«Алия мизгелләре…» /Балалар өчен шаян хикәя/

Влада Семенова рәсеме

Җомга көнне Рифат дәресләр бетүгә тизрәк өенә ашыкты. Укытучы биргән өй эшен дә яхшылап тыңлап тормады. Сәбәбе: аңа беренче сыйныфта укучы сеңлесе Гөлиядән алданрак кайтып, компьютерга утырырга кирәк. Алайса, тагын сеңлесенә кайтышлый, кибеттән тәм-том аласы була. Шунсыз, ул компьютерны  абыйсына бирмәячәк. Тәмам ияләнде тәмле тамак. Әле: “Миңа Киндр сюрпризның кечкенәсен алмаска иде”, –  дип, кәҗәләнеп тә ала.

Рифат, тәки беренче кайтып, ашап та тормыйча, компьютер каршына утырды. “Шәп булды, син бүген минеке генә”, – дип, сыйпап алды ул аерылмас дустын. Ашавын да шунда гына капкалады, дәресләр, өй эшләре турында бөтенләй онытты. “Әй, иртәгә, баргач, берәрсеннән сорап эшләрмен әле”, – дип, үз-үзен юатты. Шулай итеп, “Сабантуй” темасына татар теленнән инша язылмый калды.

Икенче көнне, Рифат өй эшен кемнән күчерәсен юлда ук уйлап барды. Мөгаен, Рәмистән күчерер. Ул бик яхшы укучы түгел түгелен. Әнисе булышканда, шәп яза. Рифатка ул яктан рәхәт: әнисенең өй эшләрен барлап, алай вакланып торырга вакыты юк, эше күп.

Хәзергә, бар да ул уйлаганча бара. Рәмискә әнисе язып ук биргән. Үзе дә шуны дәфтәренә күчереп утыра. Классташының: “Син, малай, сүзләрен бераз үзгәртеп күчер, яме, икебезгә дә эләгер алайса”, – диюенә: “Борчылма, анысын гына беләбез”, – дип, иншаны укып та тормыйча, Гүзәлне Алия, Ирекне Марат дип үзгәртеп язды да куйды Рифат. Күчереп тә бетерде, дәрескә чакырып, кыңгырау да чылтырады.

Укытучы,  дәрес башлануга, башкаларның дәфтәрләрен җыеп алды. Ә менә Рәмис белән Рифатка бөтен класс алдында укып күрсәтергә кушты. Күчергәненә канәгать Рифат такта янына чыгып басты. Тик чыккач, курку биләп алды, каушады хәтта. Әллә нинди аңлашылмый торган җөмләләрдән торган иншаны ул көчәнә-көчәнә иҗекләп укырга кереште. “Бу рә-рә-рәсем-дә  Са-са-сабан-сабан-туй кө-не. А-ли-я миз-гел-ләре су-рәт-лән-гән”. Икенче җөмләне укыгач, бөтен класс тәгәрәп көлде. Рифат үзе дә укыганда бер агарды, бер кызарды. “Маратка сусаган балаларга, көне буе теләгәнчә уйнар чак бу”, – дип дәвам итте ул. Класс тагын дәррәү шаркылдарга тотынды. Рифатның инде алга таба укырга чамасы юк иде. Укытучы аны урынына утыртты да Рәмисне чакырды. “Рәсемдә Сабантуй көне. Гүзәл мизгелләр сурәтләнгән. Иреккә сусаган балаларга көне буе теләгәнчә уйнар чак бу”, – дип укып китте ул. Сания апалары инша укылып беткәч: “Хәзер бар да аңлашылды. Күчерткән өчен Рәмискә “2”ле, Рифатның иншасын ата-аналар җыелышында укырга алып калам. Бүген дәрестән соң калып, яңадан язарсыз”, – диде.

Радис СӘЛИМҖАНОВ, Арча, 2нче мәктәп.