«Дуслык турында» /әкият/

Бервакыт чучка баласы Мырык Сарбай дусты янына кунакка барырга җыенган. Юлда аның каршысына соры бүре килеп чыккан.

Фото: pixabay.com

– Әй, симезбикә, кая китеп барасың? – дип сораган ул, тәмләп сагыз чәйни-чәйни.

– Дустымның туган көненә… – дигән Мырык, тотлыга-тотлыга.

– Туган көн шәп нәрсә инде ул, анда төрле тәмнүшкәләр була торгандыр, – дигән бүре, ялана-ялана.

Аннары ул Мырыкның кәрзинен күреп алган.

– Нәрсә бар анда синең? – дип сораган.

– Татлы сумсалар, дустым бик ярата аларны…

– Нәкъ минем кебек икән! – дип, ямьсез тешләрен ыржайтып көлгән бүре. – Мин дә ашарга яратам! – дигән дә, Мырыкка ташланган.

– А-а-а! Коткарыгыз! – дип чинаган дуңгыз баласы, һәм, бүре тырнакларыннан ничек кирәк шулай ычкынып, кычкыра-кычкыра чабып киткән.

Аның тавышын Сарбай ишетеп алган да, дустына ярдәмгә ашыккан. Бәләкәй генә булса да, чын этләр кебек тешләшә белә икән ул. Бүренең койрыгына чытырдап ябышкан да, аны уңга-сулга айкый башлаган.

– Ах, син, әнчек, күрсәтәм мин сиңа хәзер! – дип үкергән бүре, аның ягына таба ыргылып.

Шулчак Мырык атылып килгән дә, бүренең ачык авызына сумса тутырылган кәрзинен китереп тыккан.

– Мә, аша, безгә генә тимә!

– Фу, тәмсез! – дип ырылдаган да бүре, алгы тәпиләре белән Мырыкны эләктереп тә алган. – Ә менә син тәмле!

Ул арада агачлар арасыннан аю-милиционер килеп чыккан. Тәртипсез бүренең аякларын бәйләп, зоопаркка алып киткән. “Менә шушы читлектә утыр, без сине тәрбияләячәкбез!” – дип янаган.

– Рәхмәт сиңа, Сарбай, – дигән Мырык, бераз тынычлангач.

– Мин сине туган көнең белән котлыйм. Тик менә бүләгем генә юк, аны бүре ашады…

– Борчылма, син үзең бүләк, – дигән Сарбай, аны үзенә кунакка алып китеп, сөтле чәй белән сыйлаган.

Инде төн җиткән булган, күктә йолдызлар кабынган.

– Беләсеңме нәрсә, – дигән Мырык, бераз уйланып утыргач.

– Әйдә, ә-әнә теге йолдызга синең исемне кушабыз, батырлыгың өчен сиңа йолдыз тиешле!

– Рәхмәт! Тик аның ялгызына гына күңелсез булыр, әйдә, янәшәсендәген синең исем белән атыйбыз! – дигән Сарбай.

Алар күңелле итеп көлешкәннәр, матур җырлар җырлаганнар, аннары, йомшак чирәм өстенә җайлап утырып, төнге күккә караганнар. Ә анда Мырык һәм Сарбай исемле ике якты йолдыз, җемелдәшеп, аларга күз кыса икән…

Илдар НӘФИЕВ