«Минем гаражым» Факил САФИН — Балалар өчен шигырьләр

Фото: pixabay.com

1.

Бусы – яшел машина, –

Су ташырга көйләнгән.

Ул су сипкән газоннар

Гөлбакчага әйләнә.

2.

Гаражымнан кызыл айлы

Сары машина чыга, –

Юл бирегез сез аңа,

Ул ярдәмгә ашыга.

«Ашыгыч ярдәм» диләр.

Ышаныч анда, димәк:

Чакыртмыйча калмыйлар,

Кемдер авырса кинәт.

3.

Бусы – аклы-каралы,

Өстә – уты бар әле!

«Полиция» дип янга

Язган икән, кара әле.

Тәртип бозучы булса,

Ут уйната, кычкырта.

Качып кем дә котылмас –

Ул бик тиз куып тота.

4.

Бусы – кызыл, ак билле,

Сез беләсез, билгеле.

Янгын чыккач күршедә,

Иң беренче ул килде.

Озайтмалы баскычы,

Су сиптергеч җиңсәләр…

Өй яны иркен булсын,

Янгынчылар килсәләр.

Машиналар куймагыз,

Подъезд, ишегалдына.

Сак булыгыз, янгын ул

Уйламаганда чыга!

5.

Бусы – миңа нык таныш, –

Күзем алмыйм «КамАЗ»дан.

Җил туздырып үтте ул,

Егылмый калдым аздан.

Ай-һай, көчле машина,

Безнең Чаллыда чыга.

Барлык төзелешкә дә

«КамАЗ» йөкләр ташыган.

«Эш аты» диләр аны,

Ялындырмый, чыдам да.

«Имин генә йөр!» – димен,

«КамАЗ» очраганда.

 

6.

«Жигули» бар, «Волга» бар,

Бу гаражда бар да бар.

Узышчы машиналар

Мәйданга ашыгалар.

Президент узыша,

Салават та калышмый.

Кемдер йөз кат әйләнде,

Санап бардым, ялгышмый.

Йөрәк тә кирәк монда,

Беләк тә кирәк монда.

Узыш оештырмагыз,

Ялгышып, олы юлда.

 

7.

Уенчык кына булса да,

Бик бай минем гаражым.

Сезнең алда берничәсен

Кулга алып карадым.

Үскәч, шофер булырмын да,

Рульне ныклап тотармын.

Төзеклеген тикшерермен,

Көпчәк, утлар, маторның.

Юл йөргәндә кагыйдәне

Бозмаска дип сүз бирәм:

Юлда йөрүнең тәртибен

Өйрәнәм мин бүгеннән!

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк! — Балалар өчен шигырьләр

Һәркемгә белү кирәк

Юл йөрү кагыйдәләре
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән-имин яшәү өчен
Ул безгә зур бер терәк.

Светофор булса юлыңда,
Ныклап кара, ашыкма.
Синең дустың – яшел ут,
Кызыл янса, син чыкма.

Юлны аркылы чыкканда
Бигрәк сак булу кирәк.
Игътибарың юлга юнәлт –
Машина булсын сирәк.

Башта кара син сулга,
Ә аннан соң – уң якка.
Машиналар күренмәсә,
Тынычлап, алга атла.

Зебра булган җирдә генә
Аркылы чык юлыңны.
Кайгыларсыз, шатлык белән
Үткәрер тормыш юлыңны.

Шәһәрнең зур юлларында
Каушап калма, түзем бул!
Җир асты юлын онытма,
Җәяүлегә шәп юл ул.

Тротуар дигән юлны да,
Беләсездер барчагыз,
Башыгызга кайгы килмәс,
Әгәр шуннан барсагыз.

Төркем белән йөрсәң әгәр,
Тезел, дустың җитәклә.
Таралып бассаң, шуны бел:
Башкаларга читен лә!

Юл билгеләре барын да
Барыбыз да беләбез.
Куелмаган алар юкка,
Шуңа карап үтәбез.

Әнә – кунакханә, дигән,
Ә монысы – борылма.
Борылмада күз күреме
Начарлыгын онытма!

Тайгак юл да куркыныч,
Йөрмәсәң син сак кына.
Машиналар өстеңә дә
Менми калыр чак кына.

Велосипед – синең дус,
Ләкин дошман булмасын.
Һичбер вакыт юлларда
Аның белән йөрмә син.

Болыннарда, бакчада
Йөр әнә, җилдер генә.
Туп белән дә чыкма юлга,
Уйлама җиңел генә!

Машинага утыргач та,
Иминлек каешын так.
Сөйләштермә йөртүчене,
Тотсын рулен ул бик сак.

Менә шул кагыйдәләрне
Барыбыз да без үтик.
Йөрисе җирләребезгә
Исән-сау килеп җитик.

Юллардагы фаҗигаләр
Кабат булмасын иде!
Аналарның күзләренә
Яшьләр тулмасын иде.

Г.А.ҺАДИУЛЛИНА, Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы

«Сабантуй» әдипләре: Җәүдәт Дәрзаман

Тагын укырга:

«Сабантуй» әдипләре: Ләбиб Лерон

«Сабантуй» әдипләре: Ләбибә Ихсанова

«Сабантуй» әдипләре: Рәшит Бәшәр

«Сабантуй» әдипләре: Алмаз Гыймадиев

«Сабантуй» әдипләре: Шәүкәт Галиев

«Сабантуй» әдипләре: Мәрзия Фәйзуллина

«Сабантуй» әдипләре: Эльмира Шәрифуллина

«Сабантуй» әдипләре: Роберт Миңнуллин

Балалар өчен Хәкимҗан ХАЛИКОВ шигырьләре

Хәкимҗан ХАЛИКОВ

(1933–2002)

Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварендә Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда, Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. 1954–1960 елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. 1963 елдан бирле Казанда яши. Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары, 1972 елдан, «Яшь ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, 1979–1981 елларда Татарстан Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау Бюросы җитәкчесе, ә 1981–1983 елларда союз аппаратында яшьләрнең әдәби альманахы «Идел»нең җаваплы редакторы булып эшли, 1983 елдан ул — «Совет мәктәбе» журналы редакциясе хезмәткәре.

Халиков — балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. 1969 елда аның Татарстан китап нәшриятында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Аерым әсәрләре рус һәм илебездә яшәүче башка милләт балаларына да таныш. 1977 елда Казанда русча тәрҗемәдә «Конфит агачы» («Конфетное дерево») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең балаларга багышланган иң уңышлы поэтик әсәрләре 1983 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Иң шатлыклы көнем» исемле күләмле китабында урын ала.

Балалар әдәбиятын үстерү һәм пионер матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен X. Халиковка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелә.

X. Халиков — 1973 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы.


Бүрегем зурайган

– Әни, – дидем, аптырагач,

Чабып кереп урамнан,–

Әллә башым кечерәйгән,

Әллә бүрек зурайган?

 

Алай кидем, болай кидем,

Һаман төшә күземә.

Бүрегемне кечерәйтеп

Бирсәң иде тиз генә…

 

Әни көлгәч, исем китте,

Интеккәнмен юкка мин:

Урамга бит дәү әтинең

Бүреген киеп чыкканмын!


Сакаллы малай

Авыр эш дип тормыйлар,

Җиңел эш дип тормыйлар,

Дәү әтием әйткәнне

Бар да сүзсез тыңлыйлар.

 

Тыңлый аны әти дә,

Әнием дә, абый да,

Дәү әтием янында

Тыз-быз йөри бары да.

 

Һич күрмәссең минем күк

Кәҗәләнгән чакларын…

Хикмәтеме?..

Бабайның

Бар шул аның сакалы.

 

Мин дә сакал ясадым

Беркөн житен сүсеннән:

Әзрәк минем янда да

Йөгерешеп йөрсеннәр!

 

Ябыштыргач, сакалым

Узып китте теземнән.

Мине күргәч, әтиләр

Әй көлделәр үземнән.

 

Әле генә аңладым

Эш нәрсәдә бүлганын:

Дәү әтинең сакалы

Үзенеке шул аның!

Влада Семенова рәсеме


Кунаклар

Кошкайларга җим сибәм,

Алар – минем кунаклар.

Ашханәмдә өй да бар,

Теләгәне кунаклар.

 

Тамаклары тук булгач,

Әйбәт булыр төшләре.

Төшләренә керсен тик

Тәмле җимеш төшләре.


Көрәге җылыта

Әхмәт туптай киенгән,

Баштанаяк төренгән,

Күзе генә ялтырый,

Үзе дер-дер калтырый.

 

Әхмәт катып торганда,

Вил кар көри урамда.

Тунын салып аткан ул,

Манма тиргә баткан ул,

Түбәсеннән пар чыга…

Әхмәт, килеп каршына:

– Тун да киеп тормыйсың,

Вил, – ди, – ничек туңмыйсың

Бу кадәрле суыкта?..

– Көрәккәем җылыта!


Алабай

Фердинанд болай

Малай да сыман,

Ә үзен тота

Алабай сыман.

 

Сиңа да өрә,

Миңа да өрә,

Бер тотыңдымы —

Өрә дә өрә.

 

Юньләп әйткәнне

Аңламый йөрсә,

Һаман да шулай

Һәркемгә өрсә,

 

Бервакыт җаен

Табарбыз әле:

Эт оясына

Ябарбыз әле.


 

Туган тел турында шигырьләр

Былбыл сайратам

Хәкимҗан Халиков

Сокланып туймыйм

Сайрар кошларга:

Кайларга китми

Алар кышларга!

 

Тик онытмыйлар

Туган илләрен,

Саклый һәммәсе

Туган телләрен.

 

Мин дә телемне

Бик тә яратам,

Туган телемдә

Былбыл сайратам.


Яхшы бел

Шәйхи Маннур

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхш ы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел

 

Бу телдә рух байлыгың

Ьә м йөрәк кайнарлыгың .

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын…

 

Татарчасы — туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

 

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!


Туган тел

Габдулла Тукай

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

 

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

 

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

 

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!


Туган тел

Шәүкәт Галиев

Туган тел — иң татлы тел,

Туган тел — иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма —

Туган телне онытма!


Туган телем

Энҗе Мөэминова

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул — минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул — минем туган телем.

 

«Балам!» —диеп , туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

«Әнием!» — дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

 

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.


РИНАТ НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Балалар өчен табигать турында шигырьләр

Кырмыскалар илендә

Факил Әмәк

Җәйнең матур көнендә

Күзәт әле, иренмә —

Көне буе эш кайный

Кырмыскалар илендә.

 

Ничек төзи белгәннәр:

Өйләре катлы-катлы.

Озын, урау юллардан

Чабалар бер-бер артлы.

 

Яңгыр килсә — посалар,

Өйләре—җылы, җайлы.

Бергәләшеп яшәгәндә

Башта юк һич тә кайгы.

 

Нәни генә кырмыска,

Ямьнәр өсти тормышка.

Җәй эшләсә, ял итәр —

Ерак калмады кышка.

Фото: pixabay.com


Бака

Әнәс Кари

Камышлы күлдә,

Куак төбендә

Ята быгырдап

Зур башлы бака.

Батып һәм калкып,

Су дулкынлатып,

Тынмый кычкыра:

«Бака-ка-ка-ка!»

 

Аяз көннәрдә,

Кояш көлгәндә,

Куак төбеннән

Өскә чыга ул,

Авызын ачып,

Түмгәккә басып,

Камы ш аралай

Черки куа ул…

 

Черкиләр тотса

Һәм ялмап йотса,

Ярсып сикерә

Мактанчык бака.

 

Күл сазлыгында

Ул, бата-калка,

Тагын кычкыра:

«Бака-ка-ка-ка!»

Фото: pixabay.com


Песи, песи, пескәем…

Дамир Гарифуллин

Песи, песи, пескәем,

Нигә качкан төскәең?

Тычкан тотмадыңмыни,

Озак йокладыңмыни?

 

Сөт бирмәделәрмени,

Нык тиргәделәрмени?

 

Ә песи әйтә: — Мияу,

Мин һәрвакытта уяу,

Тычканнар миннән поса,

Күсенең коты оча.

 

Олылар шуңа күрә

Миңа тәмле сөт бирә.

 

Тик менә Айрат кына

Кылана харап кына:

Йә аягыма баса,

Йә ул койрыктан аса.

 

Шуңа качкан төскәем,

Шуңа яшьле күзкәем…

 

Тик Айратка әйтегез,

Ул зур дип тормыйм әле.

Тагын миңа тисә ул,

Борынын тырныйм әле.

Фото: pixabay.com


Ат яратучы малай

Равил Фәйзуллин

Поездга да утырган бар…

Ә мин атны яратам!

Атта рәхәт! Кая телим —

тезгенне генә тартам!

 

Поездлар баралар алар

бер салган эздән генә…

Аннан дөньяны күрәсең

фәкать тәрәзәдән генә.

 

Атта —

телим — кырга чыгам,

телим — тауларга менәм!

Иреклекне тою рәхәт,

куышып җилләр белән!

Фото: pixabay.com


shigriyat.ru сайтыннан тупланды