«Барабанчы Куян» — Лилия ФӘРХЕТДИН /әкият/

Борын-борын заманда, монда түгел, анда, кырда түгел, урманда яшәгәннәр, ди, Куяннар. Менә бер көнне Куян баласы каяндыр барабан тапкан. Ул аны көн-төн каккан. Барабан тавышы зәһәр яңгыраган. Берөзлексез барабан тавышы күрше куяннарны тәмам туйдырып бетергән.

– Тукта! Какма! – дип әйтеп карыйлар, Куян әйткәнне колагына да элми, барабан кагуын дәвам итә. Бу зәһәр тавышка чыдап булмый дип киңәшләшкәннәр дә тынлыкны бозучы Куянны куып җибәрергә булганнар. Нишләсен Куян баласы? Барабанын асып, аулаккарак барып уйнармын дип, юлга кузгалмакчы була. Ләкин ул китәргә өлгерми, каяндыр болар тирәсенә Бүре килеп чыга.

Куяннар барысы да куркышып өйләренә кереп бикләнәләр. Урам уртасында барабанын күтәреп Куян баласы ялгызы басып кала. Ул куркуыннан барабанга шундый нык бәрә башлый! Бу тавыш колакларны ярып керерлек каты була. Бүре, колакларын томаларга тырышып, ризасызлык һәм ачу белән Куянга дәшә:

– Ник шаулыйсың?

– Мин, – ди Куян баласы, – хәбәр салам. Минем барабан какканны ишетеп, Аждаһа килер дә мине бәладән коткарыр. Барабанны ул миңа бүләк иткәндә: “Әгәр берәр куркыныч янаса, миңа ишетелерлек итеп шушы барабанны как”, – диде.

Бүре шүрләп кала, як-ягына карана башлый. Бүре Аждаһаның үзен күрмәсә дә, аның турында күп имеш-мимеш ишетеп белә иде. Бүре чып-чыннан куркуга калган да качкан.

Бүре киткәнен күреп, куркышып качкан Куяннар үз өйләреннән берәм-берәм чыгып, барабанчы Куян янына җыелышканнар. Исән калуларына сөенешеп, барабанчы Куянга рәхмәтләр әйткәннәр.

– Барабан кагуыңа башка ачуланмабыз, – диешкәннәр.

Куян да барабанын кирәк чакта гына, хәвеф-хәтәр, куркыныч янаганда гына кага башлаган, ди.

Лилия ФӘРХЕТДИН