«Син булмасаң, мин дә юк. Аңладыңмы?» /хикәя/

Дусларыгызга игътибарлымы сез? Якын кешегезнең никадәр кадерле булуын аңлар өчен, бер генә мизгелгә «әгәр дә ул булмаса…» дип уйлап карагыз әле. Юкка-барга ачуланыша башласагыз, «Ежик и Медвежонок» мультфильмын исегезгә төшерегез. Яки яңадан карап чыгыгыз. Танылган әкиятче Сергей Козлов әсәре буенча куелган ул.

* * *

Тагын бераздан йолдызлар кабыныр, ай калкып чыгар да чайкала-чайкала көзге тын кырлар өстеннән йөзеп китәр. Аннары урманга керер, иң биек чыршы очына эләгеп бераз гына туктап торыр да шунда аны Керпе белән Аю баласы күреп алыр.

– Кара! – дияр Керпекәй.

– Абау, – дияр Аю баласы.

Ә ай тагын да югарырак күтәрелеп, бөтен Җир өстен салкын, тонык нуры белән тутырыр.

Шулай була иде. Салкын, болытсыз көзге кич саен шулай була иде. Һәр кич Керпекәй белән Аю баласы я Керпекәйдә, я Аю баласы өнендә җыелалар иде дә нәрсә турында булса да сөйләшәләр иде.

Менә бүген дә Керпекәй Аю баласына:

– Безнең беребез өчен икенчебез булу әйбәт бит! – дип куйды.

Аю баласы башын селкеде.

– Ә син менә күз алдына китереп кара әле: мин юк, син ялгызың гына утырасың, хәтта сөйләшергә дә беркемең юк.

– Ә син кайда?

– Ә мин юк.

– Алай булмый ул, – диде Аю баласы.

– Мин дә шулай уйлыйм, – диде Керпекәй. – Ләкин менә кинәт … мин бөтенләй юкка чыкканмын. Син берүзең. Нишләр идең икән?

– Синең янга барам.

– Кая?

– Ничек инде – кая? Өеңә. Барам да: «Керпекәй, син ник килмәдең?» – диям. Ә син әйтәсең …

– Менә юләр! Мин юк бит, булмагач, нәрсә әйтәм инде?

– Әгәр син өеңдә булмасаң, димәк, миңа киткәнсең. Өйгә йөгерәм. Ә син монда! И-и башлыйм аннары…

– Нәрсә башлыйсың?

– Ачулана башлыйм!

– Ни өчен?

– Ничек инде ни өчен? Сөйләшкәнчә эшләмәгән өчен.

– Ә ничек сөйләшкән идек?

– Каян белим инде? Тик син я минем янда, я үз өеңдә булырга тиеш идең.

– Мин бит бөтенләй юк. Аңлыйсыңмы шуны?

– Соң менә бит утырасың.

– Ул мин хәзер монда утырам, ә бөтенләй булмагач, кайда булам инде?

– Я миндә, я үзеңдә.

– Ул бит мин булсам – шулай.

– Әйе инде, – диде Аю баласы.

– Әгәр дә мин бөтенләй булмасам?

– Алайса син елга буенда айга карап утырасың.

– Елга буенда да юк.

– Алайса син каядыр киткәнсең дә әле кайтып җитмәгәнсең. Мин бөтен урманны бетереп сине эзләячәкмен һәм табачакмын!

– Син бөтен җирне актарып та мине тапмадың, – диде Керпекәй.

– Күрше урманга йөгерәм!

– Анда да юк.

– Бөтен дөньяның астын өскә китерәм! Һәм син табылачаксың!

– Юк мин. Беркайда да юк.

– Алайса, алайса… Алайса мин болынга йөгереп чыгам да, – диде Аю баласы, – «Керпекәәәә-ә-әй!» – дип кычкырам. Син мине ишетерсең дә: «Аю баласыы-ы-ы!» дип җавап бирерсең. Вәт!

– Юк, – диде Керпекәй. – Мин бер тамчы да юк. Аңлыйсыңмы?

– Син нәрсә миңа бәйләнәсең? – дип ачуланды кинәт Аю баласы. – Син булмасаң, мин дә юк. Аңладыңмы?

– Юк, син – бар; ә менә мин – юк.

Аю баласы күңелсезләнеп, тынып калды. Дәшмәде.

– Я инде, Аю баласы!

Аю баласы дәшмәде. Ул урман өстенә югары ук күтәрелгән айның Керпекәй белән аңа салкын нурларын сирпүен күзәтә иде…