«Кызыл әтәч» (татар халык әкияте)

Влада Семенова рәсеме

Бик борын заманда яшәгән, ди, бер көтүче. Бу көтүченең булган, ди, ике малае, тагы ничәдер кызы.

Көннәрнең бер көнендә бу көтүче төш вакытында терлекләрне бер күл янына куып китерә. Терлекләре су эчеп ял иткәндә, бу көтүче дә зур малае белән утыралар төшке ашларын ашарга. Көтүдән бер сыерны тоталар да сөтен савып, шул сөт белән ипиләрен ашыйлар. Ашап туйгач, савытларында ашап бетерә алмаган сөтләре кала.

Атасы малаена:

– Син терлекләрне кара, ә мин бераз йоклап алыйм, – ди дә ятып йоклый.

Малай, атасы йоклап ятканда, аның янында терлекләрне карап утыра. Шулай каранып утырган чагында, йоклап яткан атасы авызыннан бер сары чебен чыга да теге сөтле савыт өстенә куна. Савыт өстенә агач саплы пычак куелган була, чебен шул пычак өстеннән йөреп чыга да әкрен генә якындагы тауга таба очып китә.

Малайга әле унике-унөч яшь кенә, бала акылы әле башыннан чыгып та бетмәгән була. Утырган урыныннан сикереп тора да малай:

– Бу чебенне тотып үтерәм мин, – дип, чебенне куа китә. Чебен моңа тотарга бирми. Шул арада теге тауга очып та

җитә, бер кечерәк кенә тишектән тау эченә кереп тә китә. Чебен тишектән кергәч, малай әйтә:

– Җир астында озак тора алмассың, чыгарсың, ди. Чыккан вакытта барыбер мин сине тотып үтерәм, – ди.

Шулай дип, тишек янында утырып көтә башлый. Озак көтәргә туры килми, чебен тишектән кире чыга да очып та китә. Малай тагын тота алмый кала. Тагын сикереп тора да чебенне куа китә. Чебен очып килә дә табактагы пычак өстеннән кире йөреп чыга һәм көтүченең авызына керә. Шунда көтүче сикереп тора. Тора да малаена әйтә:

– Улым, бик кызык бер төш күрдем әле, ди. Имеш, бер далада, ди, сөт күле, ди. Шул сөт күле аркылы күпер, ди. Күпернең яртысы тимердән, яртысы агачтан, ди. Шул күпер аркылы чыктым да, ди, бик ерак юл баргач, барып кердем бер сарайга, ди. Ул сарайда мичкәләргә тутырылган алтын-көмеш! Исәбе-хисабы да юк, ди. Мин, ди, сорадым: «Бу хәтле мал кемнеке?» – дип. Миңа әйттеләр: «Кем дә кем кып-кызыл әтәчне сукага җигеп, шул тауны сукаласа, мондагы хәзинә шуңа була», дип, – ди.

Малай атасының төш сөйләгәнен тыңлап тора да, эченнән генә: «Мин ул урынны беләм», – ди, ә атасына әйтә:

– Хәерлегә булсын инде, – ди.

Кичен өйләренә кайткач, атасыннан биш сум акча сорап ала да, малай авылга кызыл әтәч эзләргә чыга. Озак кына эзләгәннән соң, берсенең йортында күрә кып-кызыл бер әтәч. Шуннан бу малай боларга кереп:

– Әтәчегезне миңа сатыгыз әле, – ди.

Сатылырга булмаган әйбернең хакы күп була, диләр бит. Болар да әтәчләрен сатарга уйламаганга күрә:

– Бик кирәк булгач, әтәчне сатарбыз сатуын, ләкин хакы бер сум, – диләр.

Бу сатулашып тормый, бер сум түли дә кызыл әтәчне тотып алып китә. Өенә кайткач юкә агачы алып, кызыл әтәчне җигәргә сука ясый башлый.

Атасы-анасы «малаебыз акылдан язган» дип, өшкертә-төкертә башлыйлар. Малай бернәрсәгә дә карамыйча үз эшен генә белә. Ике көндә кызыл әтәчкә сука, камыт, тагын башка кирәк-яракларын ясап бетерә. Өченче көнне малай, әтәчне җигә торган сукасын сумкага салып, кызыл әтәчне култык астына кыстырып, энесен ияртеп, теге тау янына китә.

Тау янына барып җиткәч, кызыл әтәчне сукага җигә дә, кызыл әтәч очып китмәсен дип, аны энесенә тоттыра, үзе суканы тота. Шулай итеп, тауны кызыл әтәч белән сукалый башлый. Шул вакыт тау эченнән:

– Сиңа ни кирәк? – дигән тавыш килә.

– Андагы малны бүген төнлә минем өемә илтегез, менә шул кирәк, – ди.

Таудан тагы:

– Ярар, илтербез, сукалавыңны гына туктат, – диләр.

Шул вакыт малай сукалавыннан туктый да өйләренә кайтып китәләр болар. Иртә торып карасалар, ни күрсеннәр, идән асларында да, бәрәңге базларында да мичкә-мичкә алтын-көмеш, ди. Шулай итеп болар бик зур бай булалар, хәзер.

Аталары бу ике малайны укыта, ә кызларын кияүгә бирә. Малайларны да өйләндерә. Шулай итеп, бик әйбәт кенә яшиләр болар.

Әмма көтүче аталары иске киемнәре белән чыбыркыны зур сарайларының башына, чарлакка менгереп асып куя. Малайлары борыннарын күтәрә башласалар, шул киемнәр белән чыбыркыны гына күрсәтә икән бу.

– Күп борыныгызны күтәрмәгез, менә шул әйберләрне онытмагыз, – ди икән. Шунда менә әкият тә бетә. Сезгә рәхмәт тыңлаган өчен, миңа рәхмәт сөйләгән өчен, йокларга вакыт, йоклагыз!

«Карт белән ялкау егет» (татар халык әкияте)

Влада Семенова рәсеме

Борын заманда ярлы гына бер карт кеше була. Бу картның карчыгыннан башка беркеме дә юк, ди.

Язлар үтеп, печәнгә төшәр вакытлар килеп җиткәч, карчыгы әйтә картка:

— Бар, карт, күрше авылга барып, берәр кеше эзләп кара, печән өстендә үзеңә ярдәмче булыр иде,— ди.

Карт күрше авылга китә. Йөри торгач, бер яшь кенә егетне очрата бу.

— Улым, ди, миңа бер ярдәмче кирәк иде, ди, әллә вакытлы гына булса да ялланасыңмы? — ди.

— Юк, бабай, яллана алмыйм,— ди егет,— минем бик озак киенә торган гадәтем бар,— ди.

Бабай әйтә:

— Анысы гына бернәрсә дә түгел, минем үземнең дә су эчеп исерә торган гадәтем бар,— ди.

— Алай булгач, безнең икебезнең дә шундый гадәтләребез бар икән, ялланам мин сиңа,— ди егет.

Яллана бу егет. Бабай аны өенә алып кайта. Иртән торып чәй эчәргә утыралар. Бабай тиз генә ашап-эчә дә ишегалдына чыгып, кирәк-яракларын хәзерләп, яңадан егет янына керә. Бу кергәндә, егет бер чабатасын да киеп бетермәгән була әле. Шуннан соң карт:

— Ярар, улым, мин бара торыйм, син фәлән-фәлән юл белән барсаң, мине табарсың,— ди дә, чалгыларын күтәреп, чыгып та китә.

Инде килик егеткә. Ул менә кия, ди, чабатасын, менә кия, ди, төш вакыты килеп җитте дигәндә генә, бер чабатасын киеп бетереп, икенчесен кияргә тотынды, ди, бу. Кояш баеп бабай эштән кайтып кергәндә икенче чабатасын киеп кенә бетереп утырадыр иде, ди; кичке ашны ашап бетерү белән, егет тиз генә чишенде дә, ди, яту белән йокыга да китте, ди. Егет йокысына китү белән, карт әйтә карчыгына:

— Иртәгә мин синнән су сорармын, син: «Су әнә чиләктә, бар да эч», диярсең,— ди.

Иртә белән болар, йокыдан торып, ашап-эчәләр дә, егет тагын идән уртасына җәелеп утыра чабатасын кияргә. Бабай карчыгына әйтә:

— Кая, карчык, су бир әле, сусыным басылмады,— ди. Карчыгы әйтә: .

— Су чиләктә, ал да эч,— ди.

Бабай чиләктән бер чүмеч су ала да эчеп җибәрә. Суны эчеп тә җибәрә, исерә дә башлый. Бабай, бик каты исергән булып, башта стенага барып бәрелә. Шуннан соң мич янына барып, бер бөтен кирпечне ала да егеткә ыргытып җибәрә, тияр-тимәс кенә итеп. Кирпеч стенага барып тия. Егет, бик каты куркып, сикереп тора да ишегалдына йөгереп чыгып китә. Карчык аның артыннан чыга:

— Улым, нишлисең, кая барасың? — ди.

— Әй, әби, эш харап,— ди егет,— бабай исерде бит, ул миңа яхшылык күрсәтмәс, өйдә калган сыңар чабатам белән чолгавымны чыгарып кына бирсәнә,— ди.

— Ашыкма, улым,— ди әби,— бабаң бераз тынычлангач, өйгә кереп, идән уртасына утырып, иркенләп киенерсең әле,— ди.

— Юк, әби,— ди егет,— зинһар өйдә калган чабатамны чыгарып бирә күр, бабай чыкканчы киенеп куяр идем,— ди.

Әби егетнең чабаталарын чыгарып бирә. Күп тә үтми, бабай бәрелә-сугыла тышка чыгып килә. Аны күрү белән, егет, чабаталарын тотып, абзарга таба йөгерә дә тиз генә киенеп тә ала. Бабай моны күргәч айный башлый. Болар икәүләп печән чабарга китәләр. Печән чабып кайтып, әйбәтләп ашап-эчеп, йокларга яталар. Икенче көнне егет, идән уртасына утырып, озак-озак итеп киенә башлаган иде, ди, бабайның: «Карчык, су кая, су!» — дип кенә кычкыра башлавы була, егет чабата киндерәсен бәйләми чыга да йөгерә. Кая туры килде, шунда тиз генә киенеп ала да, бабай белән бергәләп китәләр болар. Озак та үтми, бабай егетнең ялкаулыгын ташлатты, ди.