Сүз, аваз-хәреф турында табышмаклар

  1. Синдә бар, миндә бар — кешедә юк, Казанда бар, өйдә юк; Урманда бар — бер генә, Җирдә-суда бер дә юк.
  2. Мәскәү илә Казанда юк, Питербур илә Оренбурда бар; Ташкент илә Уфада юк, Әстерхан илә Самарда бар.
  3. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
  4. Әбидә бер, бабайда ике.
  5. Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк.
  6. Бездә бар, Сездә бар, Илдә юк.
  7. Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
  8. Казанның уртасында ни бар?
  9. Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк.
  10. Тыкрык башында ни бар?
  11. Чигәдә бар, кашта юк, Чирәмдә бар, ташта юк.
  12. Кое төбендә нәрсә бар?
  13. Җирнең уртасында ни бар?
  14. Кәҗәнең башында нәрсә бар?
  15. Шәһәрдә бар, авылда юк, Кешедә бар, адәмдә юк.
  16. Барда юк, юкта бар.
  17. Балда бар, нанда юк, Алмада бар, ханда юк.
  18. Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.
  19. Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап.
  20. Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
  21. Күлдә бар, елгада юк, Үрдәктә бар, казда юк.
  22. Беренче кисәге — җирнең иярчене; Икенче кисәге — җәзалау урыны; Кушып укыганда — кеше исеме.
  23. Бер иҗегем — төс минем; Икенчесе — сыеклык; Өченчесе бөл ай ди: — Безнең авыл бик бай, — ди.
  24. Нинди шәһәр суда йөзә?
  25. Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?
  26. Чарлак кайчан кош була?
  27. Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге — әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге — йорт хайванының исеме.
  28. Нинди сүздә алты «н» бар?
  29. Беренче иҗеге — боерык фигыль; Икенче иҗеге — атау җөмлә; Икесе бергә — кыйммәтле металл исеме.
  30. Ансыз миңа бу киң дөнья булды тар, Насыйп микән миңа аны күрергә? Аның хәрефе бу язылган җирдә бар, Миңа кирәк шул кемлеген белергә.
  31. Һәр хәрефе бер иҗек, Исеме була ничек?
  32. «Б» белән башласаң — бик тәмле әйбер; «С» белән башласаң — бүрәнәләр бәйләме; «К» белән башласаң — боерык фигыль.
  33. Бер иҗеген ал умартадан, Икенчесен эзлә партадан; Бергә кушкач, кем була дисәң? — Уйлап кара: мин ярам, кисәм.
  34. Бабай урманга барган, Бабай балтасын алган. Бабай урманда бал тапкан, Аны кая салып кайткан?
  35. Берсе иген игүчеләргә, икенчесе печән җыючыларга кирәкле ике нәрсәнең исемен бергә кушсак, җиңгиләргә кирәкле бер нәрсәнең исеме килеп чыгар.
  36. Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң — татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе — Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә — суда яшәүче, бик тиз йөзүче.
  37. Без безгә без дибез, Сез безгә ни дисез?
  38. «Й» белән башласаң — әйберләрне саклый, «Т» белән башласаң — җәнлек ауларга ярый.
  39. Кара дисәң, карамый, Ак дияргә ярамый.
  40. Кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исемен бергә тезеп языгыз да, җәй көне күп була торган бер җимеш: исеме чыксын.
  41. «К»дан башлап укысагыз, Җир ашларга китә, «Г»дан башлап укысагыз, Чәчәк атып үсә.
  42. Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга?
  43. Минем белән ул адаш: Мин — яз ае, ә ул — аш.
  44. Урман белән тау арасында нәрсә бар?
  45. Ат бер елга өч таз суны эчеп бетерә аламы?
  46. «3» белән башлап — Татарстандагы елга; «X» белән башлап — кеше исеме; «Ч» белән башлап — үсемлек; «Җ» белән башлап — елның бер вакыты.
  47. Бөтен татар өендә бар, Үзе дөньяда бер генә.
  48. Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң; Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң; Ул урынга «Р» куйсаң, Кисә аласың токмач; «Л» белән кырда калам, Игенне урып-җыйгач.
  49. Беренче кисәге — сыеклык, икенче кисәге — Татарстандагы елга, кушып укыганда — табигать күренеше.
  50. Беренче иҗеге — хайван, Икенче иҗеге — боерык фигыль, Икесе бергә — кош исеме.
  51. Беренче кисәге — боерык фигыль, икенче кисәге — иген үсә торган җир, кушып укыганда — зирәк кеше.
  52. Исеме ике сүздән кушылган. Беренчесе — җир йөзендә иң күп бер нәрсә, икенчесе — кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын.
  53. Тугай кайчан сайрый?
  54. Атлар аңлый торган ике сүзнең ахырына «к» хәрефен кушсаң, адәмнең киссәң дә авыртмый торган бер әгъзасының исеме чыгар. Ул нәрсә?
  55. Башы — «т», койрыгы — «н», дошманы — «м». Ул нәрсә?
  56. Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
  57. «У» белән язсаң, тау була, «А» белән язсаң, диңгез була.
  58. Өч дигәндә — ике була, «Ике» дигәндә — өч була.
  59. Түтәлдә нинди ике нота үсә?
  60. Ике көн рәттән яңгыр явамы?

Табышмак җаваплары:

  1. «Н» хәрефе
  2. «Р» хәрефе
  3. «А» хәрефе
  4. «Б» хәрефе
  5. «3» хәрефе
  6. «3» хәрефе
  7. «3» хәрефе
  8. «3» хәрефе
  9. «С» хәрефе
  10. «Т» хәрефе
  11. «Ч» хәрефе
  12. «Е» хәрефе
  13. «И» хәрефе
  14. «К» хәрефе
  15. «Ш» хәрефе
  16. «Ю» хәрефе
  17. «Л» хәрефе
  18. «М» хәрефе
  19. «Ә» хәрефе
  20. «Ө» хәрефе
  21. «Ү» хәрефе
  22. Айдар («ай» һәм «дар»)
  23. Аксубай («ак», «су» һәм «бай»)
  24. Алабуга (шәһәр һәм балык исеме)
  25. Алма (боерык фигыль һәм җимеш)
  26. Акка буягач (акчарлак)
  27. Алтай («ал» һәм «тай»)
  28. Алтын
  29. Алтын  («ал» һәм «тын»)
  30. Анам (юл башы хәрефләреннән укыла)
  31. Аю («а» һәм «ю»)
  32. Бал, сал, кал
  33. Балта («бал» һәм «та»)
  34. Бал тасына («балтасына»)
  35. Каптырма («кап» һәм «тырма»)
  36. Балык («бал» һәм «Ык»)
  37. Без (алмашлык һәм тегү коралы)
  38. Йозак, тозак
  39. Кара (кара төс һәм боерык фигыль)
  40. Карбыз («кар» һәм «боз»)
  41. Көл, гөл
  42. Күл һәм мәк
  43. Май
  44. «Белән» бәйлеге
  45. Елга суын эчеп бетереп булмый (юнәлеш килештәге «ел» сүзе һәм «елга»)
  46. Зәй, Хәй, чәй, җәй
  47. Казан (шәһәр һәм савыт)
  48. Камыш, камыт, камыр, камыл
  49. Суык («су» һәм «Ык»)
  50. Сыерчык («сыер» һәм «чык»)
  51. Тапкыр («тап» һәм «кыр»)
  52. Ташбака («таш» һәм «бака»)
  53. «Р» хәрефе өстәгәч («тургай»)
  54. Тырнак («тыр-р» һәм «на-а»)
  55. Тычкан
  56. Беренче хәрефләре белән
  57. Урал, Арал
  58. «Өч» һәм «ике» сүзләрендәге хәрефләр саны
  59. Фасоль («фа» һәм «соль»)
  60. Рәттән ике көн булмый (арада төн бар)

Шигъри табышмаклар — Мөҗәһит Әхмәтҗанов

***

Башта суга ташлыйсың,
Аннан көтә башлыйсың.
Өметләнеп аласың,
Өлгералмый каласың.
Тагын суга ташлыйсың;
Өр-яңадан башлыйсың.

(Кармак белән балык тоту)

***

Кызлар карап туя алмый,
Карыйлар да карыйлар.
Аңа карап елмаялар,
Йә чәчләрен тарыйлар.
Кайчак аңа малайлар да
Карап-карап алгалый.
Хәтта әби-бабайлар да
Яшертен күз салгалый.

(Көзге)

***

Күрсәтәм мин җилнең көчен
Һәм аның юнәлешен.
Башка вазыйфам юк минем.
Шул була бөтен эшем.

(Флюгер)

***

Без буйга да үттек, ди,
Аркылыга үттек, ди.
Тирләп-пешеп беттек, ди.
Шуңа да без … ди.

(Үтүк)

***

Почмакта бер суык кыш,
Исеме аның – …

(Суыткыч)

***

Бертуктамый йөзәбез,
Йә төшәбез кар булып.
Йә төшәбез яңгыр булып,
Ә исемебез …

(Болыт)

***

Тотам дисәң тоттырмый,
Ялык-йолык итә ул.
Болыт белән килә дә
Болыт белән китә ул.

(Яшен)

***

Баш астына саласың
Һәм йокыга таласың.

(Мендәр)

***

Утырган килеш йөри,
Тик торган килеш йөри.
Суга салып та йөри,
Соңга калып та йөри.
Очып барганда йөри,
Утын ярганда йөри,
Кайчак күз салмаса да,
Кешеләр тагып йөри.

(Сәгать)

***

Әтиләр аны һәрвакыт
Билгә буып йөртәләр.
Кайчак безгә акылны да
Шуның белән кертәләр.

(Каеш)

***

Эче тулы ком гына,
Агып тора тын гына.
Вакыт санап, эшендә
Ярдәм итә кешегә.

(Ком сәгате)

***

Җаным булмаса да, синең
Хезмәтчең булырмын, ди.
Үземнең акылым белән
Игелек кылырмын, ди.

(Компьютер)

***

Шомасын шома булсам да,
Ялкаулыкны яратмыйм.
Яныгызда булам икән,
Тәнегезне каралтмыйм.

(Сабын)

***

Кешеләрне бик ярата,
Ләкин никтер кадала.
Шәфкать туташы да түгел,
Үзе бездән кан ала.

(Талпан)

***

Агуын да, угын да
Үзе белән йөртә ул.
Ачуы килгәннәргә
Икесен дә кертә ул.

(Бал корты)

***

Язын җиргә күмәбез.
Аннан тагын күмәбез.
Агулыйбыз, алабыз
Һәм сакларга салабыз.

(Бәрәңге)

***

Кышкы салкында курыкмый,
Белми көнен – төнен дә.
Рәхәтләнеп йоклап ята
Ул үзенең өнендә.

(Аю)

***

Безли – безли,
Нидер эзли.
Тешләмичә,
Тәки түзми.

(Черки)

***

Тешләремнең исәбе юк,
Утын кисәм, он ясыйм.
Егет булсаң, кадерне бел,
Мине читкә куйма син.

(Пычкы)

***

Гомер буе
Сугар өчен,
Мине уйлап тапканнар.
Нигә «суккыч» диеп түгел,
Башка исем такканнар?

(Чүкеч)

***

Бар очым,
Бар түбәм.
Сугалар –
Мин түзәм.
Кайчакта
Кәпрәям:
Тутыгам,
Кәкрәям.

(Кадак)

***

Шак та шок,
Шак та шок
Тукмыйлар үземне.
Мин эшлим,
Мин тишәм,
Мин шундый түземле.

(Өтерге)

***

Тешлим дә
Суырам.
Йә тешләп
Өзәм мин.
Тик ятсам – тутыгам,
Ә эшкә түзәм мин.

(Келәшчә)

***

Хезмәтем бик кечкенә,
Кирәк бары көч кенә.
Менә шушы тактаны
Мине бор да тиш кенә.

(Борау)

***

Ансыз бармый төзелеш,
Ул – турылап торучы.
Озын койрыклы тычкан –
Биек йортлар коручы.

(Асма)

***

Этәләр дә тарталар,
Этәләр дә тарталар.
Мине тотып, тактаны
Нәкъ шулай шомарталар.

(Фуганка)

***

Киемнәре ыңгырчак һәм
Камыт, дуга, дилбегә.
Инде ничә гасыр буе
Кешеләргә бил бөгә.

(Ат)

***

Кып – кызыл аяклары,
Була көрән, аклары.
Искә төшә элгәре
Хат ташыган чаклары.

(Күгәрчен)

***

Балык кебек йөзә ул,
Океаннар гизә ул.
Баласына, кадерләп,
Тәмле сөт имезә ул.

(Кит)

***

Балык дисәң дә балык!..
Тора халык таң калып.
Тәмле прәннек, кәнфитне
Ашый кулыңнан алып.

(Дельфин)

***

Бөтен вазифам – сеңдерү,
Кешеләр сөендерү.
Мин – чисталык сагында,
Рәхмәт укыйм сабынга.

(Сөлге)

***

Үзем дә ап–ак,
Эзем дә ап–ак.
Белем бирәм, дип
Сызылам кат – кат.

(Акбур)

***

Урамда да, буранда да,
Дәрестә дә сайрый ул.
“Минем белән сөйләш әле”, —
Диеп кенә сорый ул.

(Кесә телефоны)

Мөҗәһит Әхмәтҗанов,
шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины

Җәенлекләр турында табышмаклар

***

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

***

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Сары тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (Куян)

***

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикереп урманга кача. (Куян)

***
Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

***

Энәсе бар, ә тегә алмый. (Керпе)

***
Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

***

Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

***

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

***
Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Яз турында сынамышлар, табышмаклар, мәкальләр

***

Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.

Г.Тукай

Халык сынамышлары

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.

Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.

Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.

Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.

Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.

Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

Мәкальләр

Язгы көн ел туйдыра.

Яз сөрсәң, көз урырсың.

Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.

Яз кайгысын кыш кайгырт,
Кыш кайгысын яз кайгырт.

Язның байлыгы – кояш,
Көзнең байлыгы – уңыш.

Бер көн алдан чәчсәң,
Бер атна алдан урырсың.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Табышмаклар

Ак сыер торып китә,
Кара сыер ятып кала.

(кыш үтеп, яз килү)

Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны җәеп кудым.

(яз килү)

Аяксыз-кулсыз кое казый.

(тамчы)

Борынсыз чыпчык боз тишә.

(тамчы)

Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый.

(яз көне түбәгә каткан боз сөңгесе)

Кара төлке кар астыннан чаба.

(боз астындагы су)

Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.

(сыерчык)

Ут та түгел, ук та түгел,
Күзгә төшә, карны кисә.

(кояш нуры)