“Әй, кем бар анда?!” Булат ЗӘБИРОВ /хикәя/

Беркөнне Маратның күзләре авырта башлады. Табибка алып барганнар иде, ул:

– Әллә ни зыян юк, салкын тигән, – диде дә тамчылы дару язып бирде. Берәр атна мәктәпкә бармаска, өйдә генә утырырга кушты. Әй куанды инде малай! Зур бит инде ул, үзен генә өйдә калдырырга курыкмыйлар.

Шулай итеп, “авырып ята” Марат. Табиб абыйсы күп укымаска, телевизорны да аз гына карарга, ә компьютерга бөтенләй якын килмәскә кушты. Әмма табибның сүзләре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты малайның. Әтиләре эштән кайтып кергәнче компьютер каршыннан китмәде, рәхәтләнде генә! Ашыйсы килсә, яисә күзенә дару саласы булганда гына  урыныннан кубып алды.

Ә бер көнне ашыгычлык белән шешәләрне буташтырды – тиешсез  дару тамызды. Әй әчетергә тотынды күзләре, үрле-кырлы сикертте малайны! Кран янына йөгереп килеп, салкын су белән юа башлаган иде, кинәт… артында ниндидер аяк тавышлары ишетте. Борылып карады – беркем дә юк! Тагын су агыза башлаган иде, бүлмә ишеге шапылдап ябылган кебек булды…

Малайга бик куркыныч булып китте. Ичмасам, күзләрен дә ача алмады – бигрәк нык авырта иде шул! Марат кармаланып кына караватын эзләп тапты да бөгәрләнеп ятты. Менә тагын аяк тавышлары ишетелде… Алар әле якыная, әле ерагая… Тәгаен, бүлмә буйлап кемдер йөри иде!  Аннары ниндидер бер хатын-кыз шаркылдап көлеп җибәрде.

Марат бөтенләй караватына сеңде – куркуыннан нишләргә дә белмәде.

– Әни-и… – диде ул әкрен генә, үз тавышын үзе танымыйча.

– Әниең, әниең, – диде теге тавыш, тик ул әнисенекенә һич тә охшамаган иде.

– Сәрия апамы?

– Сәрия апа, Сәрия апа…

Аларның өйләренә чит кеше кергән… Кем ул? Ни кирәк аңа?

– Полициягә хәбәр итәм… – дип пышылдады Марат, телен көчкә кыймылдатып.

– Мин дә… – дип көлде теге тавыш.

Малай үзен акылдан яза баргандай хис итте:

– Кем бар анда? Ни кирәк сезгә? – дип чак әйтә алды.

– “Карга Кәриме капкадан кереп  китте” дип мең тапкыр кабатлый аласыңмы? Түлке буташтырма! Аннары чыгып китәм…

Марат кабатлый башлаган иде, сүз саен буташты, аннары яңадан башлады. Шулай күпме утыргандыр…

Әтисе белән әнисе кайтып кергәч, куркуларыннан егылып китә яздылар. Караватта бөкләнеп утырган килеш, әле алга, әле артка чайкала-чайкала, Марат әллә нинди бәйләнешсез сүзләр такмаклый иде. Үзенең күзләре кып-кызыл, чәчләре як-якка тырпайган… Әниләре улына ташланды, әтиләре “Ашыгыч ярдәм” чакырырга чыгып чапты… Маратның үзен дә, күзләрен дә чак саклап калдылар.

…Әти кеше улының компьютер каршына утырмаячагына ышанмаган иде шул. Үзенә сиздерми генә күзәтү камерасы урнаштырып, аны интернетка тоташтырган иде. Кирәк тапса, малай белән скайп аша сөйләшеп алырга да уйлаган иде. Тик интернетның ул битенә, ялгышып, ниндидер бер кыз килеп кергән. Килеп кергән дә, хәлне аңлап, малайны шаяртып алырга булган. Тик әлеге шаярту чак кына аяныч хәлгә китермәде шул…