«Дуслык» — Сергей СТЕПАНОВ хикәясе

Дуслык

/Сергей СТЕПАНОВ/

– Петухова, әйдә, дуслашабыз! Мин сиңа математикадан булышам, ә син – инглиз теленнән.

– “Эшлекле хезмәттәшлек” дип аталамы бу?

– Ник хезмәттәшлек булсын? Дуслык – дуслык инде ул!

– Дуслыктан файда эзләмиләр бит!

– Эзлим димәдем бит әле! Болай, сүз уңаеннан гына әйтүем…

– Юк инде, ярар, хезмәттәшлек булсын! Математикадан булышуың белән килешәм. Тагын нәрсә тәкъдим итә аласың?

– Ну, шәп музыкалар язылган дискларым бар. Шуларны тыңлата алам.

– Ярар! Тагын нәрсә?

– Сине Вовка Брюквин төртеп екса, аның маңгаена менеп төшәрмен!

– Бусына да риза! Тагын?

– Конфет белән сыйлый алам.

– Шә-әп! Ә тагын?

– Ник син һаман “тагын” дип кенә торасың, ә? Үзең нәрсә тәкъдим итә аласың соң?

– Ингиз теленнән инша язарга булышырмын!

– Шул гынамы?

– Ай-яй, Сидоров, бигрәк исәпле инде син! Һаман файда гына эзлисең! Дуслык шундый була димени?!

– Соң син хезмәттәшлек дидең бит!

– Мин әйттемме?! Синең ише үз ягына гына каера торган кеше белән хезмәттәшлек итеп була димени?!

– Ярый, хезмәттәшлек итмәбез… Әйдә, иң яхшысы, бергәләп кинога барабыз!

– Кинога? Яхшы тәкъдим!.. Ә билетларны кем ала?..

«Сабантуй» әдипләре: Камил Кәримов

Тагын укырга:

«Сабантуй» әдипләре: Резеда Вәлиева

«Сабантуй» әдипләре: Мөҗәһит Әхмәтҗанов

«Сабантуй» әдипләре: Вакыйф Нуриев

«Сабантуй» әдипләре: Җәүдәт Дәрзаман

«Сабантуй» әдипләре: Ләбиб Лерон

«Сабантуй» әдипләре: Ләбибә Ихсанова

«Сабантуй» әдипләре: Рәшит Бәшәр

«Сабантуй» әдипләре: Алмаз Гыймадиев

«Сабантуй» әдипләре: Шәүкәт Галиев

«Сабантуй» әдипләре: Мәрзия Фәйзуллина

«Сабантуй» әдипләре: Эльмира Шәрифуллина

«Сабантуй» әдипләре: Роберт Миңнуллин

«Тәрбиясезләр» — Диләрә ЗАРИФ (хикәя)

Влада Семенова рәсеме

Нәҗип авыл клубына йөрергә ярата. Рәхәтләнә генә! Домино-шахматларны атып-чөеп калдыра, йә булмаса, вак-төяк малай-шалайны якасыннан йолкып кына ыргыта да урынына үзе килеп утыра. Эреле-ваклы гармуннарның әле берсен алып шыгырдата, әле икенчесен… Монда беләгенә кызыл бәйләгән бәйләнчек дежурныйлар да, атлаган саен ачуланып торучы укытучылар да юк. Клуб мөдиренең кисәтүенә бик исе китеп тормый әле.

Беркөнне клубта җиденчеләр концерт куйган иде. Нәҗип иң алгы рәттә шартлатып көнбагыш ярып утырды.

– Төкеренмә инде! – дип кисәтүчеләргә тамчы да исе китмәде.

– Ошамаса, күчеп утыр! – дип кенә җибәрде. Сәхнәгә чыккан малайларның җырлавын ошатмыйча, тамагын ерта-ерта:

– Клуб чүпләп йөрмәгез! – дип кычкырды.

Бер кыз бик тырышып биергә тотынган иде, эчен тота-тота хахылдап көлде. Кызый, гарьләнеп, биеп бетермичә кереп китте.

Иртәгесен Нәҗипне укытучылар бүлмәсенә чакырдылар. «Тотынырлар инде акыл өйрәтергә!» – дип тиргәнә-тиргәнә генә кергән иде, эш бүтәнчәрәк булып чыкты.

– Әйдә, бәйрәм концерты оештырырга булыш әле, – диделәр.

Шаярталар, билгеле! Нәҗип авызын ерды:

– Бик кирәге бар иде…

– Ник? Синең тавыш ярыйсы дип әйтәләр, бер җырлап чыксаң, әйбәт булыр иде!

Чынлап әйтәләр микәнни? Җырлавын җырлый ул анысы, тик сәхнәдә түгел. Җәен көтү каршыларга барганда, кышын чана-чаңгы шуганда…

– Нәрсә, булдыра алмассың микәнни? Әллә сәхнәгә чыгарга куркасыңмы?

Нәрсә, улмы?! Тапканнар куркак кеше!

– Һе, нәрсә дип беләсез соң ул сәхнәне? Кирәк булса, чыгармын да, керермен дә!

… Ул чагында әтәчләнгән иде дә… Чираты якынлашкач, никтер йөрәге дөп-дөп тибә башлады әле. Аякларына бүрәнә таккандай булды. Тамагы кипте. Клубтан чыгып качар дәрәҗәгә җитте. Уф, ни булса – ул, тәвәккәлләде…

Аны сәхнәдә күрүләре булды, беренче рәттә утыручы малайлар көлешеп алды. Нәҗип аларга ачуланып карады. Җырын башлый алмый азапланды. Ничә тапкыр кабатлады бит инде ул аны, югыйсә! Ниһаять, авызын кабат ачкан иде, берәү каты итеп йөткереп куйды. Нәҗипнең күз аллары караңгыланды, аяклары тотмас булды. Булмады, кулын селтәп, кереп үк китте. Бүрек-пәлтәләрен кочаклап кына алды да туп-туры урамга атылды.

… Залдагы халыкның тәрбиясезлегенә бик тә күңеле рәнҗеде Нәҗипнең.

«Алия мизгелләре…» /Балалар өчен шаян хикәя/

Влада Семенова рәсеме

Җомга көнне Рифат дәресләр бетүгә тизрәк өенә ашыкты. Укытучы биргән өй эшен дә яхшылап тыңлап тормады. Сәбәбе: аңа беренче сыйныфта укучы сеңлесе Гөлиядән алданрак кайтып, компьютерга утырырга кирәк. Алайса, тагын сеңлесенә кайтышлый, кибеттән тәм-том аласы була. Шунсыз, ул компьютерны  абыйсына бирмәячәк. Тәмам ияләнде тәмле тамак. Әле: “Миңа Киндр сюрпризның кечкенәсен алмаска иде”, –  дип, кәҗәләнеп тә ала.

Рифат, тәки беренче кайтып, ашап та тормыйча, компьютер каршына утырды. “Шәп булды, син бүген минеке генә”, – дип, сыйпап алды ул аерылмас дустын. Ашавын да шунда гына капкалады, дәресләр, өй эшләре турында бөтенләй онытты. “Әй, иртәгә, баргач, берәрсеннән сорап эшләрмен әле”, – дип, үз-үзен юатты. Шулай итеп, “Сабантуй” темасына татар теленнән инша язылмый калды.

Икенче көнне, Рифат өй эшен кемнән күчерәсен юлда ук уйлап барды. Мөгаен, Рәмистән күчерер. Ул бик яхшы укучы түгел түгелен. Әнисе булышканда, шәп яза. Рифатка ул яктан рәхәт: әнисенең өй эшләрен барлап, алай вакланып торырга вакыты юк, эше күп.

Хәзергә, бар да ул уйлаганча бара. Рәмискә әнисе язып ук биргән. Үзе дә шуны дәфтәренә күчереп утыра. Классташының: “Син, малай, сүзләрен бераз үзгәртеп күчер, яме, икебезгә дә эләгер алайса”, – диюенә: “Борчылма, анысын гына беләбез”, – дип, иншаны укып та тормыйча, Гүзәлне Алия, Ирекне Марат дип үзгәртеп язды да куйды Рифат. Күчереп тә бетерде, дәрескә чакырып, кыңгырау да чылтырады.

Укытучы,  дәрес башлануга, башкаларның дәфтәрләрен җыеп алды. Ә менә Рәмис белән Рифатка бөтен класс алдында укып күрсәтергә кушты. Күчергәненә канәгать Рифат такта янына чыгып басты. Тик чыккач, курку биләп алды, каушады хәтта. Әллә нинди аңлашылмый торган җөмләләрдән торган иншаны ул көчәнә-көчәнә иҗекләп укырга кереште. “Бу рә-рә-рәсем-дә  Са-са-сабан-сабан-туй кө-не. А-ли-я миз-гел-ләре су-рәт-лән-гән”. Икенче җөмләне укыгач, бөтен класс тәгәрәп көлде. Рифат үзе дә укыганда бер агарды, бер кызарды. “Маратка сусаган балаларга, көне буе теләгәнчә уйнар чак бу”, – дип дәвам итте ул. Класс тагын дәррәү шаркылдарга тотынды. Рифатның инде алга таба укырга чамасы юк иде. Укытучы аны урынына утыртты да Рәмисне чакырды. “Рәсемдә Сабантуй көне. Гүзәл мизгелләр сурәтләнгән. Иреккә сусаган балаларга көне буе теләгәнчә уйнар чак бу”, – дип укып китте ул. Сания апалары инша укылып беткәч: “Хәзер бар да аңлашылды. Күчерткән өчен Рәмискә “2”ле, Рифатның иншасын ата-аналар җыелышында укырга алып калам. Бүген дәрестән соң калып, яңадан язарсыз”, – диде.

Радис СӘЛИМҖАНОВ, Арча, 2нче мәктәп.