«Бүтән алай эшләмим…» Леонид КАМИНСКИЙ /хикәя/

— Әә-ә, синме бу, Брюквин? Кер, әйдә, кер, күптән көтәм. Күрәсеңме, нинди хөрмәт сиңа: мәктәп директоры үзе, бөтен эшен ташлап, синең белән сөйләшеп утырырга җыена!

— Мин бүтән алай эшләмим…

— Әә-ә, эшнең нидә икәнен сиздеңмени? Ни турыда сөйләшәчәгебезне беләсең, алайса?

— Бүтән алай эшләмим…

— Бер әйттең бит инде! Менә, бу кәгазьдә синең маҗараларың хакында язылган. Тоташ бер исемлек! Укысаң, хәйран калырсың! әкият герое дип уйларсың!

— Бүтән алай…

— 1 апрель көнен алыйк. Ул көнне мәктәптә булмагансың. Дөресрәге, моны укытучылар гына шулай уйлаган. Чынлыкта, көне буе парта астында утыргансың. җитмәсә, моны “1 апрель шаяруы” дип атагансың…

— Бүтән…

— 4 апрель көнне физкультура дәресендә Аняның портфелен баскетбол кәрзиненә ыргыткансың, ул Петухов башына килеп төшкән!

— Бүтән…

— 6сы көнне тарих дәресендә шаккатыргыч ачыш ясагансың: декабристларны алар барысы да декабрь аенда туган өчен шулай атаганнар икән бит!

— Бүтән…

— 11ендә тәнәфес вакытында иптәшләреңә каратэ алымы күрсәткәндә укытучылар бүлмәсенә очып килеп төшкәнсең…

— Бүтән…

— 12сендә химия кабинетына кереп, көндәлегеңне азот кислотасында эретмәкче булгансың, ярый әле, җайлы савыт таба алмагансың…

— Бүтән…

— Ә кичә әдәбият дәресендә берьюлы ике “ике”ле алгансың: берсе – әйтеп торган өчен, икенчесе – ялгыш әйтеп торган өчен: янәсе, Муму кушаматлы сыер, хуҗасының әшәкелегеннән туеп, суга ташланган… Нишләргә инде синең белән, Брюквин?! Теләсәң, яхшы укый аласың бит син! Менә, узган айда математикадан “биш”ле алгансың!

— Мин бүтән алай эшләмим…