Җиңү җыры безнең йөрәкләрдә! — Укучыларыбыз иҗаты

Яр Чаллы шәһәренең 41 нче санлы мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” түгәрәге иҗаты белән таныштырабыз.
(Җитәкчеләре Вагыйзова Гөлия Наил кызы.)


Бәйрәм көтәбез! 

Бөек Ватан сугышы

Сеңгән халык хәтеренә.

Дошманнарга нык торыйк,

Кермәсен башка илемә.

Җиңүнең нурлы тавышы

Тарала илләрдән иләргә.

Рәхмәт сезгә,  без яшибез,

Кояшлы җиңүле көннәрдә.

Газизуллина Азалия, 4В сыйныфы укучысы.


Җиңү  тантанасы                    

Илем шатлана, күңел рухлана!

Бүген тантана – Җиңү бәрәме!

Бар да агыла мәйдан ягына,

Кулларда безнең чәчәк бәйләме

 

Бүген тантана – Җиңү бәрәме!

Медальләр чыңлый… Алар аз калды…

Мәйданда бәйрәм бигрәк тә ямьле —

Илебез зурлый ветераннарны!

Асылгәрәева Риана, 4В сыйныфы укучысы.


Җиңү җыры                                

Җиңү җырлары уятты  таңнарда,

Мәңгелектә  калды моңнары.

Җуелмаслык булып тарихларга керде,

Халкымның  җиңү җырлары.

 

Язлар саен безгә җиңү килсен,

Ветераннар озак, сау яшәсен!

Язлар саен безгә шатлык иңсен,

Илем чәчәкләргә төренсен.

Рафикова Алинә, 4В сыйныфы укучысы.


Тынычлык телибез                     

Сугыш күптән бетте инде,

Ел да Җиңүне бәйрәм итәбез.

Иң изге теләкләребезне

Ветераннарга бүләк итәбез.

 

Тынычлык без бик телибез,

Булмасын һич сугышлар.

Күгебез аяз булсын,

Имин булсын тормышлар.

Закирова Әдилә, 4В сыйныфы укучысы.


Җиңү килде

Җиңү килде елмаеп һәм көлеп,

Нур балкыды һәрбер йөздә дә.

Йөрәк түрләренә керде үтеп,

Шатлык яше барлык күздә дә.

 

Җиңү килде бик зур бәхет булып,

Кошлар җыры аяз күкләрдә.

Кала, зур авыллар калкып чыкты,

Берләштеләр барлык илләр дә.

 

Җиңү килде! Дүрт ел буе көтеп,

Тилмереп беткән күңелләргә.

Барча кеше янә җиң сызганып,

Тырыштылар илне ямьләргә.

 

Җиңү килде! Күпме киртә үтеп,

Халкым лаек биек үрләргә.

Илне саклап, сиратларны кичеп,

Көрәшчеләр керде гүрләргә.

 

Җиңү килде! Саклыйк аны диеп,

Эндәшикче барлык телләрдә!

Тынычлыкта яшик! Дошман килеп,

Кызыкмасын безнең җирләргә!

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, ана теле һәм әдәбияты укытучысы.

«Сабантуй» почтасыннан: «Китапханә төне-2019»

“Китапханә төне” берничә ел эчендә зур булмаган чарадан мәдәни күренешкә әверелде. Бу вакыйганы көтеп алалар һәм аның турында сөйлиләр. “Китапханә төне” акциясе – иҗат итү, китап белән танышу, кешеләр белән аралашу вакыты. Ел саен китапханәләр бер төнгә җанланалар: сөйләшә, иҗат итә, фикерли башлыйлар. Һәркем ирек  хисен, китапларның һәм әдәби сүзнең көчен тойсын өчен китапханәләр ишекләрен ача һәм үзләренә чакыралар.

Кукмара үзәк китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясендә жиденче тапкыр катнашты. “Бөтен дөнья — театр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кунакханә үткәрде. Кунаклар исә җирле язучылар, шагыйрьләр, шәһәр кешеләре иде. Алар “Магия театра” дип исемләнгән күңел ачу конкурсында катнашып “Яңа китаплар” күргәзмәләре белән таныштылар. Һәр катнашучы театраль фотозонада фотога төште.

Балалар китапханәсендә яшь китап укучылар өчен кызыклы ял һәм аралашу урыны, төрле яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чын бәйрәм булды. Биредә балаларны сюрпризлар көтә иде. Алар гадәти булмаган мастер-класста катнаштылар — пластилиннан театраль маска ясау. Сәнгать мәктәбе  укытучылары бәйрәмдә катнашучыларны шаблоннар ярдәмендә үзенчәлекле битлекләр ясарга өйрәтте. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә иҗат һәм хыял дөньясына чумды.

Матур электрон презентация фонында балалар «Театр-әкият ул, театр – могҗиза» конкурс – уен программасында катнашты. Алар театр тарихы белән таныштылар, дөньяның иң танылган театрларына сәяхәт кылдылар. Алсу Расим кызы театр профессияләре, Театрда үзеңне ничек тотарга, этикет кагыйдәләре һәм спектакльләрнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Балалар төрле кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Китапханәче «Театрның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Театрның төре, артист һөнәре, танылган артистлар турында әдәбият тәкъдим ителде. Кунакларны «Тамчы» китап театры клубына йөрүче балалар чыгышлары белән сөендерде. Татар халык әкияте «Өч кыз», А. Алишның «Койрыклар» әкиятләренең инсценировкаларын бик талантлы һәм ачык итеп күрсәттеләр.

Балалар вакытны күңелле үткәрделәр, уйнадылар, җырладылар, биеделәр, күп уңай эмоцияләр, шатлыклы елмаюлар һәм язгы кәеф алдылар.

Авыл китапханәләре тарафыннан да алдан зур эш башкарылды: барча халыкны бу киң колачлы чарада катнашырга чакырган төсле, матур игъланнар басылды, чакыру билетлары таратылды, һәрбер укучы белән аерым эш алып барылды. Кунакларны матур итеп бизәлгән заллар каршылады. Төрле төсле шарлар, китап һәм фотосурәтләр экспозицияләре, ачык төстәге плакатлар, шулай ук бу чараларны оештыручыларның ягымлы елмаюлары бәйрәм хисе тудырды. Бирегә килүчеләрне күп кенә кызыклы чаралар көтә иде. Һәр авыл китапханәсендә китап укучылар өчен киңкырлы күңел ачу һәм танып белү программасы тәкъдим ителде: “Чын театр мәктәптән башлана” (Березняк), “Театр – яктылыкка, нурга илтә” (Байлангар, Чишмәбаш), «Китапханә төне -2019» (Өлге), “Драматург һәм театр  сәхнәсе” (Мамашир), «Театр йокысызлыгы» (Иске-Юмья), “Театр-серле дөнья” (Аш-Буҗи), “Театр яши, яшәячәк” (Зур Кукмара), «Театр – тылсым дөньясы» (Дусай), “Әкияттә кунакта” (Ядегәр) һәм башкалар. Бу кичтә китапханәләргә килүчеләр викториналарда, башваткычларда, танып белү уеннарында рәхәтләнеп катнаштылар

Ел саен үткәрелә торган “Китапханә төне” акциясенә йомгак ясап, шуны әйтергә була: китапханәләр авылда халыкның интеллектуаль ял итү үзәге булып калалар. “Китапханә төне” кебек киң колачлы чаралар төрле яшьтәге кешеләрне үзара якынайта. Заман китапханәләрен ул нәкъ менә массалы рәвештә үтүе белән җәлеп итә.

Фәния РӘХИМОВА,
Кукмара үзәк китапханәсе библиографы.

«Сабантуй» почтасыннан: «Тукай безнең йөрәкләрдә» шигырь бәйгесе

24 апрель көнне Кукмара районы балалар китапханәсе “Салават күпере” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты.

Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең тормышы, бәхетсез балачак, ятимнең ачы язмышы турында сөйләде. Презентация күрсәтелде. Балалар әдәби викторина сорауларына җавап бирде. Балалар бөек шагыйрьнең туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр. «Кызыклы шәкерт», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен зур осталык белән сәхнәләштерделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Чара ахырында «Туган тел» җыры башкарылды. Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау һәм китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Фәния Нургалиевна Рәхимова, Үзәк китапханәләр системасы библиографы.

«Сабантуй» почтасыннан: Без — Тукай иленнән…

Тукай иҗаты мәңгелек. Без Тукайдан ерагая барган саен Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була, бөеклеге арта гына бара. Шагыйрьнең шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм һәм аны сакларга өнди.  

Габдулла Тукай дөньяда 27 ел гына гомер итсә дә, безгә үзенең онытылмас иҗатын калдырды. Заманында Чыңгыз Айтматов: “Тукай миңа 27 түгел, ә 270 ел яшәгән кебек тоела”, дигән иде. Без, Тукай булганда — татар, татар булганда Тукай яшәячәген елга бер түгел, ә көн саен, минут саен истән чыгармаска тиеш. Чөнки Тукай — уникаль, кабатланмас шагыйрь һәм татар әдәбиятының иң күренекле вәкиле, бөек шәхес.

Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан Габдулла Тукай иҗатына багышлап “Тукай марафоны” башланып китте. Шул марафон кысаларында Күзкәй авылы китапханәсендә “Без — Тукай иленнән” дигән шигырь бәйрәме булды. Китапханәгә яратып йөрүче балалар: Кашапова Айзилә, Стасенок Алеся, Ленар Гыйлманов, Мәрьям Фархетдинова, Азалия Хаматовалар бик матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Китапханәчеләр Энҗе Галиахметова һәм Гөлназ Хабирова Шүрәле һәм Су анасы булып балалар белән уеннар оештырдылар, Гөлсинә Хаҗиева төрле конкурс һәм викториналар үткәрде.  Балалар уеннарда, сорауларга җавап бирүдә бик теләп катнаштылар. Үзем “Тукайга чәчәкләр” дигән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырдым. Балаларның әти-әниләре ярдәме белән ясалган рәсемнәре һәм кул эшләре дә бәйрәмнең матур бизәлеше булды.

Кичәбезнең ахырында Тукайның “Китап” исемле шигырен укып, заманча флеш-моб ясадык, бергәләп “Туган тел” җырын башкардык. Ә һәркемнең күңелендә бер уй: Тукай – ул мәңгелек. Тукай – халкыбызның раушан көзгесе. Тукай иҗаты ул – чиксезлек…

Тәнзилә Шәйхнурова, Тукай районы Күзкәй авылы китапханәчесе.

Тукай һәм яз бергә атлый… (Укучыларыбыз иҗаты)

Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләүче “Ак каурый” түгәрәге иҗаты:

Акрошигырь

Тукай — бөек шагыйребез,

Улы татар халкының.

Көрәшкән ул милләт өчен,

Агарткан халык аңын.

Йөрәгенә сеңдергән ул,

Гасырларның тарихын,

Аңлаган барлык зарын!

 

Яз һәм Тукай

Менә яз килде,

Карлар да эреде.

Тургай җырлары

Җиһанга иңде.

Апрель җырында,

Кояш нурында,

Тукай моңнары

Бизи таңнарны.

Күңел шатлана,

Язга таң кала.

Тукай иҗатын

Белә  һәр бала!

 

Язгы матурлык

Кояш нурлары уйный,

Карны эретә.

Умырзая  да калка,

Урман яшәрә.

 

Кояш нурлары уйный,

Кошлары сайрый.

Илаһи матурлыкта

Күңелем җырлый.

 

Кояш нурлары уйный,

Табигать балкый.

Сихри моңнарга чумып,

Яз җырын җырлый.

Газизуллина Азалия, 4 В сыйныфы укучысы


Язгы кәеф

Яз килә, җырга күмеп,

Сайрый кошлар моңланып.

Яз килә, чәчәк сибеп,

Карыйм шуңа сокланып.

 

Яз килә, дәртләр биреп,

Уяна  дөнья шатланып!

Кояш карый куанып,

Тамчылар бии елмаеп!

Насырова Элина, 3 Б сыйныфы укучысы


***

Чәчәкләр үсә язгы урманда,

Әтием белән бардым мин анда.

Матурлыгына хәйраннар калдым,

Күңелемә саф илһамнар алдым.

 

Урман яшәрә, кояш елмая,

Ап-ак чәчәкләр язгы урманда.

Бу матурлыкка күңелем шатлана,

Кошлар да сайрый: язга куана!

Асылгәрәева Риана, 4 В  сыйныфы укучысы


***

Безгә дә кил син, кояш!

Җылыт, син, бу дөньяны!

Күгебез булсын аяз,

Чәчәккә күмелер яз!

 

Безгә дә кояш килде,

Яз кояшны яратты.

Болыннар чәчәк атты,

Кошларын да сайратты!

Рафикова Алина, 4 В  сыйныфы укучысы


Матурлыкның бер мизгеле

Нинди гүзәл болын,

Гүя яшел диңгез.

Аның чәчәкләре,

Матурлыгы чиксез!

 

Яшен яшьнәде,

Кинәт күк күкрәде.

Чәчәкләргә сеңде

Яңгырның яшьләре.

 

Кояш күз сирпеде,

Сөенде бар дөнья.

Салават күпере

Тибрәлә болында.

 

Матурлык мизгеле,

Күңелдә уелды.

Искиткеч гүзәллек

Хәтергә куелды.

Бакирова Миләүшә, 4 А  сыйныфы укучысы


Кояш күк Тукай

Кояшның елмаюы

Хисләремне уята.

Яңа өметләр биреп,

Гүзәл матур таң ата.

 

Кояшның елмаюы

Дөньяларны балкыта.

Егерме алтынчы апрель –

Бар җиһанны җылыта.

 

Тукай абый, рәхмәт сина,

Илһам бирдең син безгә.

Балалар елмаюы

Синең изге күңелдә.

 

Тукай абыйга рәхмәт,

Бизи безнең тормышны.

Халык бәхете өчен

Бирешмәде, тырышты.

Закирова  Әдилә, 4 В сыйныфы укучысы


***

Күңел кошым ник сайрамый диеп,

Өзгәләнеп лә күпме  җырлыйлар?!

Аңламаган икән яшь күңелем,

Җырлый, сыкрый, үксеп елый да.

 

Иң җылы сүзләрне эзли күңел,

Шигырь язам дип Бөек Тукайга.

Язгы көләч, җылы кояш кына

Тудыргандыр сине җиһанга!

 

Апрель аеның күркәм кичендә

Шатлык иңгән ана күңеленә.

Балакаена авырлыкларның

Белмәгәндер төшәсен иңенә.

 

Җилдәй җитез үткән гомеркәе,

Язмышына һич ялынмаган.

Кылычтан да үткен сүзе булган,

Милләтен ул һәрчак яклаган.

 

Бөек кешеләр  озак яшәмиләр,

Даһиларның гомерләре кыска.

Кырыс язмыш белән көрәшәләр,

Гомерен жәлләмичә керә утка.

Иванова Нина, 7 В сыйныфы укучысы


Иң матур тел

Иң матур тел, минем тел,

Тукай абый сөйгән  тел.

Сихри әкияләрен укып
Туймаган әле һичкем!

 

Мультфильмнар карыйбыз,

Шигырьләрен укыйбыз.

Аның  әсәрләренә

Рәсемнәр дә ясыйбыз.

 

Матур кичәләр үтә,

Тукайның хөрмәтенә.

Һич көчен җәлләмәгән,

Милләте хезмәтенә.

 

Без — киләчәге дөньяның,

Тукайның оныклары.

Телебезне сакларбыз,

Яуларбыз  бар дөньяны!

Сагындыкова Лилия, 4 Б  сыйныфы укучысы


Тибрәнә Тукай моңы

Яз килә, тамчылар тама,

Тибрәнәм күк бишектә.

Матур аһәңнәр булып,

Тукай моңын ишетәм.

 

Ишетелә Кырлай җыры,

Карлыгачлар җырында.

Тибрәнә Тукай моңы,

Кояшның нурларында.

 

Апрель саен киләбез

Без Тукай һәйкәленә

Дога кылып, чәчәк куеп,

Аның якты истәлегенә.

 

Илһам чыганагы булып яши,

Тукай безнең күңелдә.

Юл күрсәтә маяк булып,

Яктырта ул һәр көн дә!

Гатиятуллина Зилә, 4Б сыйныфы укучысы


Язлар җитә…             

Язлар җитә…Җилләр көч ала,

Үксеп елый-елый китә кар.

Бер дә бирешәсе  килми аның,

Гуя җирдә яшерен сере бар.

 

Яшерәсе килә аның ак юрганга,

Кайберләрнең начар эшләрен.

Кар эри дә, гуя бәреп чыга,

Җир-ананың ачы яшьләре.

 

Гөрләвекләр булып ага күз яшьләре,

Кайберләрнең мәнсезлегеннән.

Карагызчы, бөтен дөнья чүп-чар,

Бу шакшылык каян безгә килгән?!

 

Карлар киткәч, җилләр бар көченә,

Шул чүпләрне яшерергә тырыша.

Ә “кайберләрнең” моңа исе китми,

Юлын дәвам итә, күрмәмешкә салыша.

 

Яңгыр дәшә, Җир-ананың кызы,

“Пычратмагыз Җирне, кешеләр!”

Ай һәм кояш, җир, су   — бар да,

Гуя безгә шулай дәшәләр.

 

Ишетегез Җир-ананың зарын,

Пычратмагыз аны, кешеләр!

Табигатьтә һәрнәрсә үз урынында,

Бердәм, тату булып яшиләр…

 

…Кечкенә бер тырма тотып кулына

Сабый чыкты капка төбенә.

Әллә ишетеп, әллә күңеле куша,

Шаклар катып урам чүбенә.

 

Үтеп баручылар мактый аны:

“Алла ярдәм бирсен!”, диеп сөенә.

Сабый эшли, сабый тырыша,

Чисталыкка җирне төрергә.

 

Үтеп баручылар, ташламагыз чүпне,

Олылагыз сабый хезмәтен!

Чүпнең дә бар бит үз урыны,

Җир- анага күрсәт хөрмәтең!

Кашапова Диләрә, 7В сыйныфы укучысы


Каршылыклар аша йолдызларга    

Йолдызлар һәм без, нинди ерак ара,

Һәрберсе бит балкый үзенчә.

Кайсы таң атканны көтеп яна,

Кайсы төнне бизи сүнмичә.

 

Ә кайсысы атылып, җиргә иңә,

Гүя урыны кешеләр янында.

Ихтыярлы, саф күңелне сайлап,

Кабат яши кеше җанында.

 

Җирдә туа шулай йолдызлар,

Киң күңелле, күркәм, сабырлар.

Каршылыклар, авырлыклар үтеп,

Зур үрләрне алар яулыйлар.

 

Бирешмичә һичбер киртәләргә,

Ныклы, сынмас корыч адымнар.

Илне бизи, җирне нурга күмә,

Безнең янда җанлы йолдызлар!

 

Балкып яныйк!                                            

Кемгә күпме гомер биреләдер,

Ә мин тиңлим аны утларга.

Кемдер гомер буе пыскып яна,

Сүлпән яши, җитә туксанга.

 

Ә кайсысы яшен тизлегедәй,

Аҗагандай балкып бер яна!..

Ә бит аңда пыскып янган түгел,

Көчле янган утлар саклана.

 

Апрель иртәсендә туган Тукай,

Халкы өчен юлын башларга.

Дөрләп янган, гомере булган кыска,

Тиңлим аны язгы балкышларга.

 

Чәчәкләрне сөйми торган кеше,

Гомере буе яши аһ-зарда.

Илнең, җирнең матурлыгын күрми,

Ник яшидер шушы җиһанда.

 

Курыкма син, балкып бер янып ал,

Он(ы)тылырмын диеп уйлама.

Каләм-дустың, ут –коралың булсын,

Кирәк булса илең сакларга!

 

Яшә! Көрәш! Балкы! Ут булып ян!

Гөлкәйләрне килеп бер назла!

Тукай әнә кояш булып балкый,

Чәчәкләргә күмелә һәр язда!

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, ана теле һәм әдәбияты укытучысы

«Сабантуй» почтасыннан: Юмор осталары Алмаз Гыймадиев һәм Алмаз Хамзин белән очрашу

Шушы көннәрдә Кукмара районының Трыш авылы китапханәсендә танылган юмор осталары Алмаз Гыймадиев һәм Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе булды. Кунаклар көттереп кенә килсәләр дә, кызык-мызык, шаян сүзләр ишетергә әзерләнгән авыл халкының йөзләрендә елмаю сүрелмәде. Ни дисәң дә, көлке яратучы тере язучыларны көн дә күреп булмый бит.

— Әкрен атласаң, тиз барып җитәргә була, кызулансаң, килеп җитмәвең дә бар, — дип башлап җибәрде сүзен Алмаз Хәмзин, елмаеп. Халык аның белән “Чаян” журналы аша да таныш, анда бүлек мөхәррире вазыйфасын үтәүче шәхеснең ачы сатирага бай язмаларын яратып укыйлар.

Алмаз Наил улы үзенең иҗат юлы, дөнья күргән китаплары турында сөйләде, хәтта җырлап та күрсәтте. Кызыксынулы сорауларга җавапларны тулы итеп бирде.

— Бүгенге көндә кешегә аралашу җитми, — диде ул. — Без үз күңелебезне үзебез күрергә, рухи азык алып яшәргә тиешбез. Тамашачы очрашуга яки концертка күңелен күтәрергә килгән икән, ошатмаса, аңа үпкәләргә ярамый,киресенчә, иҗатыңны анализлый белергә кирәк.

Алмаз Гыймадиев исә аз сүзле булып чыкты. Аның хикәяләре маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шуклыклары, характер үзенчәлекләре тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә.

— Хикәяләрегез өчен геройларны кайдан табасыз? – дигән сорауга ул:

— Мәктәпләргә очрашуга баргач очратам. Аларны күрә белергә генә кирәк, — дип җавап бирде. “Балачакта нинди булдыгыз?” — дип сораучы да җавапсыз калмады:

— Авыл малайлары нинди ялгышлыклар эшләсә, мин дә шуны эшләдем. Хаталар кешене тәрбияли, тик вакытында тәүбәгә килеп, төзәлергә кирәк, — диде язучы.

Алмаз Гыймадиевның “Аукцион”, “Селфи таягы”, “Телефонлы кәҗә” әсәрләрен 5-7 сыйныф укучылары катнашында Рәзинә һәм Раилә Шәрәфетдиновалар тарафыннан сәхнәләштереп күрсәтү дә яратып кабул ителде.

— Бик күңелле үтте бу очрашу, аны оештырганнары өчен китапханәче Тухбатуллина Рузилә Нурулла кызына, һәм аның бертуган апасы Шарафетдинова Рәзинә Нурулла кызына рәхмәт, әйтеп якты хисләр белән таралыштык. Мәдәният йортындагы бай эчтәлекле ”Балачак илендә очрашу” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә, беркемне дә битараф калдырмады. Менә шундый кызыклы чараларда ешрак очрашсак иде.

Фәния Нургаливевна Рахимова, Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы