Мәхәббәткә хәреф киртә түгел — Алмаз Гыймадиев /хикәя/

Бер генә кыз да минем белән дуслашырга теләми. Юу-ук, ямьсез түгел мин, авыз, борын, колакларым – һәммәсе үз урынында. Буем да ничава гына. Тик менә бер кимчелегем бар – “р”ны әйтә алмыйм. Кечкенә чакта өйрәтмәгәннәр. Исемем дә гөнаһ шомлыгы… Рөстәм.

Инде мәктәпне тәмамларга нибары бер ел калды. Ә кызлар мине яратмый… Шулай көенеп йөргән көннәрнең берсендә тормышымда зур үзгәреш булды – район Сабан туенда бер кыз белән таныштым. Дөресрәге, ул үзе мине эзләп тапты. Әллә кыяфәтем әсир иткән, әллә башымны катыкка тыгып, секунд эчендә көмеш тәңкәне эләктереп чыгуыма сокланган, әллә түшемдәге “мин авылдагы иң матур малай” дигән значок үз ролен уйнаган, кыскасы, күп сөйләшми генә телефоннарны алыштык без моның белән.

Ә кыз дигәнебез шәп бит, малай! Ул зәңгәр күзләр, почык борын, озын ясалма керфекләр, ертык джинсы… Исемен дә әйтеп өлгерде: Нурания!

Кинәт тәнем эсселе-суыклы булып китте. Әлеге чибәркәйгә “Нуания” дип дәшәсемне уйлагач, яшиселәр килми башлады…

Кайгырма! – дип юатты мине дустым Марат. – Болай итәбез…

Һәм без “болай иттек”…

Иң элек “р” хәрефе кермәгән сүзләрнең исемлеген төзедек. Аннары, Нурания белән ниндиерәк диалог булырга мөмкин икәнен репетиция ясап тикшереп карадык. Мин – мин, Марат – Нурания булды.

Сәлам, гүзәлкәй! – дидем.

Сәлам, Рөстәм! – диде Марат тавышын нечкәртеп.

Ничек хәлең? Нишлисең?

Менә, чигү чигеп утырам әле, ә син нишлисең, Рөстәмчик?

Минме? Э-э-э… Әле генә бокстан кайттым, тиздән машинам белән кибетне әйләнеп киләм.

Әйләнәсең генәмени? Эченә кермисеңме?

Кегәм… Дивана! – мин Маратны этеп җибәрдем. Ул шарок-шорык көлә-көлә идәнгә барып төште.

Ярар, үпкәләмә, – диде аннары. – Мин бит юри сиңа провокацион сораулар бирәм. Ә син югалып калма!.. Әгәр башны эшләтсәң, теләсә нинди сүзне “р” кермәгәнгә алыштырып була. Әйтик, “телевизор – телик”, “интернет – инет”, “шалтырат – звякни”, “дурак – тинтәк”…

Шулчак кесә телефоным шалтырады. Ул!!! Марат кулын иңбашыма куйды: “Каушама…”

Привет! – дигән тонык тавыш ишетелде трубкада.

Да, да, сәлам, сәлам! – дидем мин көр тавыш белән.

Ниләр майтара инде безнең чибәр егетебез?

Э-э-э… Менә, дустым белән синең хакта сөйләшәбез, бик сөйкемле кыз белән таныштым, дидем.

Алай икә-ә-ән… бик матур… бик матур җөмләләр бу… Ә мин бер күрүдә үк ошаттым.

Кемне? Минеме?

Әйе.

Син дә миңа ошадың бит! – дидем мин кыю гына.

Шулаймы?..

Тынлык хасил булды. Марат “во!” дип баш бармагын тырпайтты, “дальше сөйләш” дип кулы белән ымлады.

Шулчак башыма искиткеч кыю фикер килде:

Гүзәлкәем, – дидем мин, – егылма, яхшылап тотын, хә үземнең кимчелегемне әйтәм…

Нинди кимчелек?

Мин “г” хәгефен әйтә белмим!!!

Әйтәсең бит…

Түгел инде, “г”ны түгел, “г”ны! “Гомашка”, “сагык”, “Нугания” дигәндәге “г”ны…

Трубканың теге башында челтерәп көлгән тавыш ишетелде. “Бар да бетте, – дидем мин эчтән генә. – Тагын барып чыкмады…”

Шулмы кимчелек? – дип эндәште янә таныш тавыш. – Менә минекен бел… бел… менә минеке ул…

Синең дә кимчелегең багмыни? – дип сорадым гаҗәпләнеп.

Бар шул?

Нинди?

Мин “ш”ны әйтә белмим!

Ничек??? Әнә, әйтәсең бит!

Юк, ул “ш”ны түгел! “Шәнәк”, “шветофор”, “шөям” дигәндәге “ш”ны.

– “Шөям”, ягъни, “ягатам” дигән сүзме инде ул?

Әйе инде, шабантуйда шин миңа бик ошадың, шине күрүгә шүшшез калдым, Рөштәм!

Угга! – дип кычкырып җибәрдем. – Мин дә сине бег күгүдә ягаттым бит, Нугания-а-а!!!

Алмаз Гыймадиев