Чыршы ясарга өйрәтикме?

Яңа ел тематикасын дәвам итеп, балагыз белән бергә нәфис чыршы ясарга өйрәтәбез.

Эшләү процессы:
1. Ак кәгазьне конус формасында бөкләп ябыштырабыз. Бу — чыршының кәүсәсе.

2. Кәүсәгә тулысынча клей сөртеп чыгабыз. Клей артыгыздан кибә бармасынга бу эшне тиз-тиз эшләргә кирәк. Пычранмас өчен артык мул итеп тә сыламагыз.

3. Шуннан яшел җепне алып конус тирәли әйләндерә башлыйбыз. Ул артыгыздан клейга ябышып барырга тиеш. Җепне сайлаганда игътибарлы булыгыз: артык нечкә дә, бәйләү йоны шикелле калын да булмасын — уртача гына.

4. Хәзер кибәргә калдырабыз. Кипкәч кәгазь кәүсәне җайлап кына астан тартып алыгыз. Шул килеш калдырсагыз да ямьсез түгел. Җепне бүтән төстәгене сайларга да мөмкин. Берничә чыршы ясап композиция ясарга була.

Кәгазь тарелкадан Кыш бабай ясыйбыз

Яңа ел алдыннан бәйрәм атмосферасы тудыру өчен балагыз белән бергәләшеп Кыш бабай ясагыз. 

Кирәкле әйберләр:
1. Кәгазь, бер тапкыр гына кулланыла торган тарелка
2. Клей
3. Кызыл төстәге картон
4. Төсле кәгазьләр
5. Кайчы
6. Мамык
7. Степлер

Кәгазь тарелка — Кыш бабайның бите булачак. Саргылтрак төстәге кәгазьне түгәрәкләп кисеп тарелкага ябыштырабыз. Күзләр, кызыл борын да өстәгез. Мамыкны чәч, сакал-мыек урыннарына беркетәбез.

Ак кәгазьне рәсемдәгечә ябыштырып сакал «үрәбез».

Кызыл төстәге кәгазьдән шапка кидерәбез дә әзер!

«Песнәк һәм миләш» яңа ел шарын ясыйбыз

Гадәти чыршы уенчыгын фантазиягезне эшкә җиксәгез кабатланмас һәм искиткеч матур итәргә була.
Шуның гади генә бер үрнәген сезгә дә ясап күрсәтәбез.  

 

Әлеге уенчыкны чыршыга элегез, бүлмә бизәгез, композицияләр ясагыз.