Нарат Батыр белән Нарат Сылу кыйссасы

Дәвамы.

(Башы «Сабантуй» журналының декабрь/2018 санында)

***

– Нарат Батыр, нишләтәләр сине? Ничек ярдәм итим сиңа?! – дип сыкранды Нарат Сылу.

– Тынычлан, Сылу. Карама бу якка. Бер җирем дә авыртмый, куркыныч түгел, мин бит Батыр!

Бик тырышып “эшкә” тотынган малайның пәкесе, кинәт агач кайрысыннан ычкынып китеп, баш бармагын яралады.

– Ай, бармак киселде, ай-ай, авырта! Кызлар, бәйләгез тизрәк, каный бит! –дип ыңгырашты малай.

– Ә-ә, бармагың каныймы, авыртадыр шул! Кара, наратның да син кискән урыныннан сагызы агып чыкты, аның да ярасы авыртадыр. Әллә агачлар, үләннәр, чәчәкләр берни сизми дисеңме? Җансыз түгел алар! – диде бер кыз, малайны төртеп җибәреп.

Көзге матур көннәрнең берсендә Батыр белән Сылу көмеш пәрәвезләрнең, соңгы күбәләкләрнең уйнап очуларына сокланып, бер-берсенең якынлыгыннан җылынып торганда, чатыр-чотыр килгән тавышка сискәнеп киттеләр.

– Батыр, анда ут! Тагын үләнгә ут төрткәннәр, теге баштан янып килә! Берничә нарат ялкын эчендә калган!

Кояшны зәһәр төтен каплады, күбәләкләр качтылар, кошлар җыры тынды, бары ялкын телләре еландай коры үлән буенча шуыша…

– Батыр, кайнарлыгы монда җитте, янабыз бит. Минем аскы ботаклардагы ылысларым коела башлады. Бәхил бул! – дип ачыргаланды Сылу.

Дустына ничек ярдәм итәргә белми гаҗизләнгән Батыр утка үзе керергә әзер иде. Шулвакыт юлдан үтеп баручы җиңел машина туктады, аннан берничә кеше төшеп, наратларга таба йөгерде. Мастерскойдан да ир-атлар су алып килделәр. Бергәләшеп ялкынны сүндерделәр.

– Кайсы башсызы ут төрткән инде?! Юл буендагы шушы агачлар булмаса, кышын кырда кар тотылмас, юлны көрт басар иде! Киресенчә, бу наратларны сакларга кирәк безгә! – дип сукранды ирләр.

Менә шулай берничә мәртәбә яна язып калды алар. Яртылаш янган наратларның яралары әрнеп бик озак төзәлде.

Аллы-гөлле күбәләкләр югалып, аклары күктән сибелә башлагач, наратлар белә: ак бишмәтле салкын Кыш килә. Шатланалар дип әйтеп булмый, куркыбрак көтәләр алар бу ел фасылын.

Яңа ел алдыннан пычкылы, балталы кешеләр килеп, каранып йөриләр дә үзләренә ошаган наратны кисеп алып китәләр. Балта белән чапкан саен, мескен агач ыңгырашып куя, аннан, ухылдап, җиргә ава…

Шундый көн Нарат Батырга да җитте быел. Балта йөзе эләккән саен, ыңгырашмаска тырышты ул. Ә Нарат Сылу нишләргә белмәде, мөмкин булса, тамырларын җирдән куптарып, ботак-куллары белән залимнарга каршы көрәшер иде, җәзалаучыларның күзләренә ылысларын кадар иде!

– Сау бул, Сылу! Син озак яшә! – дип кычкырды Батыр. Аны ат чанасына салып алып киттеләр.

Кайгыдан кечерәеп калган Нарат Сылу янына да берничә көннән килеп җиттеләр балталылар… Аны мәктәпкә алып баралар икән. Мәдәният йорты яныннан узганда, төрле уенчыклар эленгән, танымаслык булып үзгәргән Батырны күрде! Урамны ямьләп басып торган Батыр:

– Сылу, сиңа да бу көн җиткән икән. Бәхил бул! – озатып калды.

…Клубта да, мәктәптә дә бәйрәмнәр гөрләп үтте. Бизәнгән, ясанган,  аллы-гөлле утлары белән балкып торган Нарат Сылу һәркемнең күңелен күтәрде, бәйрәмне ямьләндерде.

Шатлыклары эчләренә сыймаган нәниләргә карап бер юанды, Батырны уйлап бер көенде.

“Чыршы, чыршы без сине,

Сагынып көттек ел буе”, – дип әйлән-бәйлән уйнаучыларга:

– Мин бит нарат, чыршы түгел, нарат мин! –дип кычкырасы килә иде Сылуның.

Бәйрәмнәр узды. Нарат Сылуның шарларын, аллы-гөлле утларын алып, киләсе ел өчен җыештырып куйдылар. “Мине нишләтәләр икән инде хәзер?” – дип уйларга өлгермәде, аны чанага чыгарып салдылар. Ә анда… Нарат Батыр ята иде!

– Сылукай, менә без тагын бергә, – дип пышылдады Батыр.

– Батыр, синең янда миңа хәзер бернәрсә дә куркыныч түгел! – диде Сылу. – Тик аңламыйм мин кешеләрне, бер көнлек бәйрәм өчен күпме агач әрәм итәләр, ник безгә яшәргә ирек бирмиләр, нишләп алай?

– Сылу, бер көнлек бәйрәмдә күпме кешене шатландырдык! Күпме кешенең күңелен күтәрдек, өметләрен уяттык, яхшылык эшләдек бит. Безнең белән үткән бәйрәмнәр халык күңелендә озак яшәр, тиз генә онытмаслар. Димәк, без юкка гына яшәмәгәнбез. Нишлисең бит, бу – тормыш. Ә тормышта һәркемнең, һәрнәрсәнең үз язмышы.

Чана туктады. Наратларны ермак буенда калдырдылар…

Бер-берсенә сыенган Батыр белән Сылуның гәрәбәдәй сап-сары күз яшьләре-сагызлары – батып барган кояш нурлары астында очкынланып алдылар да катып калдылар…

Балалар бакчасыннан әнисе белән кайтып килүче биш яшьлек Гүзәл чанадагы наратлардан төшеп калган күркәләрне күрде дә:

– Әнием, кара нинди матур күркәләр! Эчләрендә нәрсә бар икән аларның? –дип кызыксынды.

– Күркәләр эчендә орлыклар бар, кызым. Алардан наратлар үсәчәк.

– Әнием, әйдә күркәләрне утыртыйк та наратлар үстерик. Тик без аларны кисмәбез, Яңа елда, Энҗе апалар кебек, бакчада гына бизәрбез, ярыймы?

– Ярый, кызым, тик күркәләрне түгел, орлыкларын язга таба гөл савытларына утыртырбыз. Җылыга кергәч, күркәләр ачылыр да орлыклары коелыр.

Нарат Батыр белән Нарат Сылуның күркәләрен күкрәгенә кысып, матур хыялларга чумган нәни кызчык авыл урамыннан атлый…

Айгөл Дәүләтшина,
Чистай, Иске Роман мәктәбе, 11нче сыйныф укучысы

«Ярыш мәйданы» /җаваплар/ — «Сабантуй» №12/2018

12 сан QR-код соравы:

Әлеге шигырьдә күп нокталар урынында нинди хайван исеме төшеп калган? Балаларны зоопарктагы хайваннар дөньясы белән таныштыручы әлеге китапны язган автор һәм китап исемен дә белсәгез, ЗТКның бу турында 3 балл эшләрсез.

Карана алан-йолан,
Бу тагын нинди хайван?
Әнием әйтте: …
Крокодил кебек үзе,
Шундый хәйләкәр күзе.
Авызын ачып иснәде:
Абау, абау тешләре.




 

«Ярыш мәйданы» /җаваплар/ — «Сабантуй» №11/2018

26нчы биттәге табышмак җаваплары:

1. Кар.

2. Кыш килү.

3. Бәке.

4. Кәрнизгә каткан боз сөнгесе.

5. Боз яву.

 6. Елгада боз кату.

7. Кар.

8. Тәрәзә бозы.

9. Кар яву.

10. Буран, өермә.


29нчы биттәге QR-код соравы:

Әлеге шигырь елның кайсы ае турында? Һәм аның авторы кем?

Кызыл яфрак,
сары яфрак,
көрән яфрак
учын җәеп коела гына.
Янып төшкән кебек үзе,
тотсаң, салкын – тоела гына…
Җәен бар да яшел иде,
шундый рәхәт, эссе чакта
мин дә уйнак яшен идем!
Бүген менә сабыр гына
мин мәктәпкә китеп барам.
Китапларым авыр гына –
кызыл тышлы,
сары тышлы,
көрән тышлы.
Яфрак төсле!