Әкиятханә: Владимир СУТЕЕВ әкиятләре /татарча/

ҮРДӘК БӘБКӘСЕ ҺӘМ ЧЕБЕШ

Йомыркадан үрдәк бәбкәсе чыкты.
— Мин тудым! –– диде ул.
— Мин дә, — диде Чебеш.
— Мин уйнарга киттем, — диде Үрдәк бәбкәсе.
— Мин дә, — диде Чебеш.
— Мин чокыр казыйм, — диде Үрдәк бәбкәсе.
— Мин дә, — диде Чебеш.
— Мин суалчан таптым, — диде Үрдәк бәбкәсе.
— Мин дә, — диде Чебеш.
— Мин күбәләк тоттым, — диде Үрдәк бәбкәсе.
— Мин дә, — диде Чебеш.
— Мин бака күрдем, — диде Үрдәк бәбкәсе.
— Мин дә, — диде Чебеш.
— Минем су коенасым килә, — диде Үрдәк бәбкәсе.
— Мин дә, — диде Чебеш.
— Мин йәзәм, — диде Үрдәк бәбкәсе.
— Мин дә, — дип кычкырды Чебеш. — Коткарыгыз!..
Үрдәк бәбкәсе Чебешне судан тартып чыгарды.
— Мин тагын су коенырга барам, — диде Үрдәк бәбкәсе.
— Ә мин бармыйм, — диде Чебеш.

Фото: http://mopppoppp.moy.su

Фото: http://mopppoppp.moy.su

Фото: http://mopppoppp.moy.su

ҖИЛКӘНЛЕ КӨЙМӘ

Бака, Чебеш, Тычкан, Кырмыска һәм Коңгыз уйнарга чыгып киттеләр.
Менә алар елга буена килеп җитте.
— Әйдәгез, су коенабыз! — диде Бака һәм суга сикерде.
— Без бит йөзә белмибез, — диде Чебеш, Тычкан, Кырмыска һәм Коңгыз.
— Бак-ка-ка, ха-ха-ха! Бак-ка-ка-ха-ха-ха! — дип көлде Бака. — Нәрсәгә генә ярыйсыз соң сез? — Шулай көлә торгач, чак кына тончыкмады бу.
Чебеш, Тычкан, Кырмыска һәм Коңгызның бик нык хәтерләре калды. Алар уйга чумды. Уйладылар-уйладыра да уйлап таптылар.
Чебеш яфрак табып китерде.
Тычкан әстерхән чикләвеге кабыгын тапты.
Кырмыска салам сөйрәп алып килде.
Ә Коңгыз — җеп.
Шуннан эш башланды. Чикләвек кабыгына саламны беркеттеләр. Яфракны җеп белән саламга бәйләделәр. Шулай итеп, җилкәнле көймә әзер булды.
Көймәне суга этеп төшерделәр.
Аннан соң һәммәсе дә көймәгә кереп утырды. Йөзеп тә киттеләр.
Бака, башын судан чыгарып, юлдашларын тагын бер кат үртәп көлмәкче иде дә — җилкәнле көймә бик ерак киткән булып чыкты… Юк шул, аны тиз генә куып җитә торган түгел инде!

ӘТӘЧ ҺӘМ БУЯУЛАР

Рәссам әтәч ясаган, ә буярга оныткан…
Әтәч ишегалдына чыккан икән, барысы да, хәтта Чебешләр дә, аннан көлә башлаган.
— Ни өчен алар миннән көлә? — дип сораган Әтәч Эттән.
— Син бит бөтенләй буялмаган килеш йөрисең, — дигән Эт, — үзеңә кара әле!
Әтәч җыелып торган су янына йөгергән. Караган да үзенең судагы шәүләсен күргән. Эт дөрес әйтә икән, дип уйлаган Әтәч һәм тәмам кайгыга калган.
— Борчылма, — дигән Эт. — Син буяулар янына бар. Алар сиңа ярдәм итәрләр.
— Ка-ка-кая? Бу-яу-лар янынамы? — дип кыткылдаган Әтәч. – Ә каян табыйм мин аларны?
— Мин сиңа өйрәтәм, — дигән Эт. — Беркая да борылмыйча туп-туры бар да бар. Урманнарны үтәрсең, елга-күлләр аша Әкияткә килеп җитәрсең. Һәм шунда Буяуларны табарсың!
Китте безнең Әтәч, Буяуларны эзләп: туп-туры барды да барды…
Бара Әтәч караңгы урман буйлап, һаман да туп-туры бара… Курыкса да, сер бирми, тагын да кыюрак кыяфәттә атлый.
Менә аны Төлке балалары күреп алды:
— Әни, әни! Карале — Әтәч!
— Кайда? Кайда ул Әтәч? — дип кызыксынды Төлке.
— Менә ул! Безгә якын гына! — дип чәрелдшәште Төлке балалары.
Төлке Әтәчне күрде дә балаларына борылды.
— Юк, юк… Бу Әтәч кирәкми безгә, — диде ул.
Төлке балалары еларга җитеп:
— Ни өчен? Ничек кирәкми? — дип сорадылар.
— Ул буялмаган. Ул чын Әтәч түгел! — диде әни Төлке.
Ә Әтәч юлын дәвам итте. Менә бервакыт ул ап-ак төстәге Куянны күрде.
— Куян, әйт әле, — диде Әтәч. — Буяулар яши торган Әкият кайда?
— Әкият безнең әйләнә-тирәбездә. Буяулар да якында гына. Мин әле генә алар янында булдым, буялырга барган идем.
— Буялырга? — дип гаҗәпләнде Әтәч. — Соң син бит буялмагансың, төсең минеке шикелле үк ап-ак.
— Юк инде, — диде Куян. — Мин җәй көне соры төстә идем. Ә кыш көне, Бүреләр безне кар көртләреннән аера алмасын өчен, барыбыз да ак төскә буялабыз. – Шуннан соң ак Куян Буяуларның кайда яшәвен күрсәтте.
Менә Әтәч төрле төстәге йорт янына килеп җитте. Ишек төбенә килеп канатларын какты да:
— Ки-кри-кү-үк! — дип кычкырды.
— Кем бар? — дип сорадылар эчтән.
— Бу мин, Әтәч.
Буяулар Әтәч янына чыкты.
— Исәнме, Әтәч-Кәпәч, ни өчен килдең?
Әтәч түбәнчелек белән баш иде һәм:
— Буяулар, Буяулар, миңа булышсагыз иде! — дип үтенде.
— Рәхим итеп түрдән уз!
— Мин булышам сиңа, — диде Кызыл буяу. Әтәчнең кикриген һәм тамак асты сакалын кызыл төскә буяды.
Зәңгәр буяу — койрыгындагы каурыйларын.
Яшел буяу — канатларын.
Сары буяу күкрәген буяды.
Әтәч көзгегә караган иде — үзен танымый тора. Шулкадәр матурланган!
Әтәч мәрхәмәтле Буяуларга үзенең рәхмәтен белдерде дә, кәефләнеп, туп-туры өенә атлады. Үзе бөтен урманны яңгыратып җырлый икән:
— Ки-кри-күк!
Төлке балалары тагын күрде моны:
— Әни, әни! Әтәч кире кайта! — дип чәрелдәштеләр.
Төлкенең ачуы килде.
— Әйттем бит инде мин сезгә ул Әтәч кирәкми, дип. Чын Әтәч түгел ул, буялмаган.
— Әни, әни! Ул чын. Тере Әтәч, буялган Әтәч.
Төлке Әтәчне куып җитмәкче иде дә соңга калды. Әтәч инде ерак киткән иде…
Әтәч үзенең таныш ишегалдына кайтты.
— Син хәзер чын Әтәч, — диде аңа Эт.
Хәзер инде Әтәчтән беркем дә, хәтта Чебешләр дә көлми иде.

АТА МӘЧЕ — БАЛЫКЧЫ

Бервакыт Ата Мәче елгага балык тотарга бара иде. Урман аланында аңа Төлке очрады.
Үзенең купшы койрыгын болгады да тәмле теле белән эндәште бу:
— Исәнме, кадерле кода, йомшак Мәчекәй! Күрәм балык тотарга җыенгансың?
— Балаларыма балык алып кайтырга уйлаган идем.
Төлке, түбән карап, “оялып” кына, әкрен генә сорап куйды.
— Бәлки син мине дә балык белән сыйларсың? Юкса һаман тавык та үрдәк…
Ата Мәче көлеп җибәрде:
— Булмаса булган икән, әйдә. Беренче балыкны сиңа бирермен, — диде.
— Нинди генә рәхмәтләр әйтим икән Сез — галиҗәнапләренә?!.
— Ярар, ярар.
Ата Мәче юлын дәвам итте. Ә Төлке сикерә-сикерә аның артыннан йөгерә һәм үз алдына сөйләнә:
— Беренче балык минеке, беренче балык минеке!
Шулвакыт, киң “итәк”ләрен җәеп, таралып үсеп утырган чыршы артыннан Соры Бүре килеп чыкты.
— Нихәл, туган! — дип гыргылдады Бүре. — Балыкка барасызмы?
— Әйе, балаларыма балык алып кайтмакчы идем.
— Миңа да бирерсең микән, туган? Юкса кәҗә дә сарык, кәҗә тәкәсе дә сарык тәкәсе. Нинди дә булса җиңелрәкне тели күңел.
Ата Мәче көлеп куйды.
— Ярар, беренче балык Төлкегә, икенчесе сиңа булыр!
— Рәхмәт, туган! Рәхмәт!
— Ярар, ярар.
Бергәләшеп алга, елгага таба атлый болар. Урман буйлап Мәче бара, аның артыннан сикергәли-сикергәли Төлке йөгерә. Үзе барган шәпкә сөйләнә:
— Беренче балык — минеке, беренче балык — минеке!
Төлке артыннан титаклап, аякларын көчкә сөйрәп Бүре килә, үзе мыгыртана:
— Икенчесе минеке! Икенчесе минеке!
Кинәт, урманның иң куе урыныннан Аю килеп чыкты.
Кармак күтәреп барган Ата Мәчене күргәч шундый итеп үкереп җибәрде бу:
— Әй улым! Син нәрсә — балык тотаргамы? — дип сорый үзе.
— Балаларга алып кайтмакчы булам…
— Карале улым, миңа — карт Аюга балык бирмәс идеңме әллә? Мин бит үлепләр дә балык яратам. Юкса һаман үгезләр дә сыерлар үзләренең тояк-мөгезләре, сөяк-сеңгерләре белән…
Ата Мәче мыек астыннан гына елмаеп куйды да әйтте:
— Беренче балыкны мин Төлкегә вәгъдә иттем, икенчесен Бүрегә, ә өченчесе сиңа булыр.
Өченчесе иң зурысы булсын яме!
— Ярар.
Бергәләшеп алга, елгага таба китте болар. Алдан Мәче бара, аның артыннан сикерә-сикерә Төлке йөгерә, Төлке артыннан титак-титак Бүре килә. Иң арттан алпан-тилпән Аю атлый.
— Беренче балык, чур-р, минеке! — дип хихылдый Төлке.
— Ә икенчесе — минеке!.. — дип мыгыртана Бүре.
— Ә өченчесе — менә мондые — минеке! — дип үкерә Аю.
Шулай итеп алар елгага килеп тә җитте.
Ата Мәче аркасындагы капчыгын салды, кырыена гына чиләген куйды да кармагын җайларга кереште. Төлке, Бүре һәм Аю якындагы куаклар янына урнашып, үзләренең өлешләрен көтә башлады.
Мәче кармагына суалчан каптырды һәм суга ыргытты, яхшылап урнашып калкавычны күзәтә башлады.
Куак төбендә утыручы юлдашлары да калкавычтан күзләрен алмый. Көтәләр.
Төлке пышылдап теләк тели:
— Кап балык, кап. Зур балык та, кечкенә балык та килеп кармакны кап…
Менә калкавыч селкенеп куйды.
Төлке шатлыгыннан кычкырып җибәрде:
— Минем балыгым, минем балыгым!
Калкавыч тагы сикерде суда бии үк башлады, янында төрле зурлыктагы түгәрәкләр хасил булды.
— Ал тизрәк! Ал минем балыгымны! — дип кычкырды Төлке.
Ата Мәче куркып китте. Кармакны кинәт тартуы булды, балык көмеш тәңкәләрен ялтыратып күренде дә чулт итеп суга сикерде, күздән дә югалды.
— Ычкынды! — дип мыгыртады Бүре. — Ашыкты, ахмак, тавышланды.
Хәзер минем чират. Минеке ычкынмас!
Мәче яңа суалчан кигертеп кармагын тагын суга ыргытты. Бүре кулларын уа, теләк тели:
— Балыкның зурысы һәм эресе кап, кармакка кап.
Нәкъ шул чакта калкавыч хәрәкәткә килде. Һәм су өсте буйлап биеп китте.
Мәче кармак сабын үзенә тартты.
— Тартма! — дип ырылдады Бүре. — Балык кармакка ныграк эләксен.
Мәче кармакны үз иркенә куйды, шулвакыт калкавыч бөтенләй тынып калды
— Менә хәзер тарт! — дип әмер бирде Бүре.
Мәче кармакны тартып чыгарды — анда балык түгел, суалчаннан да җилләр искән иде.
— Булдымы? — дип көлде Төлке. — Синең балык суалчанны гына ашап качкан.
Мәче кармакка яңа суалчан кигерде һәм өченче мәртәбә суга ыргытты.
— Җитте, тынычланыгыз! — дип үкерде Аю. Әгәр минем балыгымны куркытсагыз — мин сезне!.. дип зур йодрыгын күрсәтте.
Менә калкавыч бөтенләе белән су астына кереп китте. Кармак җебе кыл кебек тартылды. Өзелергә җитте.
— Ай-һай! — дип шатланды Аю. — Бу минеке. Үзем кушканча иң зурысы…
Кармак сабын тоткан Мәче ярда көчкә басып тора: балыгы бигрәк тә зур ахыры, Мәчене суга сөйри.
Менә бу балык! Җәен балыгы!
— Мин — беренче! Бу — минеке!.. Берегезгә дә бирмим!!! — дип кычкырды Төлке һәм елгага сикерде.
— Ю-у-у-к, шаярма, минеке булачак, — дип усалланды Бүре. Төлке артыннан ул да суга чумды.
Ярда калган Аю, тамак төбе ертылырлык итеп кычкыра:
— Таладылар!.. Юлбасалар!
Суда бу вакытта сугыш бара. Төлке белән Бүре балык өчен тарткалашалар.
Аю да, озак уйлап тормастан, йөгереп барып суга ташланды.
Елга суы казандагы кебек кайный. Су өстенә әле Төлкенең, әле Бүренең, әле Аюның башы килеп чыга. Нәрсә бүлешәләр, нәрсә тарткалаша алар. Юкса, балык күптән ычкынып йөзеп киткән бит инде.
Ата Мәче, мыек астыннан гына елмайды да кармакларын җыеп, аулак урын эзләп китеп барды.

Владимир СУТЕЕВ
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА тәрҗемәләре