«Тәрбиясезләр» — Диләрә ЗАРИФ (хикәя)

Влада Семенова рәсеме

Нәҗип авыл клубына йөрергә ярата. Рәхәтләнә генә! Домино-шахматларны атып-чөеп калдыра, йә булмаса, вак-төяк малай-шалайны якасыннан йолкып кына ыргыта да урынына үзе килеп утыра. Эреле-ваклы гармуннарның әле берсен алып шыгырдата, әле икенчесен… Монда беләгенә кызыл бәйләгән бәйләнчек дежурныйлар да, атлаган саен ачуланып торучы укытучылар да юк. Клуб мөдиренең кисәтүенә бик исе китеп тормый әле.

Беркөнне клубта җиденчеләр концерт куйган иде. Нәҗип иң алгы рәттә шартлатып көнбагыш ярып утырды.

– Төкеренмә инде! – дип кисәтүчеләргә тамчы да исе китмәде.

– Ошамаса, күчеп утыр! – дип кенә җибәрде. Сәхнәгә чыккан малайларның җырлавын ошатмыйча, тамагын ерта-ерта:

– Клуб чүпләп йөрмәгез! – дип кычкырды.

Бер кыз бик тырышып биергә тотынган иде, эчен тота-тота хахылдап көлде. Кызый, гарьләнеп, биеп бетермичә кереп китте.

Иртәгесен Нәҗипне укытучылар бүлмәсенә чакырдылар. «Тотынырлар инде акыл өйрәтергә!» – дип тиргәнә-тиргәнә генә кергән иде, эш бүтәнчәрәк булып чыкты.

– Әйдә, бәйрәм концерты оештырырга булыш әле, – диделәр.

Шаярталар, билгеле! Нәҗип авызын ерды:

– Бик кирәге бар иде…

– Ник? Синең тавыш ярыйсы дип әйтәләр, бер җырлап чыксаң, әйбәт булыр иде!

Чынлап әйтәләр микәнни? Җырлавын җырлый ул анысы, тик сәхнәдә түгел. Җәен көтү каршыларга барганда, кышын чана-чаңгы шуганда…

– Нәрсә, булдыра алмассың микәнни? Әллә сәхнәгә чыгарга куркасыңмы?

Нәрсә, улмы?! Тапканнар куркак кеше!

– Һе, нәрсә дип беләсез соң ул сәхнәне? Кирәк булса, чыгармын да, керермен дә!

… Ул чагында әтәчләнгән иде дә… Чираты якынлашкач, никтер йөрәге дөп-дөп тибә башлады әле. Аякларына бүрәнә таккандай булды. Тамагы кипте. Клубтан чыгып качар дәрәҗәгә җитте. Уф, ни булса – ул, тәвәккәлләде…

Аны сәхнәдә күрүләре булды, беренче рәттә утыручы малайлар көлешеп алды. Нәҗип аларга ачуланып карады. Җырын башлый алмый азапланды. Ничә тапкыр кабатлады бит инде ул аны, югыйсә! Ниһаять, авызын кабат ачкан иде, берәү каты итеп йөткереп куйды. Нәҗипнең күз аллары караңгыланды, аяклары тотмас булды. Булмады, кулын селтәп, кереп үк китте. Бүрек-пәлтәләрен кочаклап кына алды да туп-туры урамга атылды.

… Залдагы халыкның тәрбиясезлегенә бик тә күңеле рәнҗеде Нәҗипнең.