«Бармак» уеннары (Халык авыз иҗаты)

«Бармак» уеннары

(Халык авыз иҗаты)

Бармак уеннарын баланың теле ачылгач та өйрәтә башлыйлар. Һәр бармакка исем кушыла. Чәнти бармак — баланың үз роле.

Бу бармак — бабай,

Бу бармак — әби,

Бу бармак — әти,

Бу бармак — әни,

Бу бармак — нәни бәби,

Аның исеме — Чәнти.

 

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чәби,

Нәни бәби.

 

Олыга — утын ярырга,

Ә сиңа — чыгып алырга,

Уртага — мичкә ягарга,

Ә сиңа — казан асарга,

Чәнтигә — җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

 

— Бармак, бармак,

Кайда булдың?

— Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

 

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат куа,

Чәнти бармак чәй эчә.

 

Баш бармак бау ишә,

Имән бармак имән кисә,

Урта бармак утын кисә,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

Баланың һәр бармагын тотып, шигырь юлларын әйтә бару (уч төбен кытыклау).

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Күгәрчен килер — күп ашар,

Кечтеки бәби — туймый калыр,

Кетер-кетер, кетер-кетер,

Казан төбен кимерер…

Шул сүзләрне әйтеп, баланың үч төбен кытыклыйлар.

 

Карга килгән — казан аскан,

Чыпчык килгән — бәрәңге әрчегән,

Торна килгән — камыр баскан,

Сыерчык килгән — аш бушаткан,

Тилгән килгән — бүлгән,

Моңа биргән, моңа биргән,

Моңа биргән, моңа биргән,

(Чәнти бармакка җитеп),

Моңа бирмичә калдырган.

Мич астыннан куян чыга:

Пырыйк, пырыйк, пырыйк!

(Кытыклыйлар.)