Укытучы апа белми әйтми: китап уку файдалырак!

«Сабантуй» журналы почтасына Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучыларыннан хат килеп төште. Ни турында уйлый, ни белән яши укучыларыбыз? Безгә кызык. Дустым, әгәр синең дә уртаклашыр фикерләрең булса — sabantui@bk.ru электрон адресына хат язып сал! Көтәбез!


Кышка әзерләнәбез

Мин барлык ел фасылларын да яратам. Ә менә көз иң яратканы. Ни өчен дисезме? Чөнки көз уңышка бай. Тәмле алмалар пешә, бакчаларда бөтен яшелчәләр җитешә. Соңга калмыйча җыеп алырга гына өлгер.

Без дә бакчада бик күп төрле яшәлчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Җәй буена аларны су сибеп, чүпләрен утап торабыз да, көз җиткәч, гаиләбез белән бергәләп җыеп алабыз. Салатлар ясыйбыз, вареньелар кайнатабыз, компотлар ябабыз. Аннан әзерләгән ризыкларыбызны рәхәтләнеп кыш буена ашыйбыз.

Адилә Галиева


Китап уку файдалырак

Әле генә сентябрь җитеп, укулар башланган иде. Менә беренче чирек тәмамланып, икенче чиреккә дә кереп киттек. Каникулларны кем генә яратмый икән, мин дә яратам. Иртән рәхәтләнеп йоклыйсың, көн буена уйныйсың, тышта йөрисең, әти-әнигә ярдәм итәсең. Мин каникулда өч китап укыдым. Андагы кызык вакыйгалар эчендә үзем йөрдем. Китап уку күңелле ул. Көн буена телевизордан мультик карап, яки телефоннан уен уйнап утырганчы, китап уку файдалырак. Укытучы апа белми әйтми икән. Әллә нинди кызык китаплар бар, китап укырга кирәк!

Данис Хафизов

“Сабантуй” почтасы: Көзнең дә сөйкемле сөяге бар…

Яз – матур, җәй – ямьле, кыш гүзәл дибез. Ә менә көз моңсу дигән булабыз. Бер карасаң, көз чыннан да күңелләргә сагыш өсти: җәй буена гөрләп үскән чәчәкләр сулалар, уңышлар җыеп алына, шаулап утырган агачлар да, иңнәреннән яшел шәлләрен алып, җир өстенә сары яфракларын түшиләр. Зәңгәр күккә  карасаң, төркем-төркем очучы күчмә кошларны күрәсең. Алар да үзләре туып үскән туган якларын ташлап китәргә авырсынып, баш очында бөтерелә-бөтерелә саубулашу җырларын башкаралар. Теләр-теләмәс кенә җылы якларга юл тоталар. Ләкин китәргә кирәк, озын салкын кышларның зәмһәрир суыклары аларны куркытмаса да, ризык таба алмаячакларын аңлыйлар шул.

Шулай да көзнең дә сөйкемле сөяге бар бит. Тирә-юнебезгә күз салсак, төсләргә иң бай ел фасылларының берсе бит ул көз. Каршыбызда торган урман аланындагы агачларның яфракларын нинди генә төсләр белән буямаган көз-рәссамыбыз. Кызыл, сары, көрән, шәмәхә төсләргә буялган агачлар арасында, ямь-яшел күлмәген бернинди затлы төсләргә дә алыштырмыйча, чыршы-наратларыбыз горур басып торалар. Инде игеннәрен урып, сугып, җыеп алганнан соң камыллары гына утырып калган сап-сары иген басулары көзге табигатьнең бер могҗизасын чагылдыра. Ә алар  янында яшел келәм түшәгән кебек уҗым басулары җәелеп ята. Бу матурлык түгелме? Инде  яфраклары берән-сәрән генә калган миләш-балан куакларын күзәтик. Кып-кызыл төймәләр тезгән кебек тәлгәш-тәлгәш эленеп торган җимешләр көзнең муллыгын күрсәтеп торалар. Алар белән күпме урман кошы туклана: вакыты белән сызгыраклар да урап китә, карабүрекләр дә шул җимешләрдән авыз итеп, тамакларын ялгап алалар, кызылтүшләргә дә, үрмәләчләргә өлеш чыгаралар юмарт миләш белән балан куагы.

Көзнең туктаусыз явып торган салкын яңгырлары кайвакыт үзәккә үтсә дә, һәркем белә: тиздән әбиләр чуагы башлана. Менә рәхәт кая ул? Чалт итеп кояш чыга, күк йөзе зәп-зәңгәр, ара-тирә каурый-каурый болытлар йөзеп узалар. Йөзләргә урамнарны аркылыга-буйга иңләп очып йөргән пәрәвезләр килеп сылана. Кытыкны китереп, чарасызлыктан елмаеп җибәрәсең. Инде быелга яңадан кирәге чыкмас дип, алып куйган футболкалар, юка чалбарлар киредән өскә менеп кунаклыйлар. Шатлана-шатлана эшләргә өлгермәгән кайбер эшләрне башкарасың, көзнең матурлыгына, сихри могҗизасына сокланасың. Яңадан-яңа хикмәтләрен күзәтәсең. Кешеләр генә түгел, әбиләр чуагына барлык тереклек ияләре дә сөенә. Чыпчыклар төркемнәре белән очып төшеп, бәбкә үләненең орлыкларын чүплиләр дә, пыр итеп очып китәләр, сызгыраклар исә баш очында сызгырынып йөргән булалар да, берәр миләш куагына кунып, тамак ялгап алалар. Ничек тиз килеп кунсалар, шулай тиз очып та китәләр, хәйләкәрләр. Ә бөҗәкләр каядыр ашыгалар, нидер ташыйлар, кыскасы, һәрберсе мәш килә инде. Ләкин әбиләр чуагы бик озак булмый, атна-ун көндә эшен бетереп, юкка да чыга. Тагын яңгырлы салкын көннәр башлана, иртә-кич томан төшә, аяз төннәр булса, иртәнгә кырау дигәне дә үз эшен эшләп куя. Шулай итеп, көз безгә я алдын, я артын бора. Ләкин ничек кенә булмасын мин көзне бик яратам.

Ислам Хәсәнов, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы

“Хуш киләсез, кошкайлар!” (сценарий)

Түбән Кама шәһәре,

 64нче “Сөембикә” балалар бакчасының

 татар һәм рус теле тәрбиячеләре

 Сәхбетдинова Ф.А., Сабирҗанова Х.А.

“Хуш киләсез, кошкайлар!”

(сценарий)

 

Катнашалар: алып баручы, сыерчык, карлыгач, алмагач, әби, кыр казлары, балалар, урман тавыгы, малай – Динар.

Экранда ике кош сөйләшә (кошлар тавышы).

— Яз җитә, туган ягым ямьләнәдер инде. Озакламый бездә юлга кузгалырбыз. Туган ягыма кайтып җитәргә насыйп булсын, канатларым талмасын, сагындым бик сагындым сине, Туган илем!

 (Экранда кошлар очып китү күренеше)

Тәрбияче: (Сөйләп чыга)

Ачылды ак калын юрган,

Исте мартның  җилләре.

Кошлар кайта – сагындырган

Туып үскән җирләре.

Тәрбияче: Кая соң әле минем балакайларым? Күрмим, балалар, килегез бирегә, килегез минем яныма. (балалар чыга) Менә бит кая икән алар.

Тәрбияче: Балалар   карагыз әле нинди күп кунаклар килгәннәр, исәнләшик әле, исәнмесез кунаклар.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген кошларны каршы алабыз.

Тәрбияче: Балалар ә сез кошларны таныйсызмы соң? (экранда кошларның аерым аерым гәүдә төзелеше бирелгән, балалар әйтергә  тиеш булалар нинди кошның мәс. башы?)

Уен “Кошларны таныйсыңмы”

Тәрбияче: Әйе балалар бик дөрес әйттегез, без сезнең белән сыерчык турында җырда беләбез әле.

Җыр “Сыерчык”

Тәрбияче: Булдырдыгыз, рәхим итеп урыннарыгзга утырыгыз.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә)

Тәрбияче: Балалар ишетәсезме, кемдер ишек шакый бугай, сез тыныч кына утырыгыз мин карыйм. ( музыкага әби керә)

Әби: И балалар исәнмесез! мин сезне күрүемә бик шатмын.

Тәрбияче: Әби ник син шулай күңелсез?

Әби: И-и , балакайларым минем бакчамдагы алмагачым, бик моңсуланды, җылы яктан кайтучы кошларымда күренми. Кайларда икән минем сыерчыгым белән карлыгачым. Сыерчыкка ояларда ясап куйдык (экранга күрсәтеп)

Тәрбияче : Әйе, әйе әбекәй ояларда ясадык! Безнең әтиләребездә бик булыштылар

“Сыерчыклар”

Малай: Җылы яктан очып килде

Сыерчыклар – кошкайлар.

Исәнмесез, малайлар! – дип

Дәшә безгә дускайлар.

Куанышып сайрашалар

Кояшлы, аяз күктә.

Без аларга кул болгыйбыз:

Оябыз әзер күптән!

Карлыгачым да өй коегына оя ясый иде. Кайда инде алар?

Тәрбияче: И әби безнең балалар бик матур кошлар ясый беләләр. Әйдәле сиңа ясап күрсәтик әле, күңелеңдә күтәрелер. (Балалар өстәл артларына утыралар, ясыйлар) “Оригамидан кош ясау”

Тәрбияче: сез бик матур итеп  ясадыгыз, матур кошларыбызны җепкә элгәндә бер уен уйнап алыйк әле.

Уен “Кошка теләк”

Кошларны сакларга

Кошларны рәнҗетмәскә,

Кошларны кыерсытмаска

Җимлек ясарга

Канатлы дусларыбызга җим сибәргә

Кош ояларын туздырмаска

Сыерчыкларга оя корырга

Аларга ярдәм итәргә

(Балалар утыралар)

Әби: И минем кошларыма иптәшләрдә, дусларда булды,

(Әби җырлый 60 бит “Балалар дөньясы” ) үзләре генә күренми, кая әле  кошларым килгән вакытка  җимнәр әзерләп куйыйм.

(Әби чыгып китә)

Тәрбияче: Балалар әби кошларга җим әзерләгән вакытта без әбинең бакчасы буйлап сәяхәт ясап алыйк әле.

Тәрбияче: Монда әбинең бакчасында  бигрәк матур агачлар үсә, үләннәрдә күренә башлаган, карда эреп беткән  ә нигәдер безнең алмагачыбыз гына моңсу утыра.

Тәрбияче: Алмагач ни булды сиңа ?

Алмагач: Балалар,мин тагын быел чәчәк ата алмаячакмын.

Алмаларым да үсеп җитмичә коелачаклар. (кошлар тавышы ишетелә)

Сыерчык: Исәнме, алмагач. Без туган җиребезгә кайттык. Ничек яшәп ятасың?

Алмагач : Хәлләрем бик яхшыдан түгел шул. Менә минем кайрымның эчке ягында корткыч кортлар бик күбәйделәр. Бөреләремне дә ашыйлар. Яфрак та яра алмам инде.

Сыерчык: Кайгырма, алмагачкай. Без сиңа ярдәм итәрбез.

Тәрбияче: Сыерчык әйдә синдә безнең белән  кал, күңел ачарсың.(Моңсу җыр тавышы карлыгач керә)

Карлыгач: Коткарыгызчы мине, минем канатыма Алмаз таш белән атты.

Минем агачларга кунма, безнең җиләк-җимешләрне ашап бетерәсең, диде.

Мин оча алмыйм бит инде хәзер.

Бала: Болай булмый бит инде. Ничек аңа аңлатырга? Карлыгачны дәваларга

кирәк.

Бала: Дусларым, минем бик якын дустым бар. Ул бик карт инде. Күп күргән, күп белә дә. Ул – урман тавыгы. Чакырыйм әле үзен, ярдәм итми калмас.

(Бала  чыгып китә).

(Карлыгачның  канатын бәйлиләр)

Карлыгач: Рәхмәт сезгә, балалар (Бала урман тавыгын алып керә)

Урман тавыгы: Исәнмесез, минем нәни дускайларым. Мине ник чакырдыгыз?

(Балалар сөйләп бирәләр).

Бала: Әбинең күршесендә

Тәртипсез малай яши.

Ул кошларны рәнҗетә

Һәм начарлыклар эшли.

Урман тавыгы: Чакырыгыз әле ул “батырны”. (Бала чакыра).

(Динар ачулы керә, кулында таш).

Динар: Мин сезгә ник кирәк? Вакытсыз мине чакырасыз.

Урман тавыгы: Алмаз, кил әле яныма. Минем колагым бик начар ишетә, күзләрем дә начар күрә.(Килеп янына утыра) Безнең батырыбыз шушымы инде ул? Алмаз, кара әле, мин сиңа бер вакыйга сөйләмәкче булам. Тыңлагыз әле, сез дә, балалар.

УРМАН ТАВЫГЫ

Яз җитә… Кошлар кайта

Ләкин аларга

Оялар юк бакчада!

Җиргә төшкән кошларга

Бер малай ташлар ата:

Рәнҗетә, борчый, куа

Кошларны ул юк итә

Агачларны корыта…

Урман тавыгы: Ни өчен агачлар корыган?

1 Бала: Бакчага кошлар килмәгәч, корт баскан.

2 Бала: Кошлар бит корткычларны юк итәләр.

Алмаз: Сүз минем турыда барды да инде. Үткән елны мин менә шулай начарлык эшләдем. Кошкайлар, гафу итегез мине, кичерегез. Башка мин сезне кумам. Иртәгә үк әти белән сыерчык оясы ясап эләчәкбез. Берне генә түгел, икене!

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, урман тавыгы. Син безгә шундый яхшы хәл сөйләдең.

Бала: Карагыз , карагыз тагын кошлар кайта

Кыр казлары җылы яктан

Кайтып килә тезелеп,

Моң салалар : “Су буйларын

Сагындык, – дип, – өзелеп”.

Йөгерешеп, сәлам биреп,

Каршылыйбыз һәр казны.

Канатларын да җилпетеп

Китерә алар язны.

Канатлар белән бию

Урман тавыгы: И, балалар, бик матур шигырьләр сөйләдегез, биедегез.  Рәхмәт сезгә

(Әби керә)

Әби:  И нинди күңелле тавышлар ишетелә, әллә минем кошларымда кайтып җиткәнме? Алмагачымның да күңеле күтәрелгән, быел алмаларым мулдан булыр инде.Балалар кошлар бит якын дусларыбыз, безгә алар күпме хезмәт иттеләр, агачларыбызны кортлардан арындыралар, күрәсезме бакчабызда матурланып китте. Балалар сездә кошлар кебек хезмәт сөючән, тәмле телле булып үсегез. Менә сезгә миннән күчтәнәч “Кош телләре”.

Тәрбияче: Безнең Алинәнең дә килгән кунакларга әйтер сүзе бар

Алинә: Юлдагы кошчыкларга,

Бу – күчтәнәч — бирегез

Һәм шуны да белегез:

Бүген алар тук булыр,

Һәм сезгә рәхмәт укыр!

(Төенчекләрдә кошларга җимнәр әзерләнгән)

Тәрбияче: Рәхмәт урман тавыгы. Тагын безгә кунакка килегез.

Балалар: Сау бул, урман тавыгы.

Әбием-алтыным, минем иң якыным!

Әбием алтыным-минем иң якыным

Әбекәй, дәү әни, әбием… Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүз “Әни” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әби-бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән тормышта ямь булмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен генә кадырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде.

Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.

ЯңаУсы мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары яраткан әбиләре турында…
Григорьева Сөмбел, Мөслим районы Яңа Усы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

***

Минем әбием Әлфия Мөслимдә яши. Әбием матур гөлләр үстерә, аның бакчасы гел шау чәчәктә. Әлфия әбием миңа җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Ул минем укуым белән дә кызыксына, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әбием безне һәрвакыт кунакка көтә, безне тәмле ашлар, бәлешләр, коймаклар белән сыйлый. Киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле әбиемне мин бик яратам.

Регина Смелова

***

Минем әбиемнең исеме — Клавдия. Ул 1940 нчы  елнын 19нчы октябрендә Татьяна белэн Ефим гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән.Тәпи дә йөреп китәргә насыйп булмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисен беренче көннәрдән үк сугышка алалар, шуннан сон әтисенең хәбәрсез югалганы турында язу гына килә. Әнисе, апасы белән тормыш көтәләр. Урта мәктәпне бетергәч, туган колхозында эштә кала. Бабам  Анатолий белән тормыш коралар, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә  ул безнең белән яши. Мин аны бик яратам.

Виталий Кононов

***

Минем әбием Сарман районы  Мортыш-Баш авылында яши. Аның  исеме —  Миңҗиһан. Аңа хәзер 78 яшь. Ул бик оста бии, жырлый. Безнең кунакка кайтканны көтеп ала. Без  килүгә  тәмле ашлар, йомшак пироглар, татлы кайнатмалар әзерләп куя. Мин әбиемне бик нык яратам,аңаһәрвакыт булышым. Сәламәт кенә булсын!

Камила Григорьева

***

Минем якын әбием — Лидия Тимофеевна — әтиемнең әнисе. Ул үзе өендә яши. Өйләребез якын торалар. Әби безгә булыша һәм без аңа булышабыз.

Әбием сугыштан соң туган, шуңа күрә аның балачагы бик авыр булган. Бәләкәй чактан ук әбием күп төрле эшләргә өйрәнгән. Шулай ук иптәшләре белән уйнарга, җиләк һәм гөмбә җыярга да җитешкән. Ул бүген дә безне җиләкләре, гөмбәләре белән сыйлый.

Аның дүрт баласы бар: өч малай һәм бер кыз. Әбием оныкларга да бай. Без — 8 онык. Бәйрәмнәрдә барыбыз да әбиемдә җыелабыз. Ул безне тәмле-тәмле пироглары белән сыйлый. Әбиемә алтмыш тугыз яшь. Ул бүгендә шаян, җор сүзле, шаяруны ярата.

Әбием бик матур гөлләр үстерә. Ул аларны яратып тәрбияли. Гөлләре дә ел буе чәчәкләре белән сөендерә.

Мин әбиемне бик яратам. Аңа сәламәтлек һәм шатлыклы көннәр телим.

Тарас Романов


Минем кадерлеләрем

Минем ике әбием бар. Мин аларны бик яратам. Исемнәре үзләренә килешеп тора. Беренчесе — Диләрә, икенчесе — Сәрия. Мин аларга гел булышам. Әбиләрем бик оста пешерә. Диләрә әбием минем әтине күп нәрсәләргә өйрәткән. Шуңа да минем әтием бик уңган, әбиемә охшаган. Сәрия әбиемнең куллары алтын, бөтен эшне дә булдыра. Ике әбием дә Күгәрченнән. Әбиләрем миңа дус та булып торалар. Әти белән әнигә сөйләмәгән серләремне, шаянлык белән башкарган “әшәкелекләремне” әбиләрем белә, кичерә, киңәшләрен бирәләр.Авырган чакларымда да янымда булалар, тәмле сүзләре , ягымлы йөзләре белән дәвалыйлар. Алар минем өчен җан ата. Әбиемнәр мине кечкенәдән тәрбияләгәннәр, әни юкта әни, әти юкта әти була белгәннәр. Хәзерге вакытта мин аларга бернинди авырлыта китермәскә тырышам. Алар белән вакыт үткәрүе үзе бер рәхәт. Әбиемнәр бик матур, чибәр, йомшак күңелле, тәмле теллеләр. Мин аларга саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим. Киләчәктә  үзем дә аларга изгелекле була алсам иде.

Миннеханов Самат, Балык Бистәсе районы, 7нче сыйныф укучысы

«Сабантуй» почтасыннан: “Тартария” – татар иле

Менә без яраткан бик нык көтелгән җәй дә үтеп китте. Бу җәй бигрәк тә ямьле һәм мавыктыргыч булды, әле алай гына түгел, минем өчен ул бик файдалы да булды. Минем уйлавымча, кешеләр елга бер килә торган җәйге каникулларны үзләренә ошаганча үткәрергә тиеш. Мөмкинлеге булган кеше чит илдә ял итә, теләгәне төрле лагерьларга бара. Хәтта кайбер кеше ялкауланмыйча җәй көне кызыклы китаплар да укый әле! Мин дә җәйне бушка үткәрмәскә булдым.

Алдагы җәйдә “Сәйлән” лагеренда ял итсәм, быелгысында Казан шәһәрендәге “Тартария” лагеренда. Андагы атмосфераны бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Лагерьда укытучылар, әйдаманнар, җитәкчеләр — барысы да безне якты йөз белән каршы алдылар. Барыбыз да игътибар үзәгендә, һәркем үз вазыйфасын үти. Әйтерсең лә эшчән кырмыскалар. Яңа дуслар турында сөйләп китсәң, гүя сиңа гына дип иң яхшы, иң сәләтле балаларны сайлаганнар. Алар белән 14 көн эчендә бер зур тату гаиләгә әйләнеп беттек. Ә әйдаманнар синең бертуган абый-апаңнар кебек.

Лагерьда төрле мастер класслар үткәрелде, төрле проектлар ясарга өйрәндек.

Шулай итеп, 2 атналык лагерь ике көндәй узды да китте. Лагерь белән саубуллашканда, бик ямансу булды, чөнки үз туганыңдай күргән дуслар, танышлар белән аерылышасың. Киләсе елга да шушы лагерьда очрашырга сүз куешып таралыштык.

Минемчә, мондый лагерьлар бик кирәк. Алар безгә ачылырга, аралашырга, “янып яшәргә” ярдәм итә. Менә инде мәктәпләрдә укулар да башланып китте, ә күңел белән бик еш җәйдә калган шул матур мизгелләрне искә төшерәсең.

Алсу Динмөхәммәтова,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.