Россия – чемпион: ил халкының 11 проценты шуңа ышана

Илдә һәр унынчы кеше Россия футбол җыелмасының үзебездә узачак Дөнья чемпионатында чемпион калачагына ышана. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән.

Россия халкы турнирның фаворитлары дип Бразилия белән Германия җыелмаларын атаган.

Тәгаен саннарга килсәк, сораштыруда катнашучыларның 11 проценты Россия футболчыларының чемпион калачагына ышанычын белдергән. 20% халык ил җыелмасының 1/8 финал раундына чыгуына, 14%ы – чирекфиналда, 11 %ы – ярымфиналда, 6 проценты финалда уйнавына өметләнә.

Төшенкелеккә бирелүчеләр дә шактый – 19 процент халык җыелманың төркем этабында ук төшеп калуын фаразлый.

Россия футболчыларының чемпион булачагына күбрәк хатын-кызлар ышана икән – 15%ы шулай дигән. Мондый могҗизаны ике тапкыр азрак (7%) ир-ат көтә.

Исегезгә төшерәбез, 14 июнь – 15 июль көннәрендә Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионда футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннары уза. Россия җыелмасы “А” төркемендә Согуд Гарәбстаны (14 июнь), Мисыр (19 июнь) һәм Уругвай (25 июнь) командалары белән көч сынашачак.

Чемпионатны кабул итеп алачак стадионнар арасында “Казан Арена” да бар. Анда 6 матч узачак:

Франция – Австралия – 16 июнь 13.00

Иран – Испания – 20 июнь 21.00

Польша – Колумбия – 24 июнь 21.00

Корея – Германия – 27 июнь 17.00.

Моннан тыш Татарстан башкаласында 30 июньдә (17.00) – 1/8 һәм 6 июльдә (21.00) – 1/4 финал раундындагы ике уенны тамаша кылачакбыз.

 

Оста волейболчы булу серләре

Казанда урнашкан «Гамова волейбол мәктәбе»нең баш остазы, шул ук вакытта волейбол буенча Россия яшьләр командасының баш тренеры Светлана Сафронова – үзенчәлекле шәхес. Кызларны “тәртәдә тоту” өчен нишләргә кирәк? Зур җиңүләргә юл кайдан башлана? Сүзне үзенә бирик:

Дус сайлый белү мөһим икән. Мин балачактан ук физик яктан нык кыз булып үстем – йөгерү, йөзү, фигуралы шуу һ.б. Волейбол белән мин очраклы гына шөгыльләнә башладым. Шулай көннәрдән беркөнне бик танылган балалар остазы Глеб Васильевич Миловидов мәктәпкә килеп, волейболга кызлар җыя икән дигән хәбәр таралды. Минем дус кызым озын
буйлы иде. Глеб Васильевич аңа төртеп: «Син кил», – диде. Шул чагында мин, батырлыгымны җыеп: «Ә мин дә килсәм ярыймы?» – дип сорадым. «Ну, син дә кил». Дус кызым волейбол белән артык озак шөгыльләнмәде, ә мин – менә мин хәзер сезнең каршыгызда утырам.

«Үзең уйла инде…» Мин гап-гади гаиләдә туып-үстем. Мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укый идем. 16 яшь чагым. 8нче сыйныф. Шулай берзаман минем алда сайлау килеп басты: алга таба укуны дәвам итәргәме, әллә ныклап торып спортка китәргәме? Минем Суперлигага – ЦСКА командасына уйнарга чакырдылар. 16 яшьтә мөстәкыйль сайлау ясавы кыен, шуңа күрә мин, барлык кызлар кебек үк, үз әниемә киңәш сорап мөрәҗәгать иттем. Аның җавабы өчен мин әле дә аңа  рәхмәтлемен: «Ә хәзер, кызым, үзең уйла инде». Һәм мин волейболны сайладым.

Италия. СССР чемпионатында озак вакыт чыгыш ясаганнан соң, үземне Италиягә чакырулары минем өчен шактый могҗиза булды. Кызыма биш ай вакыт. Шулай да, чакырган команда көтеп торырга ризалык белдерде. Уйладым, тәвәккәлләдем дә – киттем. Башта бик авыр булды – бер биш еллап сагынып елаганмындыр. Телне шактый тиз өйрәндем – ике елда инде ярыйсы
гына сукалый идем. Италия – дөнья волейбол үзәкләренең берсе. Волейболга игътибар дәүләт дәрәҗәсендә бик югары. Остазлыкка кереп китүем дә Италиядә булды. Инде уйнаган чагымда ук остаз ролен дә үти идем. Бу авыр булмады, чөнки уенчы чагымдагы минем остазларым – остазлык цехының абруй казанган кешеләре иде: Юрий Борисович Чесноков, Николай Васильевич Карполь, Мирон Исаакович Винер һ.б.

Әни һәм остаз. Кызым шулай ук волейболчы, әле дә уйный. Бервакыт шулай кызым белән машинада барабыз. Кызымның волейбол белән шөгыльләнә генә башлаган вакыты. Һәм ул миннән сорап куйды: «Әнием, ә ник син башкаларга аңлатасың, ә миңа кычкырасың гына?» Һәм шунда мин үз балаңның остазы булырга кирәкмәгәнлеген аңладым. Бер атнадан ул инде
башка остазда шөгыльләнә иде. Бу кырыслыктан да, явызлыктан да тормый –  үз балаңны һәрвакыт яхшырак күрергә телисең, аңа максатларны югарырак куясың.

Остаз буларак мин үземне кырыс остаз дип саныйм. Кайвакыт кычкыргалап та алырга туры килә. Ләкин күп кычкыруны мин
яхшысынмыйм – аннары тыңлатырга башка ысуллар табарга кыен.

Гамова мәктәбе. Казанда мин инде икенче тапкыр. 2012-2013 елларда «Динамо-Казан» волейбол клубының яшьләр командасының остазы булып эшләдем. «Динамо-Казанның» алыштыргысыз директоры Сергей Николаевич Чернышов ул чакта да мине Татарстан башкаласына чакырган иде, бу юлы да Казанга килүемнең сәбәпчесе ул булды. 2016 елда мин нәкъ
менә җыелмага уенчылар карау белән шөгыльләнә идем. Һәм менә Казаннан шушындый тәкъдим килеп иреште. Кызыклы тоелды – ризалаштым. Мондый глобаль проектлар Рәсәйдә күп түгел – Череповец, Екатеринбург һәм Казан.

Шартлар бик яхшы. Тиздән Мәктәпнең интернат бинасы да булачак – ремонт эшләре инде бара. Бердәнбер хыял-теләгем – Гамова мәктәбендә хәзерге кебек 13 түгел, 100 кеше шөгыльләнсен иде. Катя Гамова да мәктәпкә үз исемен генә биреп калмады, ул мәктәбебез эшчәнлегендә актив катнаша – һәрвакыт килеп тора, җыеннарда да безнең янда, кызларга ярдәм итәргә, киңәш бирергә ул һәрвакыт әзер.

Бүген минем җитәкчелегем астындагы кызлар – 2002/03 елда туучылар. Алар – Россия яшьләр җыелмасының нигезе. Ләкин Гамова мәктәбендә шөгыльләнү генә әле ул җыелмага эләгү дигән сүз түгел – анда Рәсәйнең башка волейбол мәктәпләре өчен юл ачык. Барысы да кызларның ничек эшләвенә, үзләрен ничек күрсәтүенә карый.

Сүз уңаеннан, 2018 елның апрелендә узган 17 яшькәчә уенчылар арасындагы Ауропа чемпионатында Россиянең юниорлар җыелмасы җиңү яулаган. Команданың нигезен нәкъ менә Гамова мәктәбе һәм Россия җыелмасы баш тренеры Светлана Сафронова шәкертләре тәшкил итә. Бу – Гамова мәктәбе кысаларындагы икенче зур уңыш (узган ел көмеш медаль алганнар). Котлыйбыз!

 

Туп тибәргә киләләр!

Тиздән, башлана! 14 июнь – 15 июль көннәрендә Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионда футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннары уза. 32 команда чемпион исеме өчен көрәшә. Казаныбыз да вакыйгалар үзәгендә кайный.

Бразилия: 6нчы “алтын”?

Футбол буенча Дөнья чемпионаты беренче тапкыр 1930 елда Уругвайда уза һәм хуҗалар җиңү яулый. Быел чемпионат 21нче тапкыр уза, ә Россиядә беренче мәртәбә генә. Чемпионатның иң күп “алтын”ын Бразилия футболчылары яулаган – 5 тапкыр. Гамәлдәге чемпион – Германия җыелмасы.

2014 елгы Дөнья чемпионнары — Германия җыелмасы

Дөнья чемпионаты тарихындагы чемпионнар:

Бразилия (1958, 1962, 1970, 1994, 2002).

Германия (1954, 1974, 1990, 2014).

Италия (1934, 1938, 1982, 2006).

Аргентина (1978, 1986).

Уругвай (1930, 1950).

Франция (1998).

Испания (2010)

Англия (1966).

Россия кырында Бразилия 6нчы “алтын” яулармы? Җавапны көтәргә күп калмады.

“Казан Арена”да кемнәр уйный?

Чемпионатны кабул итеп алачак стадионнар арасында “Казан Арена” да бар. Анда 6 матч узачак.

Моннан тыш Татарстан башкаласында 30 июньдә (17.00) – 1/8 һәм 6 июльдә (21.00) – 1/4 финал раундындагы ике уенны тамаша кылачакбыз.

Казанга кемнәр килә?

Франция. FIFA рейтингы – 7.

ДЧ катнашуы – 15нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1930, соңгы чыгышы – 2014 елда.

Иң яхшы чыгышы – 1998 ел – чемпион!

Тренеры – Дидье Дешам, 49 яшь. Ул 20 ел элек чемпион булган команданың капитаны иде. Ил җыелмасын 2012 елдан җитәкли.

Йолдыз футболчыАнтуан Гризманн, 27 яшь, Мадридның “Атлетико” командасы һөҗүмчесе. Җыелмада 2014 елдан бирле, 2016 елгы Европа чемпионатында иң яхшы бомбардир булып танылды – 6 гол кертте.

Антуан Гризманнга футболчы сәләте бабасы Антуан Амаро Лопестан күчкәндер, мөгаен. Аның әнисе ягыннан бабасы Португалия командасында уйнаган, үзәк сакчы булган. Футболчы булу теләге Франция җыелмасы 1998 елда дөнья чемпионнары булып танылгач туа. Ул вакытта Антуанга 7 яшь була.


Австралия. FIFA рейтингы – 40.

ДЧ катнашуы – 5нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1974, соңгы чыгышы – 2014 елда.

Иң яхшы чыгышы – 2006 ел – 1/8 финал раунды.

Тренеры – Берт ван Марвейк, 66 яшь. Ил җыелмасын 2018 елның гыйнварыннан җитәкли.

Йолдыз футболчыТим Кэхилл, 38 яшь – үз иленең иң яхшы бомбардиры. Англиянең “Миллуолл” командасында уйный. Дүртенче чемпионатта катнашуы. Моңа кадәр берсеннән дә голсыз китмәде.

Аның нәселендә регби белән шөгыльләнүчеләр күп булса да, әти-әнисе улларын футболга бирергә булган. Үзе дә кечкенәдән футбол белән кызыксынган – сәгать аермасы зур булуга карамастан инде 5 яшендә үк Англия премьер-лигасы уеннарын караган, “Эвертон” өчен җан аткан. Шунысы кызык: әти-әнисе аны 16 яшендә Англия клубына озату өчен 10 мең доллар кредит алырга мәҗбүр булган. Шул рәвешле улларына зур футболга юл ачканнар…


Иран. FIFA рейтингы – 36.

ДЧ катнашуы – 5нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1978, соңгы чыгышы – 2014 елда.

Иң яхшы чыгышы – 1978, 1998, 2006, 2014 елларда төркем этабы.

Тренеры – Карлуш Кейруш, 65 яшь. Ил җыелмасын Португалия белгече 2011 елдан җитәкли.

Йолдыз футболчыСердар Азмун, 23 яшь. Ил җыелмасына 2013 елдан бирле чакырыла, аның символына әйләнде. Казанның “Рубин” командасы данын яклый.

Әтисе Хәлил Азмун Иран җыелмасының элеккеге волейболчысы, әнисе волейбол тренеры, апасы да шул спорт төре буенча ил җыелмасында уйный, ә Сердан футболны сайлый. Ул футбол белән 9 яшендә шөгыльләнә башлый. 11 яшендә инде 12 яшькә кадәргеләрнең ил җыелмасына чакыру ала. 17 яшендә Казанның “Рубин” командасына килеп кушыла – чит илдә уйнаучы иң яшь иран футболчысы булып таныла.


Испания. FIFA рейтингы – 8.

ДЧ катнашуы – 15нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1934, соңгы чыгышы – 2014 елда.

Иң яхшы чыгышы – 2010 ел – чемпион!

Тренеры – Хулен Лопетеги, 51 яшь. “Барселона” һәм “Реал”ның элеккеге капкачысы ил җыелмасын 2016 елдан җитәкли.

Йолдыз футболчыСерхио Рамос, 32 яшь, Мадридның “Реал” командасы сакчысы. Ил җыелмасы капитаны, ике тапкыр Европа һәм бер мәртәбә Дөнья чемпионы.

Серхио балачакта тореадор, ягъни “үгезләр буйсындыручы” булырга теләгән. Футбол турында уйлап та карамаган хәтта. Әнисе куркуга калган, ә абыйсы Рене аны футболчы булырга үгетләгән. Шулай итеп аңа шәхси тренер да яллаганнар – малайның футболда таланты ачылган…


Польша. FIFA рейтингы – 10.

ДЧ катнашуы – 8нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1938, соңгы чыгышы – 2006 елда.

Иң яхшы чыгышы – 1974 һәм 1982нче еллар – бронза медаль!

Тренеры – Адам Навалка, 60 яшь, ил җыелмасын 203 елдан җитәкли.

Йолдыз футболчыРоберт Левандовский, 29 яшь, Мюнхенның “Бавария” командасы данын яклый. Польшаның бүгенге капитаны – ил җыелмасы тарихында иң яхшы бомбардир – 52 гол.

Робертның гаиләсендә барысы да спорт йолдызлары – әнисе Ивона волейболчы, әтисе Кшиштоф дзюдочы һәм уңышлы гына футболчы да. Балачакта күп төрләр белән мавыкса да, Роберт ахыр чиктә футболны сайлый…


Колумбия. FIFA рейтингы – 16.

ДЧ катнашуы – 6нчы тапкыр. Беренче катнашуы – 1962, соңгы чыгышы – 2014 елда.

Иң яхшы чыгышы – 2014 ел – чирекфинал.

Тренеры – Хосе Пекерман, Аргентина тренеры, 68 яшь. Ил җыелмасын 2012 елдан җитәкли.

Йолдыз футболчыХамес Родригес, 26 яшь, “Бавария” өчен чыгыш ясый. Колумбия җыелмасына беренче тапкыр 2011 елда чакырылды. 2014 елгы Дөнья чемпионатының иң яхшы бомбардиры булды – 6 гол.

Аның тулы исеме – Хамес Давид Родригес Рубио. Әтисе профессиональ футболчы булган. Ләкин Хамеска 3 яшь вакытта әти-әнисе аерылышкан. Ә малайның футболчы булуында үги әтисе зур роль уйнаган – сәләтен күреп футбол тубы биргән, улының кыланмышларыннан видеоролик эшләгән һәи 5 яшьлек Хамесны футбол академиясенә алганнар…


Корея Республикасы. FIFA рейтингы – 61.

ДЧ катнашуы – 10нчы тапкыр. Беренче катнашуы – 1954, соңгы чыгышы – 2014 елда.

Иң яхшы чыгышы – 2002 ел – 4нче урын.

Тренеры – Син Тхе Ён, 49 яшь, ил җыелмасын 2017 елдан җитәкли.

Йолдыз футболчыКи Сон Ён, 29 яшь, “Суонси” командасы өчен уйнап, Англия премьер-лигасында 6 сезон уздырды.

Яшь вакытында үзе дә футболчы булган әти кеше 12 яшьлек улын Австралиягә белем алырга озата. Инглиз телен дә үзләштерерсең, футболга да өйрәнерсең, ди ул улын. Теләкләре чынга аша: Ки Сон Ён спорт юнәлешендәге көллияткә укырга керә һәм 5 елдан профессиональ карьерасы башлана…


Германия. FIFA рейтингы – 1.

ДЧ катнашуы – 19нчы тапкыр. Беренче катнашуы – 1934, соңгы чыгышы – 2014 елда.

Иң яхшы чыгышы – 1954, 1974, 1990, 2014 еллар – чемпион!

Тренеры – Йоахим Лёв, 58 яшь, ил җыелмасын 2006 елдан җитәкли. Аның кул астында Германия футболчылары 2014 елда Дөнья чемпионнары булып танылды, узган ел Конфедерацияләр кубогына ия булды.

Йолдыз футболчыТони Кроос, 28 яшь, Мадридның “Реал” клубы данын яклый. Ил җыелмасында 2010 елдан бирле, 2014 елда командага Дөнья чемпионы булырга булышты.

Әнисе элеккеге бадминтончы, соңрак спорт биологиясе укытучысы булып эшли, әтисе исә көрәшче, футбол тренеры. Шуңа Тони Кроосның да футболчы булуы гаҗәп түгел. Мәктәптә укуы яхшы ук булмаса да, футболда алдынгы була Тони һәм ил җыелмасына таба юл яра…

Фәрит Салихов

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Актанышта узачак /видео, фото/

2019 елда “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган традицион көрәш турниры Актаныш районында узарга мөмкин. Үсмер көрәшчеләр арасында Татарстанның беренче Президенты кубогына бүген башланып киткән көрәш ярышларының ачылышында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов шундый яңалык җиткерде.

ТР беренче Президенты кубогына көрәш ярышлары үз тарихында быел 20 нче мәртәбә үткәрелә. Дөрес, беренче елда ул районкүләм ярыш буларак кына узган. Ә аннан соңгы 19 турнир республиканың иң көчле үсмер көрәшчеләрен үзенә җыеп килә. Быел келәмдә бил алышырга 43 командадан 350дән артык көрәшче чыкты. Турнирда 2002-2004 елда туган үсмерләр бил алыша.

— Әлеге турнир – безнең горурлыгыбыз. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев призына уздырылып килүче турнир аша бик күп батырлар калкып чыкты. Актаныш ул – игенчелек төбәге, мул уңыш ала торган район. Ә иген үскән төбәктә анда көрәшчеләр дә була, — диде Энгель Фәттахов.

Район башлыгы сүзләренчә, Актанышта көрәш данын кабат кайтару өчен дә кулдан килгәнне эшләячәкләр.

— Үз алдыбызга татарча көрәшне үстерүне бурыч итеп куябыз. Рөхсәт итсәләр, киләсе елга Муса Җәлил турнирын да Актанышта үткәрер идек. Бу алга куйган максатларны чынга ашырырга этәргеч булачак, — диде ул. – Балалар арасында безнең откан бар, ә ир-егетләр арасындагы соңгы уңышлар 1968, 1970 елларда ук калган. Ә төбәктә зур турнирлар уздыру көрәшне үстерергә, һичшиксез ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан, узган елгы турнирда Актаныш командасы җиңү яулады, Саба һәм Кукмара көрәшчеләре икен-өченче урынга күтәрелгән иде.

Актанышта көрәш турниры ике көн дәвам итәчәк. Җиңүчеләр иртәгә – 14 апрельдә ачыклана.

Салават: “Татар тырышырга һәм көрәшергә тиеш!” /видео, фоторепортаж/

Хәзер инде ул “Салават абый”, – дип әйткәннәргә дә күңелсезләнми бугай… Үз призына Теләчедә үткән көрәш турнирында Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов рәхәтләнеп балалар дөньясына чумды – келәм читеннән китмичә дә диярлек балаларны смартфонына видеога төшерде, алар белән рәхәтләнеп үзе дә фотога төште, җиңүләренә сөенде, җиңелүчеләрнең аркасыннан сөяргә дә онытмады…

“Кечкенәсен йоклатып калдырдым”

Салават призына көрәш турниры дәвамлы булып чыкты: быел инде ул өченче мәртәбә уздырыла. Турнирның елдан-ел киңрәк колач җәя баруы да сөендерә: узган ел келәмдә 15 командадан үсмерләр бил алышса, быел районнар саны 19га җиткән. Бил алышучылар саны да рекордлы – өч келәмдә 2002 елда туган һәм кечерәк яшьтәге 230 көрәшче үзара җиңүчеләрне ачыклады.

“Бөтен өмет сездә, – дип сәламләде җырчы көрәшчеләрне. – Татарлар гомер буе тырышып һәм көрәшеп яшәде. Сезнең дә шул юлны дәвам итүегезне телим”.

Салават абыйларының күңеленә иң кечкенә үлчәү авырлыгындагы малайларның көрәшүе аеруча хуш килде бугай: ярышларның ачылышыннан соң шулар бил алышкан келәмгә якыная төште ул. Җырчының затлы кесә телефонындагы “хәтер сандыгы”ның күпчелек өлешен шул орчык батырларның көрәшкәнен төшергән видео тутырып куйды кебек.

Орчык батырлар… Узган елгы көрәш турнирын тамаша кылганнан соң “Сабантуй” журналы хәбәрчесе иң кечкенә көрәшчеләрне шулай дип атаган иде. Аларның кайберләре инде бүгенгеләр сафында күренми, чөнки орчыктан бер башка үсә төшкәннәр. Ә урыннарын башкалар алган. Әнә, келәм читендә Актанышның танылган көрәшчесе Илфир Әнвәров үзенә урын таба алмый. Иң җиңел авырлыкта – 25 килограммлылар арасында улы Муса бил алыша икән. Шулай итеп, көрәшче Әнвәровлар нәселе дәвамлы булырга охшап тора – 10 яшьлек Мусага чемпион исемен яуларга чит келәм дә, үзе кебек әзерлекле көрәшчеләр комачау итмәде.

Нәсел дәвамчылары димәктән, соңгы берничә елда Теләчедә кызыклы хәл күзәтелә – балалар көрәшендә Ислам Мараков белән Илдан Гыйниятуллинның көрәше тамашачыларны әсир итә. Орчык батырларның чираттагылары бу. Әтиләре – танылган көрәшчеләр. Илданның әтисе – Илдар Гыйниятуллин, Исламныкы – Илдар Мараков. Малайлар быел әле мәктәпкә керергә генә җыена. Алар өчен Салават призына уза торган турнирда аерым үлчәү категориясе булдырылган.

Уллары келәмдә бил алышса, келәм читендә әтиләре ут йотып тора. Узган елгы турнирда батыр асты калгач Ислам күз яшьләрен тыеп кала алмаган иде. Быел да шул ук көндәшенә оттырды, әмма җиңелүен тыныч – батырларча кабул итте ул.

– Үсәләр, – дип елмая әтисе Илдар Мараков. – Инде кечкенәсе – дүрт яшьлек Ильяс та келәмгә тартыла. Мин дә көрәшәм, дигән иде. Йоклатып калдырдым. Иртәрәк әле.

Дан әләме – дәвамлы

Теләчедә кунак булганнарның игътибар иткәне бардыр – көрәш залында иң зур уңышларга ирешкән көрәшчеләрен хөрмәтләп, аларның рәсеме төшерелгән һәм уңышлары язылган Дан әләмнәре эленгән. Әлегә алар алтау – Теләченең легендар көрәшчеләре Наил Хәмидуллин, Сәгыйть Гыйниятуллин, Раил Нургалиев, Фоат Шәйдуллин, Илдар Гыйниятуллин һәм Рамил Корбанов хөрмәтенә әләмнәр бар.

Берничә дистә ел узгач алар янына бүгенге орчык батырларның эленү ихтималы бармы?! Барысы да үзләреннән һәм тренерларыннан тора, диючеләр хаклы булыр. Остазлар бар Теләчедә, соңгы вакытта көрәш мәктәбе дә яңа сулыш кичерә. Нәтиҗә буларак, соңгы елларда көрәшчеләр төбәгенең үз позициясен югалта төшкән үсмерләрен кабат республика бәйгеләренең җиңүчеләре арасында күрә башладык. Районда Салават Фәтхетдинов призына турнир уздырыла башлау әлеге дәртне тагын да арттыра гына төшкән.

– Районның элеккеге башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, бездә эшләп, спорт үсешенә чиксез өлеш керткән Хәлил Шәйхетдинов кебек шәхесләрнең юлы дәвамлы булуына сөенәбез, – ди бу уңайдан Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов. – Балалар көрәшкә тартыла икән, алар өчен чиксез сөенәбез генә. Көрәшкән кешенең тормышта да югалганы юк әле.

Күршеләрен хуплап, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та саллы гына фикер өстәп куясы итте: “Көрәштә батыр асты калу да – батырлык”, – диде ул.

Салаватның улы ник көрәшми?

Автоспорт белән мавыга башлаганчы көрәш һәм гер күтәрү белән шөгыльләндем, дип сөйли Салават Фәтхетдинов. Ләкин келәмдә батыр калганы гына булмаган. Әмма көрәшкә мәхәббәт уянып калган. Көрәш күңелемә якын, ди җырчы.

– Улыгыз Рөстәмне көрәшкә тартып булмады соң? – дип сүз катабыз Салаватка.

– Тормышыбызның яме шушы балаларда бит инде! Аларны кечкенәдән үк сәламәт яшәргә һәм спортны сөяргә өйрәтергә кирәк! – дип киңәшләрен бирде ул. – Рөстәм көрәш белән мавыкмаса да, спортны яратты, спорт өлкәсендә уңышлары шактый.

Бу урында шуны искәртү урынлы булыр: 9нчы сыйныфны тәмамлаучы Рөстәм Фәтхетдинов – автоспорт буенча Россия чемпионы булып танылган егет.

– Бүген кич Чечняда булачак автоярышларларга очачакбыз, шуңа әзерләнеп калды, – Салават улы турында сөйләгәндә горурлык һәм ихлас шатлану хисләрен яшерми. – Безнең гаиләдә Ләйсән (Салаватның тормыш иптәше – ред.) улыбызның укуы өчен җаваплы, мин – спорт өчен. Шөкер, ике юнәлеш буенча да казанышлары бар. Әле менә тугызынчы сыйныфта тапшырырга тиешле зачет-имтиханнарын алданрак тапшырды да, хәзер исә ярышка әзерләнә. Ул бик мөстәкыйль. Озакламый мәктәп чоры тәмамлана, киләчәк һөнәре турында да уйлана башлады инде. Башта нефть юнәлеше буенча укуын дәвам итәргә теләсә, аннары энергетик булырга теләде. Хәзер исә тормышын төзүчелек белән бәйләргә тели. Вакыт күрсәтер.

Хөкемдарларга һәм Салаватка рәхмәт

Көрәш дөньясында танылган шәхес – Азат Нурмөхәммәтов (сүз уңаеннан, Азат үзе дә Теләченең элеккеге орчык батыры!) ошбу турнирның алыштыргысыз баш хөкемдарына әйләнеп бара. Шунысы игътибарга лаек: әлеге турнирда ел саен Азат кул астында яшь хөкемдарлардан торган бригада эшли. “Яшьләр, әле үзләре бүген дә бил алыша торган көрәшчеләр, балалар тренерлары арасында бик яхшы хөкемдарлар бар. Мөмкинлек бирергә кирәк аларга”, – ди бу уңайдан баш хөкемдар үзе.

…Хөкемдарларга гадел эшләре, хуҗаларга менә дигән тамаша оештырганнары өчен рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Иң зур рәхмәт, әлбәттә, Теләчегә бәйрәм бүләк иткәне Салаватка булды. Үз турнирында мактау баскычына кадәр барып җиткән һәр көрәшчегә кубок бүләк иткән беренче кеше буларак та рәхмәт әйтерлек шул үзенә. Кубок ияләренә генә күктән җирдән тизрәк төшәргә кирәк – бу атна ахырында, 13-14 апрельдә, Актанышта 2002-2004 елгылар арасында Татарстанның беренче Президенты кубогына традицион ярышлар узачак. Бүгенге батыр асты калганнарга батыр калу мөмкинлеге дигән сүз бу.

Фәрит САЛИХОВ
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Җиңүчеләр исемлеге:

«Куркулар бетте инде» — Денис Муллахмәтов

2015 елда әле көрәш мәйданына беренче адымнарын ясаган Актаныш егетләре «Сабантуй» журналы битләрендә «Блиц-интервью» сәхифәсенең сорауларына җавап тоткан иде. Хәзер ни үзгәрде икән? Денис Муллахмәтов белән элемтәгә кердек.

Денис, көрәшүдән туктамадыңмы әле?

Юк, көрәш белән һаман да шөгыльләнәм. Соңгы тапкыр Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә узган турнирда үз авырлыгымда беренче урынны алдым. Хәзер Чаллыда төзелеш колледжында укыйм.

Көрәш мәйданына чыкканда һаман да дулкынланасыңмы?

Көрәш келәменә чыкканда хәзер куркулар юк инде. Имгәнүләр дә булмады шушы вакыт эчендә, Аллага Шөкер!

Хәзер нинди ярышка эзерләнәсең?

Берсекөнгә Актанышта глава призына көрәш ярышы була, шуңа эзерләнәм.

Уңышлар сиңа, Денис!