WorldSkills-2017: безнекеләр Финляндияне дә урап кайтты

Татарстанец Федор Шадрин вернулся с национального чемпионата Финляндии Taitaja-2017 движения WorldSkills, который проходил с 15 по 18 мая. Студент третьего курса колледжа при КХТИ соревновался в компетенции «Печатные технологии в прессе».

Компетенция включает в себя несколько модулей: офсетная печать, цифровая печать, резательная и клеевая машины, а также различные мелкие навыки, которыми должен владеть участник, например, смешивание красок. На финском чемпионате Федор впервые столкнулся с задачей печати изображения на одежде.

«Соперники сильные, но не сильнее меня, конечно, – с улыбкой рассказал Федор Шадрин. – Справедливости ради надо сказать, что сборная Финляндии считается одним из лидеров направления “Полиграфия”, конкретно в печатной сфере. Практически все участники чемпионата – финны, из представителей других стран кроме меня приехала только Эстония. Все участники стараются выполнять свою работу максимально качественно и быстро, особой конкуренции на площадке не чувствуется».

На международных площадках российские участники довольно часто сталкиваются с такой проблемой, как языковой барьер. Все задания национальных площадок WorldSkills написаны исключительно на английском языке, ровно как и эксперты WorldSkills говорят с участниками только на английском. Невладение языком стало причиной обидных поражений многих российских молодых профи.

«Как только я попал в сборную, в деканате моего университета мне назначили дополнительную пару английского языка с отличным преподавателем. Мы занимаемся именно техническим английским, поэтому мне почти удалось решить проблему языкового барьера. Если проблемы и возникали, то только потому, что сами эксперты-финны не очень хорошо понимали английский, приходилось просить помощи специальных людей, которые переводили с финского языка на английский. Задания также можно было получить как на английском, так и на финском. Конечно, я выбирал английский», – поделился он.

Девятнадцатилетний Федор – один из пяти счастливчиков, которые попали в российскую сборную WorldSkills по компетенции «Печатные технологии в прессе». Осенью он прошел отбор и теперь ездит на тренировки, на которых готовится представить Россию на международном этапе.

«Практики и тренировки у меня проходят в издательствах и типографиях. В Казани есть два издательства, где есть все необходимое для меня оборудование. С практикой помогает деканат и “Татмедиа”, которое курирует нашу компетенцию. Раз в месяц у команды России проходят сборы в Москве, выезжаем на несколько недель и тренируемся», – поделился он.

Мировое первенство пройдет в Абу-Даби с 14 по 19 октября. Среди молодых профи – дорожники и юные специалисты МЧС, медики, кондитеры и проектировщики – все те, кто своей деятельностью поднимает престиж рабочих профессий в наши дни.

«К WorldSkills я, да и вообще в России, относятся довольно серьезно. Я считаю, что это правильно, когда человек с раннего возраста проходит такую школу, развивает профессиональные навыки. WorldSkills дает шанс лучше узнать свою профессию и получить неоценимый опыт», – заключил Федор Шадрин.

WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашу

Казан төзелеш көллиятендә эшче һөнәрләренең Россия чемпионатында катнашачак республика командасы җыелган иде. 

Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин 1нче февральдән 3 февральгә кадәр үткән төбәк эшче һөнәрләре чемпионатында билгеле булган WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты. Казан төзелеш көллиятендә Россия турнирына барачак төп состав җыелган иде.

Егетләр төбәкне WorldSkills Russiaның Краснодарда 16-19 майда узачак ил этабында тәкъдим итәчәк. Аннан, мөгаен, Абу-Дабида 14нән 19 октябрьгә кадәр узачак дөнья беренчелегендә дә. Компетенцияләр арасында – юлчылар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшь белгечләре, медиклар һәм дизайнерлар, кондитерлар һәм проектлаучылар. Россиянең сайлап алу турларына Татарстаннан барлыгы 76 юнәлештә катнашу белдерелгән.

«Татарстанның WorldSkills хәрәкәтендә катнашуы елдан-ел үсә. Быел чемпионатта 76 компетенция буенча конкурс сайлап алуы үткәрелде. Республика чемпионаты мәйданнарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча меңләгән конкурсант ярышты. Сезнең һәркайсыгыз үз осталыгын һәм талантын күрсәтүенә ышанам», – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

«2019 елда Казанны дөнья күләмендәге зур вакыйга көтә – эшче һөнәрләре буенча бөтендөнья чемпионаты. Мин ышанам, сезнең күбегез анда катнашачак. Россия җиңәргә, ә безнең конкурсантлар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш. Ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге хәрәкәтне җәелдерүгә зур игътибар бирелә», –дип өстәде ул.

«Әлеге хәрәкәттә Россия Федерациясенең 84 субъекты, 60 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнаша. Безнең өчен WorldSkills – ярыш кына түгел ул, ул эшче һөнәрләренең абруен һәм сыйфатын күтәрү инструменты, икътисад тармагына профессионалларны әзерләү чарасы», – дип йомгаклады Песошин.

//tatar-inform.tatar//

«JuniorSkills»лылар министр белән очрашты

30нчы октябрьдән 3нче ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә 10-17 яшьлек мәктәп укучылары өчен JuniorSkills бәйгесе оештырылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүген WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча сәнагатьнең югары технологияле өлкәләре эшче һөнәрләренең III Илкүләм чемпионаты кысаларында уздырылучы JuniorSkills Hi-Tech бәйгесендә җиңү яулаган укучылар белән очрашты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: 30нчы октябрьдән 3нче ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә, WorldSkills Hi-Tech 2016 чемпионаты кысаларында, 10-17 яшьлек мәктәп укучылары өчен JuniorSkills бәйгесе оештырылды. Бу елны ярышларда Россиянең 20 төбәгеннән 49 оешма тарафыннан шефлыкка алынган 168 һәм Белоруссия укучылары катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасын Әлмәт, Яшел Үзән районнарыннан, Казан һәм Чаллыдан 12 укучы (алты команда) тәкъдим итте.

“Цифрлы программа идарәле станокларда токарь эшләре” компетенциясендә 1нче урынны КИТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Камил Мөкминов, Алексей Поникаров, укытучы– Айрат Юнусов) яулады, шулай ук 1нче урынны “Электроника” компетенциясендә КИТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее укучылары (Андрей Баканин, Эмиль Исламов, мөгаллим – Лилия Валиева) алдылар.

“Прототиплау” компетенциясендә 2нче урында Яр Чаллы шәһәренең Балаларның техник иҗаты үзәге командасы (Айдар Минәев, Ранил Рәхимов, укытучы – Хәлим Алмаев), “Санлы программалы идарәле станокларда фрезер эшләре” компетенциясендә КМТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Рамил Галәүтдинов, Суфия Хәлимова, укытучы – Илья Цой).

“Лаборатория һәм химия анализы” компетенциясендә 3нче урынга Яшел Үзән районы академик П.А. Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүле сәләтле балалар лицей-интернаты укучылары (Руслан Россомахин, Евгения Порванова, укытучы – Анастасия Мигунова) чыкты.

Әлмәт районының 20нче номерлы урта белем бирү мәктәбе командасы (Мансур Насыйбуллин, Татьяна Шевченко, укытучы – Рамил Вәлиев) “Мехатроника” компетенциясендә 4нче урын яулады.

Чыганак: «Татар- информ»нан алынды