Кукмарада һөнәрчеләр бакчада ук әзерләнә! /фоторепортаж/

4 июльдә Кукмара районында Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләре республикакүләм август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы уза. Ул балаларга өстәмә белем бирү системасының йөз еллык юбилеена багышлана. “Татарстан Республикасында өстәмә белем: үсеш векторы” дип исемләнгән утырыш кысаларында Кукмара районының әлеге өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән танышачаклар.

Кукмара районында 61 балалар бакчасы эшли, шуның унысы район үзәгендә урнашкан. Аларның һәрберсендә балаларда кече яшьтән һөнәргә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куялар. Шуларның берсе – “Йолдызлык” балалар бакчасы.

Роберт Мансуров, район мәгариф идарәсе башлыгы:

– Районның балалар бакчаларында сабыйларны иртә яшьтә һөнәргә тарту буенча актив эш алып барыла. Белем бирү оешмалары һәм предприятиеләрнең тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә балаларда – үсеп килүче буында эш бирүчеләр тарафыннан ихтыяҗ зур булган эшче һәм инженер һөнәрләренә карата уңай имидж туа. Бүген белем бирү оешмаларының максаты – баланы физик, эмоциональ, рухи-әхлакый һәм акыл ягыннан үстерү генә түгел, ә балаларны материаль дөньяда яшәргә, материаль кыйммәтләр белән төгәл эш итәргә, булган кадәрне арттыру өстендә эшләргә өйрәтү дә.

2015 елда ачылган Кукмараның “Йолдызлык” балалар бакчасында 300 бала тәрбияләнә. Һөнәргә мәхәббәт уяту эшчәнлекләре үрнәк итеп куярлык.

Зөһрә Зиннәтуллина “Йолдызлык” балалар бакчасы мөдире:

– Районда һөнәрчелек нык алга киткән. Кукмара яшьләре WorldSkills, JuniorSkills бәйгеләрендә сынатмый. Балалар да һөнәргә өйрәнеп үссен дип, “БалаСкилс” проекты булдырдык. Ике еллап эшләүче әлеге проект үзенә 7 үзәкне берләштерә. Шул рәвешле бакчадагы һәр бала (кече яшьтәгеләре уен формасында) һөнәргә өйрәнеп үсә. Алар тегә, төймә тага, агачтан төрле әйберләр ясарга өйрәнә, флористика, декор белән бизәү эшенә өйрәнә, тәм-том пешерә, хәтта балчыктан чүлмәк әвәли һәм итеп басу эшенә дә өйрәнә. Максатыбыз – балаларны һөнәргә өйрәтү, аларны туган төбәкләренә кирәкле һөнәр ияләре итеп тәрбияләү һәм гореф-гадәтләрне саклау.

…“БалаСкилс” проекты Кукмараның танылган оешмалары – итек фабрикасы, металл савыт-саба җитештерү берләшмәсе һәм тегү фабрикасы белән берлектә тормышка ашырыла. Балалар өчен аларга экскурсияләр оештырыла. “Гаилә белән бакчаның бердәмлеге көчле. Әти-әниләр – зур ярдәмчеләр”, – ди мөдир. Сер итеп кенә әйтәбез: Кукмарада балалар бакчасына иң зур чират нәкъ менә “Йолдызлык”ка икән.

Фәрит Салихов

Ринат Нәҗметдинов фотолары

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы утырышында чыгыш ясады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

«Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим!

Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим.

Конгрессның һәр съезды – көтеп алынган тарихи вакыйга. Әлеге съезд Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгында үтү символик мәгънәгә ия.

Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады, үзен телне, мәдәниятне һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы институт итеп күрсәтте, халкыбызны берләштерүче мөһим факторга әйләнде.

Конгресс милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде. Үткән чирек гасыр эчендә ул күпләгән уңышлы проектларны күтәреп чыкты.

Ел саен республика ярдәме белән төрле зур чаралар уза. Алар арасында  Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы, Бөтенроссия туган якны өйрәнүче татарлар съезды.

Шулай ук, Татар галимнәре, укытучылары форумнары; «Идел йолдызлары», «Урал сандугачы», «Дуслык җыры», «Таң йолдызы», «Көзге Иртыш моңнары» фестивальләре, «Искер җыены» — Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы халыкара фестивале; «Татар кызы» халыкара конкурсы, журналистлар һәм масса-күләм матбугат чаралары арасында узучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия конкурсы киң танылды.

2014 нче елдан Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» интернет-студиясе эшли.

«Татарлар», «Халкым минем» телевизион тапшырулар, ай саен чыга торган «Халкым минем» газетасы турында да әйтми мөмкин түгел.

Чит илдәге һәм башка төбәкләрдәге оешмаларның кызыклы башлангычларын билгеләп үтәсе килә: Казахстан татарлары конгрессы, Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Кыргызстан халыклары ассамблеясының «Туган тел» берләшмәсе, Төркия, Финляндия, Канада, Австралия һәм Кытай татар иҗтимагый берләшмәләре зур эш алып бара. Ульян, Чиләбе, Оренбург, Әстерхан, Курган өлкәләре, Чуваш республикасы, Новосибирск, Сарытау һәм Самара өлкәләре, Башкортостан Республикасы төбәк оешмалары бигрәк тә зур хезмәт куя.

Яшьләр белән эшләүгә аеруча басым ясала. Бөтендөнья татар яшьләре форумы популярлашып килә. Әлеге юнәлешне киләчәктә дә үстерү кирәк. Үзара бәйләнешнең яңа төрләрен, беренче чиратта, ИТ-технологияләрне, куллану мөһим. Татар социаль челтәрләре киң тарала бара. Мәсәлән, Инстаграмдагы социаль челтәр 130 мең, ВКонтакте — 430 мең кешене туплый.

Милли бәйрәмебез Сабантуйны популярлаштыру өчен зур көч куела. Европа, Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабантуйларын уздыру матур гадәткә әйләнде. Күптән түгел бәйрәм Әстерханда һәм Пенза өлкәсендә үтте. Быел Сабантуй Россиянең 59 төбәгендә һәм 32 чит илдә узды һәм ватандашларыбыз тормышында күркәм вакыйгага әйләнде. Бу  конгрессның зур эше, республика, Россия төбәкләре һәм чит ил хакимиятләре булышлыгы, күпсанлы энтузиастлар хезмәте нәтиҗәсе.

Сабантуй ватандашларны һәм чит илдә яшәүче халыкларны татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра. Бәйрәм — милли-мәдәни байлыгыбыз. Аны ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Сез әлеге башлангычны хупларсыз дип уйлыйм.

Ел саен үтүче татар дин әһелләре форумын да билгеләп үтәсем килә. Ислам дине – милләтебезнең аерылгысыз өлеше. Форум замана куркынычларына каршы тора. Ул актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, бердәм карарга килү мәйданчыгына әйләнде.

Конгрессның иң зур казанышы — аның кешеләре. Хөрмәтле съездта катнашучылар, сезнең барыгызга да зур рәхмәт! Сез милләтебез киләчәге, телне, бай мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен янып яшисез.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисләре Индус Ризак улы Таһиров һәм Ринат Зиннур улы Закиров куйган олы хезмәтне билгеләп үтәсе килә. Шулай ук Казахстандагы Тәүфыйкъ Кәримов, Үзбәкстандагы Ришат Нәбиуллин, Австралиядәге Рөстәм Садри, Алманиядәге Бари Дианов һәм Венера Вәгыйзова, Кытайдагы Торсынтай Галиев һәм Абдулла Аббас, Кыргызстандагы Гөлсинә Үлмәскулова, Литвадагы Таирас Кузнецовас, Финляндиядәге Атик Али һәм башкалар конгресс эшенә зур өлеш кертәләр.

Илебез төбәкләрендә — Әнвәр Алмаев (Әстерхан), Тамир Алимбаев (Омск), Вәгыйзь Фәйзуллин (Красноярск), Әмир Гәрәев (Новосибирск), Фәрит Гибатдинов (Чувашия), Нурулла Саттаров (Төмән), Лена Колесникова (Чиләбе), Рәмис Сафин (Ульян), Бакир Акзегитов (Пенза), Камил Аблязов (Сарытау), Люция Вафина (Башкортостан), Марат Юнысов (Курган) һәм башкалар аеруча актив эшлиләр.

Конгресс татар милли-мәдәни федераль автономиясе белән уңышлы эш итә. Автономияне күп еллар дәвамында Илдар Ирек улы Гыйльметдинов җитәкли. Аңа зур рәхмәт!

Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту вәкаләте Республика  Конституциясендә беркетелгән (14 нче маддә).

Татарлар, кайда гына яшәмәсен, Татарстанны тарихи ватаны итеп саный. Шуңа күрә безнең алда телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычы тора.

Без татарлар яшәгән төбәкләр һәм илләр белән эшләүгә зур игътибар бирәбез, Бөтендөнья татар конгрессы проектларына ярдәм итәргә тырышабыз. Мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары линиясе буенча да булышлык күрсәтелә. «Без бергә» газетасы бастырыла, ТНВ-планета телевизион каналы эшли, балалар өчен канал булдырыла, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясенә үзгәреш кертелде. Нокта tatar доменында татар сайты эшли башлады, «Татар әдәбияты үзәге» интернет-порталы булдырылды. Анда бүген 1100дән артык китап җыелган.

Татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда хөкүмәт дәрәҗәсендә булган килешүләр һәм беркетмәләр ярдәм итә. Бүген Татарстан белән чит илләр арасында 26, Россия төбәкләре белән 74 хөкүмәтара килешү төзелгән. Алар кысасында, шул исәптән без ватандашларга да булышабыз.

Россия төбәкләренә һәм чит илләргә барганда республика җитәкчелеге программасына  һәрвакыт татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар кертелә. Әлеге эшкә Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Викторович Лавров югары бәя бирде. Даими булышлык күрсәтүләре өчен без аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Татарларга илебездә яшәүче барлык халыкларның милли телләре, мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре уңышлы үсешен тәэмин иткән көчле Россия кирәк.

Әлеге мәсьәләләрне чишүдә ышанычлы гарант булып безнең милли лидер — ил Президенты Владимир Владимирович Путин тора. Аның эзлекле карашлары халыкларның милли үсешен, тынычлыкны һәм татулыкны саклауга юнәлгән.

Татарстанның халыкара танылуы — республика һәм киң җәмәгатьчелекнең актив эше нәтиҗәсе. Казанда зур бөтенроссия һәм халыкара форумнар һәм ярышлар уза.

Республика инвестицияләр җәлеп итә, 145 ил белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерә, төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россиянең алдынгы төбәкләре рәтенә керә.

Татарстанны танытуда Казанның 1000 еллыгы, Бөтендөнья җәйге Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы шикелле масштаблы проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуы ярдәм итте.

2018 елда республика башкаласы футбол буенча дөнья Чемпионаты уеннарын кабул итәчәк. 2019 елда бездә Һөнәри осталык буенча дөнья беренчелеге WorldSkills, ә 2022 елда Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты узачак.

Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклауга зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта Россиянең ЮНЕСКО карамагында булган 29 объектының өчесе —  республикада урнашкан. Бу — Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы, Болгар тарихи-археология комплексы һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең Успение соборы һәм монастыре.

Республиканың уңышлы үсеше, уникаль тарихи объектларны торгызу күпләгән туристны җәлеп итә. Бу өлкәдә Россия Федерациясе төбәкләре арасында Татарстан лидерлар санына керә. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада якынча 3 миллион кеше кунак булды.

Дөньяның катлаулы булуы, күп тискәре процесслар халыкларның милли-мәдәни үсешендә чагылыш таба. Бу күренешләргә каршы тору, телне, мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы башлангычларга һәм проектларга булышу бик мөһим. Кызганычка каршы, әлеге әһәмиятле эш дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан һәрвакытта да аңлау тапмый. Без иҗтимагый оешмаларның актив һәм нәтиҗәле эшенә, шул ук вакытта федераль үзәкнең ярдәменә ышанабыз. Әлеге көнүзәк сораулар хәзерге вакытта әзерләнеп килүче Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте турындагы законда чагылыш тапса, бу бик дөрес булыр иде дип уйлыйм.

Бүгенге шартларда туган телне саклау мәсьәләсе бик катлаулы. Төрле сәбәпләр аркасында телне татарларның бердәмлегенә, үзебезне бердәм милләт итеп тоюга киртә булмаска тиеш диеп уйлыйм.

Татарларны халкыбызның нык рухы, милли хәзинәләргә, мәдәни байлыкка, гореф-гадәтләргә тугрылык берләштерә. Милләт буларак билгеләүче бөтен әйбер безне берләштерергә тиеш.

Бөек мәдәнияткә һәм милли рухка якын булу телне өйрәнүдә дә ярдәм итәр дип ышанам. Монда «Ана теле» һәм  «Татар иле» кебек ресурсларның роле зур.

Бүген татар дөньясы  Россиядә һәм җир йөзендә киң танылган исемнәргә бай. Безне барыбызны да татар булуыбыз берләштерә. Сезгә Төркиядән Надир Дәүләт, Финляндиядән Окан Дахер, Кыргызстаннан Рәйсә ханым Атамбаева, АКШтан Идел һәм Юлай Шамильоглу, Алманиядән София Гобәйдуллина һәм Рәшит Сюняев һәм башкалар яхшы таныш.

Без Россиянең танылган татарлары — Роальд һәм Ренад Сәгъдиевләр, Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев, Альбина Шаһиморатова, Роберт Нигъмәтуллин, Ренат һәм Рәсим Акчуриннар, Шамил Тарпищев, Аида Гарифуллина белән горурланабыз.

Тарихта тирән эз калдырган Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Хөсәен Ямашев, башка мәдәният һәм сәнгать әһелләрен һәм галимнәрне дөньяда яхшы беләләр.

Хөрмәтле съезд делегатлары!

Конгрессның эш рәвеше хәзерге күренешләргә туры килеп, аңа кергән барлык оешмалар тәҗрибәсен исәпкә алуы бик мөһим.

Башкарма комитетның ролен югары бәяләп, татар оешмаларының иң күренекле һәм абруйлы әһелләрен туплаган киң вәкиллек органын формалаштыруга күбрәк игътибар итәргә кирәк.

Оешманың Уставына үзгәрешләр кертү мөһим.

БТКның съезд тарафыннан сайланачак Милли Советын («Милли шура») булдыру бик вакытлы. Аны киң вәкаләтле һәм хөрмәткә лаек лидер җитәкләсә, дөрес булыр иде. Берничә урынбасары булуы мөһим. Аларны бүгенге съездта сайласак та була.

Моннан тыш, оешмаларның киң географиясен исәпкә алып, Россия төбәкләре һәм чит илләр вәкилләренә карарлар кабул итүдә катнашу мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк.

Шул ук вакытта, Башкарма комитет идарә аппараты буларак, аның җитәкчесе Милли шура рәисе урынбасары статусында калыр иде.

Кадерле дуслар!

Пленар утырыш программасы бик эчтәлекле. Бүген милләт  белән бәйле күп актуаль сораулар күтәреләчәк. Аларга кызыклы һәм продуктив җаваплар табылыр дип уйлыйм.

Шулай ук сез республиканың инновацион потенциалы, кайбер  муниципаль районнар, безнең казанышлар, кешеләребез тормышы белән якыннан таныша алачаксыз. Очрашулар файдалы булыр дип ышанам.

Дәүләт Советы, республика хакимияте татар дөньясы өчен Татарстанның нинди зур әһәмияткә ия булуын тирәнтен аңлый. Без уртак эш нәтиҗәле булсын өчен бик тырышырбыз.

Татарлар язмышы — безнең кулда. Телебезне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, халкыбызның  киләчәктәге урыны бары тик бездән тора.

Һәммәбезгә дә уңышлы эш телим. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! ».

Матбугатчылар өчен WorldSkills: миллион еврога җиһаз һәм тренировкалар сәгатьләре

В Казани проходит подготовка молодых профессионалов сборной России по компетенции «печатные технологии в прессе».

На немецкой печатной машине Speedmaster HEIDELBERG базовой стоимостью в 1 млн евро проходит практическую подготовку расширенная сборная России Worldskills по компетенции «печатные технологии в прессе» в Казани. Занятия  проводятся  на базе издательского дома «Логос». В силу дороговизны машины такого класса встречаются далеко не в каждой современной типографии, однако именно на подобной технике предстоит демонстрировать навыки и умения  участникам  WorldSkills Competition в 2019 году в Казани.  Молодые люди мечтают пройти отбор на эти престижные соревнования или стать участниками  предстоящего осеннего мирового чемпионата в Абу-Даби.  В составе сборной России в столице Татарстана тренируются четыре человека – два парня из Казани и Саратова и две девушки из Москвы и Рыбинска.

Представитель Татарстана Федор Шадрин учится  на факультете среднего профессионального образования в  КНИТУ-КХТИ по специальности «полиграфическое производство». Третьекурсник участвует в движении Worldskills с осени прошлого года. С тех пор как вошел в состав сборной России, занимается с особым усердием.  Две недели назад вернулся с национального чемпионата в Финляндии, где  Россия  участвовала вне конкурса.

– Я выполнил все задания и получил колоссальный опыт, ведь финны считаются эталоном в полиграфии и печати. Было очень интересно проверить свой профессиональный  уровень. Полиграфическое производство предусматривает несколько процессов. Несмотря на то, что сейчас активно развиваются электронные книги,  печатник –  такая специальность, которая востребована всегда. Журналы и газеты печатаются каждый день. Благодаря конкурсу я постоянно  развиваюсь. Мне осталось учиться в техникуме еще один год.  С  дальнейшим направлением деятельности еще не определился, но заниматься полиграфией интересно. Все зависит от того, насколько удачно выступлю на предстоящем чемпионате в 2019 году в Казани. Очень надеюсь, что я на него попаду, – рассказал  Федор Шадрин.

Студенты говорят о профессиональном росте

По словам собеседника, сотрудники типографий и издательств  не особенно рады, когда к ним отправляют стажеров. Дело в том, что у специалистов  таких организаций всегда много заказов, а на практикантов приходиться много отвлекаться, тратить время, обучать разным навыкам. Чаще всего в профессиональных коллективах считают, что студенту нужно пройти практику только для того, чтобы получить соответствующую отметку.

– В моих интересах извлечь из практики максимум опыта, чтобы потом хорошо выступить на чемпионате.   Участие в  WorldSkills дает новые навыки, а при успешном выступлении будет легче найти работу. Я уже вижу свой профессиональный рост. Когда первый раз приезжал на конкурс, то даже не знал, как включить машину, а сейчас справляюсь с работой на серьезном оборудовании, – говорит представитель Казани.

Его напарник, студент архитектурно-строительного колледжа Алексей Байкулов приехал на тренировки в Казань из Саратова.  Молодой человек занял четвертое место на отборочном этапе WorldSkills в Москве, а сейчас  ежедневно занимается с восьми утра до двух часов дня производственной практикой. После учебы в техникуме Алексей хочет получить высшее образование, чтобы стать программистом. Считает  эту профессию более интересной и престижной.

– На чемпионате   WorldSkills  надеюсь наработать большой опыт, развить профессиональные навыки. Кто знает, как дальше сложится жизнь. Если не получится стать хорошим программистом, то вернусь в печатное дело. Чемпионат  открывает перед нами большие возможности, дарит общение с новыми людьми, учит профессиональным компетенциям, – отметил участник сборной.

Молодых людей тренирует печатник с 20-летним стажем Ильдар Галеев. Он раскрыл им  всю технологическую цепочку и некоторые профессиональные тонкости. Сотрудник издательского дома «Логос» утверждает, что немецкий станок – последнее слово техники, поэтому работать за ним можно только с удовольствием. Вообще в плане техники за последнее десятилетие произошел большой прорыв.

– Я начинал работать  еще за советскими машинами, где нужно было все настраивать вручную. Сейчас работать стало проще, да и продукт на выходе совсем другого качества. Принцип у всех печатных машин один. Но Speedmaster HEIDELBERG приближена к цифровой печати. Машина обеспечивает печать высокого качества и экономию бумаги. Однако лучше начинать работать именно на тех машинах, чтобы до конца  понимать весь производственный процесс, – говорит мастер.

Руководитель типографии не замечает рвения молодых людей 

Это уже вторая группа молодых людей, которая готовится к чемпионату  WorldSkills на базе казанского издательского дома.  Руководство «Логос» хочет, чтобы молодые люди прошли квалифицированное обучение на современном оборудовании, увидели современное производство. Однако владелец печатной машины, предоставивший современное оборудование для тренировок, признается, что пока не видит в молодых людях тех профессионалов, которых бы принял на работу.

– Ребят, которые реально учатся, единицы. Честно вам скажу, что пока не увидел горящих глаз и громадного рвения к учебе и работе. Видимо, на это нужно время. Хороший печатник всегда был на вес золота. Такой специалист  зарабатывает по 30-40 тысяч рублей в месяц. Он должен быть внимательным и технически подкованным, не бояться работать руками.  Хорошо, если при этом будет развито художественное восприятие. Печатник работает с цветами и красками, передает на бумаге окружающий мир. Рынок должен развиваться, а ребята должны гореть своим делом, – считает директор издательского дома «Логос», профессор КЮИ МВД РФ Максим Андреев.

Татарстан  вкладывает немало средств и усилий в развитие движения WorldSkills, но эти старания оказались неэквивалентным результату. Президент РТ Рустам Минниханов раскритиковал работу республиканских министерств по итогам национального чемпионата профессионального мастерства WorldSkills Russia-2017 в мае в Краснодаре. Сборная республики заняла второе место в общекомандном зачете, победителем стали представители Москвы. Всего на национальном чемпионате было представлено 109 компетенций,  Татарстан принимал участие в 60 из них. В результате республиканская сборная привезла  домой 31 медаль.

«До мирового уровня как пешком до Китая»

– Мы строим ресурсные центры, оснащаем образовательные организации. Какой смысл нам тратить такие деньги, не получая результата? И это только российский чемпионат. Как мы будем соревноваться на мировом уровне? Нам до мирового уровня как пешком до Китая. Ресурсный центр, созданный на базе Казанского техникума информационных технологий и связи, самый емкий по вложениям. Мы вложили 105 млн. А результат? Вся проблема в том, что разговоров много, а конкретики мало. Все эти ресурсные центры, которые мы создаем, количество подготовленных специалистов ничего не значат, если нет участия наших предприятий, – сказал Минниханов 29 мая на заседании Правительства РТ.

В республике немало предприятий, заинтересованных в молодых профессиональных кадрах, но при этом  не включившихся в программу подготовки WorldSkills и не закупивших необходимое оборудование для тренировок. Однако  представители этих предприятий заверяют, что процесс не стоит на месте, и в скором времени проблема будет устранена. Директор издательского дома «Логос» Максим Андреев считает, что, вероятно, коллег останавливает дороговизна современного оборудования.

– Предприятия выжили в сложные экономические времена и сейчас у них масса проблем. Чтобы вкладывать средства, бизнес должен видеть коммерческий интерес. А какой коммерческий интерес может быть? Существует вероятность того, что завтра обученный молодой специалист уйдет работать в другую фирму. Во всем мире такие проекты, когда предприятия вкладываются в новое оборудование и развитие человеческого капитала,  поддерживаются в качестве налоговых льгот, – говорит собеседник.
При этом, говорит эксперт, обидно, что Россия превращается в сырьевую державу.  За последние 20 лет в стране практически было уничтожено профтехобразование. Сейчас государство вновь стало развивать данное направление, вкладывать средства в развитие материально-технической базы. Однако на поднятие пошатнувшегося престижа рабочих специальностей потребуется время.  Чтобы готовить профессиональные кадры, нужно создавать профессиональные площадки, отметил Максим Андреев. Профессор КЮИ МВД РФ все-таки верит в успех молодых специалистов, которые будут представлять Татарстан на WorldSkills по компетенции «печатные технологии в прессе». Он надеется, что интерес к профессии обязательно появится во время производственной практики.

WorldSkills Russia һәм Татарстан хезмәттәшлек турында килешү төзеде

В 2019 году мировой чемпионат Worldskills International пройдет в Казани, такое решение приняло международное жюри на генассамблее WorldSkills International в Сан-Паулу в августе 2015 года. Заявку России поддержала 31 страна из 57 стран-участниц движения WorldSkills International.

В университете Иннополис состоялось подписание соглашения о сотрудничестве между министерством экономики Татарстана и Агентством развития профессиональных сообществ и рабочих кадров WorldSkills Russia. В мероприятии принял участие глава WorldSkills Russia Роберт Уразов, сообщает ИА «Татар-информ».

«Объединив усилия, мы больше сможем сделать для бизнес-сообщества», — подчеркнул министр экономики РТ Артем Здунов.

В рамках соглашения реализуется проект по продвижению предпринимательских инициатив участников системы WorldSkills, проживающих в Татарстане. Документ подразумевает двусторонние усилия и в оказании всесторонней поддержки участникам чемпионатов мастерства, которые продвигают свои проекты в малый и средний бизнес, и в оказании содействия в привлечении молодежи в систему WorldSkills и в популяризации рабочих профессий с помощью СМИ, которые донесут до населения истории успеха молодых специалистов.

WorldSkills — международное некоммерческое движение, основанное в середине прошлого века и направленное на повышение престижа рабочих профессий. Россия присоединилась к движению в 2012 году. В 2015 году в Казани прошел третий финал национального чемпионата WorldSkills Russia, который собрал более 62 тысяч зрителей. В этом году представители сборной Татарстана завоевали 13 золотых, 5 серебряных и 7 бронзовых медалей, что позволило сборной республики занять второе место в стране в общекомандном зачете.