«Таз хикәяте» /Татар халык әкиятеннән/

Бер патша булган. Ел саен оста сөйләүчеләрне чакырып китерә дә икән бу, алларына бер кисәк алтын куеп: “Дөньяда юк нәрсә турында сөйләгез, кемгә “булмас!” дип кычкырам, бу алтын шуңа була. Әгәр “була торган хәл” дип әйтәм икән, аның аркасына йөз тапкыр чыбыркы төшәчәк”, — ди икән. Сөйләүчеләр күп була ди, тик алар һәммәсе дә чыбыркы “ашап” кына кайтып китәргә мәҗбүр булалар икән.

Менә бервакыт патша янына хәйләкәр Таз килгән. “Әй, падишаһым! – дип сөйләп киткән ул. – Без бабай белән бу якларга әле әти туганчы ук килеп төпләндек. Умарталык асрый башладык. Һәм умартада ничә корт барын белә идек”.

“Була торган хәл! ” – дигән патша.

“Бервакыт ике бал корты югалды, — дип дәвам иткән Таз. Бабай мин аларны эзләргә җибәрде. Көне буе эзләдем, табалмадым. Бер агач астына йокларга яттым. Төнлә ниндидер тавышка уянып киттем. Итекләрем үзара сугышып ята икән. Көчкә аердым…”

“Була торган хәл!” — дигән тагын патша, инде аны чыбыркыламакчы булган.

Таз аңа игътибар итмәгән, сөйләвен дәвам иткән: “Иртән тагын киттем. Бара торгач, бер дуңгыз көтүенә килеп чыктым. Көтүчесе бик ямьсез һәм бөкре карт иде. Үзе сәләмә киемнәргә төренгән. Якын килеп карасам, шаккаттым: ул синең әтиең иде, падишаһым!”

Шул урында патша сикереп торган да, зәһәрләнеп: “Моның булу мөмкин түгел!” – дип кычкырган.

Халык шаулаша башлаган. Таз алтынны алган да, башын югары күтәреп, сарайдан чыгып киткән.

«Сабантуй» мәзәкләре

***

— Сезнең гаиләдә нинди машина?

— Бездә алар икәү. Дөрес, икесе дә әнинеке — тегү һәм кер юу машиналары…

* * *

Әнисе — унынчы класста укучы улына:

— Син дәресләреңне әзерләдеңме? Әгәр дә юк икән, хәзер урындыкка менеп басам да, колагыңны борам.

 

* * *

Алты яшьлек Алмаз, яше дә тулмаган энесенең нәрсә әйтергә теләвен бер ничек тә аңлый алмагач, әнисеннән:

— Әни, ә син аның татар икәненә ышанасыңмы? — дип сорый.

 

* * *

Ике ир-ат сөйләшә:

— Синең балачактагы берәр хыялың тормышка аштымы?

— Берсе ашты. Әти мине чәчемнән тарткан чагында пеләш булырга хыялланган идем.

 

* * *

— Йоклау буенча син — тургаймы, әллә — ябалакмы?

—  Мин — аю. Иртә ятам, соң торам, әмма барыбер йокым туймый.

 

* * *

Мәктәптә — укытучы:

— Алмаз, дөресен генә әйт әле, бу иншаны кем язды?

— Бик әйтер идем дә, белмим шул. Кичә йокларга иртәрәк яткан идем шул.

* * *

Алмаз дустына кунакка килә. Караса, дусты эте белән шахмат уйнап утыра.

— Ай-яй, синең этең нинди акыллы икән, — дип шаккатып карап тора.

— Каян килеп акыллы булсын инде — ул мине бары тик бер тапкыр гына отты әле.

«Конус башлы, сәнәк куллы…» Алмаз Гыймадиев /хикәя/

“…Самат авыл читендәге ташландык йортка килеп кергәндә караңгы төшкән иде инде. Малай, кармаланып, шүрлектән шәм алып кабызды. Иске киезләр түшәлгән ятакны эзләп тапты. Инде, ниһаять, ятарга әзерләнгәндә генә…”

Бу китапны миңа бер генә көнгә күрше кызы  биреп торган иде. “Озак тотма, сораучылар күп”, – диде. Укып кына карыйм, дип тотынган идем, һич аерылып китә алмыйм. Берсеннән-берсе кызыклы маҗаралар турында икән. Кайберләре куркыныч та. Куркыныч булган саен аерылып булмый, ахырын беләсе килә. Инде сәгать төнге унике тулды. Өйдәгеләр дә күптән ятып бетте. Мин аларга яктылык төшмәсен дип, өстәл лампасын гына калдырдым. Куркыныч нәрсәләрне шулай караңгылы-яктылы бүлмәдә уку кызыграк бит ул!

“…ятарга әзерләнгәндә генә каты итеп ишек шакыдылар. Саматның йөрәге туктагандай булды. Димәк, куып җиткәннәр… Кая кереп киткәнен дә күргәннәр… Малай караватыннан шуып кына төште дә, почмакта чак кына шәйләнеп торган иске шкаф ягына ыргылды. Инде ишекне шакып кына калмадылар, каерып ача да башладылар. Шәм шапылдап сүнде. Самат шкаф эченә кереп качарга ниятләгән иде, булмады, шкаф, авыр ыңгырашып, аның өстенә ишелеп төште. Малай ишектән кереп килүчеләрнең очлы башларын, сәнәккә охшаган кулларын гына күрергә өлгерде…”

Мин җыерылып килдем. Үзем куркам, үзем һаман китаптан аерыла алмыйм. Шулчак кемдер тәрәзәгә килеп бәрелде. Пыялалары чылтырап коелып төште…  Тагын, тагын чылтырады… Ничә пыяласы бар иде икән соң аның?.. Китабымны кочаклап, катып калдым. Ул да булмады, өстәл лампасы кисәктән сүнеп китте – бүлмә караңгылыкка чумды. Урам яктан ургылып кергән көчле җил өстәлдәге китап-дәфтәрләремне чәчеп ташлады. Тын алырга да куркып утыра идем, әкрен генә ишек ачылган тавыш ишетелде. Котым очып, башымны күтәрдем: конус башлы, сәнәк куллы берәүнең миңа таба якынлашуын күрдем…

…Аңыма килгәндә бүлмә эче яп-якты, әти белән әни дә, энекәшем дә минем тирәгә өелешкән иде. “Ни булды да, ни булды?” – диешәләр. Мин аларга аңлатырга тырышып карыйм, ышанмыйлар.

– Мин синең тәрәзәң шапылдап ачылганга уянып киттем, – ди әни. – Шуны яхшылабрак яп дип, гел әйтә киләм мин сиңа. Җил булса, ачыла да китә бит ул.

– Өстәвенә, телефоныңа туктаусыз смс килә. Минем бүлмәгә кадәр ишетелә, йокы бирми, сүндереп куй әле шуны дип әйтергә кереп килә идем, – ди энем. – Әнә, тагын…

Смс тавышы нәкъ пыяла чылтырап төшкән кебек ишетелә. Куркып кына тәрәзәгә борылып карадым – пыялалары урынында…

– Җил генә түгел, давыллап ява башлады әле яңгыр. Электр счетчигына бәрде, ут та сүнеп алды, – диде әти. – Ярар, иртәгә ял көне түгел, таралышыйк…

Алар чыгып киткәч тә шактый аңгыраеп утырдым әле. Китабым һаман кочагымда икән. Торып, аны тиз генә портфелемә тыгып куйдым. Иртәгә үк илтеп бирәм. Юк, юк, минем өчен түгел ул. Бүтән күземә күрсәтмәсеннәр. Беткәнмени юньлеләре…