Ретро-җырчыларның гыйбрәт алырлык хәлләре…

ИЛСУР САФИН:

– Мин — Ходай баласы бит. Мине өстән гел Аллаһы Тәгалә саклап-яклап тора. Ник дисезме? 24 көнлек чагымда, биләүдә ятканда янгыннан исән калганмын мин.

Әнкәй бала акчасы алырга канцеляриягә китә. Мин үзләре дә бала абыем һәм апам белән өйдә калганмын. Ул заманда бар дөньяда кандала булыр иде, шуны үтермәкче булып мич кырыендагы кисәү таягы белән кизәнә башлаганнар. Мин яткан бишекнең чыбылдыгына ут кабып китеп янгын башланган. Күрше Кәшәфетдин абый кереп коткармаса, бу тарих ни белән тәмамланган булыр иде — белмим. Аңа гомерем белән бурычлымын! Уң күземне ярты елдан соң гына ача алганмын, “Сукыр калды бала”, – дип фаразлап куйган булганнар инде. Мин моны кызгансыннар өчен сөйләмим, миңа ул кирәк түгел. Гыйбрәт алсыннар өчен сөйлим!

Сабый чакта мин бик шук-шаян идем. Берзаман 6-7 малай  механизаторлар йортында карта сугарга җыелдык. 7нче класста укыган чаклардыр бу. Вакыт соң инде, кичке 11ләрдән соң. И уйныйбыз, малай, и сугабыз! (Көлә.) Уенның иң кызган чагында парторг килеп кермәсенме?! Барыбызны да ду китерде шул чакта. Икенче көнне җидебезне дә авыл советына чакырдылар, каты шелтә белдерделәр. Әле ул гына да түгел… (көлә) …барыбызның да чәчләрен пеләшкә алдырып җибәрделәр. Икенче көнне мәктәпкә җиде “кояш” булып бардык инде. Әйбәт сабак булган иде ул. Менә бу тәрбия, ичмасам! Хәзер генә балаларга бер авыр сүз әйтергә ярамый, ничек тәрбиялисең аларны?

 

 

ИЛСАФ:

– Күрше малаенда гармун бар. Мин дә әтидән сорый башладым. “Башта уйнарга өйрәнсен әле, аннары күз күрер”, – ди бу. Аны гармунсыз ничек уйнарга өйрәнәсең ди инде?! (Көлә.) Шул күрше малайныкында өйрәнергә тиеш булганмын, күрәсең. Бер караганда дөрес тә инде: алдырыр да уйнамас дигәннәрдер. Рациональ караш бит. Ә гармун ул вакытта шактый акча тора. Шуннан ялына торгач, озак та үтмәде, 40 сумга “Кубань” дигән гармун алып кайттылар. Уйнау теләге бик зур булганга, бер-ике атнада бию көйләре өйрәнеп тә җибәрдем.

Язын, җәен кич утырулар була иде. Анда яшьләр гармун тотып, җыр-биюле уенга чыгалар. Май аенда мин дә чыга башладым гармун күтәреп. Гармунчыга игътибар зур, кызлар әкренләп күз сала башлады. Минем дә күңел кытыклана. Аннары авылыбызда, район үзәгендә үткәрелүче үзешчән концертларда катнаша башладым.

Ә гомеремнең агышына иң зур йогынты ясаган мизгел – радиода ясаган чыгышым булды. Ул вакытта бердәнбер “Татарстан” радиосы эшли, мин 10нчы сыйныфта укыйм. Шул радиода “Үзешчән җырчылар чыгышы” дигән рубрика бар иде, безне шунда чакырдылар. Киттек Казанга. Вафирә Гыйззәтуллина репертуарындагы, Фасил Әхмәтов көенә язылган “Кошларым” дигән җырны өйрәнеп яздырган идем. Шушы чыгыш минем тормышта җырчы булырга теләгәнемә ачыклык кертте. Зур хич-кичерешләр белән, илһамланып кайттым мин каладан. Аңардан соң бик күп хатлар алдым, аларның күбесе кызлардан танышу хатлары иде. Берничәсе белән шактый озак вакыт хат аша аралаштык та әле без.

 

ЗӨФӘР ХӘЙРЕТДИНОВ:

– Консерваториягә укырга кергәндә 24 яшемдә идем инде. Шул беренче курска кергән елны өйләндем. Үлеп гашыйк булып, бик шашып яратып өйләнмәдем мин. Мин – иҗат кешесе, бик тиз гашыйк булам, тиз онытам да. Бу үлеп гашыйк булып йөрүләр моңарчы да бик күп булган иде. Яшь барган саен мәхәббәт белән генә ерак китеп булмасын аңладым. Өйләнү мәсьәләсенә килгәндә бу яратышып йөрүләрне икенче планга куйдым. Үземнең гаиләмне булдырмый торып, ныклап төпле карьера турында уйлый алмый идем. Ә гаилә, ни дисәндә, тыл, артыңда терәк. Миңа нәкъ менә шушы хис җитми иде.

Якын туган-тумачаларымны да эшкә җиктем. “Әйдәгез, миңа төпле, акыллы бер кыз табыгыз”, – дип сорадым. Алар берничә кыз тәкъдим иттеләр, шулар арасыннан үземә иң ошаганын сайлап алдым. Шулай өйләндем. Ялгышмаганмын: 35 ел бергә гомер итәбез, улым, кызым, 3 оныгыбыз бар.

Өйләнү, гаилә кору мәсьәләсендә үзеңә генә ышанырга ярамый. Гашыйк булып кына өйләнү – ул зур ялгышлык дияр идем. Элек безнең татарлар ничек өйләнешкән? Кемнең кем баласы икәнен белеп, ата-аналарын сораштырып, нинди нәсел икәнен ачыклап кына… Аннары гына ярәштергәннәр. Һәм бу, миңа калса, бик дөрес нәрсә. Гашыйк булу нәрсә ул? Син бүген гашыйк, иртәгә юк…

 

 

РИММА ИБРАҺИМОВА:

– Мәскәүгә укырга бару минем язмышым өчен күп яклап хәлиткеч булды: чөнки биредә иҗади яктан формалашып кына калмыйча, булачак тормыш иптәшем белән дә таныштым. Минем ирем – Равил Таишев – Пенза мишәре. Әмма әти-әнисе Донбасс шахталарында акча эшләү максаты белән Украинага барып урнаша. Сугышка кадәр әле бу. Равил шунда Киев цирк училищесын тәмамлаган, әзрәк циркта эшләп алган, аннары эше буенча Омск шәһәренә киткән. Биредә Мәскәүдә яшь талантлар укучы студия барлыгын ишетеп, безнең янга килә. Беренче тапкыр килүендә танышырга өлгермәдек, икенчесендә танышып, дуслашып киттек. Мондагы русларны бергәләшеп татар теленә өйрәтеп йөрдек әле. (Көлә.) Шуннан Казанга бергә кайтып киттек тә инде. Биредә бер-ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек.

 

Яшь барганны балалар үсүеннән күрәм. Инде бүген үзләре бала тәрбияли бит. Әни кешенең төп эше – өйрәтү инде ул. Мин дә Фәритне өйрәтә башлыйм да, ул тиз генә “Әни, беләсеңме миңа ничә яшь?” – дип авызымны ябып куя. Кабул итәләрме, юкмы – аларның эше, миннән аңлату булсын дим. Инде үсеп-буйга җитсәләр дә, үз балаң һаман нәни кебек бит ул, тормышны аңлап бетерми сыман, ялгышлардан саклыйсы килә. Алай булмый шул ул, һәр кешенең үз язмышы булган сыман, үз ялгышы була, үзе шуны төзәтә, яңадан атлый, алга бара. Шунсыз булмый – бүтәнчә икән, тормыш бик күңелсез булыр иде.

Балалар өчен татарча телеканал эшли башлый!

Дөрес, “Шаян- ТВ” каналы ТНВда 1 февральдән бирле эшли инде, әмма әлегә кадәр аны  тәүлегенә 30 минут кына карарга мөмкин иде. 12 ноябрь көнне исә  тәүлек буе балалар өчен татар телендә эшли торган беренче телеканал ачыла.

– Төп максатларыбызның берсе – балалар өчен татар мохитен тудыру, – ди каналның директоры Рамилә Сәхәбетдинова, – канал тулысынча татар телендә эшләячәк. Бары тик бер тапшыру – “Бергәләп өйрәник” кенә рус һәм татар телләрендә бара, чөнки балалар анда татарча яңа сүзләр өйрәнәчәк.

Тиздән телеканалның сайтын да эшли башлар дип көтелә. Shayantv.ru дип исемләнгән сайт балаларның күңеленә хуш килерлек итеп эшләнгән. Сайтка килеп керү белән үк без татар мөхитенә эләгәбез. Татарча көе яңгырый башлый һәм каналның төп герое Шаян үзе кунакларнф каршы ала. Биредә аның белән сөйләшеп алырга да, уеннар уйнарга да мөмкин. Шулай ук сайтта онлайн режимда “Шаян-ТВ”ны да карап булачак.

Каналда 20 дән артык тапшыру күрсәтеләчәк. “Алар арасында тәрҗемә ителгәннәре дә бар, каналның үз тарафыннан эшләнгәннәре дә шактый, тәрҗемә мультфильмнар, мәсәлән, башта балаларга күрсәтелде, аларга иң ошаганнарын без үзебездә булдырып, аларны тәҗемә иттек, – ди телеканал хезмәткәрләре, – “Шаян- ТВ”ның көндәлек эше балаларның татарча сөйләм телен камилләштерүгә, мультфильм, тапшырулар аша туган телгә кызыксындыру тудыруга юнәлтелгән”.

Дәрес дөрес булсын!

Бала әти-әнисе, өлкәннәр үрнәгендә һәм мәктәптә алынган белем нигезендә тәрбияләнә. Шуңа күрә без – әти-әниләр балаларга һәрвакыт уңай үрнәк күрсәтергә, юлда кагыйдәләрне бозмаска тиеш. Балалар һәм мөгаллимнәрнең Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үткән тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, белем бирүдә әле дә тупас ялгышлар җибәрелә икән. Шуларның иң киң таралганнарына тукталыйк.

Дөрес булмаган беренче дәрес: трамвайны алдан, автобусны – арттан әйләнеп уз.

Бу кагыйдә нык искерде һәм бәла-казадан коткармый, киресенчә, һәлакәт килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Чөнки җәяүле транспорт чарасының артыннан яисә алдыннан чыккан вакытта йөртүче һәм җәяүле бер-берсен күрми. Бу җәяүленең тапталуына китерергә мөмкин. Юл йөрү кагыйдәсендә юл аша чыгу тәртибе турында аңлатылган һәм ул маршрут транспортын әйләнеп узу белән бәйле түгел!

Дөрес дәрес! Якындагы юл аша җәяүле кичүенә кадәр барырга һәм шуның аша икенче якка чыгарга кирәк. Әгәр дә кичү урыны булмаса, автобус яки башка транспорт чарасының куркынычсыз ераклыкка китүен көт, яисә юлның ике ягы да яхшы күренгән башка урынны сайла.

Дөрес булмаган икенче дәрес: юл аша кичкәндә башта сулга кара, уртага җиткәч – уңга кара.

Әлеге кагыйдә дә искерде һәм юлда куркыныч тудыра.

Дөрес дәрес! Юл аша чыкканчы – тукта, ике якка да кара һәм, куркынычсыз булуга инангач кына, юл аша чык, ләкин даими рәвештә хәлне контрольдә тот.

Дөрес булмаган өченче дәрес: юл аша чыгарга өлгермәсәң, юл уртасында яки “куркынычсыз утрау”да туктап кал.

Юл йөрү кагыйдәсендә “куркынычсыз утрау” дигән төшенчә юк. Бары тик транспорт агымнары кушылган һәм киселгән урыннарда йөртүчегә хәрәкәт юнәлешен күрсәткән урыннар – “юнәлеш күрсәтүче утрау” гына бар. Аларда туктап калу мөмкин булса да, куркынычсыз түгел.

Дөрес дәрес! Мөмкинлегеңне чамаларга һәм транспорт хәрәкәте булган урынны чыгып бетә алуыңа ышанганда гына юл аша чыгарга кирәк. Инде шундый хәлгә тарысаң, кара-каршы хәрәкәтне икегә бүлгән сызыкта, яисә “юнәлеш күрсәтүче утрау”да туктап тор. Әмма исеңдә тот: мондый хәлдә алга һәм артка бер адым да ясарга ярамый, йөртүче сине әйләнеп узарлык карар кабул итәрлек булсын!

Дөрес булмаган дүртенче дәрес: кызылга – тукта, сарыга – әзерлән, яшелгә – бар.

Бу бик үк дөрес түгел һәм юлда куркыныч тудыра! Юл йөрү кагыйдәсенең 6.2нче бүлегендә кызыл һәм сары сигнал вакытында хәрәкәтнең тыелуы, ә яшелнең рөхсәт итүе турында язылган. Әмма светофорның яшел төсе дә имин хәрәкәткә тулы ышаныч булуы хакында әйтелми. Кайбер юл чатларында бер үк юнәлештә транспорт чарасына яшел ут янганда, җәяүлегә кызыл сигнал булырга да мөмкин. Балалар моны бутарга да мөмкин.

Дөрес дәрес! Светофорның кызыл уты – тыю билгесе. Сары – игътибар билгесе, сигналлар алмашынуын кисәтә. Җәяүле өчен сары төс – тыю билгесе, чөнки бу төс янганда юл чатын чыга башлаган машиналарга хәрәкәтен дәвам итүгә рөхсәт бирелә. Яшел – хәрәкәткә рөхсәт, әмма транспорт чараларының туктавына тулысынча ышанганнан соң гына.

Дөрес булмаган бишенче дәрес: юлда һәм юл буенда түгел, ишегалдында уйна.

Ишегалдында да юллар барын онытмаска кирәк. Дөрес, транспорт чарасы йөртүчеләр, кагыйдәгә буйсынып, торак зонада тизлекне сәгатенә 20 чакрымнан арттырмаска тиеш. Әмма кагыйдәне үтәмәүчеләр дә очрап тора. Торак зонасында җәяүлеләр өстенлеккә ия булса да, иминлекләрен кайгыртырга тиеш!

Дөрес дәрес! Подъезддан чыктыңмы, игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Юлдан ераграк һәм машиналар булмаган урында уйнагыз!

Дөрес булмаган алтынчы дәрес: кагыйдәләрне өйрәткәндә дәресне балалар өчен әһәмияте булмаган юл билгеләреннән башлыйлар.

Мондый дәрес баланың буталуына гына китерә. Юл билгеләренең иң беренче чиратта машина йөртүчеләр өчен билгеләнгән булуын истә тотарга кирәк.

Дөрес дәрес! Балаларга, сүз дә юк, юл билгеләренең нәрсә аңлатуын белү кирәк. Ләкин, иң беренче чиратта, аларга җәяүлеләрнең иминлеген кайгырткан билгеләр турында дәрес бирергә кирәк.

Балалар һичшиксез белергә тиешле юл билгеләре: “Җәяүлегә хәрәкәт тыела”, “Җәяүле юлы”, “Балалар”, “Велосипедта йөрү тыела”, “Велосипед юлы”, “Торак зона” һәм “Җәмәгать транспорты тукталышы”.

Дөрес булмаган җиденче дәрес: “Балалар” юл билгесенең ни максаттан кулланылуын дөрес аңлатмыйлар.

Дөрес дәрес! Бу билге – транспорт йөртүчеләр өчен. Әлеге юл билгесе урнаштырылган урын балаларга юл аша чыгарга рөхсәт бирә, дип уйласагыз – ялгышасыз. Ул бары тик йөртүчеләргә юлда кинәт балалар пәйда булырга мөмкин булуы хакында гына кисәтә. Шуңа да “Балалар” юл билгесен мәктәп, балалар бакчасы һәм балалар булган башка оешмалар янына якын урыннарда урнаштыралар.

Дөрес булмаган сигезенче дәрес: кагыйдәләрне өйрәткәндә юл билгеләрен бутыйлар һәм алар хакында ялгыш мәгълүмат бирәләр.

Дөрес дәрес! Балалар һәм мөгаллимнәрнең юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үткән тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, еш кына 1.22 һәм 5.19.1. юл билгеләре бутала. Аларның аталышы бер үк төрле – “Җәяүле кичүе”. Аермасы бик зур: 1.22 – йөртүчеләрне алда җәяүле кичүе булачагы турында кисәтсә, 5.19.1. – җәяүлеләргә юл аша чыгу урынын күрсәтә.

Йомгаклау дәресе! Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәндә түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:

— һәр дәрес материалын, аңа ничек кенә ышансагыз да, гамәлдәге “Юл йөрү кагыйдәләре” буенча тикшереп чыгыгыз;

— эш өчен эчтәлеге ягыннан “Юл йөрү кагыйдәләре”нә каршы килмәгән дәреслекләр генә кулланыгыз. Димәк, дәрес өчен иң төп әсбап – “Юл йөрү кагыйдәләре”!

— тәгаен дәреслек турында киңәшне тәҗрибәле кешеләрдән – автомәктәп һәм ЮХИДИ хезмәткәрләреннән алырга кирәк;

— “Юл йөрү кагыйдәләре”ндә җәяүлеләр өчен мөһим булган бүлекләр – 4, 6, 8, 11, 12, 13, 14, 16 һәм 17.

— 1995 елга кадәр балалар һәм укытучылар өчен чыгарылган юл йөрү кагыйдәләре турындагы китаплар гамәлдәге кагыйдәләргә туры килми!

Балалар һичшиксез белергә тиешле юл билгеләре: “Балалар” (1.23), ике билге – Җәяүле кичүе (1.22 һәм 5.19.1.), “Велосипедта йөрү тыела” (3.9), “Велосипед юлы белән кисешү” (1.24), “Җәяүле юлы” (4.5)

Алиш оныклары тәрбияләнүче бакча

1908 елның сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында туган Абдулла Алиш татар әдәбиятында балалар дөньясын яктырткан, нәни дусларының күңеленә керерлек әсәрләр калдырган язучы-шагыйрь. Быел аның тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан Казан шәһәрендәге “Тиенкәй” төрле төркемле 263нче балалар бакчасында әдәби-музыкаль кичә узды.

Биредә икенче ел рәттән Абдулла Алиш иҗатына багышланган “Изге исемең безнең йөрәкләрдә” проекты эшләп килә. Узган ел тәрбиячеләр балаларны Алишның автобиографиясе, иҗаты белән таныштырганнар, әти-әниләр белән берлектә балалар язучы әкиятләренә рәсемнәр ясаганнар.

Быел исә Алишның “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” дип аталган әкиятен мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән сәхнәләштерделәр. Бакчада тәрбияләнүчеләр Алишның шигырьләрен сөйләделәр. Әдәби кичә җыр-моңга үрелеп барды. Бәйрәмгә һәркем үз өлешен керткән: тәрбиячеләр төркемнәргә кереп Алишның әкиятләрен укыган, иҗаты белән таныштырганнар, әти-әниләр һәм балалар әкиятләренә рәсемнәр, кул эшләре ясаганнар.

– Логопед, музыка белгечләре, методист – берсе дә читтә калмады. Гомумән безнең коллективка һәммәсенә рәхмәтлемен, алар барысы да иҗади, тырыш кешеләр, – ди 22 ел балалар бакчасы системасында эшләүче татар теле укытучысы Зөһрә Бакирова. Бүгенге әдәби кичәнең төп оештыручысы ул – Зөһрә Мидхәт кызы. Җанын, бөтен күңелен биреп эшләүче тәрбияче, үз эшенең остасы.

– Эшемне бик яратам. Балаларны яратам. Аларда ничек тә булса туган телләренә карата мәхәббәт, гореф-гадәтләребезне уеннар, җыр-биюләр аша саклатасым килә, – ди ул.





Рәзинә ИСМӘГЫЙЛЕВА 

«Әти, мине алырга килмә, әтиең тагын исерек, дип көләләр миннән»

Беркөнне балалар бакчасыннан кайткач, кызым Алинә: “Әти, син бүтән мине алырга килмә. Малайлар, кызлар көләләр миннән. Әтиең тагын исерек, аннан аракы исе килә, ул бомж кебек диләр”, – ди.

Фото: pixabay.com

Үз балаңнан шундый сүзләр ишет әле! Төне буе йоклый алмадым. Бөтен гомерем күз алдымнан үтте.

Тимер юл станциясендә яшибез. Паровоз машинисты булып озак еллар эшләдем. Оста баянчы булуым, күп җырлар белүем, әйбәт җырлавым харап итте мине. Туйларга, мәҗлесләргә еш чакыралар иде. Анда инде, үзегез беләсез, “салмыйча” мөмкин түгел. Еллар үткәч, медкомиссия мине машинист булып эшләргә яраксызга чыгарды. Куллары калтырый, “похмельный синдром”, имеш. Шуннан китте инде: төзелештә дә эшләдем, ипи заводында да, кабер казучы да булдым. Тормышның рәте киткән саен күбрәк эчтем.

Хатын еш кына: “Дәвалан. Кеше кебек яшәмәсәң – китәм”, – дип куркытты. “Алкашмы әллә мин? Үзең дәвалан кирәксә”, – дия идем.

…Кызымның сүзләре айнытып җибәрде! Балалар үртәгәннән хурланып елаган, үз әтисе өчен оялган сабыемны бик жәлләдем.

Иртә белән тордым да, хатынга бер сүз дә әйтмичә әни янына киттем. “Эчүне ташлыйм. Кодироваться итәм. Акча биреп тор әле”, – дидем. Дөньяда беркем аңламаганда да, әниләр ярты сүздән аңлыйлар. Элегрәк бик ялынып сораганда да акча бирми иде, ә бу юлы күршеләргә кереп чыкты, үзенең дә запасы булган – җыеп бирде. Кулга акча кергәч, шайтан котыртты анысы. “Башта туйганчы эч, аннан барырсың”, – диде кебек ул. Ләкин күз алдымнан кызымның яшьле күзләре китмәгәнгә, бирешмәдем!

Чаллыда кирәкле клиниканы, врачны бик тиз эзләп таптым.

Врач укол кадады. Бу уколдан соң йөрәк кага, баш чатный башлады, күз аллары караңгыланды, аннан соң әллә нинди ямьсез төсләр уйнады. Алай гынамы!.. Ул төсләр арасыннан шыксыз албастылар килеп чыгалар да, мине каядыр өстериләр. Куркам, карышам, кычкырырга телим, ләкин кычкыра алмыйм. “Йә, Аллам, коткар мине болардан, бүтән эчмәс идем, тәүбә итәм!” – дип уйлап куюга, кемдер арттан этеп җибәргәндәй булды. Күзләремне ачтым. Ни күрим: врач тирләп-пешеп, йөрәккә массаж ясап ята. Күз ачуымны күргәч: “Аллага шөкер! Кире кайттың бит. Мин сине бөтенләй китте ахры дип куркуга калдым”, – диде.

Газапларым моның белән генә бетмәгән икән әле. Элеккеге дуслар – шешәдәшләр теңкәгә тиделәр. Берсенең бу яңалыгымны ишеткәч, йөзләре каралып чыкты. Төрлечә мыскылларга кереште. Эштәге мужиклар да: “Ә-ә, фамилияңне үзгәрткәнсең икән – Кодиров бит син хәзер”, – дип көлгән булдылар.

Төннәрен гел бер төш бимазалады: туй икән, имеш, өстәлләр аракыдан сыгылып тора. Кунаклар арасында теге врач та бар. Бөтенесе дә мине кыстыйлар. Врач та эч, берни дә булмас ди. Эчәм, имеш. Элеккеге кебек күп итеп. И рәхәт, имеш. Тик каяндыр теге албастылар килеп чыгалар. Врач та бүтәнчә “сайрый”: “Эчмәскә идең. Үләсең дидем бит. Хәзер үләсең инде”. Йөрәк кага, баш чатный, тагы кара упкынга очам… Бер-ике атна буе иртәләрен гел шабыр тиргә батып уяндым. Баш махмырдан авырткандай була иде. Әллә теге туй чынлап булды микән дип тә уйлый идем.

Аның каравы, өйдәге тормыш матурланды. Хатын ешрак елмая башлады. Олы кыз йөргән егетен безнең белән таныштырды. “Әтием, элек бу хакта уйлый да алмый идем бит”, – диде кызым.

Беркөнне станциядә элек бергә эшләгән дусны очраттым. Зур начальник булган. “Эчүеңне ташлагансың дип ишеттем. Синдәй тәҗрибәле машинистлар аяк астында аунап

ятмый, кил әле, сөйләшик”, – диде. Барган идем – элеккеге эшемә урнаштырды. Беренче получкага гаиләмә бүләкләр, үземә дә яхшы куртка, чалбар алдым, әнигә теге бурычны түләдем.

…Матур киендем дә, кызым Алинәне алырга дип бакчага киттем.

– Күрәсезме, әнә, әтием килә! – дип, кызым колач җәеп каршыма йөгерде.

Кечкенә кызымның горур тавышы – язмышымның миңа биргән иң зур бүләге иде. Мин чын-чынлап бәхетемә кире кайттым.

МӘХМҮТ, Тукай районы

tatar-today.ru