«Зирәк керпе» Ильяс Гафаров #Әкиятханә

Борын-борын заманда калын кара урманда яшәгән, ди бер керпе.

Влада Семенова рәсеме

Керпе бик зирәк булган, күп укыган. Агач кайрыларыннан, яфраклардан кечкенә китапчыклар ясап, урман яңалыкларын, һава торышын язып барган. Хат ташучы шыгырдавык саескан Каф тау артыннан аңа кызыклы китаплар ташыган. Китапларны  укып, керпе тегәргә өйрәнгән. Өендә остаханә ачып җибәргән. Урманда яшәүчеләрнең усалы, юхасы, явызы, куркагы, хәйләкәре, көчлесе – барысы да аннан күлмәк-чалбар тектерә башлаган. Аеруча куяннар, аюлар матур киенергә яраткан: кышын-ап-ак тун, җәен соры, ак, зәңгәр, көрән күлмәкләр тектергәннәр. Керпе һәрбер җәнлекне игътибар белән тыңлаган, китапларыннан карап, акыллы киңәшләр биргән, кемгә нинди кием, кайсы төс, тукыма кирәклеген аңлаткан. Өстәвенә, килгән берен урман сый-нигъмәтләреннән авыз иттергән.ү

Даны тирә-як урманнарга таралган. Моңа куян малае Озынколак бик көнләшкән. Куяннан да бәләкәй керпе янына урман патшалары баш иеп килсен әле! Беләктән белем көчле икәнен аңламаган Озынколак. Үзе дә саесканнан китаплар кайтартып караган-каравын. Тик укыйсы килмәгән: ялкау булган. Шулай да керпегә начарлык эшлисе килгән. Беркөнне урманда шундый сүз тараткан: “Һи, керпе кебек кенә барыбыз да тегә ала. Урман тулы энә. Аның өчен китап укыйсы  юк!” – дигән. Моны ишеткән керпенең хәтере калган. “Тукта, – дигән ул, – чынлап та, мин картаеп барам, күзләрем дә күрми башлар, ә җәнлекләргә матур- матур киемнәрне кем тегәр?”

Керпе уйлаган да остаханәсен ябып, тегү мәктәбе ачып җибәргән. Теләгән һәркайсын бушка тегәргә өйрәтә башлаган. Җәнлекләрнең кайсы бик теләп, кайсылары бик авырлык белән  өйрәнгән. Иң авыры куяннарга һәм аюларга туры килгән. Куяннарның күзе кылый: энә саплый алмыйлар, ә аюларның куллары зур, кечкенә энәне тота алмыйлар икән. Гайбәтче Озынколакка бик ачулары килгән. Җыелышып киңәшкәннәр дә аны урманнан куып чыгарганнар.

Мескен Озынколак авылга китеп, кешеләр янына ияләшкән. Әнә шуннан йорт куяннары үрчи башлаган. Калган куяннар төрле күлмәк киюдән туктаган. Кышын ак туннан, җәен соры күлмәктән генә йөри башлаганнар. Көрән күлмәкле аюлар күлмәк тегеп маташмаганнар. Җәй буе бал ашаганнар, кышын, аучы  күзеннән качып, өн ясап йоклаганнар. Ә ак тунлы аюлар җәй җитү белән Төньяк боз океанына киткәннәр һәм башкача урманга әйләнеп кайтмаганнар. Ак аюлар әнә шулай барлыкка килгән. Ә керпегә килгәндә, ул әле дә күп укый, шыгырдавык саесканнан китаплар китертә, ди. Урманда яшәүчеләр аңа киңәшкә йөриләр, үзен бик хөрмәт итәләр икән.

Галим булсаң, Галәм – синеке, дустым, шуны бел дип яздым бу әкиятне. Вәт!

Ильяс Гафаров