«Мерседес» шәбрәк!» Алмаз Гыймадиев /хикәя/

Фото: pixabay.com

Фәнзиләне 713нче номерлы балалар бакчасына тәрбияче итеп билгеләделәр. Кичә генә училище тәмамлап, бүген олы тормыш юлына аяк баскан кыз сөенеп туя алмады. Берсеннән-берсе сөйкемле сабыйларны күз алдына китереп, түземсезлек белән иртәгесе көнне көтте.

Менә ул бәләкәчләр!

Борын асты аллы-гөлле булып җемелдәгән берсенең башыннан сыйпады Фәнзилә:

– Әкият сөйлимме, балалар?

– Давай! – диде зур колаклы, тимгелле битле, муенына ав­томат аскан бер малай.

– Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби белән бабай, – дип сөйләп китте Фәнзилә, – аларның балалары булмаган… Шуннан әби тоткан да, камыр әвәләп, мичкә тыккан…

– Йомырикмәк килеп чыккан мәллә?

Фәнзилә, аптырап, үзен бүлдергән ак бантиклы кызга ка­рады. Ни өчендер ак бантиклы кызның колготкасы арт яктан таш тутырган төсле асылынып тора иде.

– Колобок турында сөйли, колобок! — дип шаулашты бәләкәчләр.

– Это мы знаем! – диде шулчак автомат аскан тимгелле битле малай. – Колобок соңыннан төлкегә закуска була. Да­вай бүтәнне!

– Ярар соң, – диде Фәнзилә, – тыңлагыз алайса. Диң­гез буенда яшәгәннәр, ди, карт белән карчык. Көннәрдән бер көнне бабай алтын балык тоткан…

– Беләбез! – дип кычкырган тавышка сискәнеп китте Фәнзилә. Бая борын асты аллы-гөлле булып җемелдәгән җирән малай кычкырган икән. Җирән малай “голтырт!” итеп борынын тартып куйды. Аллы-гөлле утлар юкка чыкты.

– Беләбез! — диде ул. – Балык аңа, җибәр, ди, бөтен нәрсәңне үтим, ди, и бабай ванна сорый.

– Ванна түгел, тагарак… – диде ак бантиклы кыз. Аның колготкасындагы таш идәнгә төшеп җитә язган иде.

– Да, тагарак. Аннан соң өй сорый, гараж.

– Гараж сорамый, – диде ак бантиклы кыз.

– Да, сорамый… Аннары бабай патша була.

– Бабай түгел, әби…

– Да, әби… – җирән малайның борын асты тагын җемелди башлаган иде инде.

Фәнзиләнең түземлеге төкәнде:

– Нәрсә генә сөйлим соң сезгә? – диде ул, кулын як-якка җәеп. – Бөтен әкиятне беләсез икән ич инде?

Шулчак автомат аскан малай алгарак чыкты:

– Апа, “Джип” шәбрәкме, “Мерседес”мы?

– Нәрсә, нәрсә? – Фәнзилә берни аңламый иде.

– “Джип” шәбрәк, – диде җирән малай. – Аның дүрт тәгәрмәче дә алга өстери.

– “Мерседес”та гел компьютер гына, – диде автомат аскан малай.

– Бортовой компьютер “Джип”та да бар…

– Аның каравы “Мерседес”та кондиционер…

– Ә “Джип”та климат-контроль… абыес… гур…

Фәнзилә башы әйләнә башлавын сизде.

– Апа, мин “ә” иттем, – диде шулчак ак бантиклы кыз.

– Апа, сез кияүдәме?

– Апа, Ринат миңа өйләнәм, ди…

– Апа, Динал бүген тәмәке талтты…

– Апа, апа, Гүзәл әләкче ул…

Фәнзилә ак бантиклы кызны, колготкасын алыштырырга дип, бүтән бүлмәгә алып чыгып китте. Бу минутларда әле генә әкият тыңлаган балалар дөбер-шатор котыра, автомат аскан малай “Мерседес”ның шәб­рәк икәнен аңлата алмагач, җирән малайга автоматының түтәсе белән берне менеп төшәргә дә өлгергән иде инде.

Алмаз Гыймадиев