Малай белән балык (Фарсы халык әкияте)

Моннан күп еллар элек күкнең зәңгәр көймәсе астында, урман буендагы кечерәк кенә өйдә, ир белән хатын яшәгән. Аларның малайлары булган.

Шулай беркөнне әнисе улына болай дигән:

— Улым, әтиеңә булыша башларга вакыт инде сиңа. Улларыбызга бернәрсә дә юк. Диңгездән балык тотып кайтыр идең.

Малай ятьмә алган да диңгез буена киткән. Ятьмәсенә бик матур алтынсу кызыл-күгелҗем балык эләккән. Балык моңа кайгылы күзләре белән караган да кеше тавышы белән әйткән:

— Мине диңгеземә җибәрсәнә. Мин моның өчен сиңа тылсымлы кайчы бирермен. Ул кайчы белән нәрсә өлгесен генә киссәң дә, өлге чын әйбергә әверелер.

Малайның балыкны диңгезгә җибәрүе булган, кулына каяндыр кайчы килеп эләккән. Ул да түгел якындагы агачтан бер зур сары яфрак килеп төшкән. Малай шул яфрактан бик шәп сарай өлгесе ясаган. Караса, сарай өлгесе үсә, зурая башлаган, тора-бара бик зур мәһабәт алтын сарайга әверелгән. Малай, җирдәге сары, яшел, кызыл, көрән яфракларны җыеп, алардан чәчәк, үлән, агач өлгеләре ясый башлаган. Шунда ук болардан әлеге алтын сарай тирәсендә хуш исләр аңкытып торган матур бакча барлыкка килгән.

Малай тизрәк өенә йөгергән. Әнисе белән әтисенә һәм үзенә кәгазьдән кием-салым өлгеләре кискән. Кинәт аларның өсләрендә ефәк һәм бәрхет киемнәр пәйда булган. Шуннан алар алтын сарайга күчкәннәр дә башка кешеләрдән баерак һәм рәхәтрәк яши башлаганнар.

Әмма күп тә үтмәгән, малайга күңелсез була башлаган, чөнки аңа хәзер бакчадан чыгарга рөхсәт итмәгәннәр, элекке иптәш малайлары — ярлы-ябагай белән уйнатмаганнар. Малайга уйнарга иптәш калмаган. Аның өстенә әнисе дә: «Киемнәрең кыйммәтле, саклап ки, комда аунама, пычранма, тегеләй итмә, болай итмә!» — дип, гел тыеп кына тора икән.

Бер төнне малай бүлмәсеннән шыпырт кына чыккан да диңгез буена йөгергән. Анда баргач, әлеге балыкны чакырып кычкыра башлаган:

— И минем алтынсу кызыл-күгелҗем балыгым, кайда син? Миңа ярдәм итсәнә, минем элекке тормышымны кайтарсана.

Балык бик тиз килеп җиткән дә әйткән:

— Бик хуп. Әйдә, синеңчә булсын, кечкенә дустым! Син хәзер бай да, дәрәҗәле дә. Ләкин үз көче белән табылмаган байлык кешене бәхетле итми. Кояш чыгу белән, кайчыны диңгезгә ыргыт та өч тапкыр сызгыр. Шуннан соң яңадан бәхетле булырсың.

Кояшның беренче нурлары күренә башлау белән, малай кайчыны диңгезгә ташлаган да өч тапкыр сызгырган.

Ул өенә кайтканда, алтын сарайның эзе дә калмаган. Алачык ишеге төбендә әнисе, элекке кебек, аны елмаеп каршы алган, ди.

Разил Вәлиев тәрҗемәсе