«Сабантуй» мәзәкләре — Лилия Фәрхетдинова иҗаты

***

Дүрт яшьлек Ләйлә, әнисен бәби таба торган больницага яткыргач, өйдә әтисе белән генә калган. Берзаман бала ачыккан. Әти кеше һаман газета укып ята икән. Ләйлә уйланып утырган да әтисенә әйтеп куйган:

— Әти, әйдә уйныйк! Син — әни бул, ә мин — әти булам, — дип, үзеннән дә зур “Ватаным Татарстан” газетасын алып, аны аслы-өсле тотып, диванга сузылып яткан, имеш ул “әти” кеше — газета укый! — Ә син бар, миңа ботка пешер! — дип өстәп куйган бала.

***

Урамда ике ахирәт очраша. Берсе өч яшьлек оныгын җитәкләгән. Күптәннән күрешмәгәнгә хәл-әхвәлләр сораша башлаганнар. Шунда ук игътибар оныкка күчә:

— Исемең ничек, тиктормас малай? — дип сорый олыларның берсе.

— Арыслан абый, — дип җавап бирә өч яшьлек сабый.

Баксаң, әле генә әнисе Арысланга нәни энекәш алып кайткан икән. Шул көннән бирле барлык кешегә дә үзен бары тик Арыслан абый дип кенә таныта башлаган, ди, бала.

***

Сигез һәм дүрт яшьлек ике «брат» ата-аналарына булышып бакчада йөриләр. Сигез яшьтәгесе түтәлдәге чүпләрне утап йөри, кечесе түтәлдә ни күрсә, шуны авызына тутырып йөри. Берзаман суган кыягын өзеп капкан да, авызларын бөрештерә-бөрештерә, абыйсына зарлана икән:

— Суган усал.

Абыйсы, башын да күтәрмичә, җавап биргән, ди:

— Юк әле, мин не устал.

***

Әтисе беренче сыйныфта укучы кызына:

— И минем бәләкәчем! — ди.

— Мин бәләкәч түгел. Бәләкәйләр садикка йөри. Мин зурач! — ди кызы.

***

— Янгыр явар микән, юк микән…

— Явар! Күренеп тора бит: болыт эшләргә килгән.

***

Әнисе улына шигырь ятларга булыша. Ятлап бетерде дигәндә, әнисе:

— Улым, яле шигырьне тагын бер тапкыр яңабаштан сөйлә дә, йокларга ят инде, иртәгә мәктәпкә барасың бар.

Улы дәшми.

Әнисе:

— Улым шигырьне сөйләп күрсәт инде. Көтәм.

Улы авыр сулап:

— Оныттым инде…

***

Миләүшәләргә кунакка Әлфия апалары килгән. Кунак ашы кара каршы дигәндәй, Әлфия апа биш яшьлек Миләүшәне үзенә кунакка килергә кыстый башлый. Сүзгә кызның әтисе кушыла:

— Әлфия дим, кыстама. Миләүшә авылга әбисенә кайтырга җыенганын күрмисең әллә: әнә арыш капчыгы белән киемнәре тора.

***

Яшь әни кечкенә улын укырга өйрәтмәкче. Шакмакларда язылган хәрефләрне күрсәтә- күрсәтә аңлата:

— Улым, әйдә укыйк: бу М хәрефе, бусы Ә.

— Әнием, хәрефләрне соңыннан өйрәнербез. Әйдә әлегә хәрефсез генә укыйк! — ди бала.

***

Самат үзенә өч яшь кенә булса да, бик эшчән, тырыш, уңган малай. Әнисенә булышып йөрергә ярата: аның кулында гел чүпрәк булыр — шул бер чүпрәк белән әле стена сөртә, әле идән юа, әле битен сыпыра, аннары бик килештереп утыра да:

— Арыдым, — дип куя бала.

***

Әлмәт драма театрына Илдар Хәйруллин режиссер буларак килеп спектакльләр куеп йөргәнен белә идек тә, ләкин залда аның үзен очратырбыз дип уйламаган идек. Шулай бер көнне укучылар белән театрга спектакль карарга дип килдек. Укучы балалар үз урыннарына утырыша башлаганнар гына иде, арасыннан берсе:

— Әнә Мыраубатыр утыра, — дип бөтен залны яңгыратты.

Чын артистны күрүенә сөенеп, Илдар Хәйруллин утырган урынны иптәшләренә дә күрсәтергә ашыкты бала. (Артист үзе ишеткәндерме, юктырмы — ераграк утыра иде шул.)

***

Алия институтта укый. Җәйге каникул вакытларын бушка уздырмый, гел эшкә урнашып, акча эшләп ала. Менә быел да сатучы булып урнашкан. Ит сата. Шулай бер көнне базарга Алиянең танышлары килеп чыккан. Арадан берсе кыздан сорый икән:

— Укуларың ничек? Сессияңне яптыңмы?

— Койрыкларың юкмы? — дип сүзгә кушыла икенчесе.

— Койрыкларны иртән сатып җибәргән идем шул, — ди Алия, студент “койрыгы” белән сыер койрыгын буташтырып.