны эчертеп тормадык инде…

− Үләм, башыңның сызлауларына ничек түздең, балам? Эчең кисеп-кисеп авырткандыр?

Ул арада әбисе аңа кайтарган вакытта калдырган бер капчык тәм-томны сузды:

− Бозылганнардыр инде болар, Айдарның аларга исе китмәде никтер…

Әтисе белән әнисе, шаккатып, бер-берсенә карашты. Әмма аларны иң гаҗәпләндергәне саубуллашканда булды. Машинага утырышыр алдыннан, өйдән кош тоткандай сөенеп әбиләре йөгереп чыкты:

−Улым, таптым бит, табылды бит теге уенчыгың. Аның кулында планшет иде. Малай аны исе китмичә генә кулына алды.

Ул әбисен кочаклап үпте:

− Әби, син пешергән тәмле ризыклар беркайда да юк, − дигәч, анысы яулык чите белән күз яшен сөртергә кереште. Аннан ул бабасын кочаклады, кат-кат җилкәдән кагыштылар. Айдар аңа зур гына кәгазь төргәк сузды.

− Нәрсә бу, улым? – дип сорады бабасы, аптырап.

− Премия бу, бабай…

− Нинди премия? – бабасы кәгазь төргәкне чиште. – Болар бит мин сиңа биргән акчалар?!

− Әйе, бабай. Мине планшеттан аерган өчен рәхмәт сиңа! Казанга кайту белән йөзү түгәрәгенә, футбол секциясенә, музыка мәктәбенә йөри башлыйм. Хәзер мин барысын да булдырам! Шуның өчен миннән сиңа премия!

Машина кузгалды да кинәт туктады, арткы ишек тәрәзәсеннән Айдарның башы күренде:

− Киләсе елга да сезнең янга кайтам. Премиягә дигән эшләрне күп итеп әзерләп куегыз!

Бабасы белән әбисе елмаешып баш какты. Айдар җәй буе чүбен уташкан, казышкан яшелчә, җиләк-җимешләр белән шыплап тулган машина Казан ягына юл алды…

Влада Семенова рәсемнәре

Балалар өчен кошлар турында шигырьләр

Тукран

Нәҗип Мадъяров

Колагын агачка терәп
Нәрсә тыңлый ул анда?
Әллә берәр хәвеф-хәтәр
Булды микән урманда?

Тыңлый өскәрәк менеп тә,
Түбәнрәк төшеп тә.
Кунарга шәт урын тапмый,
Ахрысы, берничек тә.

Әһә, бер турына гына
Тукталды тукталуын.
Шулай да ул турының да
Тыңлап чыкты як-ягын.

Һәм, ниһаять, бик тырышып
Тукылдата башлады,
Күп тә үтми агачтагы
Кортны табып ашады.

Фото: pixabay.com

 


Җәнлекләр

Мәрзия Фәйзуллина

Куркак куян, болан, поши,
Төлке, аю һәм бүре —
Кышкы туннарын салалар
Яз җитүгә һәрберсе.

Җәнлекләрнең йон койганын
Кызылтүш күзләп тора.
Һәм аларны ваклап ташып,
Бик матур оя кора.


Нәфисә

Әхмәт Исхак

Түтәл сакларга куштылар
Нәфисәгә.
— Тимәсен кош-корт,— диделәр,
Яшелчәгә!
Нәфисә бик тырыш кыз ул —
Торды сакта,
Җәй буена күзен йөртеп
Һәр дүрт якка.
Рәшәткәгә кунса хәтта
Берәр кошчык,
Нәфисәбез чапты шунда,
Чыбык тотып.
Кая инде якын килү
Тавык-чебеш!
Берәр чыпчык күренсә дә,
Куды: «Көш! Көш!»
Түтәлләре ышанычлы
Кулда хәзер,
Керә алмый сыерчык та
Монда хәзер.
Шулай итеп җәй көннәре
Үтеп китте.
Яшелчәне җыяр вакыт
Килеп җитте.
Түтәлләрне әниләре
Тикшерсәләр —
Кортлап беткән андагы бар
Яшелчәләр!

Фото: pixabay.com


Ятим тургай

Хәкимҗан Халиков

— Тургай, нигә моңлы син?
Нигә болай елыйсың?
— Инде елап ардым мин:
Япа-ялгыз калдым мин.

— Абау, шулай укмыни?
Балаларың юкмыни?

— Аждаһадай коточкыч
Мәрхәмәтсез бер очкыч
Агу сипте басуга:

Балаларым барсы да
Шундук үлеп беттеләр…
Мине ятим иттеләр.

Әле безнең кадерне
Тора-тора белерсез.
Тургайларны бервакыт
Төштә генә күрерсез…

Белмим, нинди кеше сез?
Нишлисез?!

Фото: pixabay.com

shigriyat.ru сайтыннан тупланды

Җыр-көй, бию турында мәкальләр

Җыр-көй

* Белгәнгә җыр,
Белмәгәнгә «дыр».

* Әүвәл тавыш, аннан көй.

* Җилләтми томан ачылмый,
Җырламый күңел ачылмый.

* Җыр белгәнгә җыр һөнәр,
Җыр белү дә зур һөнәр.

* Җыр күңеллегә куаныч,
Күңелсезгә юаныч.

* Җырлаганның биергә исәбе бар.

* Җыр кешенең юлдашы.

* Җырлап ачылмаса күңел,
Елап ачылачак түгел.

* Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.

* Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.

* Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.

* Җырның канаты бар.

* Җырның ертыгы юк.

* Җыр тыңламыйлар, моң тыңлыйлар.

* Заманасына күрә көе.

* Һәр заманның үз көе.

* Ил җыр белән яши.

* Илнең җыры бар,
Күңелнең моңы бар.

* Ишәк килде — җыр бетте.

* Көй — күңелнең моңы.

* Карга каңгылдап каз булмас.

* Карганыкы көн дә бер карылдау.

* Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.

* Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.

* Сандугач сайрый,
Карга кычкыра,
Бүре улый,
Кеше җырлый.

* Сүз — басу, җыр — чәчәк.

* Сүз — көмеш, җыр — алтын.

* Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

* Тукта, мин җырлыйм, миннән калса, син җырларсың.

* Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.

* Һәр кошның үз моңы.

* Һәр кошның үз тавышы үзенә матур.

* Һәр кош үз тавышыннан тәм таба.

* Эч пошканга җыр файда.

* Эш вакытында такмак әйтмиләр.

* Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.

Музыка һәм музыкантлар

* Анысы шулай шулаен да
Тартып җибәр кураең!

* Барабан каксалар, барабан артыннан;
Кубыз тартсалар, кубыз артыннан.

* Барабан таяк ала, барабанчы акча ала.

* Гармунсыз клуб,
Лампасыз куык.

* Гармунчы назлы булыр.

* Думбыра туй төшкән өйгә килешер.

* Думбырачы думбырачыны күрсә, кылы өзелә, ди.

* Музыканы хайваннар да яраталар.

* Ни думбыра белмәгән,
Ни сызгыра белмәгән.

* Эчең пошса, музыка уйна,
Уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла!

Бию

* Атам-анам биегән,
Күңел ачкан биюдән.

* Уйнап-җырлап биемәгән — җебегән.

* Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз.